АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше
Оценка 5

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

Оценка 5
Научно-исследовательская работа
docx
естествознание
4 кл
04.05.2017
АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше
Минем авылым Татар Борнае авылы тирәсендә бик күп ул күлләр. Берәү, икәү, өчәү генә түгел, әкиятләрдә сөйләгәнчә җиде күл. Алар авылны ярымай булып әйләндереп алганнар. Исемнәре дә берсеннән-берсе матур: Якты күл, Әйләнмәле күл, Алма бакчасы күле, Коры күл, Шәриф күле, Завод күле, Казыган күл. Күзәтүләрдән, сораштырулардан, тикшеренүләрдән күренгәнчә мин авылыбыз күлләре турында күп кенә материал таптым, аларны өйрәндем, җирлегебездәге күлләрнең торышы бик үк яхшы түгеллеге ачыкланды, күпчелек күлләргә безнең ярдәм кирәк.
АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕ.docx
IV Открытая научно­исследовательская конференция учащихся  имени Наби Даули Секция  «Юные исследователи» АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ                                                                                                         Автор:                                                                                    Гиниятов Ильсаф,                                                                                    ученик 4 класса                                                                                     МБОУ “Татарско­ Бурнаевская ООШ”                                                                                      Алькеевского МР РТ                                                                                                                                                                                                             Научный руководитель:                                                                                       Кашапова Рузия Ильдусовна,                                                                                       учитель начальных классов                                                                                    МБОУ “Татарско­ Бурнаевская ООШ”                                                                                            Алькеевского МР РТ Базарные Матаки 2017 год ЭЧТӘЛЕК I. Кереш      1.Тема сайлау.     2.Эзләнү­тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.     3. Эзләнү­тикшеренү юллары. II. Төп өлеш ­ Эзләнү­ тикшеренү бүлеге 1.  Су­ мәңгелек  кыйммәт. 2. Авылыбыз күлләре.  Күлләрнең кеше тормышында әһәмияте.       3.Тикшеренүләр.      4. Авылыбызда   күлләр корымасын. III. Йомгаклау IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар I. Кереш          Безнең туган ягыбызның табигате бик матур. Үзенең катнаш урманнары,  Алка тавы, авылыбыздан ерак  түгел җәелеп аккан Атасу елгасы, иркен яшел  болыннары, мул уңышлы киң кырлары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан  тота ул. Ә авылыбыз тирәсендә генә дә җиде күл җәйрәп ята. Алар авылны  ярымай булып әйләндереп алганнар. Авылыбызның яме, җирнең җаны кебек  һәм яшәеш өчен бик кирәк булган күлләребез барыбызга да газиз, кадерле.  Чөнки, бу дөньяда сусыз бер генә җан иясе дә, бер генә көн дә яши алмый. Эзләнү­тикшеренү эшенең темасы : Авылым күлләрен өйрәнү һәм саклау. Эзләнү­тикшеренү эшенең актуальлеге: Ни өчен мин бу теманы сайладым  соң? Безнең туган авылыбызда күлләр бик күп. Авылыбызның күлләренең  ничек килеп чыгышы турында, аларның ни өчен шулай аталуын белергә  теләдем. Бу күлләрдә һәм аның тирәсендә нинди үсемлекләр үсүен, нинди  балыклар, кошлар, су хайваннары яшәвен беләсем килде. Сулыкларның  пычрануын, саегуын күреп аларга сакчыл караш булдырырга кирәклеге  турында башка кешеләргә дә җиткерергә кирәк. Эзләнү­тикшеренү эшенең максаты: Авылым күлләрен өйрәнү, аларга  сакчыл караш булдыру. Эзләнү­тикшеренү эшенең бурычлары: 1. Авылыбызның күлләренең килеп чыгышы турында материаллар табарга, аларның ни өчен шулай аталуын ачыкларга . 