Авторский материал-утренник в детском саду
Оценка 4.8

Авторский материал-утренник в детском саду

Оценка 4.8
Образовательные программы
docx
воспитательная работа
Детсад
09.11.2019
Авторский материал-утренник в детском саду
Материал для тех, кто хотел бы провести отличный, лучезарный и забавный утренник в детском ( русско-татарском саду) . Желаю всем отличного настроения, и чтобы в новом году все ваши желания сбылись и вы были очень счастливы. Этот дидактический материал вам пригодится
KYSh_BABAJ_B_1198_L_1240_KL_1240_RE_Zurlar.docx
Я Ң А Е Л К У Н А К Л А Р Ы (зурлар төркеме өчен) чабалар) Балалар музыка астында залга керәләр. Чыршы янында калалар. Чыршыга арт белән басалар. Ал бар. Чыршыны без күрмибез? Балалар. Күрмибез! Ал бар. Чыршыны без эзлибез? Балалар. Эзлибез! Ал бар. Чыршы, безгә борыл син! Балалар. Борыл син! (Борылалар) Ал бар. Утларыңны балкыт син! Балалар. Балкыт син! (чыршының утлары яна, кул 1 бала. Менә бит ул яшел чыршы, Музыка залыбызда, Елдагыча матур итеп Киенгән ул быел да. 2 бала. Энҗе карлар явып үткән, Аның ылысларына. Яна ел бәйрәме ясый. Ул нәни дусларына. 3 бала. Мин дә сезне көттем, диеп Әйтерсең лә, ул дәшә. Биибез дә, җырлыйбыз да Бүген безгә килешә. Ч Ы Р Ш Ы Т У Р Ы Н Д А Т А Т А Р Ч А Җ Ы Р. 4 бала. Как красиво в нашем зале, Мы гостей сюда позвали. Веселится весь народ, Здравствуй, здравствуй, Новый год! 5 бала. Нарядилась ты на диво, Так нарядна, так красива, Вся в игрушках, фонарях, Позолоте и в огнях. 6 бала. Дружно за руки возьмёмся, Вокруг ёлочки пойдем. Милой гостье улыбнёмся, Песню радостно споём. Р У С Ч А Җ Ы Р. 7 бала. Бүген чыршы тирәсендә Шат авазлар тынмасын. Бәйрәмгә килгән балалар Уйнап-көлеп туймасын. Нәрсәдер уйларга кирәк. ПАРЛЫ БИЮ. Утыралар. Чыршы утлары сүнә. Берничә җәнлек чыга. 8 бала. Чыршының да уты сүнде, Безгә хәзер нишләргә? Койрыкларыбыз да юк бит, Еларгамы, көләргә? Алып бар. Нәрсә булды, дусларым? 9 бала. Урман патшасы Арслан, Койрыклар бирәм, диде, Яңа ел алдыннан гына, Үзе каядыр китте. Алып бар. Бик күңелле хәл түгел бит әле бу, балалар. Саескан (планшет тотып чыга). Яңалык, яңалык! Интернеттан укыдым. Кемгә кирәк койрыклар Кыш бабайга барыгыз. Сезне көтә ул урманда, Дусларым, ашыгыгыз! Саескан китә. Бала. Барабызмы? Барысы: Барабыз! Койрык сайлап алабыз! Куян. Мине дә онытмагыз, койрыксыз калдырмагыз! У Т Ы Р А Л А Р. Алып баручы. Аллага шөкер, бу мәсьәлә җиңел хәл ителде. Әмма Кыш бабайга бара торган юл озын, җитмәсә караңгы да төште. Кар кызы. Борчылмагыз, дусларым, Бездә бар бит йолдызлар. Чыршыларга сибелерләр, Юл яктыртып торырлар. ЙОЛДЫЗЛАР БИЮЕ. ЧЫРШЫДА УТЛАР КАБЫНА, ЗАЛДА УТ СҮНӘ. ШУЛВАКЫТ КЫШ БАБАЙ БЕЛӘН КАР КЫЗЫ КОЙРЫКЛАР ТОТЫП КЕРӘЛӘР, ЧЫРШЫГА ЭЛЕП КУЯЛАР. Я БУЛМАСА СТОЙКАГА ЭЛЕП КУЯЛАР. Кыш бабай. Булды, кызым, койрыкларны әзерләп куйдым. Инде хәзер җәнлекләрне, җанварларны көтәсе генә калды. ЗАЛДА УТ ЯНА. Кар кызы. Кыш бабай менә бит алар, килеп тә җиткәннәр, Кыш бабай. Рәхим итегез, дусларым! Яна ел алдыннан сезгә