Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "
Оценка 4.8

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Оценка 4.8
Семинары
doc
классное руководство
Взрослым
06.01.2017
Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "
Август конференциясендә ясаган чыгышымның темасы "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе ".Хәзерге заман кешесе шулкадәр күп информация белән чолгап алынган, яңа информацион технологияләр ярдәмесез ул аларны эшкәртә һәм куллана алмый. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Укытучы укыту эшчәнлеге практикасында информацион коммуникатив технологияләр куллануның ролен яхшы аңларга тиеш. Белем бирүнең уңышлылыгының күп өлеше кеше факторына бәйле: педагог һәм аның профессиональлегенә. Педагогик кадрларның квалификациясе, аларның хәзерге заман технологияләрен куллануга әзерлеге – белем бирүне заман таләпләренә китерүнең төп нигезе булып тора.
Доклад 2014 август.doc
Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе  Чыгышны әзерләде:1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Юсупова Г.И. август, 2014 “Укытучы һөнәре өлге буенча була алмый, укытучы заман таләбеннән артта кала алмый. Гомерен аңа багышлаган кеше, үзе тәрбияләгән балаларда күрергә теләгән барлык сыйфатларга да иң беренче чиратта үзе ия булырга тиеш. Яңа кеше   бары   тик   яңа   кеше   тарафыннан   гына   тәрбияләнә   ала.   Укытучы   – балаларның   киләчәк   турындагы   якты   хыялларын   чынга   ашырырга   килгән киләчәк   кешесе   ул”.   Әлеге   канатлы   сүзләр   күренекле   педагог Ш.А.Амонашвилиныкы һәм алар һәр башлангыч класс укытучысының девизы булырга тиеш дип уйлыйм мин.           Хәзерге заман кешесе шулкадәр күп информация белән чолгап  алынган, яңа информацион технологияләр ярдәмесез ул аларны эшкәртә һәм куллана алмый. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә   информацион   коммуникатив   технологияләр   дә.   Информацион коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү   һәм   тарату   өчен   кулланыла   торган   алымнар,   җайланмалар   һәм процесслар   җыелмасы.     Укытучы   укыту   эшчәнлеге   практикасында информацион  коммуникатив технологияләр куллануның ролен яхшы аңларга тиеш.   Белем   бирүнең   уңышлылыгының   күп   өлеше   кеше   факторына   бәйле: педагог   һәм   аның   профессиональлегенә.   Педагогик   кадрларның квалификациясе,  аларның хәзерге заман технологияләрен куллануга әзерлеге –   белем   бирүне   заман   таләпләренә   китерүнең   төп   нигезе   булып   тора. Информацион     коммуникатив   технологияләр   укучыларга   гына   түгел, укытучыларга   да   үсү   өчен   зур   мөмкинлекләр   бирде.   Балаларның   һәм яшүсмерләрнең  информацион   аралыклары үсү һәм киңәюе укытучыларны да укучылардан   калышмаска,   өйрәнергә   мәҗбүр   итте.   Башлангыч   класс укытучылары  да  җәмгыятьтә  барган  үзгәрешләрдән  читтә  кала  алмады, иң беренчеләрдән   булып   компьютер,   информацион   технологияләр   кулланып укыта башладылар.                    Башлангыч   класс   укытучылары   информацион     коммуникатив технологияләрне кайларда кулланалар соң? ­ электрон документлар эшләгәндә (электрон журнал, электрон көндәлек, класс җитәкчесе көндәлеге һ.