"Төрле телдәге мәкальләрнең охшаш һәм аермалы яклары" исеме астындагы фәнни-тикшеренү эшендә татар, рус һәм инглиз телендәге халык мәкальләренең охшаш һәм аермалы яклары санап үтелә, мәкальләрне өйрәнүнең әһәмияте ачыклана, бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдими ителә.
ТАТАРСТАН ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
АРЧА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ
АШЫТБАШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ»
ФӘННИТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
«Төрле телдәге мәкальләрнең охшаш һәм
аермалы яклары»
Башкарды: Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта
гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф
укучысы Хәлимова Айзирәк
Җитәкче: инглиз теле укытучысы Шәйхетдинова
Гөлүсә Вагыйзь кызыКереш
Кайсы гына халыкны алсак та, аларның үзләренә генә хас гореф
гадәтләре, йолалары барлыгын беләбез. Һәрбер тел вәкилләренең борынгы
әбибабалары заманыннан ук бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән халык авыз
иҗаты бар. Ә нәрсә соң ул халык авыз иҗаты? Бик борынгы заманнардан
бирле телдәнтелгә күчеп, яңартылып, күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешләр
кичереп, яки берничә вариантта тәкъдим ителеп, бүгенге көнгә кадәр килеп
җиткән җырлар, такмаклар, бәетләр, әкиятләр, табышмаклар, мәкаль һәм
әйтемнәр, сынамышлар – болар бар да халык аваз иҗатына керә. Бер сүз белән
әйткәндә, фольклор. Фолькл роо
теге яки бу халыкның сүз сәнгате, авылтел иҗаты. Фольклор халыкның
тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра. Термин 19 гасырда барлыкка
(инг. folk+lore — халык хикмәте, акылы) —
килә, татар дөньясында аны 20 гасырда куллана башлыйлар.
Халык авыз иҗатын өйрәнү сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз бер
тармагы булып тора. Алар ярдәмендә бала үзенең туган теленең матурлыгын
тоя, кодрәтен аңлый, аны камилләштерә һәм тарих белән якыннанрак таныша.
Халык авыз иҗаты арасында әдәбиэстетик кыйммәте буенча да, сан
ягыннан да төп урынны, һичшиксез, мәкальләр алып торадыр. Еллар буена
тупланган мәкальәйтемнәрдә һәр халыкның үз тәҗрибәсе, акыллы фикерләре,
киңәштабышлары тупланган.
2Эшнең актуальлеге
Инглиз теле дәресләрендә инглиз халкы мәкальләре белән танышкач,
аларны үзебезнең һәм урыс телендәге мәкальләр белән чагыштырганнан соң,
миндә төрле халык мәкальләренә карата кызыксыну уянды һәм үзебезнең
телдә еш кулланыла торган мәкальләрнең инглиз телендәге эквивалентларын
табу теләге туды. Шуңа да фәннитикшеренү эшемнең темасын мин “ Төрле
телдәге мәкальләрнең охшаш һәм аермалы яклары” дип алдым. Бу теманы мин
актуаль дип саныйм, чөнки һәр халык мәкале үзенә генә хас булган тормыш
тәҗрибәсеннән килеп чыккан, аларда халыкның тормышка, хезмәткә,
җәмгыятькә, гаиләгә, әхлак мәсьәләләренә абруйлы карашы һәм мөнәсәбәте
белдерелә. Чит телләр өйрәнгәндә дә, тел байлыгын арттыру һәм сөйләм телен
үстерү максатында мәкальләр куллану күпкә отышлы булыр иде, минемчә.
Көнкүрешкә багышланган әңгәмәләр вакытында мәкальләр кыстырып сөйләшү
безнең сөйләмебезне тагын да матуррырак итәр, баетыбрак җибәрер.
Фәнни эшемнең яңалыгы – мәкальләрне тәрҗемә итү
үзенчәлекләре.
Тикшерү объекты – инглиз, рус һәм татар телендәге халык
мәкальләре.
Тикшерү предметы – инглиз, рус һәм татар мәкальләренең уртак һәм
аермалы яклары.
