Бөгелмәлеләр Бөек Ватан сугышында. Фәнни-тикшеренү эше.

  • doc
  • 01.02.2026
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала Бугульминцы участники Великой Отечественной войны..doc

Бөгелмә муниципаль районы

Мәгариф идарәсе башкарма комитеты

Муниципаль белем бирү  учреждениесе икенче лицей

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бөгелмәлеләр

 Бөек Ватан сугышында

 

Фәнни-тикшеренү эше.

 

 

 

 

Авторы: 10А сыйныф укучысы Гараева Дина.

 

                                         Җитәкчесе: тарих укытучысы Гайнутдинова Г.А.

 

 

 

 

 

Бөгелмә-2026 ел

 

 

Эшнең  максатлары:

·        бөгелмәлеләрнең Бөек Ватан сугышына керткән өлешен ачыклау;

·        Сталинград сугышында катнашкан якташларыбызны барлау;

·        алар белән очрашып  истәлекләр җыю;

·        Сталинград сугышы турында әдәбиятны туплап өйрәнү.

 

Алдагы бурычлар:

·        әби-бабаларыбызның үткәне турында тирәнрәк мәгълүматлар бирү;

·        якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы ролен төшендерү;

·        укучыларны батырларыбыз рухында тәрбияләү;

·        туган төбәгебез тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек:

1.     КЕРЕШ ...............................................................................................4    

 

2.     ТӨП ӨЛЕШ ...................................................................................5 -12

1) Герой - якташларыбызның хатирәләре.......................................... 6

2) Трактор заводы янындагы сугыш ................................................. 8

3) Г. Гафиатуллинның үлемсез батырлыгы ..................................... 10

4) Радист А. Шестопёрова ................................................................. 11

 

       3. ЙОМГАКЛАУ ӨЛЕШЕ .................................................................... 13

            

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Кереш.

         Вакытның үз истәлеге бар. Ул- тарих. Шуңа күрә дә ил төрле вакытларда булган вакыйгалар, күңелсез хәлләр турында онытмый. Шул исәптән, миллионлаган кеше гомерен алып киткән рәхимсез сугышлар турында да.

         Сугыш... Нинди афәт. Күпме күз яше, күпме ятимнәр, күпме тол калган хатыннар алып килде безгә бу афәт. Безнең Бөгелмә шәһәреннән дә 15 мең кеше катнашты бу Бөек Ватан сугышында. Алар арасында очучылар да, танкистлар да, моряклар да, партизаннар да булган. Алар Карелия сазлыкларында да, Сталинградта да, Курск дугасында да, Порхоровкада да, Венгриядә, Австриядә, Германиядә дә сугышканнар.

 Шуларның 4475е яңадан туган якларына әйләнеп кайта алмаганнар, гомерләрен туган илләре өчен корбан иткәннәр.

         Җиңүнең 65 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә бу чорның тарихы белән кызыксыну тагын да артты. Аның әле ачылмаган сәхифәләре дә калган икән. Иң канлы, көлле сугышларның берсе - Сталинград сугышында безнең якташларыбызның роле нинди булган соң. Яшьтәшләрем бу вакыйгалар турында нәрсәләр беләләр икәнен ачыклау өчен без  8нче, 9нчы сыйныф укучылары арасында анкета уздырдык.

Нәтиҗәләр шуны күрсәтте: Бөек Ватан сугышы кайсы елларда булган дигән сорауга 100% укучы дөрес җавап биргән. Ә икенче - Бөек Ватан сугышы батырларын беләсезме соравына 59% укучының җавабы алынды. Алар Г.Гафиатуллинны, П.Морозовны һәм башкаларны атадылар.  Якташ геройлардан кемнәрне беләсез соравына 71% укучы Г.Гафиатуллинны дип җавап бирде. Ә нинди батырлыклар эшләгәннәр дигән сорауга 69%ы Г.Гафиатуллинның амбразурага ташланганы турында әйттеләр. Ә инде Сталинградтагы җиңү Бөек Ватан сугышына ничек йогынты ясаган дигән сорауга бары тик 47% укучы гына дөрес җавап бирә алды. Безнең үткәнебез, әби-бабаларыбызның үткәне турында тирәнрәк мәгълүматлар бирергә кирәклеге ачыкланды.

