Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"
Оценка 5

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Оценка 5
Педсоветы
doc
классное руководство +1
Взрослым
06.01.2017
Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"
Минем педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: - сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру; - һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү. Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, мин шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышам. Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш.
Чыгыш Сәләтле балалар белән эш.doc
Мәктәп  эшчәнлегенең  төп  күрсәткече – ул белем  сыйфаты. Педагогик яктан караганда ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки шәхес   үсешенә,   аның   танып   –   белү,   конкурентлык   итә   алу   сәләте,   эшлеклелеге сыйфатлары   үсешенә   юнәлтелгән   булуы.   Аны     күтәрүгә     күп     төрле     факторлар йогынты  ясый.      Бүген   мин   белем   сыйфатын   күрсәтүче   төп   юнәлешләренең   берсе – сәләтле балалар  белән  эшләүгә  тукталам.    Сәләтле  балалар  белән  эшләү– мөһим  һәм дәвамлы  проблема  булып  тора.  Безнең  педагогик  эшчәнлек  түбәндәге  төп  ике бурычны  хәл  итүгә  юнәлтелгән: ­ Табигать   тарафыннан    бирелгән   иҗат   һәм   сәләт   чаткылары   булган балаларны  туплау  һәм  үстерү. ­ Һәр  укучының  сәләтен  үстерүгә  мөмкинлек  бирә  торган  гамәли  чаралар әзерләү.             Һәр  баланың  нинди дә  булса  сәләте  бар.  Укытучыга  шул  өлкәне  табарга һәм   балага   талантын   күрсәтү   өчен   шартлар   тудырырга   кирәк.   Башлангыч сыйныфларда     укучының    аерым    юнәлештәге     кызыксынуы     гомуми    сәләтлелек кебек   кабул   ителсә   дә,   мәктәбебезнең   тәҗрибәле   педагоглары   сәләтлелекнең предметлы     юнәлеш     алуын     күрәләр     һәм     балага     нинди     дә     булса     иҗади эшчәнлектә  үзен  күрсәтергә  мөмкинлек  бирәләр.             Беренче  чиратта, һәр  укучы  үзен  кабатланмас  шәхес  итеп  тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, эш – гамәлләрен  аңларга  һәм  бәяләргә  тиеш.          Гадәттә, түбәндәге  4  төркемгә кергән балаларны  сәләтле  дип  атыйлар.     1)  Интеллектуаль  сәләткә  ия  булган  балалар;     2)  Иҗади  сәләтләре  югары  дәрәҗәдә  булган  балалар;         3)     Эшчәнлекнең     нинди     дә     булса     өлкәләрендә   (музыка,   рәсем     сәнгате, математика, шахмат, һ.б.) уңышка  ирешкән  балалар, аларны  еш  кына  талантлы  дип атыйлар.     4)  Мәктәптә  яхшы  укучы  балалар (академик  сәләтлелек   ).             Теләсә  нинди  фәнгә  мәхәббәт, аны  тирәнтен  өйрәнергә  омтылыш  иң  элек  бу фәннән  белем  бирүче  укытучыдан  башлана. Оста  укытучы  баланың  теге  яки  бу өлкәдәге  кызыксынуын  күреп,  ачып,  аны  тагын  да  үстерә  ала.  Укучыларга  белем һәм   тәрбия   бирү   процессында   аларның   яшь   һәм   психологик   үзенчәлекләрен яхшы   белү   укытучы   өчен   мөһим.   Күп   очракта   баланың   сәләтен   бер   генә юнәлештә  үстереп  ялгышабыз.  Безнең  тырышлыгыбыз  нәтиҗәсендә  белемле,  әмма авыру,   әхлаксыз   һәм   эгоист   кеше   тәрбияләнүе   мөмкин.   Бу   исә   җәмгыятькә проблемалар  гына  өстәячәк.      Укытучы  балалар  психологиясен,  бигрәк  тә  аларның  үзләштерү,  фикерләү, аралашу   һәм   үз – үзләрен   тоту   үзенчәлекләрен   яхшы   белергә   тиеш.   Сәләтле балага,  башкалардан  аерылып  торган,  сыешлыгы  зур  булган  савыт  итеп  кенә карарга  тугел,  аны  дөрләп  янучы,  башкаларга  да  яктылык  бирә  алучы  факел итеп  кабыза  белергә  кирәк.  