Без-Тукай оныклары.
Оценка 5

Без-Тукай оныклары.

Оценка 5
Мероприятия
docx
воспитательная работа
3 кл
28.09.2018
Без-Тукай оныклары.
Күренекле шагыйрь Г.Тукайга балалар күңелендә ихтирам тәрбияләү,шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча таныштыру; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү; сәхнәдә, тамашачы алдында үз-үзеңне тоту күнекмәләре формалаштыру; татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү; шагыйрьнең әсәрләреннән рухи азык алу; Г.Тукайның шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләү; укучыларга Г.Тукай шигырьләре аша милли рух сеңдерү,милли тәрбия бирү максатыннан төзелде бу әдәби сыйныфтан тыш чара.
Без-Тукай оныклары Шигапова Наджия Наиловна.docx
Без­Тукай оныклары  (Сыйныфтан тыш чара) Наҗия Шиһапова, Апас   районы   Сатламыш   урта   мәктәбенең   югары   категорияле   башлангыч   сыйныф укытучысы Максат:  ­  күренекле шагыйрь  Г.Тукайга балалар күңелендә  ихтирам тәрбияләү; ­ шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча таныштыру; ­ ­ ­ сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү; сәхнәдә,  тамашачы алдында үз­үзеңне тоту күнекмәләре формалаштыру;   татар   халкының   бөек   шагыйре   Габдулла   Тукай   шигъриятенә   мәхәббәт тәрбияләү; ­ шагыйрьнең әсәрләреннән рухи азык алу; ­ Г.Тукайның шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләү; ­ укучыларга Г.Тукай шигырьләре аша милли рух сеңдерү,милли тәрбия бирү; Яшь үзенчәлеге: кече яшьтәге балалар өчен. Технологияләр:  милли – төбәк компоненты. Җиһазлау:    күрсәтмәлелек: компьютер, проектор, экран, презентация, стенд, Г. Тукай портреты,   укучылар ясаган рәсемнәр, укучылар язган иншалар,укучылар иҗат   иткән шигырьләр,                                                 Г. Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе, магнитофон Бизәлеш:         Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Уртага Тукай портреты, стенд куела,  шарлар эленә, чәчәкләр куела.                           Шигъри бәйрәмдә 1,3 нче сыйныф укучылары катнаша Чараның барышы:              Оештыру өлеше. I. 1. Исәнләшү, бәйрәм белән котлау. 2. Бәйрәм кичәсенең максатын әйтү. Төп өлеш. 1. “Һәр шәхеснең тормыш юлын белү бик зарур” 2. “Табигать­ яшәү чыганагы” 3. “Дусларсыз яшәп булмый” 4. 5. ”Хезмәт кешене туендыра, ә ялкаулык боза” 6. ”Без­ шагыйрьләр” 7. “Син Тукайны беләсеңме?”­уен 8. Тукай   мирасы   яшәгәндә   ,  милләтебез   дә   яшәр,  татар   халкы     милләт   булып  “Кошлар һәм хайваннар­ кешенең ышынычлы , ярдәмчел дуслары” яшәгәндә, Тукай дә яшәр. II. Йомгаклау. Балаларны бүләкләү. Бәйрәм барышы: Укытучы:  Җир   йөзендә   үзенең   яшәешен   раслаган,   киләчәктән   үзенә   лаеклы   урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын  билгеләгән асыл улларын бөек затларын  барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен   тәкъдим   итеп,   аларга   мәһабәт   һәйкәлләр   куя,   музейлар   ача,   исемнәрен җырларга куша, урам атамаларында мәңгеләштерә.                     (1 нче слайд)  Татар халкының да бар ихтирамга лаек уллары. Шуларның берсе­ Габдулла Тукай! Быел­2016 елда аның тууына 130 ел!                    Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Без дә бүген сөекле шагыйребезне искә алу кичәсенә җыелдык. 1 ук.        Әйләнәңдә­ гөлләр...                 Сүзең гүя                 Шулай аша әйтә күңелләр:                 Туган көнең белән!­ дигән сыман                 Елмаялар кебек бу гөлләр. 2 ук.        Килә, килә, язлар саен сина                 Илең килә туган көнеңдә                 Бетми торган гомрен кушкан сыман                 Синең бөек кыска гомергә.                                        (Х.Туфан “Чәчәкләр китерегез Тукайга”) 3 ук.        Бәйрәмнәрен алда икән әле.                 Кара, шагыйрь бүген текәлеп,                 Халкың килде сиңа, мәхәббәтен                  Ал чәчәкләр белән күтәреп. 4 ук.        Син күрмәгән яңа буын килде.                 