2. Бу күлләрдә һәм аның тирәсендә нинди үсемлекләр үсүен, нинди балыклар,  кошлар, су хайваннары яшәвен күзәтергә , өлкән кешеләрдән сораштырырга. 3. Күлләрнең зурлыгын, формасын күзәтеп ачыкларга, чисталык торышын  тикшерергә, фотосүрәткә төшерергә. 4. Сулыкларга сакчыл караш булдыруга презентация ясарга, буклет төзергә,  сыйныф сәгатендә шул турыда сөйләргә. Эзләнү­тикшеренү эшенең гипотезасы: Безнеңчә, авылыбызның күлләренә  бездән ярдәм кирәк. Эзләнү­тикшеренү эшенең   алымнары: 1.Күзәтү.  2.Архив материаллары куллану. 3. Сораштыру. 4. Интернет­ресурслар куллану.      Эзләнү­тикшеренү эшемне башкарганда, мәктәп музее материалларын,   интернет­ресурслар кулландым, өлкәннәрдән сораштыруларга таяндым,  сыйныф җитәкчебез белән оештырылган  экскурсия, күзәтү нәтиҗәләрен  игътибарга алдым.  II. Төп өлеш ­ Эзләнү­ тикшеренү бүлеге  1. Су­мәңгелек  кыйммәт            Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, судыр. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Су – музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә. Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп кызуланып алгач, салкын сулы күл буена килеп чыгасың да, суның чисталыгына карап, аның матурлыгын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суына кереп, арган тәнеңне юып, колачлап йөзеп алгач  суның нинди әһәмияткә ия икәнлеген аңлыйсың. Пычырансаң кулыңны­ тәнеңне   су   белән   юарсың,   ә   су   булмаса   ни   белән   юарсың?   Су­   бик   зур әһәмияткә ия. Су­ яшәү чыганагы. Су ­яшәүнең үзе.   Һәркем  үзе  яшәгән  урынның  тарихы белән кызыксынадыр. Берсеннән­ берсе серле,   кызыклы   исемнәр   каян   килеп   чыккан   соң,   кемнәр   кушкан   аларны? Шушы   сорауларга   җавап   эзләп,   мин   дә   үзебезнең   күлләрне     барларга  һәм аларны өйрәнергә булдым. Иң   беренче эш итеп, мин күлләрнең   урнашкан урыннарын, авылыбызның өлкән яшьтәге кешеләре белән исемнәренең килеп чыгышларын сораштым. Бу эшләрнең нәтиҗәләрен сезгә җиткерергә булдым.  2. Авылыбыз күлләре            Авылыбызның яме, җирнең   җаны булган сулыкларыбыз­ күлләребез, кечкенә   генә   елгабыз   барыбызга   да   газиз,   кадерле.   Авылыбыз   бик   матур урында   урнашкан.  Мондый   матур   урынны   борынгы   бабаларыбыз   озак эзләгәннәр. Алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, елгасы, күлләре, салкын чишмәләре чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган. Минем авылым Татар Борнае авылы тирәсендә бик күп ул күлләр.           Күлләр­ табигатьнең бер могҗизасы. Татарстанның Әлки районы  Татар Борнае     авылы   тирәсендә   бар   ул   күлләр.   Берәү,   икәү,   өчәү   генә   түгел, әкиятләрдә   сөйләгәнчә   җиде   күл.  Алар   авылны   ярымай   булып   әйләндереп алганнар. Исемнәре   дә   берсеннән­берсе   матур:   Якты   күл,   Әйләнмәле   күл, Алма   бакчасы   күле,   Коры   күл,   Шәриф   күле,   Завод   күле,   Казыган   күл. Күлләрнең   иң   кызыклысы­   Якты   күл.   Риваятьләрдән   күренгәнчә,   борынгы заманнарда   ул   куе   урманнар   белән   уратып   алынган   гаять   зур   күл   булган. Еллар үтү белән, урманнар юкка чыккан, күлнең мәйданы шактый кимегән. Күл үзе бик матур. Хәзерге вакытта аның мәйданы 2000 кв. метрга җитә. Якындагы болын һәм наратлык аның гүзәллеген тагында арттыра. Якты күл карст   күлләр   төркеменә   керә,   грунт   сулары   аша   ул   башка   күлләр   белән тоташкан дип уйланыла, чөнки күлләр арасындагы ераклык берничә йөз метр гына. Кайчандыр алар тоташ булгандыр  дигән нигез бар. Күлдән 500 м ераклыкта гына Атасу елгасы ага. Элек Атасу елгасы бик   мул сулы булган. Хәзерге вактта да язгы ташулар вакытында   елга ташып   күл сулары белән тоташа. Якты күл турында  халыкта төрле риваятьләр сакланган. Картлар сөйләвенчә, авыл яныннан узып баручы чегән туе атлары­ арбалары белән Завод күленә чума,   һәм   берничә   көннән   соң   бөтен   кешене   гаҗәпкә   калдырып,   аларның калдыкларын икенче   бер күлдә –Якты күл дә калкып чыга. Якты күлнең исеменең   килеп   чыгышы   аның   суының   яктырып,   елкылдап,   төбенә   кадәр күренеп  торуында. Әйләнмәле   күл.   