Укыту – тәрбия  процессында  баланың  интеллектуаль эшчәнлеген,  иҗади  мөмкинлеген  чикләүче  бернинди  киртә  булырга  тиеш  түгел. Бу  максатка  ирешү  өчен  укытучының  үзенә  даими  контроль  ясаучы,  үзе  дә иҗади  эзләнүче  шәхес  булырга  тиешлеге  һәркемгә  мәгълүм,  чөнки  бик  яхшы дәреслекләр  һәм  кулланма  әсбаплар  да  укытучының  үзе  укыта  торган  фәнендә “сай  йөзгәнен”  каплап  кала  алмый.        Укучыларга   белем   һәм   тәрбия   биргәндә   укытучы   түбәндәге   кагыйдәләрне тайпылышсыз  үтәргә  тиеш : 1. Мәктәптә  укыйлар,  монда  хаталар  ясау  тыелмый ; 2. Укучының  фикере  беренче  карашка  гади  һәм  беркатлы  тоелса  да,  ихтирамга лаек. 3. Укучылар  белән  эш  барышында  һәрвакыт  дустанә  мөнәсәбәттә  булырга  кирәк, аларны  иптәшләре  алдында  хурлау  кимсетү  алымнарын  кулланырга  ярамый.      Санап  кителгән  кагыйдәләр  баланың  сәләтен  үстерүне  тәэемин  итә  торган ситуацияләр  тудыруга  этәргеч  була.        Хәзерге     заман   үсмерләрен   дәрестә   гади    тыңлаучы     гына   булып   утыру канәгатьләндерми,  алар  яңа  дәрес  материалы  белән  таныштыруның  фикерләүгә этәрә,  мөстәкыйльлеккә  һәм  иҗади  сәләткә  юл  ача  торган  актив  формаларын көтә.       Иҗади  фикерләү  өч  төрле  үзенчәлеккә  ия.        Беренчесе – бер   төрлелектән   котыла   алу   сәләте.   Ул   укучылар   белеменең тирәнлегенә  бәйле.  Укучы  фәнне  никадәр  әйбәтрәк  белсә,  аңардан  стереотиплар шулкадәр  күбрәк  формалаша.        Икенчесе – билгесезлек   шартларында   чишелеш   юлларын   эзләү.   Укуда   зур уңышларга   ирешкән,   белемне   җиңел   үзләштерүче   балаларда   андый   сәләтне булдыру   аеруча   мөһим. Нәкъ   менә   шундый   укучылар   хәл   итү   юллары   ачык булмаган     киеренке     шартларда     үз   –   үзләренә     ышанып     җитми,     алар     рухи төшенкелек  аркасында  килеп  туган  хәлдән  чыгу  юлын  тапмый.     Иҗади  фикерләүгә  хас  өченче  сыйфат – проблемаларны  ачыклый  алу  сәләте.        Иҗади   эшчәнлек   тәҗрибәсенә   ия   була   барган   саен   укучыларның   белем сыйфаты   күтәрелә,   ягъни   интеллектуаль мөмкинлекләр үсеш ала. Бу иҗади һәм интеллектуаль  сәләтнең  узара  уртак  үсешенә  үзе  бер  дәлил.     Иҗади  сәләт  үсеше  интеллектуаль  сәләт  үсешенә  дә  этәргеч  бирә.  Әлбәттә, укытучыга  да  күп  нәрсә  бәйле.  Мәктәптә  нинди  генә  уңайлыклар  тудырылмасын, эшкә  ваемсыз  караш  хөкем  сөргән  очракта,  иҗади  сәләт  тәрбияләүдә  тиешле нәтиҗәгә     ирешеп     булмаячак.    Һәм,    киресенчә,    иҗат    ялкыны     белән     янучы мөгаллим,  тиешле  мөмкинлекләр  булмаган  очракта  да,  балаларны  күп  нәрсәгә, уйларга,  иҗат  итәргә  өйрәтә  ала.        Фәнне   укучылар   яхшы   үзләштерсен   өчен,   белем   һәм   күнекмәләрне   даими тикшерү,  вакытында  бәяләү  әһәмиятле.  Белем  һәм  күнекмәләрне  тикшерү  өчен төрле     алымнардан     файдалану     мөһим.     Дәрестә     вакытны     шаблон     күнегүләр эшләүгә    сарыф     итмәскә,   ә   бәлки     балаларның    кызыксынуларын,   сәләтләрен үстерүгә  юнәлтелмәгән  биремнәр  белән  тулыландырыргадыр. Сыйныфта  белем  дәрәҗәләре  төрлечә  булган  балалар  булганда  ничек  ныклы белем  бирергә?  Әлеге  мәсьәләне  хәл  итү  юлы – укытуны  дифференциальләштерү. Яңа  теманы  өйрәнү  алдыннан,  тиешле  белем  һәм  күнекмәләрне,  нинди  метод һәм   алымнар   куллану   максатка   ярашлы   булуын,   нинди   күрсәтмә   әсбаплар кирәклеген,укучыларның   сыйныфта   һәм   өйдә   нинди   күләмдә   эш   башкарырга тиешлеген  билгеләргә  кирәк.      Укытучы  балага  дәрестә : “Синнән  тагын  нәрсә  сорыйм  икән  инде?”  