Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Лениногорск гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы”
Музыка шөгелендә заманча белем бирү технологияләре.
Музыка җитәкчесе:
Гиззатуллина Регина Ригель кызы
Лениногорск
1. Сәламәтлек саклау технологияләре.
- Максаты – бала өчен сәламәтлекне саклау мөмкинлеген тәэмин итү.
Бу төрдә, кечкенәләр төркеменнән башлап бармак гимнастикасы, (Е.Железнова программасы буенча, бармак уеннары, нәниләр өчен аэробика) сулыш алу гимнастикасы, артикуляцион массаҗ, җырлау, биюләр, музыкаль уеннар, динамик паузалар уздырыла.
2. Проект эшчәнлеге технологияләре. Максаты, балаларны, тәрбиячеләрне үзара хезмәттәшлеккә өйрәтү, өндәү.
Эшчәнлектә проект төзеп эшләү- ул төгәл, куелган максатларга ирешү юлы. Үзем төзегән проектлар арасында, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Без музыкантлар” исемле проектлар бар.
3. Үстерү- белем бирү технологиясе(технология развивающего обучения.
Балаларның физик, танып-белү һәм әхлакый сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән юнәлеш.Музыка шөгелендә кешеләрнең кәефен, хисләрен, холкын чагылдырган музыка тыңлау; табигать, хайваннар- кошлар иле белән музыка аша танышабыз, тәрбиячеләр белән берлектә әкиятләр әзерлибез,
җыр, бию, марш –музыка төрләрен аерырга өйрәнәбез, музыкаль инструментлар һәм уенчыклар белән танышабыз.
4. Портфолио технологиясе. Үзебезнең эшчәнлекне чагылдырган мәгьлүмәт папкасы булдыру, учи.ру платформасында үз битебезне тулыландыру.
5. Шәхси-юнәлешле технологияләр.( Личностно- ориентированные технологии)
Бү төр белем бирү системасы үзәгенә баланы куя.
Максаты- гаиләдә һәм мәктәпкәчә учреждениедә уңайлы шартлар булдыру, аның үсеше өчен каршылыксыз һәм куркынычсыз шартларын тәэмин итү, булган табигый потенциалларны тормышка ашыру.
- Коммуникатив музыкаль уеннар һәм биюләр.
- Координацион-хәрәкәтчән уеннары.
- Музыка астында ритмодекламация (җырларны өйрәнгәндә- ритм сугып кабатлау)
- Образлы музыкаль уеннар.
6. Уен технологиясе - балалар бакчасының тәрбия һәм белем бирү эшенең барлык якларында да, аның төп бурычларын хәл итү белән тыгыз бәйләнгән. Музыка шөгелендә балалар белән музыкаль уеннар, җырлы- биюле уеннар, музыка уен кораллары белән уеннар үткәрәм.
7. Онлайн эш алып бару.(консультацияләр тыңлау, конкурсларда катнашу.)
8. ИКТ технологиясе -мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. ИКТ-ул мәгълүматны җыю, саклау, эшкәртү, тапшыру ысулы.(үз эшемдә компьютер, электрон җиһазлар, интернет кулланам: видеолар ясау- эшкәртү, бәйрәмнәргә презентацияләр әзерләү, конкурска материаллар җибәрү- эшебезнең бер өлеше булып тора)
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.