Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Оценка
4.6
Юсупова Гузалия
Юсупова Гузалия
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Оценка
4.6
Разработки уроков
doc
окружающий мир
3 кл
06.01.2017
3 сыйныфта үткәрелгән "Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы" дип аталган тәрбия сәгатенең максаты : 1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү. 2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне әйтә белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү. 3) Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү.
Табигатьне саклау.doc
Текстом
Картинками
Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы. 3 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате. Максат: 1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү. 2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү. 1. 3) Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү. Җиһазлау :презентация , магнитофон, болыт, кояш рәсемнәре, ребус,күргәзмә. План 1. Укытучының кереш сүзе. 2. Урман хуҗасының хатын уку. 3. “Табигать ярдәм көтә” дигән стенд буенча әңгәмә. 4. Магнитофон язмасында чишмәнең рәхмәтен тыңлау. 5. Презентация. 6. Йомгаклау. Укытучы: Менә көтеп алынган ап ак карлы кыш та килеп җитте. Бөтен җир әйтерсең лә ,ак мамык юрган япты. Табигатьтә ак тунлы кыш хакимлек итә. Кирәк икән ул бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән үзенең зәмһәрир суыгы белән битләрне чеметкәләп ала. Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та, күк йөзен күзәтик. Әйе, балалар бүген күктә кояш та елмая. Ягез, без дз бер беребезгә карап елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк. Менә һәркемнең күңеле күтәренке, димәк ,һәркем шат дигән сүз. Ә хәзер укучылар тактага эленгән хәрефләр тезмәсеннән сүзләр эзләп табарбыз. Әгәр сүзләрне дөрес тапсак, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы килеп чыгар. Цтшктабигатьнецлмрисаклауктсрнңһ һәркемнеңптризгевцсбурычыпдш Дөрес,укучылар табигатьне саклаубарыбызның да изге бурычыбыз. Укучылар, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана). Җирсулар, урманнар һәм хайваннар дөньясы,һава климат, кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була. Дөрес, рәхмәт укучылар. Тирә юньгә күз төшерик әле. И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да табигать.Димәк, табигать ул безнең йортыбыз. Балалар,мен бүген безгә Мишәбаш урманчылыгының хуҗасы хат җибәргән. Әйдәгез, хатны укып карыйк.( Хат уку) Исәнмесез балалар! Бик зур кайгы төште башыма. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа. ( Урман хуҗасы). Ягез укучылар, нишлибез? Ярдәм итәбезме ,Урман хуҗасына? ( Тактада кояшны болытлар каплаган рәсем. Болытлар артына экологик ситуацияләр язылган). 1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа, нишләр идегез? 2. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез. Бу очракта, нишләр идегез? 3.Каен агачының суы акканын күрдегез.Нишләр идегез? 4.Экскурсиягә баргач, чүпчарларны кайда ташлар идегез? 5. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар? 6.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган? Молодцы , рәхмәт укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә монысы сез әйткән Кызыл китап. Сез буш вакытларыгызда аның белән танышып, бик күп сорауларга җавап табачаксыз. Әйдәгез, хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк. Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Рәхмәт , балалар . Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.( Болыт ачыла. Кояш чыга). Балалар, безгә суларга нәрсә кирәк? (Һава) Яшәү өчен тагын нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?( Су) Дөрес,рәхмәт укучылар. Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны кайдан алганнар? (Балаларның җавабы тыңлана). Әйе, чишмәләрдән. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан.Алар кечкенә булсалар да ,табигатькә җан кертүчеләр.Ә хәзер укучылар, Чишмә турында үзебез яратып җырлый торган җырны башкарыйк әле. ( Хәрәкәтләр ярдәмендә җыр башкарыла). Укучылар, хәзер мин сезгә ребуслар өләшәм.Әгәр сез аларны дөрес чишсәгез, үзебезнең авылның саф сулы чишмәләренең исемен укырсыз.