дигән сорау  бирергә  тиеш  түгел.  Нинди  сорау  бирәсен,  биремне  нинди  очракларда тәкъдим  итәсен  укытучы  дәрескә  әзерләнер  алдыннан  төгәл  уйлап  куярга  тиеш. Яңа   теманы   өйрәткәндә   сәләтле   укучыларга,   ә   ныгыту,   кабатлау   өлешендә йомшаграк  укучыларга  игътибар итәргә кирәк.  Укучыларның  белем  дәрәҗәләрен искә  алып,  төрле  дәрәҗәдәге  күнегүләр  белән  эшләгәндә  вакытын  да  отып,  уңай нәтиҗәгә  дә  ирешеп  була.  Мөстәкыйль  эш  өчен  дә  катлаулы  һәм  җиңелерәк карточкалар  әзерләнә.     Контроль  эшләр  вакытында  да  сәләтле  укучылар  өчен  алдан  өстәмә  биремнәр яки  тестлар  әзерләнә.  Чөнки  алар 7 ­8  минут  алдан  эшләп  бетерә.        Шулай   итеп   укытуны   индивидуальләштерү   һәм   дифференциальләштерү – дәрестә  барлык  эшне  балаларның  үсеш,  белем  дәрәҗәсен  искә  алып  оештыру зур  әһәмияткә  ия.  Укучыларның  белем  алуга  кызыксынучанлыгы  арта,  гомуми күнекмәләре  генә  түгел,  ә  бәлки  аерым  сәләтләре  дә  үсә.        Сәләтле   укучылар   белән   эшләгәндә   мөстәкыйль   танып – белү   эшчәнлеген активлаштыра  торган  дәрес  варианты  куллану  мөһим.  Презентацияләр  озынрак һәм   эчтәлеклерәк   була.   Дискуссия   вакытында   укытучы   интенсив   эш   темпын саклый,   мөстәкыйль   фикер  йөртүнең  югары   дәрәҗәсен   таләп   итүче   сораулар бирә.   Сәләтле   балалар   өчен   билге   мөһим   түгел.   Мондый   балалар   тагын   да активрак  эшләсен  өчен,  укытучы  үзбәя  механизмын  ешрак  кертергә,  җибәрелгән хаталарны  мөстәкыйль  төзәтү  өчен  мөмкинлекләр тудырырга  тиеш.     Укытуның  төрле  этабында  укытучының  психологик  күзәтүләр  алып  баруы  һәм укучылардагы  үзгәрешне  өйрәнеп  торуы  сорала : дәрестә  кулланылган  метод  һәм алымнар  укучыларның  сәләтләре  үсүенә  ни  дәрәҗәдә  тәэсир  итә, укучы  күпме мөстәкыйль  эшли  ала,  дәрестә  катнашу  дәрәҗәсе  ничек,  фән  белән  кызыксынуы үсәме,  хәтер  һәм  дикъкать  дәрәҗәсе,  ихтыяры,  фикерләү  дәрәҗәсе  ничек,  аның актив   һәм   пассив   булуы,   анализлый   һәм   йомгаклый   белү   сәләте,   эш   темпы ничек,  ни  өчен  теге  яки  бу  укучы  материалны  аңламый  яки  биремнәрне  эшләргә өлгерми   һәм   башка   шундый   мәсьәләләр   белән   укытучы   кызыксынып   торырга тиеш.     Мәктәп  укытучылары  балаларга  төпле  белем  бирү,  аларның  фикерләү,  иҗади сәләтләрен  үстерү,  шул  юнәлештә  мөстәкыйль  эшләргә  өйрәтү  максатыннан,  уку –   укыту     процессының     төрле     метод     алымнарын     кулланып,     яңа     заманча технологияләргә     нигезләнеп     эшлиләр.     Дәресләрдә,     класстан     тыш     чараларда сәләтле    балалар    белән   эшләүгә,   төрле   яклап   тәрбия   бирүгә   зур   әһәмият бирәләр.  Мәктәбебездә сәләтле  балалар  белән  эшләү  өчен  шартлар  тудырылган. Мәктәпнең   төп   байлыгы   –   аның   тирән   белемле,   фидакарь     укытучылары. авылның   Укытучыларыбыз  хезмәтләрендә  көннән – көн  яңа  инновацион  программалардан киңрәк   файдаланалар.   Интернет – ресурслардан   башка   бүгенге   мәктәпне   күз алдына  да  китереп  булмый.  Шулай  ук  мәктәбебез  музее,  системалы  рәвештә үткәрелеп     бара     торган     предмет     түгәрәкләре   ,   бию   түгәрәге,   шулай   ук   клуб хезмәткәрләренең   мәктәп   укучылары   белән   эшчәнлеге,     күренекле шәхесләрен  өйрәнү,  алар  белән  очрашу  ­ сәләтле  балалар  белән  эшләүдә  зур этәргеч  булып  тора.           Республикада  сәләтле  балаларны  үстерү,  аларга  белем,  тәрбия  алу  өчен шартлар  тудыру  юнәлешендә  максатчан  эш  оештырыла.