Төп өлеш.

Ватаныбызда басып алучылардан азат иткән, баскыннарга лаеклы кискен каршылык күрсәткән солдат батырлыгы гасырлар дәвамында сүнмәс һәм сүрелмәс.  Нәкъ менә хәзер, вакыт безне дәһшәтле 40-нчы еллардан ераклаштыра барганда, илдә сәяси нигезләр җимерелгәндә, социаль  һәм икъ- тисади ариентирлар алышынганда, без өлкән буыннарның Ватаныбыз чәчәк атуы һәм азатлыгы өчен никадәр күп көч  түгүен чын-чынлап аңлый башладык. Алар җиңүне яулап алдылар. Аның өчен тормышларын корбан иттеләр, сәламәтлекләрен кызганмадылар.

         Безнең якташларыбыз да тынычлык сәгатен якынайттылар. 15 мең бөгелмәле фронтка китә һәм шуларның 4475е сугышта һәлак була. Тугыз кеше: Н.П. Сентюков, Г.Г.Гафиатуллин, В.С. Графов, П.З. Монаков, В.А.Медноногов, М.Х.Халиуллин Советлар Союзы Герое исеме ала. 775е орден белән, 740ы медальләр белән бүләкләнә.

 

 

 

 

 

 

    Г.Г.Гафиятуллин                   В.С.Графов                            И.Н.Конев

 

 

 

 

 

В.А.Медноногов                      И.М.Никитин                      П.З.Монаков

 

 

 

 

 

А.П.Рудаков                      М.Х.Халиуллов                 И.П.Сентюков

1942 елның көзендә дошманның иң зүр көчләре Сталинградка юнәлтелә. Илебез язмышы хәл ителгән бу сугышларда бөгелмәлеләр дә катнаша.

Герой -якташларыбызның хатирәләре

Сталинградның һәр урамы, һәр йорты өчен каты көрәш бара. Өч ай буе шәһәрдә бомбалар ява, снарядлар, миналар шартлый, пулеметлар, автоматлар атып тора. Шәһәр өстендә янгын шәүләләре уйный, кара төтен ургыла. Шушы дәһшәтле көннәрне Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы капитан С.Садовой болай дип исенә төшерә.

Сталинград стеналары янында бик җитди һөҗүм әзерләнә иде. Ленинград артиллерия училищесында фронтка җибәрү өчен курсантлар отряды җыйдылар. Анда без, бөгелмәлеләр- Н.Лифантьев, В.Старостин һәм мин язылдык. Отряд 189 нчы артиллерия дивизиясенең 98 нче аерым укчы бригадасына кабул ителгән иде.

         Сталинградка без таң атканда килеп җиттек. Безнең күз алдына бик куркыныч күренеш килеп басты. Зур һәм кечкенә учаклар, йортлар, ягулык тутырылган цистерналар, промышленность объектлары, заводлар предприятияләр, төзелешләр- барысы да яна иде. Бөтен яктан да мылтыктан, пулеметтан аткан тавышлар ишетелә, һавада немец самолетлары оча иде. Безне, яңа килгән кешеләрне, шушы мәшхәргә керәбез дигән курку хисе биләп алды.

         Безнең бригаданы 62 нче армиягә куштылар. Аның белән генерал В.И.Чуйков җитәкчелек итә иде. Мин һәм Лифантьев орудие командирлары идек. Дошман безне һаман яр буеннан шәһәр эченә кысырыклый бара. Төннәрен без салларда уң як ярга йөзеп чыгарга мәҗбүр идек. Төннәрнең берендә минем  орудие дә каршы ярга күчерелгән иде. Ул төнне миңа бәхет елмаймады: снаряд сал янында гына шартлады һәм мине контузияләнгән килеш су фонтаны Иделгә алып ташлады. Ләкин мине судан тиз тартып чыгардылар.