Фәннитикшеренү эшемнең максаты – татар, рус һәм инглиз
телендәге мәкальләрнең охшаш һәм аермалы якларын табу. Шушы максаттан
чыгып, үзалдыма түбәндәге бурычларны билгеләдем:
“мәкаль” сүзенә аңлатма бирү,
мәкальләрне өйрәнү һәм аларның әһәмиятен ачыклау;
татар, рус һәм инглиз телендәге мәкальләрне чагыштыру, анализлау;
3 бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә туган проблемаларны ачыклау һәм
аларны хәл итү юлларын эзләү;
тупланылган мәгълүмат белән эш итә белү (эзләнү эшләре алып бару,
мәгълүмат туплау, аларны тәртипкә салу).
Фәнни эшемнең гамәли әһәмияте: Мәкальләр телебезне баету,
сөйләмебезгә ямь бирү чарасы буларак кулланыла икән, нигә әле аларны чит
телләрне өйрәнгәндә актив кулланмаска? Мәкальләрнең мәгънәсен ачыкларга,
үз телебездәгеләр белән чагыштырырга өйрәнсәк, тел байлыгы һичшиксез
баетылачак,
чит телдә мәкальләрне үзурынлы куллану телне
камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Тикшерү методлары булып эзләнү, тикшеренү, чагыштыру һәм
нәтиҗә чыгару тора.
4Төп өлеш
“Мәкаль” атамасы безгә гарәп теленнән килеп кергән. Аның
мәгънәсе – урынлы сүз яки тиешле урынында әйтелгән сүз була. “Татар
теленең аңлатмалы сүзлеге” ндә “мәкаль – тормыштагы төрле гыйбрәтле
күренешләрне гомумиләштереп әйтелгән тапкыр тәгъбир” дип бирелгән.
Тәгъбир – шулай ук гарәп сүзе, 1) нинди дә булса мәгънә яки фикер белдергән
сүз тезмәсе, сүз әйләнмәсе; 2) фикерне белдерү, берәр нәрсәне аңлату; 3)
төшкә мәгънә салу, юрау һәм шул турыда язылган китап. Тәгъбир итү (кылу) –
уйфикерне, төшенчәне һ.б.ш. сүз, форма ярдәмендә белдерү, аңлату.
Татар халкының күренекле галиме Нәкый Исәнбәт үз гомерендә
халкыбызның бик күп мәкальләрен өйрәнгән, аларны туплап берничә томда
китап итеп чыгаруга ирешкән. Үзенең аңлатмасында ул мәкальгә түбәндәге
билгеләмәне куя:
Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен көнкүрештә күп сыналган
дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин
гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте
әсәрләре мәкаль дип әйтелә.
Дөрестән дә, безнең халык сөйләшкәндә яки берәр кешенең эшенә бәя
биргәндә, үзенең фикерен логик яктан куәтләп куяр өчен урынлы гына бер
мәкаль әйтеп куярга ярата.
Мәкальләр тормышыбызда нинди роль уйный соң һәм аларның әһәмияте
нәрсәдә? Бу сорауга җавапны берничә сүз белән генә әйтеп бетереп булмас.
Гасырдангасырга, буыннанбуынга күчкән бу мәкальләрдә һәр халыкның
тормыш тәҗрибәсе тупланган. Бу мәкальләр аша безгә ерак бабаларыбыз
5үзләренең киңәшләрен, акылтәҗрибәләрен, белемхикмәтләрен биреп
калдырган. Мәкальләрдә кулланылган төрле лексик берәмлекләр телебезне
тагын да камилләштерергә, сөйләм телебезне баетырга ярдәм итә. Тирән
мәгънәгә ия булган озын фикерләребезне кыска, аңлаешлы итеп әйтергә
мөмкинлек тудыра.
Һәр халыкның мәкале үзенчә, чөнки алар халыкның иҗтимагый
тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, телнең иҗат һәм
сүрәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгән. Шуңа күрә аларны
турыдантуры, сүзен сүзгә тәрҗемә итү бик дөрес булмас, бу очракта
ниндидер мәгънәсез сүзтезмәләр генә дә барлыккка килергә мөмкин, минемчә.