Сәләтле укучылар район олимпиадаларында,   интеллектуаль    конкурсларда   катнашалар,   республика   һәм район  буенча  үткәрелгән  конференцияләрдә  чыгышлар  ясыйлар.  Укучылар  спорт ярышларында  катнашып,  призлы  урыннар  яулыйлар.  Һәр  елны  район  күләмендә уздырыла  торган “Ел  укучы” конкурсында  сәләтләрен  күрсәтәләр.  Җырга,  биюгә, сәнгатьле  итеп  шигырь  сөйләүгә  сәләтле  булган укучыларыбыз күп.               Ел   дәвамында   сәләтле   балалар эшләп , аларны   “Русский   медвежонок”, “Кенгуру”  халыкара  уеннарында  катнаштырып,  нинди  дә  булса  уңышка  ирешү мөһим.  Башлангыч  сыйныф  укучылары  өчен  район  күләмендә  ел  саен  “Эрудит” конкурсы  үткәрелеп  иң  зирәк  укучы  билгеләнә.  Бу  конкурсны  башта  мәктәп күләмендә   уздыру   традициягә   кереп   китте.   Быелгы   уку   елында   бу   конкурс белән  чикләнеп  калмыйча  III – IV  сыйныфлар  арасында  декабрь  аена  математика белән  әйләнә ­ тирә  дөнья  белән  таныштырудан,  ә  март  аена  рус  теле  белән татар  теленнән  олимпиадалар  билгеләдек.  Шушы  олимпиадаларда  җиңеп  чыккан “Иң   зирәк   укучы”   район   конкурсына   барачак.   Шулай   ук   нәфис   сүз,   рәсем конкурсларында     да     башлангыч     сыйныф     укучылары     сынатмыйлар.     Югары сыйныфларга   киткәч   тә   актив     булсыннар   ,   сәләтләрен   тартынмыйча   күрсәтә белсеннәр   өчен   башлангыч   сыйныф   укытучыларына   кечкенәләр     белән   уку   һәм сәнгать өлкәсендә   күбрәк шөгыльләнергә, вакытны кызганмыйча өйрәтергә кирәк . Чөнки алар нәрсәгә тотынсаң да өйрәнәбез дип торалар.  “Начало – половина всего” дип юкка әйтмәгәннәр. Бу башлангыч сыйныф укытучыларының девизы булырга тиеш дип уйлыйм мин.     Мәктәп  күләмендә  уздырылган  театр  атналыгында Күлле Киме укучылары белән беррәттән Ары   башлангыч   сыйныф   укучылары   да,   Бәрәскәләр   дә   бик   матур чыгыш  ясап  сәләтләрен  күрсәттеләр.  Чыгышларны карап утырганнан соң , балалар белән иренмичә эшләргә генә кирәк икән ,дигән фикергә киләсең.        Педагогик коллективның ата – аналар белән тыгыз элемтәдә торуы да сәләтле балалар белән эшне алга җибәрүдә этәргеч булып тора.     Шунысы бик куанычлы ­ мәктәбебездә уку  өлкәсендә  дә,  дә  сәнгать  өлкәсендә дә   сәләтле   балаларыбыз   бик күп икән безнең .(Класс җитәкчеләреннән алынган информация буенча сәләтле укучыларны санап үтү.Уку, спорт, сәнгать өлкәсендә) Төрле   өлкәләрдә   уңышка   ирешкән   балаларга   аерым   игътибар   бирергә,аларның өметләрен   сүндермәскә,   уку   процессында   һәм   сыйныфтан   тыш   чараларда   ешрак катнаштырырга,  укучыларның сәләтләрен үстерү өчен системалы эш оештырырга, ә иң беренче үзебездә  хәзерге заман укытучысына  кирәкле сыйфатларны  булдырырга кирәк.Яшь   буынга   сыйфатлы   белем   бирүдә,   конкурентлыкка   сәләтле   итеп   аны тормышка әзерләүдә барыгызга да уңышлар теләп калам.          Сәләтле балалар белән эшләү                    (Педсовет, 9 ноябрь, 2015 ел)                                                                                                                                                                                     Чыгышны әзерләде:                                                                                                1кв.категорияле башлангыч                                                                                                сыйныф укытучысы Йосыпо­                                                                                                ва Г.И.

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"

Доклад "Сәләтле балалар тәрбияләү"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017