Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.
Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Бала көнгә кимендә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.
Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.
Правильное питание.docx
Дөрес туклану серләре
Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль
уйный.
Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.
Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш.
Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен
туклану төрле булырга тиеш.
Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.
Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч
матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән
сүз. Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын
алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша,
төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа
бир дип” әйтмиләр.
- Чынлыкта исә иртәнге аш злаклардан – (энергия
бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт
продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга
тиеш.
Ботка – мәсәлән – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә,
файдалы да, җиңел дә, туклыклы да? Тик ашыйбызмы соң без
аны? Бик сирәк.
Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык
булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный
ярмасы пешерергә мөмкин.
Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым,
кальций, фосфор, калий, А, Д, В2 витаминнары белән
баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да
бай.
Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм
тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең,
тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр,
эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең
үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары
җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең
һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә,
сөякләрнең ныклыгын какшата.
Әти-әниләр балаларын тукландыруда еш кына хаталар
җибәрә .Моңа гаиләнең матди хәле дә түгел, ә ата-ананың
дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләрен белмәве сәбәп
булып тора. Кайбер ризыклар бала организмына нык зыян
китерергә мөмкин. Аларны нәрсә белән алмаштырып була
соң?
Дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләре
* Ризык төрләндерелгән һәм калорияләр саны буенча
тәүлек дәвамында тигез итеп бүленгән булырга тиеш.
Шул очракта гына бала үсеше һәм сәламәтлелеге өчен
кирәкле матдәләр кабул ителәчәк. Аксым, май һәм
углеводлар көн дәвамында тигез итеп бүленеп ашатылырга
тиеш. Тәүлекнең беренче яртысында кабул ителгән азык
калорияләргә бай булса яхшы.
* Режим һәм тәүлек буена ризыкны кабул итү ешлыгы
да бик мөһим.
Балалар өчен иртәнге ашның иң яхшысы – карабодай
боткасы, сөт һәм бер йомырка. Әлеге азыклар үсеп килүче
организмны көне буена кирәкле алмаштырылмас
аминокислота – пластик материал белән тәэмин итә. Атна
буена иртән балага дөге, кукуруз, тары, солы боткалары
тәкъдим ителә.
Калорияләргә бай солы боткасын авыр гәүдәле балаларга
ашатырга киңәш ителми. Әмма аны бөтенләй үк рационнан
сызып та атып булмый. Солы боткасы иртән ашалса яхшырак,
чөнки андагы артык калорияләр көн дәвамында юкка
чыгачак. Ә менә манный боткасын ашамыйча да торып була.
Анда файдасыз булган калорияләр күп. Төрләндерү өчен генә
булса, манный боткасын калдырырга кирәк. Иртәнге аш
янына яшелчә, җиләк-җимеш, яисә, сырлы бутерброд өстәлсә
тагын да яхшы. Төшке ашны балалар, гадәттә, яшелчә салатыннан башлый.
Аннан соң, кайнар аш ашый. Башлангыч сыйныф балаларына
итле шулпаларга караганда,
җиңелчә кысыр ашлар файдалырак. Зур балалар өчен дә
итле шулпалар сөт һәм яшелчә ашлары белән алыштырылса
яхшы. Шуннан соң, аксымнарга бай балык яисә ит ризыклары
бирелә. Гарнир һәр көнне төрләндерелергә тиеш.
Бәрәңгедән кала, кызыл чөгендер, кишер, суган һ.б.
яшелчәләр бар бит әле. Кәбестәне дә балалар даими ашарга
тиеш. Клетчаткага бай кәбестә организмны чистарта,
витаминнар белән баетып тора. Кәбестәне чи килеш,
пешереп һәм тозлап та әзерләргә була.
Кичке аш эремчек, кефир, йогурт яки оеган сөттән тора.
Бала көненә кимендә 50 грамм эремчек ашарга тиеш.
Кичке ашта балаларга итле ризыклар бирмәскә киңәш
ителә. Кич винегрет яки берәр төрле җиңел салат, яки
яшелчәләрне рагу итеп пешереп ашау хәерле.
* Дөрес һәм сәламәт туклану культурасы дигәндә, без
балаларга дөрес ризыклар сайланылуын күзаллыйбыз.
Бала кечкенәдән үк кичке сәгать җидедән соң ашамаска
өйрәтелергә тиеш. Чөнки соң кабул ителгән ризык
организмда май булып ята һәм симерүгә китерә. Йоклар
алдыннан ачыгу сизгәндә, бер стакан кефир яки катык эчеп
кую отышлы. Дөрес туклану серләре
Дөрес туклану серләре.
Дөрес туклану серләре.
Дөрес туклану серләре.
Дөрес туклану серләре.
Дөрес туклану серләре.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.