Әйтик, руслардагы “Не откладывай дела в долгий ящик” мәкален сүзен сүзгә
тәрҗемә итү, безнең өчен бернинди дә мәгънәгә ия булмас. Татар халкының
бу очракта әйтеп куя торган үзенең дә бик матур мәкале бар: “Бүгенге эшне
таңга калдырма”.
Мәкальләрне чагыштырганда шунысына да игътибар итәргә кирәктер,
татар һәм рус теленә тәрҗемә иткәндә мәкальләрдәге сүз тәртибен үзгәртергә
мөмкин, бу җөмлә төзелешен матурлатыр өчен, аңлаешлырак итәр өчен
кулланыла. Инглиз теленә тәрҗемә иткәндә исә катлаулырак, чөнки инглиз
җөмләләренең билгеле бер структурасы бар, бу очракта сүзләрнең урыннарын
алыштыру ярамый.
Инглиз, рус, татар мәкальләрен барлаганда, шуңа игътибар ителде,
мәкальләрнең күбесе мәгънә ягыннан бер үк төсле. Әлбәтта, монда тел һәм
төзелеш ягыннан уртаклык бар дип әйтеп булмый. Шулай да кайсыбер
мәкальләр сүзен сүзгә тәрҗемә итүне таләп итә. Димәк, без әле кайсыбер
мәкальләрне төгәл генә ниндидер халык мәкале дип әйтә алмыйбыз. Бәлки бу
тирән мәгънәгә ия булган сүзләр төрле халык арасында телдән телгә күчеп
йөридер?
6Әйтик, түбәндә берничә шундый ук охшашлык һәм уртаклык
билгеләре булган татар һәм рус мәкальләре бирелә:
Ике тәкә башы бер казанга сыймый. – Две бараньи головы в один котел не
лезут.
Кибән астында тычкан үлми. – Скирдой мышь не задавить.
Безнең урамда да бәйрәм булыр. – Будет и на нашей улице праздник.
Төкермә коега, суын эчәрсең. – Не плюй в колодец, случится напиться.
Ни чәчсәң, шуны урырсың. – Что посеешь, то и пожнешь.
Рус һәм инглиз мәкальләре:
Беда редко приходит одна. An evil chance seldom comes alone.
Бог помогает тем, кто сам себе помогает. God helps those who help
themselves.
Браки заключаются на небесах. Marriages are made in heaven.
Всему есть свое время. There is a time for everything.
Татар һәм инглиз мәкальләре:
Йөз ул – күңел көзгесе. – The face is the mirror of the soul.
Сәламәт тәндә сәламәт акыл. – A sound mind in a sound body.
Аз эш күп сүздән яхшырак. – Better to do well to say well.
Ялганнан ялган туа. A lie begets a lie.
Бу мәкальләр белән танышканнан соң, дөрестән дә, аларны билгеле
бер милләтнеке дип әйтү дөрес булмас. Мөгаен, безнең телебездә алынма
мәкальләр дә күптер. Бу турыда Нәкый Исәнбәтнең “Татар халык
мәкальләре” китабында да түбәндәге сораулар бирелгән:
“Татарныкы” дип йөртелгән мәкальләр асылда безнең үзебезнекеләрме
соң? Гомумән, мәкальләр аерым халыкларның үз авыз иҗатларымы, әллә
һәммә халыклар арасында телдән телгә күчеп йөрмәле гомуми хикмәт
сүзләреме?
7Үзебезнең телдә еш кулланыла торган мәкальләрне барлаганнан соң,
рус һәм инглиз мәкальләре арасыннан да мәгънә ягыннан охшашларын
эзләдек. Монда кайбер кыенлыклар туа, чөнки һәр телнең үз образлары бар.
