Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге Васильево бистәсенең2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә - өстәмә белем бирү мөгалимме ( башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы)- Ибраһимова Альмира Хәмзә кызы һәм МБОУ ,,ЦБС ЗМР” РТ балалар китапханәсендә эшли торган китапханәчеләре- Ветлугина Галина Николай кызы, Солосина Анастасия Виктор кызы төзегән план- конспект.
План-конспект, составленный Ибрагимовой Альмирой Хамзаевной, (учителем начальных классов и татарского языка и татарской литературы) работающей педагогом дополнительного образования в средней общеоб- зовательной школе №2 имени Николая Соболева пгт Васильево Зелено- дольского муниципального района , Ветлугиной Галиной Николаевной и Солосиной Анастасией Викторовной, работающие библиотекарями в детской библиотеке МБОУ ,,ЦБС ЗМР” РТ.
Тема: Жизненный путь великого поэта Габдуллы Тукая.(Бөек язучының тормыш юлы.)
Цели : (Планлаштырылган нәтиҗәләр:)
1.Метапредметные – привитие интереса к творчеству известных людей. (Метепредмет- халкыбызда танылган кешеләрнең иҗатына карата кызыксыну уяту.)
2.Предметные – дать знания о жизни и творчестве известного поэта Габдуллы Тукая. (Предмет-Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.)
3.Личностные- привлечь детей к изучению культуры и по отношению к окружающим воспитание уважительного отношения, воспитание уважи-тельного отношения к прошлому. (Шәхескә кагылышлы- балаларда гореф- гадәт, башка кешегә карата ихтирам тәрбияләү, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү.)
Материал: Текст ,,Праздник поэзии.”( ,,Шигырь бәйрәме.” тексты.)
Наглядность (Җиһазлау: ) слайды( слайдлар), видео, подготовленные учениками (укучылыр әзерләгән видео язмалар.)
Ход урока (Дәрес барышы.)
I.1.Вступительная часть (Дәресне оештырү.)
Приветствие учеников и настрой детей к хорошему настроению. (Исәнләшү, укучыларга психологик уңай халәт тудыру.)
2.Актуализация.(Актуальләштерү.)
1.Учитель (Укытучы): Переведите слова, написанные на доске.( Тактада язылган сүзләрне тәрҗемә итегез.)
Язучы, бөек, тормышы ,Габдулла Тукай.(Писатель, великий, жизнь, габдулла Тукай)
2) Составьте предложение из данных слов и переведите. ( җөмлә төзегез һәм җөмләне тәрҗемә итегез.)
3)Как вы думаете, о ком мы будем сегодня говорить? (Без сезнең белән бүген кем турында сүз алып барачакбыз?)
Работа по 1-3 приложениям -Биографии Тукая.
3.Когда родился Габдулла Тукай?(Габдулла Тукай кайчан туган? )
Где родился Габдулла Тукай? Беседа о родителях поэта.
(Габдулла Тукай кайда туган?)
Работа по приложению №4 ( 4 нче слайдны күрсәтү- Габдулла Тукайның әти –әнисе).
II.1.Основная часть занятия.(Дәреснең төп өлеше.)(Работа по приложениям №5. и №6)
2. Ознакомление с именами родителей Габдуллы Тукая.(Габдулла Тукайның әти-әнисенең исемнәре белән танышу)
Кушлавыч
Әтисе (отец)
Мөхәммәтгариф
(Мухамметгариф)
Әнисе(мать)
Бибимәмдүдә (Мәмбүдә)(Мамдуда)
3.Прослушивание стихотворение Габдуллы Тукая ,,Родная деревня” на татарском и русском языках.( Габдулла Тукай язган ,,Туган авыл” шигырен татар һәм рус теледә тыңлау)
4 . На данном рисунке показаны родители габдуллы Тукая и дом, где он родился. ( Бу рәсемдә Габдулла Тукайның әти- әнисе һәм шагыйрьнең туган йорты күрсәтелгән.)
5.Просмотрим весь жизненный путь Габдуллы Тукая.(Габдулла Тукайның тормыш юлы белән танышыйк. )
III.1. а) Дети читают на двух языках (Балалар ике телдә укыйлар.) Г. Тукай ,,Исемдә калганым” әсәреннән. (Из произведения ,,Мои воспоминания”)
,,Минем туганыма биш ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер.(үлгән)
Тол калган анамянында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна иам каръәнең имамына кияүгә чыкмыштыр...” ( 1909 ел)
,,Не прошло и пяти месяцев со дня моего рождения, как отец, недолго проболев, скончался.
Некоторое время прожил со своей овдовевшей матерью, после чего она отдала меня на временное воспитание одной бедной старушке по имени Шарифа из нашей же деревни, а сама вышла замуж за имама из селения Сасна.»
Шәрифә исемле бер факыйрь карчык янында ( у бедной старушки по имени Шарифа)
Так как в деревне родственников не было, Габдуллу на время мама ставила одной бедной и одинокой старушке по имени Шарифа, а сама мама-вышла замуж в деревню Сасна. Старушка Шарифа нисколько не ухаживала за ним.