Исеменнән   күренгәнчә,   аның   суы   һәрвакыт   хәрәкәттә. Әйләнмәле күл бик зур түгел­ аның әйләнмәсе 0,5 км га тигез. Озынлыгы 100 м чамасы, ә киңлеге кайбер урыннарда 50 м га җитә. Күлнең тирәнлеге  уртача 5,5 м, кайбер урыннарда чокырлар да очрый, андый урыннарда тирәнлек 10 мга   җитә.     Күлнең   кырыйлары   бик   биек,   алар   агачлар,   куаклар   белән капланган.  Күл буена  килеп  басасың  һәм карап торасың.  Күл өсте  тыныч, бернинда хәрәкәт тә юк. Юк, тукта... Күл суы әкрен генә бер яктан икенче якка  әйләнә. Кайвакыт бу әйләнү әкрен генә, сизелер­сизелмәс кенә, кайвакыт әйтерсең лә көчле өермә су өстен әйләндерә. Бөтен сер­су асты чишмәләрендә, чөнки күл карст күлләр төркеменә   керә   һәм     чишмәләрдән   туклана.   Күлнең   исеме­шул   суының әйләнүеннән барлыкка килгән –Әйләнмәле күл. .  Алма бакчасы күле. Бу күлнең суы төрле җирдә төрлечә, бик тирән  булмаган урыннары да бар. Тирә ягы камыш, төрле куаклар, таллар  белән томаланган. Яз көне күлнең төп хуҗалары –   кыр үрдәкләре кайта. Һәм шунда ук оя коруэшенә керешәләр.  Ана үрдәк, гадәттә 5­6 йомырка салып бала чыгара.Оялары күбесенчә таллыкта була, кеше күзенә күренми. Ләкин әти­ әниләренә ияреп күл өстендә  йөзеп йөрүче  үрдәк бәбкәләрен күрмичә мөмкин түгел.   Үзләре шундый җитезләр:  аз гына  куркыныч сизелдеме, шуна ук әниләре артыннан таллыкка кереп посалар.  Алма бакчасы күленең исеме колхозның яшелчә һәм Алма бакчасы янына урнашканлыктан килеп чыккан. Коры күл таулыкта урманнан  ерак булмаган урында урнашкан. Күл түгәрәк формасын   да     булган.   Хәзерге   вакытта   күлнең   суы   юк,   тирә   ягын   агач­ куаклар каплаган. Кайчандыр мул сулы булган күлнең суы еллар узган саен кимеп 70 еллар башында бөтенләй дә кипкән. Бары чокыр гына бу урында кайчандыр күл булганын искәртеп тора. Күлнең исеме дә Коры күл шуннан килеп чыккан. Шәриф күленең суы хәзерге вакытта бик аз. Күл   бары тик язгы ташулар вакытында ­ эрегән кар суларыннан, яуган яңгырлардан гына туена. Тирә – ягын таллар камап алган. Ярлары бик тирән, текә, 10 метр биеклектә, яшел чирәм белән капланган. Күлнең ярларында җәй көнендә бик мул итеп җир җиләге белән каплана. Авыл кешеләре аннан җиләк җыярга йөриләр. Күл суы бик сай булганлыктан,  күлдә хайваннар дөньясы бөтенләй дә юк.    Шәриф күленең   исеменең   килеп   чыгышы   күлне   Шәриф   исемле   авылдашыбыз   кул белән казып ясатканнан килеп чыккан дип фаразлана. Завод күле авылыбыздан читтә – биектәрәк урман янынарак   урнашкан. Күл тирәләрендә  тал агачлары үсә. Күл өсте ачык булганга күрә, анда кошлар оя кормый.   Тик   күлдә   тормыш   кайнап   тора!     Балыкларның   төрләре   күп: кызылканат,   кәрәкә,   чабак,   карп,   башка   вак   балыклар.   Балыгы   бер     хәл, бакалар күплегенә исең китәр. Яр буендагы вак култыкларда чукмарбашлар мыжлап   тора.   Үзләре   шундый   җитезләр   ­   һич   кенә   тотармын   димә.   Су кошлары өчен менә дигән ризык. Завод  күле суының тирәнлеге 3­ 4 м га җитә. Кайчандыр күл мул сулы булган суының тирәнлеге 8­9 м га кадәр җиткән. Завод күленең исеме аның янында төзелгән кирпеч заводы исеменнән килеп чыккан. Күл янына 50 еллар тирәсендә кирпеч заводы төзелеп, ул 90 еллар тирәсенә   кадәр   эшләп   килде.   Үзгәртеп   корулар   заманында   кирпеч   заводы таркалды, ә менә күлнең исеме калды. Казыган күл  Югары   Колчурино белән Татар Борнае авыллары     арасында урнашкан.   