б.); ­ мультимедияле программалар белән эшләгәндә; ­ дәрес,   үзбелемеңне   күтәрү   өчен   Интернет   челтәре   ресурсларын кулланганда; ­ коллегалары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен электрон почта аша язышканда; ­ дәрестән тыш эшчәнлектә компьютер технологияләрен файдаланганда; ­ ата­аналар белән эшләгәндә, педагогик советларда, методик берләшмә утырышларында чыгыш ясаганда; ­ интернет   челтәрендәге   профессиональ  форумнарда   катнашканда, профессиональ ассоциацияләрдә эшләгәндә; ­ дистанцион конкурс, олимпиада, конференцияләрдә катнашканда; ­ дистанцион белем алганда (квалификацияне күтәрү курслары) . Бердәм   белем   бирү   тирәлегендә     компьютер   тере   укытучыны алыштыра   алмаганлыгын   да,   информацион     коммуникатив   технологияләр бернинди   очракта   да     укытучы   һәм   укучылар   арасында   тәэсир   итүнең традицион алымнарын алыштыра алмаганлыгын да барыбыз да яхшы аңлый, әмма   алар   укытучының   хезмәтен   җиңеләйтә,   балаларда   кызыксыну   уята, материалны яңача кабул итәргә ярдәм итә. Информацион     коммуникатив   технологияләр   куллану   нәтиҗәсендә укытучының ­ укучыга индивидуаль якын килергә, ­ коллектив эшнең ярдәмен тоярга, ­ укучының мөстәкыйль һәм иҗади эшләвенә ярдәм итәргә мөмкинлекләр туа.              Кече яшьтәге мәктәп балалары  бик күп информация   алалар,   яңа төшенчәләр белән танышалар, әмма алар яңа белемнәргә ничек якын килергә, аларны   ничек   кулланырга   кирәклеген   аңлап     бетермиләр.   Балалар компьютерны  уенчык, уйнау мөмкинлеге итеп кабул итәләр, шуңа күрә без – башлангыч   класс   укытучылары   –   балаларга   компьютерның   эш   коралы икәнлеген төшендерергә һәм аны грамоталы кулланырга өйрәтергә тиешбез.              Башлангыч класста укыту процессында   информацион   коммуникатив технологияләр куллану нинди мөмкинлекләр бирә соң? ­ белем бирү эффектын көчәйтә, укуга мотивацияне арттыра; ­ материалны үзләштерү сыйфатын күтәрә; ­ укучыларга индивидуаль белем бирү траекторияләре төзергә мөмкинлек бирә; ­ укырга әзерлекләре төрле булган балаларга дифференцияле якын килү мөмкинлеге бирә; сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булган балаларны бергә туплый; ­ ­ кече яшьтәге мәктәп балаларында үзлектән белем алу һәм үзконтроль күнекмәләрен үстерә; ­ укучыларда әйләнә­тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә; ­ информация белән эшләүнең практик төрләренә төшендерә; ­ заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;                     Башлангыч   мәктәптә   дәресләрдә     информацион     коммуникатив технологияләр   куллануның   төрле   аспектларына   тукталсак,   түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә була: ­ компьютер – өйрәнү объекты ­ компьютер   –   укыту   чарасы   (тренажерлар,   тестлар,   электрон дәреслекләр, энциклопедияләр һ.б.) компьютер   –   инструмент   (уку   мәсьәләсен   модельләштерергә   һәм   иҗади характердагы тикшерү алып барырга мөмкинлек бирүче)  Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә  мәктәпләренең  төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк проблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә: укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;  уку эшчәнлегенең  нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә; белем алуда балалар үзләре актив катнаша;  укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.              Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный.   Бүгенге   көндә   таблица,   рәсем,   аудиоязма,   видеоязма   белән   бергә, компьютер   программалары,   презентацияләр,   электрон   дәреслек,   On­Line режимында   укыту,   интерактив   такта   һ.б.   кулланыла.   