         Шәһәрнең үзендә тыл юк иде. Монда барысы да: солдатлар, офицерлар, генераллар пуля һәм снарядлар атышы астында иделәр. Һәр урам, йорт, этаж өчен сугышлар барды. Шәһәрдә бер исән корылма да калмады. Безнең орудиеләр барлык почмакларга да немец  танкларын турыдан-туры ату исәбе белән яшерелгән иде. Шәһәрдә орудиеләрдән башкача атып булмый. Батарея орудиеләре трактор заводы тирәсендә, ә минеке- завод торбаларына якынрак урнашкан иде. Монда безгә дошман снайперлары бер хәрәкәт тә ясарга ирек бирмәделәр. Төннәрнең берендә без торбалар янында дошман танклары качырылган икәнен белдек. Шуларның берсе безне утка тота икән. Ә аны берничек тә юкка чыгарып булмый. Мин 1-2 завод торбасын аударырга дигән нәтиҗәгә килдем һәм батарея командирыннан рөхсәт сорадым. Ул рөхсәт итте һәм үзе дә минем белән китте.Без икебез ике торбаны аудардык һәм шуннан соң танк та, снайпер да безне борчымады.

         Ләкин безнең хәл үзгәрә башлады: кичә немецлар булган урында бүген без идек. 1943 елның 1-2 февралендә фашистларны күпләп әсирлеккә алу башланды. Шулай итеп 1943 елның 2нче февралендә Сталинград өчен сугыш тәмамланды.

         Кайбер көннәрдә безнең сугышчылар дошманның 20-25әр атакасын кире кайтаралар. Фашистлар трактор заводына килеп җитәләр. Әмма заводта эш тукталмый, ремонттан чыккан танклар турыдан-туры сугышка кереп китәләр. Трактор заводы янындага сугышны Л.Карташов болай сөйли.

        

 

 

Трактор заводы янындагы сугыш

Минем, Сталинград сугышында катнашкан кеше буларак, хәтеремдә батыр сугышчыларның үрнәге мәңге сакланыр. Без бергә 150 көн һәм төн буе трактор заводын сакладык.

          Бүгенгедәй күз алдымда өлкән сержант, комсомол Григорий Зорин тора. Бу- чын мәгънәсендә герой, Ватанның кыю патриоты. Миңа, элеккеге командирга, бу кешенең кыюлыгына еш сокланырга туры килде. Ул, безнең дивизия төп көчләрдән киселгән вакытларда да, тынычлыгын, салкын канлылыгын югалтмады.

         1942 елның сентябрь-октябрь буена фашистлар ярсып безнең позицияләргә һөҗүм иттеләр. Солдат күңелендә бары бер генә теләк: “Үләрбез, ләкин бер адым да артка кузгалмабыз! Идел артында безнең өчен җир юк!”

         Гаскәр ягыннан да, танклар ягыннан да бездән күпкә артык булган фашистлар гаскәре трактор заводын басып алырга омтылдылар.

         Ләкин дивизия истребительләре берничә танк һөҗүмен кире кайтардылар. Бу кан коешта өлкән сержант Г.В.Зоринның утлы корал куллануы аеруча уңышлы булды. Ул төз атып бер бронетранспортерны, ә утлы коралдан дистәдән артык гитлерчыны юкка чыгарды. Таркалган частьларны тере көч һәм техника белән тулыландырып, ноябрьда фашистлар тагы да көчлерәк һөҗүм әзерләделәр. Икенче батареянең утлы позициясенә алар күп танклар, пехота батальоны ташладылар. Тирә-якта снарядлар һәм бомбалар шартлады. Бу көнне, шартлаудан җир генә түгел, хәтта күк тә тетрәп куйды. Кояшны тузан һәм төтен каплады. Көн төнгә әверелде.

         Бу ут диңгезендә өлкән сержант Г.Зоринның орудиясе дошман танклары белән тигез булмаган сугышка керде. Орудие төбәүчеләргә: “Бронебойныйларга-ут!”- дигән конманда бирелде. Без һәр атудан соң танклардан ялкын күтәрелүен, басып алучыларның яралы җиргә егылуларын күрдек.

-         ... Сугышырга һәм тынычлык бирмәскә...- дигән сүзләрен ишетүче булмады. Берничә минуттан ул да яраланган иде. Аңа санчастька эвакуацияләнергә кушканнар иде. Ләкин ул: “Миңа снарядлар һәм гранаталар бирегез, мин азакка кадәр сугышам”-дигән.

Бу утлы сугыштан соң шул ук утлы позициядә Григорийны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр. Батыр сержантның орудиясе бу сугышта 35 гитлерчыны һәм 2 фашист танкын тар-мар итте. Дивизия сугышчылары, басып алучыларның һөҗүмен чагылдырып, үлемгә каршы тордылар.

         Ул, гитлерчыларга каршы күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен күп хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән”.

Рахматуллин Хәбибулла Ибраһим улы сугышның башыннан ахырына кадәр булган кеше. Ул Сталинград өчен сугышларда катнашкан, Курск дугасында көрәшкән. Аның подразделениесе дошманның беренче көчле һөҗүмен үзенә ала. Бу участокка фашистларның 10 танкы,алар артыннан нык коралланган гитлерчылар килә. Җир ыңгыраша, колак тондыргыч тавыш... Бу дәһшәтне капитан салкын кан белән каршылый. Ул артиллериягә төгәл боерык бирә. Солдатлар үлгәнче каршы торалар. Алар дошманны туктаталар һәм көнбатышка куалар. Йөз меңнәрчә немец каберләре... Иксез-чиксез техника зираты... Июль сугышларыннан соң сугыш кыры шундый була. Бу каберләрдә 2 меңнән  артык фриц күмелгән. Аларны Рахматуллин подразделениесе юк иткән. Ә техника зиратында 11 танк хәрабәсе ята, алар да Рахматуллин сугышчылары тарафыннан җимерелгән. “Күзләрем күргәндә, кулларым винтовка тотканда, мин фашистлардан үч алачакмын”,- ди Рахматуллин. Хәбибулла Ибраһим улы 2 Кызыл  ордены, Кызыл Байрак ордены, Бөек Ватан сугышы ордены, А.Невский ордены белән бүләкләнгән. Шулай ук ул “Сталинградны саклаган” өчен медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыш беткәннән соң Рахматуллин Бөгелмәгә кайта. Хүзерге вакытта ул лаеклы ялда.

         Танылган якташыбыз Бари Закир улы Фәттахов та сугышта батырларча катнаша. Сугыш елларын ул күз яшьләрсез исенә төшерә алмый.

Фәттахов Бари Закир улы 1924нче елда туган. Мәктәпне тәмамлагач техникумга укырга керергә тели. Ләкин сугыш аның планнарын үзгәртә. Ул үзенең комсомол сыйныфташлары белән военкоматка гариза бирә. Ул Волхов фронтына эләгә Ленинград янында яралана.  Терелгәч, беренче Белоруссия фронтына җибәрелә. Берлинны алуда катнаша. Тагын авыр яралана. Җиңүне санитар поездында каршылый. Сугыш беткәч, Бөгелмәгә кайтып ТатНИИ да гыйльми хезмәткәр булып эшли.

Г. Гафиатуллинның үлемсез батырлыгы

Сугышлы авылында туып үскән Газинур Гафиатуллин да Бөек Ватан сугышына китә һәм аның беренче көннәрендә санитар була. Сугыш кырыннан яралы солдатлар чыгара. Кыюлыгын, тәҗрибәлеген күреп командирлары әзерлек курсларына җибәрә. Озак та үтми, сержант булып, полкка кайта. Үзен яхшы сугышчы итеп таныта, командир ярдәмчесе була. Газинурга хезмәт иткән полкны агитацияләргә кушканнар һәм ул солдатларга татар телендә гәҗитләр укый, совет солдатлары күрсәткән батырлыклар турында сөйли. Шулай беркөн, 1943нче елның кышында дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган сугышчы, Александр Матросов турында сөйли. Бу батырлык Газинурга да, дусларына да нык йогынты ясый.