Күлнең   исеменнән   күренгәнчә,   ул   кешеләр   тарафыннан   казып ясалган. Күл ­ колхоз фермасы терлекләрен эчерү, җирләрен сугару   өчен ясалган.   Чөнки,   җәй   көннәрендә,   ферма   терлекләре   күпчелек   вакытын җәйләүдә үткәрә, ә ике авыл арасында терлекләрне эчерү  өчен сулыклар юк. Тырыш авыл кешеләре  үзләре өчен уңайлы юлны уйлап тапканнар: күлне авыл кешеләре   казып ясаганнар. Күл: яңгыр, кар сулары блән туенган, шулай ук махсус рәвештә машина цистерналары белән дә суны күлгә ташып торганнар: күл   суы   кимемәсен   генә.   Колхозлар   таралгач,   90   еллар   башыннан   күлгә игътибар кими һәм аның суы кими барып хәзерге көннәрдә бөтенләй белән кибеп беткән. Ул урында хәзер агач­ куаклар, җир эченә кергән батынкылык кына кайчандыр монда күл булганын искәртеп тора. 3.Тикшеренүләр  Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра барган. Хәзер байлык, мал–   мөлкәт   туплау   йогышлы   чиргә   әверелә   бара.   Күлләр   онытыла.   Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал–туар таптый. Ә шулай да күлләр   исән кала. Чал тарих исән! Бүген дә алар безне саф сулары белән куандыра. Күлләребез, гаҗәеп табигать могҗизасы булган күлләребез! Минем туган авылымда күлләр бик күплегенә ышандыгызмы? Күл буе – җәй көне минем иң яраткан урыным. Тирә ­ ягы яшел чирәмлеккә күмелгән Якты күлне бик яратам мин. Ел саен Якты күл буендагы Наратлыкта   татар халкының милли бәйрәме ­ Сабантуй уздырыла. Шат, моңлы җырлардан, дәртле бию көйләреннән күл тирәсе яңгырап тора.   Күптәннән мәктәпне тәмамлап киткән классташлар Якты күл буенда очрашулар үткәрәләр.            Гореф–гадәтләр. Алар бер–берсен тулыландырып, матурлап торалар.  Күлләрнең, суларның әһәмияте бик зур. Халык тикмәгә генә авылларын елга­ күлләр буена салмаган. Хәзер дә кеше суны  бик зурлый. Бу тикмәгә генә түгел. Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап– гади   суның   искиткеч   гаҗәеп  яклары,  тылсымлы   сыйфатлары   бар.  Күз   алдына китерүе дә кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле ул су! Без иртә торуга битне юа яисә ансат кына эчеп җибәрә торган шушы төссез сыекчада 60 тан артык химик элемент бар, диләр. Сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала. Әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Әгәр кеше тәнендәге суның  уннан бер өлеше генә кимесә дә, аның хәле начарлана, диләр галимнәр. Менә бит суда нинди тылсымлы көчкә ия сулар. Суга кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр.    Безнең якларда эчә торган су запасы күп. Шул сәбәпле, әле хәзергә су кытлыгы көтелми. Кайбер илләрдә суны, самолет белән ташып, җан башына карап бүләләр. Дөньяның   кайбер   шәһәрләрендә   гап–гади   суны   стаканлап   саталар.   Бу   хәлләр безне   дә   сагайтырга,   табигатьнең   бу   кадерле   бүләгенә   игътибарлы   булырга кирәклекне искәртергә тиеш. Чөнки күлләрне  кибеп сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел. Күллләр ни сәбәпле корый?  Күлләр булган җирдә   агачлар кибеп яки  агачлык киселеп бетә дә күл тирәсе, киемен салдырып алган кеше шикелле, ялангачланып кала. Бу урынны терлек–туар таптый, ул чүпләнә, пычрана. Шуннан соң күлләрнең суы кимеми яки корымый хәле калмый. Күлләр   туклана торган инеш   тә   кибә.   Ул   арада,   дым   булмагач,   күл   буенда   үскән   куаклар,   үләннәр, болыннар да корый. Бу тирәгә кош – корт та оя ясамый. Шулай итеп элек кошлар сайрап торган гаҗәеп матур бер табигать почмагы тиз арада җансыз, күңелсез, ташландык бер чокыр–чакырга әверелә. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмаска мөмкин бит.  4. Авылыбызда   күлләр корымасын Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, күлләр ялтырап   яткан   ямьле   урында   яшәү   нинди   зур   бәхет,   нинди   шатлык!   Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы. Күлләр   тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торыйк! Алар тирәсенә агачлар, куаклар утыртыйк! Туып­үскән җиребезнең   табигатен   тагын   да   баетыйк,   тагын   да   матурлатыйк.Туган табигатебезне,   күлләребезне   саклау­барыбызның   да   изге   бурычы.   Күлләр югалмасын,   күмелмәсеннәр!   Күлләрне   саклап     калсак,   авылларыбыз   дә   яшәр, матурланыр, табигатьне, күлләребезне саклауда үзебездән зур өлеш кертә алабыз. Карлар эреп, ямьле май урталарында табигать кочагына экскурсияләргә чыккан вакытта   күлләрне   чистарту,   тирә­ягын   тәртипкә   китерү   буенча   эшне   дәвам итәрбез.  Киләчәктә   без   күлләребезне   карап,   чистартып   торырга   сүз   бирәбез. Авылыбызда  күлләребез   җыры   тынмасын!   Һәр   зур   күл   кечкенә   чишмәдән туклана.   Шуны   онытмыйк!   Авылыбыз   горурлыгы     булган       күлләребез,   туган ягыбызга матурлык өстәп  бик күп еллар кипмичә  яшәсеннәр иде. III. Йомгаклау    Күзәтүләрдән, сораштырулардан, тикшеренүләрдән күренгәнчә мин  авылыбыз күлләре турында күп кенә материал таптым, аларны өйрәндем,  җирлегебездәге күлләрнең торышы бик үк яхшы түгеллеге ачыкланды,  күпчелек күлләргә безнең ярдәм кирәк. Күлләребезне өйрәнүебезне тагын да  дәвам итәчәкбез. Барлык күлләрне өйрәнеп, алар турында җитәрлек материал  туплагач брошюра яки китап итеп бастырып чыгарырга да хыялыбыз бар. Ә иң мөһиме – сулыкларны саклау буенча эшне җәелдерергә уйлыйбыз! Аларны  чистарту кирәк. Авыл халкына да шушы теләкне җиткерәчәкбез. Тикшеренүләрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясадым: 1.Күл суы кимемәсен өчен:  Язгы ташулар вакытында күл суы елга суы белән тоташа, шул урынны буа   белән буып куярга кирәк. Чөнки, елга суы, кимегәч күл суы тоташкан  урыннан түбәнгә елгага таба ага һәм күлнең суы кими . Әгәр елга белән күл  тоташкан урынны буа белән бусаң күл суы кимемәс иде. 2. Күл буе көнкүреш чүп­ чары белән пычранмасын өчен контейнерлар куярга. 3. Авылыбыз горурлыгы булган күлләрне яклауга  мохтаҗ табигать  байлыклары исемлегенә кертергә. IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар 1.“Мәктәп музее” архивыннан алынган материаллар, авыл күлләренең планы. 2.К.М. Зарипов,Табигать белеме, Дүртеллык башлангыч татар мәктәбенең 4  нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, “Мәгариф”, 2011 3.И.И.Рәхимов, К.К.Ибраһимова, Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар  дөньясы, Казан , “Мәгариф”, 2007. 4.Әлкием, бәллием…(Колыбель моя). На татарском и русском языках.­  Казань, 1996. Заявка  участника IV Открытой  научно­исследовательской  конференции учащихся имени Наби Даули. 1. Фамилия, имя, отчество : Гиниятов Ильсаф Ильгизович 2. Дата рождения (число, месяц, год): 07.01.2007 3. Домашний почтовый адрес с индексом: 422879 Алькеевский район, село  Татарское Бурнаево, улица Молодежная, дом 2 4. Телефоны (контактные): 89377708976 5. E­mail: [email protected] 6. Школа: МБОУ «Татарско­Бурнаевская ООШ» Алькеевского МР ТР 7. Почтовый адрес школы с индексом: 422879 Алькеевский район, село  Татарское Бурнаево, улица Школьная, дом 19  8. Телефон школы :78214 9. E­mail: [email protected] 10. Секция: «Юные исследователи» 11. Фамилия, имя, отчество научного руководителя, его ученая степень и  звание, должность, место работы (полностью, без сокращений): Кашапова  Рузия Ильдусовна, учитель начальных классов МБОУ «Татарско­Бурнаевская ООШ» Алькеевского МР ТР Телефоны: 89377708976 12. Необходимые технические средства для демонстрации дополнительного  материала во время доклада на предметной секции конференции: нет Далее заполняется Оргкомитетом: Принял работу ___________________________ Дата ________________

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше

АВЫЛЫМ КҮЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ САКЛАУ Эзләнү эше
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
04.05.2017