койрыкларны мин үзем өләшәм. Бу дөньяда һәр җанварның үз койрыгы булырга тиеш. Ул аның өчен бик кирәкле, файдалы да, уңайлы да булырга тиеш. Кем беренче килә? ТӨЛКЕ БЕЛӘН БҮРЕ ЧЫРШЫ АРТЫННАН ЧЫГАЛАР. Бүре. Без гел бергә Төлке белән, Туганнар күк йөрибез. Койрыкларны алабыз да Икәү бергә биибез. Төлке. Шулай, шулай, бик дөрес, Иң матур койрык миндә булырга тиеш. Мамыклы да булсын ул, Кабарып та торсын ул. Мин бит урман чибәре, Гүзәлләрнең гүзәле. Бүре. Мин дә синнән ким түгел, Иң шәп егет мин бүген! ТАНГО БИИЛӘР. Башка җәнлекләр чыгалар. Бер- бер артлы койрыкларны алып сөйлиләр. Ат. Чаба-чаба көчкә килеп җиттем, Тәки килеп җитештем. Озын койрык алдым, Борыныма кадәр җитә, Чебеннәргә көн бетә. Кар кызы. Тычкан, бигрәк озак сайлыйсың, Нигә моны алмыйсың? Тычкан. Пи-пи-пи, пи-пи-пи, Мондый койрык кирәкми. Бу бит үзем озынлык, Тагып йөрү дә хурлык! Кыш бабай. Бу койрык сиңа бик килешә, рәхәтен күр, Тычкан. Алам инде алайса, койрыксыз калам, юкса. Сарык. Бәәә, бәәә, бәәәә! Миңа койрык калдымы? Йөгерә-атлый чабып килдем, Әллә соңга калдыммы? Кәҗә. Мә-мә-мә! Кәҗә бәтиләренә дә Койрык калдырдыгызмы? Килде-китте койрык белән Оятка калмыйбызмы? Кар кызы. Үзегез сайлап алыгыз, ошаганын табыгыз! озак яшә! Юлбарыс. Кыш бабайда койрык, дигәч, Очып диярлек килдем, Кая берсен алыйм әле, Кайтып мактаныйм әле. Аю (чыга). Кыш бабай! Миңа койрык калдымы? (Кыш бабай кыска гына койрык бирә). Риза инде, нишлисең, Үзем бит озак килдем. Алып баручы. Койрык алган җәнлекләр, бигрәк нык шатландылар, Кыш бабай аларга кашыклар бирде. Әй, рәхәтләнеп уйнадылар. ҖӘНЛЕКЛӘР ОРКЕСТРЫ, (КАШЫКЛАР). Куян. Туктагыз әле, туктагыз Мине гел оныттыгыз. Уйныйсыз да, уйныйсыз, Ә мин калдым койрыксыз. Аю. Кит әле, ялкау Куян, Килеп чыктың син каян? Ашыгып килеп тә әле миңа, Шушы койрык калган. Куян. Ә мин сезгә ышандым, Дусларым дип, уйладым.(ЕЛЫЙ) ҖӘНЛЕКЛӘР УТЫРАЛАР, КЫШ БАБАЙ КУЯН ЯНЫНА КИЛӘ. Кыш бабай. Елама, куян, әнә ике койрык калды сиңа. Кайсысы ошый, шунысын сайлап ал. КУЯН КОЙРЫК АЛЫРГА БАРАМ ДИГӘНДӘ ГЕНӘ, ЭТ БЕЛӘН МӘЧЕ ЙӨГЕРЕП ЧЫГАЛАР, КОЙРЫКЛАРНЫ АЛЫП ЙӨГЕРӘЛӘР, КУЯН АЛАР АРТЫННАН ЧАБА. Куян. Минем койрыкны бирегез. Куян читтән карап тора. Җәнлекләр “Гармун уйныйм” көенә җырлыйлар. Эт (җырлый) . Мин акбай, мин Акбай! Койрыгым шәп, ай-һай-һай! Үзе йонлач, үзе зур, Карагыз нинди матур. Песи (җырлый). Мин, Песи, мин Песи. Менә койрыгым нинди. Бик килешә үземә, Бер дигән инде менә. Куян (җырлый). Мин куян, мин Куян. Минем койрыгым кардан. Кыш бабай ясап бирде, Бүләк итеп ал, диде. Кыш бабай (җырлый). Әйдәгез. Хәзер бергәләп Түгәрәккә басабыз. Яшел чыршы тирәсендә Бергә күңел ачабыз. ҖЫР проигрышсыз бара. Балалар җырлап чыршы янына чыгалар. Уеннар, Биюләр. Утыралар. Шигырьләр. Кыш бабай. Балалар, бик күңелле бәйрәм булды. Миңа китәргә вакыт. Алып баручы. Кыш бабай, таягың белән могҗиза күрсәтергә оныттың бит. Кыш бабай (таягы белән хәрәкәтләр ясап). Эй, тылсымлы таягым, могҗиза яса тагын. Ш Ү Р Ә Л Е Й Ө Г Р Е П К Е Р Ә. Балаларны кытыклап куркытып йөри. Шүрәле. Ә-ә-ә, көтмәдегезме? Ну, Бабай, бәйрәм ясап ятасыңмы? Кыш бабай. Бәйрәм ясыйм. Шуннан нәрсә булган? Шүрәле. Койрыклар сатасың даи ишеттем. Кыш бабай. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, нишләп койрык сатып ятыйм? Мин бит бизнесмен түгел. Бүләк итәм. Әллә сиңа да койрык кирәкме? Шүрәле. Кыш бабай, коткар зинһар. Миңа да койрык кирәк. мени? Кыш бабай. Кая китте койрыгың? Шүрәле. Син теге Былтырны беләсең бит инде. Бер елны бармакларымны кыстырды. Бармаксыз кала яздым. Быел койрыгымнан агачка бәйләп китте. Ярый әле иптәш шүрәлеләрем бар. Килеп коткардылар, коткаруын, койрыгым өзелеп калды. Кыш бабай. Ничек инде өзелеп калды? Сүтеп алмадылар Шүрәле. Шуңа башлары эшләсә, алар урманда да яшәмәсләр иде. Ярдәм ит миңа, зинһар. Кыш бабай. Балалар, ярдәм итәбезме? Әллә башта әзрәк уйнатабызмы? ясаганын. Алып бар. Уйнатабыз, кыш бабай, уйнатабыз. Кыш бабай. Күрсен әле, балаларның ничек бәйрәм У Е Н “ П О Е З Д”. Балалар ике команда-“поезд” булып басалар. Берсенә Кыш бабай, икенчесенә Шүрәле алга баса. Чыршы тирәли әйләнеп киләләр. Аннары тиз генә түгәрәк ясыйлар. Уртада Кыш бабай һәм Шүрәле. Алып баручы нәтиҗә ясый. Кемнең командасы беренче түгәрәк ясый? Башта кызлар, аннан малайлар уйный. Шүрәле. Ай. Кызык булды! Даже кыздыра башлады. Кыш бабай. Кызудан да дару бар бездә. Кыш бабай. Кар кызым, чакыр дусларыңны, яудыр карларыңны Кар кызы. Хәзер, хәзер, кыш бабай. Әнә алар очалар, Кар бураннар туздыралар, ап-ак карлар явалар. К А Р Б Ө Р Т Е К Л Ә Р Е Б И Ю Е. Шүрәле. Нигә мин кеше булып тумадым микән, Кыш бабай? Кыш бабай. Я, ярар борчылма. Дөньяда синең кебек Шүрәлеләр дә кирәк. (Кар кызына). Кызым, китер әле минем тылсымлы капчыкны. Шүрәлегә бер койрык ясап бирик инде. Бу матур бәйрәмнән үпкәләп китә күрмәсен. Кар кызы “менә бабай” Дип капчык китереп бирә. Кыш бабай капчыкны я урындыкка, я кечкенә өстәлгә куя да, үзенчә тылсымлы сүзләр әйтә. Аннан капчыктан бик озын тасмалар тартып чыгара, тасмаларга кушылган койрык күренә. Кыш бабай. Менә ул синең койрыгың. (Шүрәле шатлана). Нишләптер бик авыраеп китте. Әйдә булыш әле, Шүрәле. Бауны тарталар. Күчтәнәчләр килеп чыга. Кыш бабай(күчтәнәчләрне алып) Карале, синең койрыгыңа минем күчтәнәчләрем ябышкан. Сиңа койрык, балаларга күчтәнәч. Шүрәле. Ур-ра, койрыклы булдым. Былтырны шаккаттырам әле. Кыш бабай. Ярар, ярар, шаккаттырырсың. Әйдә балаларга күчтәнәчләрне өләшергә булыш. К Ү Ч Т Ә Н Ә Ч Л Ә Р Ө Л Ә Ш Ү. Кыш бабай. Саубуллашыр вакыт җитте, Яңа ел ишек кага. Бәхетле һәм сау-саләмәт, Булсын бар бала-чага. Шүрәле. Әти-әниләре дә Исән-имин булсыннар. Киләсе елга безне Бар да көтеп торсыннар! Бергә. Сау булыгыз! Яңа еллар белән! КИТӘЛӘР. Алып баручы. Менә бу бәйрәм дә үтте. Вакытлар бара алга. Елмаешып таралышыйк, Рәхмәт әйтеп чыршыга! Г. Гәрәева. Яр чаллы шәһәре.

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду

Авторский материал-утренник в детском саду
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
09.11.2019