Зурлар төркемендә 8 март Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган кичә. "Әнием- күз нурым"
Оценка 4.9

Зурлар төркемендә 8 март Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган кичә. "Әнием- күз нурым"

Оценка 4.9
doc
18.09.2021
Зурлар төркемендә 8 март  Халыкара  хатын- кызлар көненә багышланган кичә. "Әнием- күз нурым"
8 март зурл.doc

А.б.: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әниләребез, дәү әниләребез! Сезнең барыгызны да – язның беренче бәйрәме- 8 март  Халыкара  хатын- кызлар көне  белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Һәрвакыт сәламәт һәм шат булыгыз! Буген сезгә балалар тарафыннан әзерләнгән кечкенә концерт программабызны тәкьдим итәбез!

 

Гөлназ        Исәнмесез , кадерле әниләр, әбиләр, апалар!

 

Фаиз           Хәерле кич, кызлар!

                    Язның беренче бәйрәмен

                    8 нче март диләр.

                     Бәйрәмегез котлы булсын

                     Әниләр, әби һәм кызлар!

 

Гөлназ  Бүген бакчада бәйрәм,

     Бик күңелле көн безнең.

     Иртәдән үк кояш көлә,

     Бизәп зәңгәр күк йөзен.

 

Шигырьләр: ( Гөлназ, Эмиль, Алина, Х.Самира, Милана)

 

Җыр “Әссәләмәгаләйкем

 

Гөлназ  Бүген бездә бәйрәм була,

      Инде менә ничә көн

      Бик тырышып әзерләдек

      Шушы бәйрәм кичәсен.

 

Фаиз  Бүген бәйрәм көнендә

Әниләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек,

           Һәммәгезгә телибез.

 

Шигырь: (Динә, К.Амир, Их.Тимур)

 

Гөлназ  Әниләрне,әбиләрне

    Кадерлибез,зурлыйбыз.

    Чын күңелдән һәммәгезне

    Бәйрәм белән котлыйбыз

 

Фаиз       Без аларны  яратабыз,               

                Хөрмәтлибез, зурлыйбыз         

                 Бүләк итеп үзләренә

                 Бер матур җыр җырлыйбыз.               

 Җыр “Мамочка моя”

Гөлназ  Безнең бакча бик күңелле:

Җырлыйбыз да биибез.

Шигырьләр дә сөйлибез.

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Шигырьләр (Ш.Камиля, Тахмина, Ис.Тимур, Ралина, Адель, Амелия)

Уен “Кер элү”

Гөлназ Бию көе куеп җибәр,

Кызлар,биибез, диләр!

Күпме безгә кунак килгән,

Бию карыйбыз, диләр!

Бию “Матрешки”

Фаиз   Күрегезче тәрәз төбендәге

             Без үстергән гөлләрне

             Әнә ничек матур итеп

             Чәчәк аткан үзләре.

Гөлназ   Без дә шушы гөлләр кебек

               Әниләрне котлыйбыз

               Шуңа күрә аларга

               Бер матур җыр җырлыйбыз

 Җыр “Мама” – зореньки (Адель, Амелия, Эмиль, К.Амир, Х.Самира, Давид, Ис.Тимур

Гөлназ Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Фаиз  Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

Шигырьләр (В.Самира, Давид)

Җыр “Әбием”(В.Самира, Б.Амир, М.Амир, Алина, Их.Тимур, Дина Дәнис

Бию Камила

Фаиз Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә

Җыр “ Мама –первое слово”

Гөлназ

Бүген безнең бакчада   

Шундый рәхәт куңелле

Чөнки кунак булып безгә

Җыр “Кояш гомере”

 

Әниләр килде.

Иң акыллы, иң уңганнар,

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әниләр

Үзләре бик матурлар!

Фаиз Бәйрәмсез бик күңелсез бит,    

          Күңелсездер сезгә дә,

          Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,

          Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

          Кирәк һәммәбезгә дә !

Бию “Эй, моряк

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


А.б.: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әниләребез, дәү әниләребез!

А.б.: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әниләребез, дәү әниләребез!

Гөлназ Безнең бакча бик күңелле: Җырлыйбыз да биибез

Гөлназ Безнең бакча бик күңелле: Җырлыйбыз да биибез

Иң акыллы, иң уңганнар, Бар эшкә дә булганнар

Иң акыллы, иң уңганнар, Бар эшкә дә булганнар
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021