В зимние холода, если оставался на улице, а входную дверь открыть не получалось, ждал, примёрзнув ко льду ногами, пока дверь откроют.” (слова из книги ,,Мои воспоминания.”)
Б) -Мама забирала его к себе, но вскоре умерла сама и его забрали к себе дедушка и неродная бабушка.(Әнисе Тукайны үзе янына ала, ләкин әнисе -үлә)
С а с н а
Әнисе- (мать) Мәмдүдә (Мамдуда)
Үги әтисе-отчим Мәхәммәтшакир
Өчиле-Училе
Бабасы -дедушка (әнисе ягыннан)
(со стороны мамы)
Зиннәтулла хәзрәт
(Зиннатулла хазрат)
Үги әбисе- неродная бабушка.
(Үги әбисенең алты баласы булган. Алар арасында Саҗидә исемле кызлары гына Габдулланы карарга тырышкан.)
У неродной бабушки было своих шестеро детей. Среди них только одна из дочерей Саджида старалась смотреть Габдуллу.
Габдулла живёт в деревне Училе.Там было и без него у неродной бабушки, ещё шестеро маленьких . Он себя чувствовал лишним, хотя и дедушка был родным.
Он здесь много болел. Единственым человеком, который помогал ему в этой семье- была Саҗидә апа. Она ухаживала за ним.
Из-за трудностей в семье, однажды отправили его с ямщиком в Казань, с надеждой, что кто- либо возьмёт его на воспитание. Так он попадает в Казань.
К а з а н (Казань)
Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе. (Семья Мухаммедвали и Газизы)
К ы р л а й
Сәгди абзый һәм Зөхрә апа.
Кызлары:
Саҗидә апа (чахоткадан үлә) һәм Сабира апа.
(Дочери: Саджида апа-умирает от чахотки и Сабира апа)
Уральск (Җаек)
1895 год(1895 ел)
Газиза апа )по линии матери) и Галиасгар Гусманов.
2.Послушаем стихотворения. (Шигырьләрне тыңлау.)
Людям всего мира известно имя Габдуллы Тукая. (Бөтендөнья кешеләрә Габдулла Тукай исеме таныш)
Бик авыр булган аның тормыш.
Тормыш юлы авыр булса да,
Күп кеше өчен аның исеме таныш.
Аның әсәрләрен укырга тырыш
Һәм хәтереңдә калдырырга тырыш
Һәр кеше уз белемен үстерү өчен
Дәүләтебездә танылган исемнәрен
Белергә тиеш. (Краткий перевод содержания стихотворения)
Очень трудной была его жизнь.
Но его имя известна осталась всему миру.
Ты должен знать его произведения
И желательно наизусть.
Чтобы каждый человек повышал свои знания,
Он должен знать
Имена известных людей нашей страны.
3. Чтение текста ,,Праздник поэзии” на 2х языках.(,,Шигырь бәйрәме текстын ике телдә уку)
Праздник поэзии.
26 апреля- большой праздник поэзии, праздник поэта. В этот день казанцы собираются около памятника Габдулле Тукаю. Гости читают и свои стихотворения, и вспоминают известную песню, автором которой был Габдулла Тукай.
Праздник проходит очень душевно и весело. Народы всего мира гордятся именем Габдуллы Тукая.
Шигырь бәйрәме.
Егерме алтынчы апрель – шигырь бәйрәме. Бу көнне казанлылар Габдулла Тукай һәйкәле янында җыелышалар. Кунаклар үз шигырьләрен дә сөйлиләр, һәм барлык кешләргә таныш, Габдулла Тукай язган җырны да искә төшерәләр.
Бәйрәм бик күңелле һәм һәм җанлы үтә.Бөтендөнья халкы Габдулла Тукай исеме белән горурлана.
3.Ответьте, пожалуйста на вопросы (,,Шигырь бәйрәме.” тексты буенча сорауларга җавап табу:)
-Что за праздник 26 февраля?(26 апрель нинди бәйрәм?)
-Где собираются в этот день казанцы?(Бу көнне казанлылар кайда җыелалар?)
-что там делают гости? (Анда кунаклар нишлиләр?)
-Какую песню вспоминают на этом празднике? (Тантанада нинди җырны искә төшерәләр?
-Люди всего мира восхищаются именем Габдуллы Тукая? (Бөтендөнья халкы Габдулла Тукай исеме белән горурланамы?
4.А вы знаете произведения Габдуллы Тукая? (Ә сез Габдулла Тукай әсәрләрен беләсезме?)
1)Дети читают и рассказывают произведения Г. Тукая.
Туган авыл.
Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным- тәнем белән...
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Көръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлебез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып- ертып йөргәннәре.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, када торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Родной аул.
На горе был построен мой аул.
Под горою родник, он к аулу прильнул,
Вкус воды ключевой, этих мест красоту
Всем моим существом, всей душою люблю.
Здесь родился, и здесь свет глазам моим дан,
Здесь впервые читать довелось мне Коран,
Здесь узнал, как учил и как жил Мухаммед,
Как страдал наш пророк, претерпел столько бед.
Не забыть никогда, что здесь видеть пришлось,
Как в забавах счастливое время неслось,
Как пред нами, когда старший брат мой и я
За сохой шли вдвоём, раскрывалась земля.
Где ни буду я впредь и каких только дел
Совершить мне ни даст Богом данный удел,
Буду в памяти вечно хранить, как живой,
Образ детства, деревни родной.
Шүрәле.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен ,,тавыклары җырлый” диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз- мәз тормалап чәчкән идем, урган идем,
Ул авылның, - һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган юрган иде.
-Зурмы?- дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә- инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Шурале.
Про Кырлай, что в Закавказье, знай- деревня неплоха;
Во дворах поют, по слухам, куры звонче петуха!
Родом хоть и не оттуда, там я жил да поживал,
Как умел, пахал и сеял, жал да песни напевал.
Не забыть вовек – забором окружал деревню бор.
Травы бархатом узорным на лугах ласкали взор.
-Велика ли деревенька?- Нет, совсем невелика.
Всем дворам хватает влаги небольшого родника.
Там ни холодно, ни жарко, всё известно наперёд;
Ветер вовремя подует, дождик вовремя прольёт.
2) Кошларга.
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә , фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырларым, сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!
Курыкмагыз- яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
К птицам.
Я не трону вас. Меня не пугайтесь , пичуги.
Я лишь пение ваше послушать хочу на досуге.
Всё, что Бог вам внушил, распевайте при мне без тревоги,
Не ношу я ружья, не расставил силков на дороге.
Пойте смело, не трону я вас, не задену,
Мне ли жизни на воле не знать настоящую цену?
Так не бойтесь меня, я ловить вас не буду, постойте!
Не шумя, не дыша, буду слушать вас...Пойте же, пойте!
Бала белән күбәләк.
(Бала) Самарская и Костылева.
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче төзеп,
Табаламсың ризык?
(Күбәләк)
Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы,
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска
Бары бер көн генә.
Бул яхшы. Рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Дитя и мотылёк.
(Дитя.)
Мотылёк, мотылёк,
Расскажи мне , дружок,
Целый день ты летал
Как же ты не устал?
Что ты ел? Что видал,
Пока всюду летал?
Расскажи про своё
Мне житьё и бытье.
(Мотылёк)
Я живу по полям,
По лесам и лугам,
В ясный день на свету
Веселюсь на лету.
Солнце летнего дня
Нежит, холит меня,
А цветов аромат
Утоляет мой глад.
Добрым будь. Коротка,
День- вся жизнь. Мотылька,
Пожалей, полюби,
Ты меня не губи.
(перевод В. Думаевой-Валиевой)
3) Гали белән кәҗә.
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Гали и коза.
С козою дружен наш Гали.
Коза кивает издалт
И бородой ему трясёт,
Когда Гали траву несёт.
Кызыклы шәкерт.
-Әйдәле, Акбай! Өйрән син,
арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
-Ник газаплыйсың болай син,
Мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр,
Йә өч кенә.
-Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә.
-Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
- Ах. Юләр маэмай!
Тырыш яшьләй,
Зурайгач җайзыз ул;
Картаеп каткач буыннар,
Эш белү уңайсыз ул!
Забавный ученик.
-Стой, Акбай, на задних лапках,
поучись- ка, послужи!
Ну, не падай! Ну, не падай!
Спину ровненько держи
-Мне учение- в мученье!
Я же маленький,- смотри!
Сколько от роду мне… Месяц?
Или два? А может три…
Мне ли службой заниматься,
Мне бы, хвост задрав, помчать!
Мне бы в травке поваляться,
Научиться бы рычать.
Глупый пёс не разумеет- нет уж,
сызмала учись!
Кости к старости твердеют,
Не согнёшься, как ни гнись.
(Перевод А. Ахундовой)
5. А теперь проследим последние годы жизни Габдуллы Тукая.
2.Габдулла Тукайга багышланган музейлар булган фоторәсемнәр
Уральск.-
IY. Рефлексив бәяләү.
1.Сезнең алдыгызда карточка ята, бу карточкага берничә сорауга җавап языгыз һәм үзегезнең дәрестә катнашуыгызга карата үзегезгә баллар куеп карагыз.
-Бүген без дәрестә нишләдек? Үзегезнең дәрестә катнашуыгызга карата баллар куегыз.
-Сезгә дәрес ошадымы? Дәреснең кайсы этабы ошады?
-Сез ничек уйлыйсыз, дәрестә бишле билгесенә бик актив катнашкан сыйныфташларыгыз кем иде? Фамилияларын языгыз.
2. ,,Туган тел.” шигырен кем язган? Бүгенге ,,Туган тел” җыры белән дәресне дәвамлыйк, ә өйдә ,,Бөек язучы Габдулла Тукай тормышы.” темасына я тест төзеп карагыз, я тема буенча хикәя язып килегез, я Г. Тукай әсәренең эчтәлеген сөйләргә өйрәнегез.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.