1944нче елда Газинур Гафиатуллин хезмәт иткән полк Псков өлкәсенең Овсищево авылы өчен сугыша. Газинур бу сугышта тиңдәшсез батырлык күрсәтә. Ул, беренчеләрдән булып, дошманның танкка каршы торучы батареясына гранаталар ташлый, андагы фашистларны юк итә,берсен әсирлеккә ала.Шуннан соң безнең сугышчылар атакага күтәреләләр. Ләкин якындагы дзоттан берөзлексез пулемет атып тора,баш күтәрергә дә ирек бирми. Бер кулына атоматын, икенчесенә гранат тоткан сержант Гафиатуллин дзотка таба шуыша, бераз якынайгач, аңа төбәп гранатасын ыргыта,әмма аның цельга тидереп булмый. Аннан сикереп торып, үз гәүдәсе белән дзот амбразурасын каплый. Пулемет тынып кала. Шушы белән файдаланып,сугышчылар яңадан атакага күтәреләләр. Дошман җиңелә.

Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән геройларның исемнәре язылган. Алар арасында азатлык һәм матур киләчәк өчен үзен корбан иткән якташыбыз, Газинур Гафиатуллин исеме дә бар.

         “1942 ел ил өчен бик авыр вакыт. Немец гаскәрләре Сталинградка килеп җитә. Без, яшь курсантлар, беренче чыныгуны шушы сугышта  алдык. Бу мәшхәрдән исән-сау чыгып Ленинград блокадасы өзүдә дә катнаштым”,     - ди Бари абый.

         Хәзерге көндә ул исән-сау, безнең мәктәпкә еш килеп очрашып тора. Бари абый югары гыйльми дәрәҗәгә күтәрелгән галим-ветеран.

Радист А. Шестопёрова

Бөек Ватан сугышы елларында батыр ир-атлар белән бер рәттән безнең гүзәл затларыбыз хатын-кызларыбыз да сугыш кырында тынычлык өчен үзләрен аямыйча көрәшкәннәр. Бөгелмә шәһәреннән дә 180 хатын-кыз сугыш кырына китә. Шуларның берсе Анастасия Шестоперова турында С.Шәйдуллин болай сөйли.

         1942 елның маенда аны кинәт кенә военкоматка чакыралар. Ул яшь укытучы  була. Аны чакырткан хәрби турыдан-туры сорый: “Фронтка барырга телисезме? Үзегезнең белемегез белән сез анда кирәгрәк”.

         “Кирәк булса, мин әзер!”- кызның җавабы шундый була. Берничә көннән вагон тулы кызлар Горький шәһәренә хәрби хезмәткә әзерлек курслары узарга китәләр.

         1942 елның көзендә 19 яшьлек Анастасия радист һөнәре ала һәм Мәскәүгә җибәрелә. Фронтка китәр алдыннан алар өчен маршал Пересыпкин чыгыш ясый. Ул аларга Сталинград фронтында радистлар алдында торган бурычлар турында әйтә.

         Сталинградка килеп җитәрәк составка немец самолетлары һөҗүм итә. Бомба шартлауларыннан далада качар урын булмый. Анастасия беренче тапкыр кеше гомеренең кыскалыгы белән күзгә-күз очраша.

         Исән калган элемтәчеләр хәрби частьларга барып җитәләр. Шестоперова танк бригадасына билгеләнә. Бригада сугыштан чыкмый. Аның техникасы һәм кешеләре кимегәннән кими. Паулюс армиясен камап алганда анда бары тик 6 танк калган була. Бу бригадага кыюлыгы өчен Гвардия званиесе бирелә. Ә Анастасиянең түшендә Совет Армиясенең сугышчысы дигән билге барлыкка килә.

         Бригада кирәгенчә ял итәргә һәм тулыландырылырга өлгерми яңа хәрби приказ ала: Днепропетровск  өлкәсендә Павловград шәһәрен азат итәргә. Бу юнәлештә танк һәм һава группировкалары тупланган.