Котлап бүген туган конеңне.                 Киләчәккә барган улларыңны.                 Ишетәсең “Туган телеңне”.                                       (Ш.Галиев “Тукайга”) Җыр: “Туган тел” (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) Укытучы: Шагыйрь үз иҗатында татар халкының омтылышлырын чагылдырган, аның иң тирән теләкләрен һәм өметләрен җырлаган, үзенең бөтен иҗатын һәм тормышын шул халкының якты киләчәге  өчен  көрәшкә  багышлаган. Без  бүгенге  кичәбездә, укучылар, шагыйрьнең бөеклеген тагын бер кат раслау максатыннан телдән журнал төзербез. (2нче слайд)   Журналыбызның   беренче   бите:   “Һәр   шәхеснең   тормыш   юлын   белү   бик зарур” дип аталыр. Укытучы: Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштырып китү.    Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы    Кушлавыч авылында туган. Әтисе – Мөхәммәтгариф,  әнисе­ Мәмдүдә  исемле була.      Габдулла   Тукайның   ятимлектә   үткән   балачагы   безгә   аның   “Исемдә   калганнар”   әсәреннән мәгълүм.     Кечкенә Габдулла  туып 5 ай үтүгә аның әтисе үлә. Әтисе үлгәннән соң, әнисе авылдагы бер фәкыйрь Шәрифә исемле  карчыкка  вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна авылындагы   муллага   кияүгә   чыга,   әнә   шуннан   шагыйрьнең   газаплы,   авыр   тормышы башлана. Тукай болай дип искә ала: ”Мин бу карчык   өендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан,  ул   мине,   әлбәттә,   тәрбияләмәгән:   тәрбияләү   түгел,   яшь   балаларның   иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән”.       Бераз   Шәрифә карчык йортында гомер кичергәннән соң, әнисе аны үз янына, Сасна авылына алдыра. Үги әтисе аны бик яратып каршы ала. Ул үзенең истәлекләрендә: “Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә”­ дип язган.      Тукайга 3 яшь тулмаган көе әнисе  үлеп китә.  Ана назын  татырга да өлгермәгән сабый дөм ятим кала.     Ләкин, әнисе үлгәч, Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә­ Габдулланың  әнисенең атасына кайтарып бирә. “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер бер чәүкә булганга, мине еласам   юатучы,   иркәләним   дисәм   сөюче,   ашыйсым­   эчәсем   килсә   кызганучы   бер   дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. Бары Саҗидә түти генә миңа мәрхәмәтле иде” – дип   яза   Г.   Тукай     “Исемдә   калганнар”ында.   Кечкенә   Апуш   бу   гаиләгә   дә   сыймаган. Бабасы, әбисенең киңәше белән, Өчиледән Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, Казанга озаткан. Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: “Асрарга бала бирәм, кем ала?”­ дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан   Мөхәммәтвәли исемле бер кеше чыгып, аны ямщиктан алган һәм асрау бала итеп өенә алып кайткан. Габдулла бу гаиләдә 2 ел гына яшәп калган. Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам авылына  кайтарыйк”, ­дип кире Өчилегә кайтаралар.          Тукай кайтып бераз торгач, әбисе белән бабасы, яңадан берәр чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар. Шулай мәшәкатьләнә торгач, җиде чакрым Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше килеп, аны үзенә алып кайткан. Аларның Саҗидә һәм Сабира исемле ике кызы була. Күп тә үтми   Сабира исемлесе вафат була.   Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй   Габдулла   монда   башка   урыннарга   караганда   озаграк   яши,  икенчедән,  Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый..        Шулай итеп, бу гаиләгә ияләшеп җиттем дигәндә, аны Җаек (Уральск) каласында яшәүче   җизнәсе   үзе   янына   алдырмакчы   була.   Уен­көлке,   күз   яшьләре   белән   Кырлай тормышы да тәмамлана ,1894 нче елда Тукай Җаек шәһәренә – Газизә апасына китә.       Җаек шәһәрендә Тукай шагыйрь һәм журналист булып үсеп җитә. Һәм тормыш аны юлга чакыра. Ул тагын кире Казанга әйләнеп кайта.      Тукай балаларның якын дусты, аларга әллә никадәр якты әсәрләр бүләк иткән нечкә күңелле шагыйрь.                                               (3нче слайд) Укытучы: Журналыбызның икенче бите: “Табигать­ яшәү чыганагы” дип аталыр. Тукай үзен табигать баласы дип саный. Ул тасвирлаган табигать күренешләре сездә, балалар, туган якка ихтирам хисе тәрбияли. Аның шигырьләренең кыйммәте­ туган авылыңның кадерен, аның табигатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтә. .               1.“Җир йокысы ” шигырен сөйләү.           2.   Елның дүрт фасылы” шигырен сөйләү. Укытучы.   “Шүрәле”   әкиятенең   сихри   көче   –   сурәт­бизәкләрдән   торган   матурлык дөньясы­ табигать үзе.       Әйтерсең, Кырлай авылы, аның калын урманнары, сайрар кошлары, хуш ис бөркегән чәчкәле болыннары Җир йөзенең бүтән төшендә юк. Чыннан да юк, моны Тукай гына шулай тасвирлый алган. 3.“Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерү.           4. “Шүрәле” җырын башкару. (Н. Сафина сүзләре, К. Сатиев көе).   (4нче слайд)  Укытучы: Журналыбызның ,укучылар. 3 нче бите: “Дусларсыз яшәп булмый” дип аталыр.            1. “Гали белән кәҗә” шигырен уку.            2.“Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.           3.“Кәҗә белән сарык” әкияте буенча “Кем тизрәк” уены үткәрү: кем бу әкиятне күбрәк белә икән, кем тизрәк җавап бирер икән? 1) Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр?       2 )Бүре башын кемнәр тапкан?       3)Кәҗә бу әкияттә кем белән бик тә дус булган?       4)Кемнәрнең тапкырлыгы аркасында бүреләр җиңелә?      Укытучы.Ә   укучылар,   сезнең   дусларыгыз   бармы   соң?   Әйдәгез   әле,   үзегезнең   дусларыгыз турында сөйләп китегез.   Укытучы  :  Журналыбызның   укучылар   4   нче   бите:   “Кошлар   һәм   хайваннар­ кешенең ышынычлы,ярдәмчел дуслары”дип аталыр. Балалар бакчасы балаларына сүз бирү:            1.”Шаян песи” шигырен уку.            2.”Ялкау маэмай” шигырен сәхнәләштерү.            3.”Карлыгач”шигырен уку.            Балалар бакчасы балалары белән әңгәмә:  Укытучы. Кошлар­ безнең дусларыбыз дибез.Ә балалар сез нинди кошлар беләсез?                ­ Аларны ничә төркемгә бүләбез?                ­ Сез быел кошларны ничек каршы алдыгыз?   (5нче слайд)  4.”Кошларны беләсезме?”уены.     (6нчы слайд)   Укытучы:   Журналыбызның укучылар 5 нче бите: ”Хезмәт кешене туендыра,ә ялкаулык боза” дип аталыр. Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. 1.”Эш беткәч уйнарга ярый”­ әкиятен сәхнәләштерү.                2.”Кызыклы шәкерт” шигырен уку.                3.”Бәхетле бала” шигырен уку.   Укытучы.”Яшлегендә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын күңел,     Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”­ди шагыйрь абыегыз.Сезне ул нәрсәгә өнди?  Укытучы.”Журналыбызның   укучылар   6   нчы     бите   :“Гаделлек,    Үскәч кем булырга хыялланасыз?                “Минем булачак һөнәрем”­иншалар уку.   (7нче   слайд)  тырышлык ­ һәр кешенең юлдашы “дип аталыр.  Укытучы. Гаделлек сүзен ничек аңлыйсыз? (фикерләрен тыңлау)                1.“Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.     Укытучы.  Укучылар   ,Тукай   абыегызның   бөеклеген   ,   даһилыгын   без   сезнең   белән расладык.    Әйдәгез (8нче слайд)   Журналыбызның 7 нче  битен ”Без­ шагыйрьләр” дип атыйк. Сез инде Тукай   абыегезга ияреп үзегез дә шигырьләр иҗат итеп карадыгыз. Шуларны тыңлап үтик әле:   Рәхмәт сезгә ,Тукай абый Милләтебез йолдызы. Һәрбер язган шигырегез Үрләргә әйдәп бара Республикам тарихында  Сез бит халык шагыйре. Һәрбер хезмәтегез өчен Олылыйбыз без Сезне .(Илгинә)  Үткәрәбез шигырь кичәгезне Һәр язмагыз бездә саклана Без кечкенә нәниләргә Истәлек булып кала. Без бәхетле­Сезнең иҗат аша Тырышып белем алабыз Яшәү дәрте ,сүнмәс көчләр бирә Хисләремнән дөнья җанлана.(Энҗе) Сез калдырган мирас аша Милләтебез алга омтыла. Мәңге яшь һәм мәңге тере булып  Сакланасыз безнең күңелдә.(Айназ) Тукай абый,котлы булсын Сезнең туган көнегез! Сөендереп безнең күңелләрне Ешрак үтсен шигырь кичәгез.(Адилә)      Укытучы. Шагыйрь кем ул?                1 ук.          Шатлыкта да, кайгыда да                                  Илһам таба алучы.                 2 ук.          Иң ямансу җырына да                                  Өмет сала алучы.                  3 ук.         Халкы белән киләчәккә                                   Бергә бара алучы.               Укытучы.  Кадерле балалар! Сезгә Габдулла Тукайның шигырьләрен, җырларын, әкиятләрен   онытмавыгыз   өчен   зур   рәхмәт.   Алга   таба   да   аның   иҗатын   һәм   шулай   ук якташларыбыз иҗатын онытмавыгызны телим. Ә хәзер без сезнең белән   (9нчы слайд) “Син Тукайны беләсеңме?” уены үткәреп алабыз.              Балалар ике командага бүленә.             1.    Сораулар : Г. Тукай кайчан туа? Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була?       Г. Тукайның әнисенең исеме ничек?              Кырлайда Тукай кем гаиләсендә яши?       Г. Тукай кайсы авылда туа?      Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән?      Кечкенә чагында аны ничек атыйлар?      Безнең Гали бигрәк  тату нәрсә белән? “Кызыклы шәкерт “шигырендәге этнең исеме ничек?       “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме кем?       2.  (10нчы слайд)  “Шигырьне  таны” уены.       Шигырьнең исемен әйтеп бетер! 1. “Гали белән ....” 2. “Шаян .... “ 3. “Туган .... “ 4. “Пар ...” 5. “Кәҗә белән  ...” 6. “Бәйрәм ... “ 7. “Фатыйма белән ... “ 8. “Су  ...” 9. “Бичара ...” 10.“Кызыклы ... “       3. (11нче слайд)  “Кем иң күп сүз төзи? Карлыгачкай   сүзеннән сүзләр төзү.  (кар, карлыгач, ач, агач, кайчы, ай, кара, чыра, кайгы, карга, карагай һ.б.)  Нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне билгеләү.     1 ук.  Онытмабыз бөек Тукай , сине.               Шигырьләрең укып тыңланыр               Һәр бәйрәмдә “Бәйрәм бүген” җырың               Синең төсең итеп җырланыр.  Җыр:”Бәйрәм бүген”(Г.Тукай сүзләре, А.Монасый пов көе)      2 ук. Халык гомере­ мәңгелек диләр               Ә син Тукай халык куенында               Илең белән мәңге бергә син,               Мәңгелекнең олы юлында.       3 ук. Юк үлмәдең Тукай, син мәңге яшь               Син мәңгегә безнең арада. Мәңге көләч шат иҗатыңнан                Туган халкым кодрәт көч ала.                4ук. Халык моңы ­ синең моңың булган,                        Халык күңеле – синең күңелең.                        Ил гомере – халык гомере кебек,                        Озын булсын, шагыйрь гомерең!    Укытучы.  Әйе,укучылар! Тукай мирасы яшәгәндә , милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай дә яшәр. Тукайның кыска гына иҗат гомерендә язган шигырьләре бүген дә актуаль   һәм бүгенге көнгә аваздаш. Бөтен рухы һәм аһәңе белән халыкчан Тукай шигърияте үз заманында ук милли чикләрне үтеп чыкты, безнең татар халкы   да   бүген     дә   Тукае   белән   билгеле   милләт.   Рәхмәт   ,сезгә   балалар!   Г.Тукайның әсәрләрен   яхшы   беләсез   икән,  димәк,  сез   шагыйрь  абыегызның   яңа  шәкертләре.  Аның шигырьләрен,әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап,тормыш сабагы аласыз. Сез­ Яшь   тукайчылар!   Изге   туган   телебезгә,газиз   татар   телендә   Тукай   кебек   тугры   булып үсегез.               Кулланылган әдәбият:                                                 1.“Габдулла   Тукай”   (фотоальбом)   Казан.   Татарстан   китап нәшрияты.1966        2. “Габдулла Тукай  ”(альбом) Казан. Татарстан китап нәшрияты.1976       3.Габдулла   Тукай   ”Исемдә   калганнар”   Казан.   Татарстан   китап нәшрияты.1990                   4. Габдулла Тукай ”Сагыныр вакытлар” Казан. Мәгариф нәшрияты.                    5 .“Салават күпере” журналы.2006. 6.Габдулла Тукай”Су анасы” Казан. Татарстан китап нәшрияты.2011 7.Габдулла Тукай”Шүрәле” Казан. Татарстан китап нәшрияты.2011

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.

Без-Тукай оныклары.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
28.09.2018