Шуңа күрә дә мәкальләрне чагыштыру зур осталык сорый. Әйтик, инглизләр
“A cat in gloves catches no mice” диләр. Тәрҗемәсе “Перчатка кигән песи
тычкан тотмый.” Бу мәкальне берничә мәгънәдә аңлап була. Әйтик, татар
халкының “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?” дигән
мәгънәсендә, ягъни үзүзеңне кемнәндер өстен кую, масаю. Яки “Ялкауның
кулы куеныннан чыкмас” мәгънәсендә. Монда инде сүз ялкаулык турында
бара. Руслар бу очракта “Сидя на печи, не испечешь калачи” диләр.
Түбәндә безнең чагыштырулар бирелә:
Татар мәкале
Рус мәкале
Инглиз мәкале
Сүзен сүзгә
Күктәге торнага
карап, кулыңдагы
Не сули журавля
в небе, а дай
A bird in the hand
is worth two in the
Кулдагы бер кош
куаклыктагы ике
тәрҗемә итү
чыпчыкны
ычкындырма.
Эшнең
башы
хәерле
булса,
төбе дә хәерле
булыр.
өмет
Күпне
итсәң, аздан коры
синицу в руки
bush.
кошка тора.
Доброе начало
A good beginning
Яхшы башлау –
полдела откачало.
is half the battle.
көрәшнең яртысы.
За двумя зайцами
ни
погонишься,
All covet, all lose. Барысын
да
теләсәң, барысын
калырсың.
Тавыкка
күз
одного
поймаешь
не
да югалтырсың.
салып, сарыктан
колак каккан.
Вәгъдәсен
Не дав слова, Be slow to promise Вәгъдә биргәндә
8ашыкмый биргән
кеше вәгъдәсендә
крепись, а дав
слово, держись.
and quick
perform.
to
ашыкма, үтәгәндә
ашык.
торучан була.
Бер яхшыга бер
яман.
Нет худа без
добра.
Every cloud has a
silver lining.
Һәр болытның
көмеш каймасы
Ашыккан ашка
пешкән.
Поспешишь,
людей
Hasty climbers
have sudden falls.
бар.
Ашыгып
үрмәләүче
насмешишь.
Не убив медведя,
не
шкуры
First catch your
hare, then cook
кинәттән егыла.
Куянны башта
тот, аннары гына
продавай.
him.
пешер.
Тумаган тайның
атланып билен
сындырма.
Ат алмас борын
йөгән эзләмә.
Таң
йоклаган
йокысын
–
Кто рано встает,
того удача ждет.
It is the early bird
that catches the
Җимне беренче
кош эләктерә.
бәхетен йоклаган.
Булдыксыз
балтадан күрер.
Какова пряха,
такова на ней и
рубаха.
Не игла шьёт, а
worm.
A bad workman
quarrels with his
Начар
коралы
эшче
белән
tools.
көрәшә.
Яу узгач, кылыч
айкамыйлар.
руки.
После
кулаками
драки
не
To lock the stable
the
door after
Ат абзарын атны
урлаганнан соң
Теләк
булса,
беләк карышмый.
Начарны күрмәс
машут.
Где хотенье, там
и уменье.
Что имеем не
horse is stolen.
Where there's a
will, there's a way.
We never know
булган
бикләү.
Теләк
җирдә юлы бар.
Суның кадерен
борын яхшының
кадере юк.
храним,
потерявши
the value of water
till the well is dry.
коедагы
кипмичә
су
плачем.
белмибез.
9Тыныч торасың
кешене
килсә,
Не буди лиха,
пока лихо спит.
Let sleeping dogs
lie.
Йоклаган эткә
торырга
ятып
тыныч тот.
Йоклаган этне
уятма.
Шапырыкның
арты ерык.
Кысыр тавык күп
кытаклый.
Буш
мичкә
шаңгыравык була.
Кул кулны юа,
ике кул битне юа.
ирек бир.
Empty
vessels
make the greatest
Буш савытның
тавышы катырак
sound.
чыга.
бочка
Пустая
пуще гремит.
Рука руку моет.
Claw me, and I’ll
Мине кашысаң,
claw thee.
сине
мин
кашырмын.
Начар хәбәрнең
Начар
хәбәр
Плохая молва на
Bad news has
алдан йөри.
Үзең
язмыштан
сайлаган
крыльях летит.
Своя ноша не
тянет.
wings.
A burden of one’s
own choice is not
канатлары бар.
Үзең сайлаган йөк
авыр
булып
зарланма.
Елан
киндерәдән
чаккан
куркыр.
Кич курыккан
Обжегшись
молоке,
на
будешь
дуть и на воду.
felt
A burnt
dreads the fire.
child
тоелмый.
Бер пешкән бала
уттан курка.
көндез
яндыра.
Арыган
чыра
атка
Ленивой лошади
A
lazy sheep
Ялкау бәрәнгә үз
йөгән дә йөк.
Иренчәк кеше –
утырып та арый.
Акыллы
дошманнан
и хвост в тягость.
thinks its wool
heavy.
йоны да авыр.
Не та собака
кусает, что лает, а
Better an open
enemy than a false
Икейөзле дуска
караганда билгеле
10ахмак
курыкма,
дустан курык.
та, что молчит да
хвостом виляет.
friend.
дошман яхшырак.
Мәкальләрне барлаганда шуңа игътибар иттек, һәр телдә дә
мәкальләрне берничә төргә бүлеп карап була. Кайбер мәкальләр туры
мәгънәдә бирелгән. Алар үз эченә үгетнәсихәт, киңәшкүрсәтмәләрне алган.
Мәсәлән: “Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өеңдә ни барны
күршедән сора” (татар халык мәкале) , “Языком что хошь говори, а рукам
воли не давай” (рус халык мәкале), “First think, then speak” (“Башта уйла,
аннары әйт” инглиз халык мәкале).
Икенче төр мәкальләр сүзнең мәгънәсен турыдантуры җиткерми, ә
киная белән читләтеп кенә әйтә. “Иртә кычкырган күкенең башы ярыла”
(татар халык мәкале), “Свинья скажет борову, а боров – всему городу” (рус
халык мәкале), “To kill two birds with one stone” (“Бер таш белән ике кошны
үтерү” инглиз халык мәкале).
Өч халык мәкальләрендә дә капмакаршы мәгънәгә ия булган сүзләр,
ягъни антонимнар еш кулланыла. Мәсәлән: “Ач эт тук эткә өрмәс”, “Яхшы
булса – бәхетеннән, яман булса – кешедән”, “Ялкау егет картларга охшар,
егәрле карт егетләргә охшар”, “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” һ.б.
(татар халык мәкальләре). “Родимая сторона – мать, а чужая мачеха”, “Нет
худа без добра”, “Трудно найти, легко потерять”, “Молодость – пташкой,
а старость черепашкой” (рус халык мәкальләре), “A clean fast is better than a
dirty breakfast”, “A fool may ask more questions in an hour than a wise man can
answer in seven years”, “A good wife makes a good husband”, “A joke never
gains an enemy but often loses a friend” (инглиз халык мәкальләре).
Мәкальләрне чагыштырганда шуңа игътибар ителде, татар һәм рус
мәкальләре күбесенчә рифмалаштырып бирелгән, ягъни аларда аваздаш сүзләр
бик еш очрый. Инглиз мәкальләрендә исә бу бик сирәк күренеш дип әйтергә
11була. Әйтик, “Эшкә ялкау, сабакка аңкау”, “Укыган уңар, укымаган туңар”,
“Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше йөрсә дә үлек”, “Хезмәт ит тә
мактан, уйнап көл дә шатлан!” (татар халык мәкальләре). “Воробей под
кровлю, а сова на ловлю”, “Или грудь в крестах, или голова в кустах”,
“Хорошо птичке в золотой клетке, а лучше того – на зелёной ветке”, “Ждала
сова галку, да выждала палку” (рус халык мәкальләре).
Татар мәкальләренең тагын бер үзенчәлеге дип, бер үк сүзнең
берничә тапкыр кабатлануын әйтергә була. “Ат күрдем дип аксап барма, су
күрдем дип сусап барма”, “Күңел кере әйтсәң бетәр, күлмәк кере юсаң
бетәр”, “Җабага тайның бете ачы, әшәке кешенең теле ачы”, “Илдә йөргән
ил таныр, кырда йөргән җир таныр”.
Кайсы гына халык мәкален алсак та, хайван, кошкорт образлары
кулланылганын күрәбез. Йорт хайваннары, шулай ук кыргый һәм ерткыч
җәнлекләр дә һәр халык мәкалендә бик еш телгә алына. Бу образларның
төрле телдә туры килгән очраклары да, яки киресенчә, берберсе белән
бернинди уртаклык булмаган очраклары да бар. Әйтик, туры килгән очраклар:
Собака лает – ветер носит. – The dogs bark, but the caravan goes on. – Эт өрә
тора, бүре йөри бирә.
От черной курочки да белое яичко. A black hen lays a white egg. – Кара
тавык ак күкәй сала.
И петух на своем пепелище храбрится. A cock is valiant on his own dunghill.
Әтәч үз чүплегендә үзе морза.
Бодливой корове бог рог не дает. A curst cow has short horns. – Сөзә торган
сыерга Алла мөгез бирми.
Төрле хайван образлары аша берүк мәгънәне белдергән мәкальләр:
Не убив медведя, шкуры не продавай. First catch your hare, then cook him. –
Тумаган тайның атланып билен сындырма.
12Рыбу плавать не учат. То teach the dog to bark. – Йөгерек атка камчы
кирәкми.
Пустить козла в огород . То set the wolf to keep the sheep. – Ач песидән
тычкан котылмас.
Ворон ворону глаз не выклюет. Dog does not eat dog. – Кабан кабанның
карынын ярмас.
Йомгаклау
Өч телдәге мәкальләрне барлап, тәрҗемә итеп, чагыштырып караганнан
соң шундый нәтиҗәгә килдек: дөрестән дә, һәр халык мәкале үз эченә еллар
буена туплаган бай тормыш тәҗрибәсен сыйдырган. Мәкальләр һәр халыкның
яшәү рәвешен, көндәлек эшмәшәкатьләрен ачык чагылдыра: терлекчелек,
аучылык, һөнәрчелек, игенчелек белән шөгыльләнү һәр халык мәкалендә дә
ачык күренә. Төрле образлар аша үтемле итеп киңәштабышларын, үгет
нәсихәтләрен җиткерә. Һәр халык мәкальләренең дә башка телләрдә
эквивалентларын табарга була. Димәк, татар һәм рус мәкальләре белән
беррәттән инглиз мәкальләрен дә өйрәнү, аларны сөйләмебездә актив куллану
бик урынлы булыр. Бу үз чиратында телебезне баетырга, тагын да
камилләштерергә ярдәм итәчәк. Мәкальне урынлы, тиешле вакытта гына әйтү
нәтиҗәле. Ә бу исә үз чиратында мәкальнең мәгънәсен тулысынча аңлауны
таләп итә. Димәк, сөйләм теле белән берлектә фикерләү сәләте дә үсә.
13Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Исәнбәт Н. С. “Татар халык мәкальләре” (Өч томда), 2010 ел, Казан,
Татарстан китап нәшрияты.
2. Исәнбәт Н. С. “Татар халык мәкальләре”, 2003 ел, Яр Чаллы, “Идел
йорт” нәшрияте.
Мәхмүтов Х.Ш. “Халык афоризмнары”, 2002 ел, Казан, “Мәгариф”
3.
нәшрияты.
4. Мюллер В. К. “Новый большой англорусский словарь”, 2006 год,
Москва, издательство “АльтаПринт”.
5. Мюллер В. К. “Русскоанглийский словарь”, 2007 год, Москва,
издательство “ЮНВЕС”.
6. “Старинные русские пословицы и поговорки”, 1984 год, Москва,
издательство “Детская литература”.
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, 2005 ел, Казан, “Матбугат йорты”
7.
нәшрияты.
8. http://www.sixthsense.ru/proverbs/
9. http://www.poslovitza.ru/angliyskie.html
1415