( Ребусларның җавабыГалимҗан, Бөтнек, Камали чишмәләре). Рәхмәт укучылар, тагын нинди чишмә исемнәрен өсти аласыз? (Балалар җавабы тыңлана). Балалар, ә хәзер стендтагы фоторәсемнәргә күз салыйк. Сезгә таныш урам, су буе күренешләре һәм чишмәләр. Игътибар белән карагыз әле, балалар. Бу фоторәсемнәрнең кайсында уңай, ә кайсыларында тискәре күренешләр ? ( Балалар җавабы тыңлана) Укытучы: Әйе, безнең авылда да үзләренең көнкүреш калдыкларын, чүп чарларын урамга, су буйларына түгеп, табигатебезне пычратучылар да булды. Алар бу гамьсезлекләре өчен җәзаларын алдылар, ягъни штрафка тартылдылар. ( Балык булып киенгән укучы керә). Әйе, болар барысы да өстән килгән Кеше дигән көчтән килгән! Уйлап куям: Җир йөзендә яшәүчеләр Эчкән чишмәләренә дә Тирес аудара микән? Йоклый торган түшәкләрен Дегетләп ята микән? Ашый торган ашларына Мунчала сала микән? Балалары бишегенә Тимерташ ата микән? Шулайдыр дим, юкса алар Табигатьне аңламаслык Туңга әйләнмәс иде. Җир су рәнҗер дәрәҗәдә Үк вәхшиләнмәс иде.(Р.Фәйзуллин) Укытучы: Әйе, балык дускай, син дөрес әйтәсең. Укучылар, сез үзегез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли аласыз? Балалар җавабы тыңлана. Җәйге лагерь вакытында “Кырмыска” операциясендә катнашып, елга буйларын, полосаларны корган ботаклардан, чүп чардан чистартабыз. Башлангычлар айлыгында чишмәләрне чистарту, агач утырту өмәләрендә катнашабыз. Презентация Укытучы: Рәхмәт, балалар, табигать бездән һәрчак ярдәм көтә. Ә без ,үз чиратыбызда кулыбыздан килгәнне эшләргә бурычлыбыз. Балалар, игътибар белән тыңлыйк әле, чишмәнең дә безгә әйтер сүзе бар икән. ( Кошлар сайрый, чишмә ага, магнитофон язмасында чишмәнең рәхмәтен тыңлау). Без ага башлаганга күп еллар үтте. Элекке матурлыгыбыз югалыр, ярларыбыз җимерелер, чишмә башларыбыз томаланыр дип торганда, ниһаять минем хәлемә керүчеләр дә табылды.Алар Явлаштау урта мәктәбе укучылары. Һәр елны минем яныма килеп, чишмә авызын ташлардан арындырдылар, тирә ягымны чүп чардан чистарттылар. Яңа көн туды. Яктырып кояш чыкты, янымдагы агачларда кошлар тагын да моңлырак сайрый башлады, мин ихлас рәхмәтемне җиткерергә үземдә илаһи көч таптым. Әй, рәхмәтле балалар! Мин сезгә бик нык ышанам, мине шулай ташламассыз дип өметләнәм.Һәрчак шулай мәрхәмәтле, изге җанлы, киң күңелле булыгыз! Укытучы: Балалар, менә нинди күңелле икән ,рәхмәт ишетү.Әйдәгез , хәзер үзебезнең табигатькә багышланган иҗат җимешләребезгә тукталыйк. (Күргәзмәгә куелган шигырьләр, иншаларны укыла). Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Шушы максаттан , Халыкара табигать көннәре билгеләнгән. Ә хәзер шуларны санап чыгыйк. (Балалар җавабы) 1апрельКошлар көне. 22 апрельҖир көне. 5 июнь Әйләнә тирәне саклау көне Укытучы: Сорауларга җавап биреп, белемнәребезне тагын да тулыландырыйк әле. Җир нәрсә ул? Ни өчен Җир ана дибез? Әниләргә карата без нинди карашта? Нәтиҗә:Җирул безне туендыручы ,аны без әниләр белән тиңлибез.Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Укытучы: Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз. Куанып хозурда йөргәндә Карурман куенына кергәндә, Беркемнең каргышын алма син, Күбәләк тә елап калмасын... Сак бул син, сабыем, сак бул син, Саклый күр табигать баласын. Онытма, туган җир бер генә, Кадерләрен аның бел генә... Дәвала аның һәр ярасын, Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Дәрес эшкәртмәсе "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы" (3 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
06.01.2017
Посмотрите также:
📁
Разработка по окружающему миру “Земля – наш общий дом” (3 класс)
📁
Праздник Эколят
📁
Конспект урока окружающего мира Тема: «Разнообразие растений» 3 класс УМК «Школа России
📁
Итоговый тест по окружающему миру за 1 четверть в 3 классе УМК "Школа России"
📁
Контрольная работа по окружающему миру (1 четверть) 3 класс УМК "Школа России"
📁
Программно-методическое обеспечение образовательного процесса в 3 классе УМК "Школа России" 2018 – 2
...
📁
Внеклассное мероприятие «Никто не забыт, ничто не забыто»
📁
" Экологическое путешествие"
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить