Тема: “ Вакытлы матбугатны дәрестә куллану”
7-8 нче сыйныф укучылыры өчен китапханә дәресе.
Төзүче: Байрашева Раушания Мөннир кызы,
Казан шәһәренең “Ш. Мәрҗани исемендәге
2 нче татар гимназия”се, педагог-китапханәче.
Максат: Укучыны дәрес материалын өйрәнгәндә вакытлы матбугатны дөрес итеп кулланырга өйрәтү.
Бурычлар:
1. Өйрәтү: 1. Укучыларның китапханәләр турында күзаллауларын киңәйтүне тәэмин итү; 2. Дәрестә вакытлы матбугаттан дөрес итеп файдаланырга өйрәтү.
2. Үстерү: 1. Укучыларда аралашу культурасын, үз фикерен төгәл итеп формалаштыруны үстерү.
3. Тәрбияләү: 1. Китап укуга карата мәхәббәт, өстәмә белем алуга ихтыяҗ тәрбияләү; 2. Кирәкле күнекмәләр, компетенцияләр формалаштыру.
Күргәзмә: “Вакытлы матбугат”
(Төрле елларда чыккан газета-журналлар куела)
Оештыру өлеше:
Укучыларны дәрескә оештыру (Исәнләшү, танышу, уңай халәт тудыру).
Китапханәче: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн барыгызга да!
Без бүген сезнең белән китапханә дәресенә кердек. Вакытлы матбугат, ягъни газета-журналлардан алган белемнәрне, мәгълүматны без дәрестә ничек итеп куллана алабыз. Бүген без нәкъ менә шул турыда сөйләшербез.
Белемнәрне актуальләштерү:
Китапханәче: “Балалар — безнең киләчәгебез”. Милләтебезнең дә, илебезнең киләчәге дә сезнең кулда. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, − диелә татар халык мәкалендә, димәк, безнең киләчәк тормышыбызның нинди булуы сезгә нинди тәрбия бирүебездән тора. Бүген яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләүдә бик зур рольне массакүләм мәгълүмат чаралары уйный.
(Газета-журналлар турында кыскача мәгълүмат бирелә; 3 мин. презентация)
Китапханәче: Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка житкерүче, татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалаучы һәм җайга салучы фактор булып тор. Бу татар балалар матбугатына да кагыла. Балалар өчен чыга торган «Ялкын» журналы 1924 нче елны үк дөнья күрә. Балалар журналлары әдәби-нәфис булуы, укучыда эстетик зәвык тәрбияләве, балаларга дөньяны танып-белүдә ярдәмлек булулары белән үзенчәлекле. Балалар басмалары үз эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара: дөньяви һәм дини.
Әйе, без сезнең белән “Ялкын” ” журналы басмасы турында сүз алып барырбыз һәм “Татарстан” журналы белән танышып үтәрбез.
Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
Китапханәче: “Татарстан” журналы турында безнең кунагыбыз - чыгарылыш мөхәррире Фәридә Шәүкәт кызы Әхмәтҗанова сөйләп үтәр.
Бу ике журнал республикабызда чыга торган иң төп басмаларның берсе булып тора.
Фәридә Әхмәтҗанова: Журналның һәр санын планлаштыру аның эчтәлеге, тышлыгы нинди булырга тиешлеген ачыклаудан башлана. Тышлыкта бик матур фотосурәт, яңа санда дөнья күрәчәк иң кызыклы мәкаләләр һәм басма турында гомуми мәгълүмат бирелә. Журналда материллар өч рубрика буенча урнаштырыла: акыллы гамәлләр, игелекле эшләр һәм мәңгелек кыйммәтләр. Без беренче рубрикада республика күләмендә уздырыла, гамәлгә ашырыла торган күркәм эшләр турында сөйләргә тырышабыз. Әйтик, кайларда юллар, яңа клублар, хастаханәләр ачыла, галимнәребез нинди ачышлар ясый, халыкны нинди проблемалар борчый. Игелекле эшләр рубрикасында кызыклы шәхесләр, үз хезмәтләре белән республикабыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында язабыз. Республикабызның төрле почмакларында урнашкан кала һәм салаларның матурлыгын фотопроектларда яктыртабыз. Ә мәңгелек кыйммәтләр үзе үк үзе турында сөйли. Монда без мәдәният, тарих битләренә күз салабыз. Әйтик, безнең милләтнең үткәне, татар дәүләтләре һәм ханнары тарихлары, бүгенге Татарстан авыллары атамаларының кайдан алынуы, аларның яшәеше, татар халык ашларының җирле үзенчәлекләре, мавыктыргыч риваятьләр һәм башка бик күп кызыклы материаллар. “Татарстан” журналын укучы һәркем биредә үзе өчен кызыклы нәрсәләр таба ала, дип уйлыйм. Аны әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән бергә дә укырга мөмкин, география, тарих дәресләренә әзерләнгәндә куллану да сезгә өстәмә белемнәр бирер, күзаллауларыгызны киңәйтер.
Китапханәче соравы:: “Ялкын” журналында нинди төп рубрикалар бар?
(Укучлар җавабы: ачыш, сәяхәт, шәхес, дин дәресе, тәҗрибә, иҗат)
Китапханәче соравы: Газета журналдан нәрсә белән аерыла?
(Укучылар җавабы: 1. Газета көндәлек яңалыкны, якын арада булачак яки булган бәйрәмнең, кичәнең, чараның иң мөһим мизгелләрен биреп бара.