Хәзер   компьютер, мультимедиа программаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый. Дәресләрдә интернет челтәреннән алынган ресурслар белән эшлибез, компакт­дисклардагы   әзер   өйрәтү   программалары   кулланабыз   (“Детская энциклопедия Кирилла и Мефодия”, “Природа и человек. Естествознание для начальной школы”), edu.tatar.ru сайтында сообществоларга, ЦОРларга керәбез, электрон   почта   аша   коллегаларыбыз   белән   аралашабыз,   тәҗрибә уртаклашабыз.  Башлангыч класста дәрескә әзерләнүнең һәм уку материалын тәкъдим итүнең иң уңышлы, отышлы формасы дип презентацияләр  ясауны саныйм.   Презентацияләр   укытучыга   материалны   күзалларга   өйрәтергә,   яңа материалны   аңлатырга,   анимация   ярдәмендә   информациянең   күләмен   һәм тизлеген чамаларга мөмкинлек бирә. Барыбызга да мәгълүм булганча, тест формасындагы   контроль   үлчәү   матераллары   (КИМнар)   килеп   керде   һәм башлангыч класстан ук балаларны бу төр сынауга әзерләү кирәк, чөнки тест эшләү балалардан белемне генә түгел, ә эшли белүне, тест биремнәрен үтәү спецификасын   белүне   таләп   итә.   Укучыларның   белемнәрен   тикшерү   һәм контрольгә алу өчен дә презентацияләр бик уңайлы. Балаларның үзләренә дә презентацияләр ясатам, аларны куллану балаларның мотивацияләрен арттыра, эш   авторыныкын   тагын   да.   Бу   очракта   укучы   укытучы   ролендә   була, презентациясенең   эчтәлеген   үзе   аңлата,   карап   бетергәч,   классташлары   аңа сораулар бирәләр.    Мин     информацион   технологияләрне   дәреснең   төрле   этапларында; укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә; проектлар методы белән интеграль дәресләр үткәргәндә кулланам. Төгәлрәк әйткәндә, рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуациләр тәкъдим   итәм.   Әдәби   уку   дәресләрендә   язучы   биографиясенең   кызыклы фактлары   белән   таныштырам,   читтән   торып   сәяхәт   итү   кебек   эш   төрен кулланам,   язучы   иҗаты   буенча   куелган   әкият   яисә   спектакльдән   өзекләр күрсәтәм, нәфис сүз осталары язмаларын тыңлатам. Математикада яңа белем һәм   күнекмәләр   биргәндә,   фигураларны   чагыштыру,   хәрәкәткә   мәсьәләләр чишү,   аңлатмаларның   дөреслеген   тикшерү   вакытында,   логик   фикерләүгә күнегүләр эшләгәндә  компьютер технологияләрен даими кулланам. Әйләнә­ тирә дөньяны өйрәнгәндә еш кына интернет ресурсларын файдаланам. Шулай ук дәрестән тыш чараларда; укучыларның игътибарлылык, хәтер, фикерләү кебек конкрет сыйфат һәм мөмкинлекләрен тикшерү, үстерү эшләрен алып барганда; ата­аналар җыелышы үткәргәндә һәм башка очракларда компьютер технологияләрен куллануның уңай нәтиҗәләр бирүен  күрдем.      Укучылар үзләре дә компьютер программаларын файдаланып, төрле иҗади мөстәкыйль   эшләр   үтиләр.     Мондый   төр   эшләр   укучыны   тагын   да активлаштыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. ­ Сыйныфтан   тыш   чараларга,   фәнни   эзләнү   эшләренә     презентацияләр төзеп,   балаларның   күңелләренә   үтеп   керердәй   итеп   оештырабыз. “Әлифба”   бәйрәме,   “Гаилә   бәйрәме”,   “Тукай   –   безнең   көннәрдә” кичәсе   ,   “Кошлар   –   безнең   дусларыбыз”   бәйрәмнәрен     презентация кулланып үткәрдек.     Информацион    коммуникатив   технологияләрне  тагын  да  тирәнтенрәк өйрәнү һәм үз эшебездә куллану алга таба да безнең төп бурычыбыз булып кала. Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге җәмгыять шартларында конкурентлыкка   сәләтле,   олы   максатларга   ирешү   юлында   информацион коммуникатив технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең кулларда!

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "

Чыгыш "Информацион коммуникатив технологияләр кулланып хәзерге заман дәресе "
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017