         Немецларның  бертуктаусыз контрһөҗүмнәре нәтиҗәсендә бригада җиңелә. Безнең частьларга алган позицияләрен кире калдырырга туры килә. 1943 елның 3 гыйнварында Шестопёрова булган танкны авиация бомбасы белән шартлаталар. 2 танкист үлә, ә Анастасия сикереп чыгарга өлгерә. Немец истребителе аларны берничә тапкыр пулеметтан ата, ләкин тидерә алмый. Кызлар үзләре генә калалар һәм ерагайган шартлау тавышларыннан камалуда калуларын  аңлыйлар. Алар көнчыгышка таба китәләр. Төннәрен, ай, йолдызларга карап ориентирлашып берничә көн эчендә үз полкларын эзләп табалар. Ә бер атнада полклары белән Орлов - Курск сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Анастасия Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Элемтәче сержант бервакытта да үзенең дусларын подводить итми. Калинковичи шәһәре өчен сугышта күрсәткән батырлыгы өчен 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ләкин төнге сугышта Анастасия яралана. 1944 елда Анастасияны инвалидлык буенча демобилизировать итеп туган ягына кайтарып җибәрәләр.

         Сугышта алган чыныгу тыныч тормышта да аңа югалып калырга ирек бирми. Ул Киев технология институтын тәмамлый һәм 1949 елда туган шәһәрендә 30 ел инженер-экономист булып эшли.

         Сталинград сугышы 1943 елның февралендә җиңу белән тәмамлана. Фашистларның камалышта калган гаять зур армиясе - 22 дивизиясе тәмам тар-мар ителә.

Йомгаклау

         Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы тарихына гына түгел, ә ил тарихына уелмаслык булып кереп калган. Совет халкы һәм аның кораллы көчләре бөтен ил алдында үзенең җиңелмәс көчен, корычтай ныклыгын, батырлыгын күрсәтте.

         Сталинградтагы җиңү совет халкының фронтта һәм тылда кәефен күтәреп җибәргән. Ул халыкны дошманны яңа көч, ышаныч белән җиңүгә алып барган.

         Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышының, хәтта икенче бөтендөнья  сугышының да кискен борылышы булган. “Сталинград - фашист армиясенең җиңелүе булды. Билгеле булганча, Сталинград сугышыннан соң немецлар яңадан көч туплый алмадылар”,- дип әйтә Сталин һәм аның бу сүзләре дөреслеккә туры да килә.

         Ә монда, Бөгелмә шәһәрендә һәм районында, икенче әһәмиятле фронтларның берсе җәелеп китә. Ул-тыл. Бөгелмә госпиталендә 20 табиб һәм 60 шәфкать туташы яралыларның гомерләрен саклап калу өчен көрәшә. Кыска вакыт эчендә “Татария комсомолецы” дигән танк колоннасы төзү өчен 350 мең акча җыела. Алар шулай ук “Татария колхознигы” дигән танк колоннасы төзү өчен дә миллионнан артык акча туплыйлар. 1944 елның маеннан җиңү көненә кадәр фашистлар өстендә “Бөгелмә колхознигы” самолеты оча. Аның төзелешендә дә бөгелмәлеләрнең өлеше зур. Һәрбер бөгелмәле, картыннан алып мәктәп яшендәге балага кадәр, җиңүне якынайту өчен кулыннан килгәннең барын да эшләгән.

         Безнең буын яшьләре шушы Җиңү көнен алып килгән өчен аларга дан җырлый. Бердәм көч, туган илгә булган мәхәббәт барысын да җиңеп чыгарга ярдәм итә дигән нәтиҗә ясый.

 

 

 

 

 

 

Әдәбият:

1.     Бугульминцы на войне.- Бугульма- 2000, 63 с.

2.     Воробьев Ф.Д., Крацов В.М. Великая Отечественная война Советского Союза 1941-1945.- Москва-1971.

3.     Дәүләтшин Г.М, Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. Татарстан тарихыннан хикәяләр.-Казан-1993.

4.     Еременко А.И. Сталинград. – Москва – 1961.

5.     Мищенко А.В. Священная война. // Читаем, учимся, играем,  №2 – 2003, 9с

6.     На высоком месте. – Бугульма – 2002.

7.     Бөгелмә туган якны өйрәнү музее архивы материаллары.