2. Журналлар айга бер яисә ике мәртәбә генә чыга, алар төрле мәгълүматны тирәнтен яктырта торган басма)
Татар телендәге газета-журналларны, иң беренче чиратта, милли мәдәниятне, сәнгатьне һәм тарихны саклап калу, торгызу, үстерү проблемасы борчый.
Төрле кызыклы даими рубрикалар, конкурслар ─ барысы да саф татар телендә. Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләреннән кала, балаларга газета- журнал битләрендә үзләрен язучы буларак сынап карарга мөмкинлек бирелә, иҗади якларын, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Аларда басылып чыккан материаллар мәктәпләрдә дәресләр һәм дәрестән тыш тәрбия сәгатьләрендә дә актив кулланыла.
Китапханәче соравы: Укучылар, сез кайсы дәресләрдә вакытлы матбугат материалларын күбрәк кулланасыз?
(Укучлар җавабы: Татар теле, әдәбият, география, тарих дәресләрендә)
Хәзерге көндә китап сатып алучылар санаулы булган кебек, вакытлы матбугат басмаларын яздырып алучыларның да саны кимеде. Ләкин шулай да бу безнең гимназия укучыларына кагылмый, дип әйтә алабыз. Чөнки без вакытлы матбугатка барлык укучыларның да язылып укуына ирештек, дип әйтсәм дә , ялгыш булмастыр. Әйдәгез, саннарга күз салыйк:
1. “Салават күпере” - 248 данә,
2.”Казан утлары” – 101 данә,
3. “Ялкын” 145 данә,
4. “Сабантуй” - 84 данә һәм башка төрле басмалар даими килеп тора. Барлыгы 712 данә газета-журналлар алдырабыз.
Дәрестә вакытлы матбугат материаллары белән эшләү уңай нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм. Газета- журналлар белән даими танышып бару, бер яктан, дөньяга карашыгызны киңәйтүдә, мәгълүмати хәбәрдарлыгыгызны баетуда зур роль уйнаса, икенче яктан, сөйләм культурагызны үстерергә дә ярдәм итә. Шуны истә тотып газета-журнал материалларына ешрак мөрәҗәгать итсәгез, нәтиҗәләр тагын да күркәмрәк булыр иде. Бигрәк тә татар теле дәресләрендә моның өчен мөмкинлекләр зур. Шулай ук, әйтик, татар телендә сүзләр ясалышын өйрәнгәндә газета-журнал текстларын файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугат материаллары белән эшләгәндә, газета-журналларның үзләренә генә хас, үзенчәлекле лексикаларына, стильләренә дә игътибар итәргә була.
Китапханәче соравы: Бу төр лексик катламны ничек дип атыйлар?
(Укучылар җавабы: Бу төр лексик катламны газетизмнар дип атыйлар).
Китапханәче: Укучылар, әлеге төр берәмлекләрне таный белергә кирәк. Әлбәттә, газета теле укучы өчен һәрвакытта да үрнәк түгел. Әмма тормышта төрле очракларда төрле лексика кулланып сөйләшергә кирәк була. Әйтик, рәсми чараларда (мәсәлән, җыелышларда) күп очракта иҗтимагый-сәяси терминнарны кулланып сөйләү таләп ителә. Шуңа күрә сез андый терминнарның мәгънәләрен аңларга, аларны үз сөйләмнәрегездә дөрес һәм төгәл куллана белергә тиешсез. Ә мондый термин һәм тотрыклы сүзтезмәләр иң күп кулланыла торган өлкә – ул вакытлы матбугат, аерым алганда, газеталар. Татар теле дәресләрендә сәясәт, икътисад, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә кулланыла торган сүзләрне классификацияләп таблицалар төзү, дөнья хәлләре һәм ил яңалыклары турындагы мәгълүматтан файдаланып, диктант һәм иншалар язу да сезнең укуыгызда уңай нәтиҗәләр бирер. Класс сәгатьләрендә татар телендә чыга торган газета-журналларга күзәтү ясау максатка ярашлы.
Белемнәрне йомгаклау.
Укучылар, ә хәзер, 4 төркемгә буленеп, татар әдәбияты дәресендә үткән бер тема буенча вакытлы матбугат материалын кулланып, коллаж ясарбыз һәм аны 4-5 җөмлә белән якларбыз. Моның өчен менә бу газета- журналлардан файдаланырга мөмкин. Сезгә эш өчен 7-10 минут вакыт бирелә.
Нәтиҗә. Барыгыз да тырыштыгыз, эшләрегез бик яхшы. Коллажларыгызны татар әдәбияты укытучысына күрсәтеп, алган белемнәрегезне аның белән уртаклаша аласыз.
Китапханәче: Республикада татар телендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары, халкыбыз мәдәнияте, телебез үсешенә зур йогынты ясый. Төрле илләрдә яшәүче татар милләте вәкилләрен берләштерүгә нигез сала, хезмәт итә. Шуңа күрә хәзерге көндә татар балалары өчен татар телендә махсус газет-журналлар чыгару ─ дәүләтебезнең иң зур бурычларының берсе булып кала.
Бүгенге көндә татар вакытлы матбугатында газета-журналлар күп. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә.
Әйтик, “Матбугат.ру” сайтын мин бик уңышлы, дип саныйм. Бу портал татар интернет-җәмәгатьчелегенең фикерен өйрәнү өчен файдалы.
Дәрес тәмам. Барыгызга да бик зур рәхмәт.
Скачано с www.znanio.ru
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.