"Ак яулык", хикәя
Оценка 4.8

"Ак яулык", хикәя

Оценка 4.8
Работа с родителями
docx
чтение +1
Взрослым
02.04.2017
"Ак яулык", хикәя
Әлеге хикәя балалар тормышыннан алып язылган. Анда күп нәрсәне белергә теләүче кыз турында сүз бара. Хикәя балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә дини тәрбия бирә. Кечкенәдән дөрес тәрбия бала, әлбәттә үскәч тә тәртипле һәм иманлы булып үсә. Автор шул турыда аңлатырга тели.
Ак яулык.docx
Сорау .... Гөлинә әлегә кечкенә, бик күп нәрсәне аңлап та бетерми. Ләкин аның тизрәк үсәсе, күбрәк беләсе килә. Шуңа күрә дә  ул төрледән төрле сораулары белән әнисен йөдәтеп бетерә: “Әнием, нигә кар ява, нигә кояш сары төстә? Ул яфраклар   нигә   җиргә   коела?   Кошлар   нигә   очып   йөриләр,   балыклар   нигә очмыйлар?”  Берсе арты берсе явып торган 1000 төрле сорауга әнисе, хәтта җавап табып та өлгерми, ә Гөлинә һич кенә дә туктарга теләми, әбисе белән бабасы, апасы белән әтисе янына китә.  Быел ул 1 нче сыйныфка укырга керде. Баштарак бераз аптырап йөрде: укытучы   апалары   көннәр   буена   агачлар,   чәчәкләр,  елгалар­күлләр,   карлар­ яңгырлар турында сөйли, хәрефләр, саннар өйрәтә. Төрле уеннар уйныйлар, тегәләр, рәсем ясыйлар, җырлап та, биеп тә алалар. Кызык икән мәктәптә, тыңлап, өйрәнеп кенә бетер.  Беркөнне   алар   сыйныфлары   белән   мәдрәсәгә   укырга   бардылар. Ишектән килеп керү белән абыстай әбиләре кызларга яулык бәйләргә кушты. Шул мизгелдә Гөлинәнең башында тагын бер сорау туды, түзмәде: “Ә без нигә яулык   бәйлибез?”   –   диде   ул.   Абыстай   әби   шул   кечкенә   генә   кызчыкның соравына   шаккатып:   “Ягез   әле   балалар,   җайлап   утырыйк   та,   дәресебезне Гөлинә   биргән   сорауга   җавап   табудан   башлыйк,   ­   диде.   –   Безнең иңсәләребездә фәрештәләр утыра. Уң яктагысы кылган яхшы гамәлләребезне, ә сул яктагысы эшләгән начар гамәлләребезне язып бара. Ислам дине тоткан һәр   мөселман   кешесе   бары   тик   яхшылыклар   гына   эшләргә,   чиста­пөхтә булырга тиеш. Ә чисталык безнең башлардан, битләрдән,  куллардан башлана. Ә   хатын­кызларга   чәчләрен   һәм   гаурәт   җирләрен   күрсәтеп   йөрү   тыела. Башыңа яулык бәйләп йөрмәсәң, шайтаннар җыела икән. Менә ни өчен элек­ электән   әбиләр   яулык   бәйләп   йөргән,   аш­су   әзерләгәндә   өстәл   янына яулыксыз килмәгән.” Абыстай әбинең сөйләгәннәрен Гөлинә генә түгел, башка балалар да тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Аларга бүленгән бер сәгать вакыт сизелмәде дә.  Гөлинә мәдрәсәдә ишеткәннәре турында өйгә кайткач та, кат­кат искә төшерде. “Ә ул шайтан дигәннәре ниндиерәк кеше икән инде?”­ дигән сорау аны тагын борчуга салды.... Мөслим районы,  Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова

"Ак яулык", хикәя

"Ак яулык", хикәя
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.04.2017