МБГБУ “ Носы төп гомуми
белем бирү мәктәбе”
Хыялдагы кулмэк
иҗади проект эше
Эшләде: 8 нче класс укучысы
Төхфәтуллина Гүзәл
Эчтәлек:
Бит.
1.Килеп чыгу проблемасын һәм кирәклеген исбатлау. 3
2. Төп мәсьәләсен һәм формулировкасын билгеләү. 3
3.Төп параметрларын һәм чикләрен күрсәтү. 3
4. Килеп чыгу тарихын һәм йолаларын өйрәнү. 3
5. Фикерләр һәм вариантлар уйлап табу. 4
6. Оптималь вариантны сайлап алу һәм анализлау. 4
7. Тукымалар, эш кораллары, эш өчен җайланмалар сайлау. 5
8. Эш тәртибе. 5
9. Экономик яктан исбатлау. 5
10. Сыйфат контроле. 6
11. Эшләнмәне ясау. 6
12. Коррекция. 6
13. Контроль, сынау. 6
14. Реклама. 6
15. Проектны рәсмиләштерү. 7
16. Үз-үзеңә бәя бирү. 7
Төп мәсьәләсен һәм формулировкасын билгеләү.
Килеп туган проблеманы һәм кирәклеген исбатлаганда мин шуны аңладым: минем төп мәсьәләм – күлмәк тегү.
Төп параметрларын һәм чикләрен күрсәтү.
Мин үземнең булачак эшләнмәгә нинди таләпләр куям соң ?
Минем тегәсе кулмәк бик матур булырга һәм бүгенге көн мода таләпләренә туры килергә тиеш.
Үзкыйммәт
Хезмәтне
саклау
Ясау технологиясе
Җиһаз
Мода, стиль
Модель
Тукыма
Эш коралы, яраклаштыру
Кулмәк
Проблема, ихтыяҗ
Конструкцияләү,модель-ләштерү
Конструкцияләү
Күлмәкне конструкцияләү минем сайлап алган модельгә туры килергә тиеш
Яңа киемем минем өстемдә матур утырырга тиеш.
Килеп чыккан дефектлар эш барышында бетерелергә тиеш.
Күлмәк классик стильдә булырга тиеш.
Минем эшләнмәм бик сыйфатлы һәм мөмкин кадәр арзан булырга тиеш.
Килеп чыгу тарихын һәм йолаларын ойрәнү
Мин хыялдагы кулмәгемне классик стильдә тегәргә теләгәнлектән мин стильнең нәрсә икәнен ачыкларга булдым. Киемнәргә карата 3 төп стильне аерып күрсәтергә була: классик, спорт һәм романтик.
Классик стильгә (башкача әйткәндә кырыс,эшлекле һәм элегант) стильгә аеруча тотрыклы булган, гасырлар буе сайланган һәм үзгәрми торган стильне кертәләр.
Спорт стилендәге кием (спорт белән шөгылльләнү өчен генә түгел), хәрәкәтләнү өчен бик уңайлы, табигатькә ялга чыкканда да бик шәп.
Романтик стиль — “истәлекләр”,”фантазияләр” һәм “эзләнүләр” вакытында очрый. Монда тарихи, милли, фольклор киемнәр куллаыла.
Бөтен югарыда санап кителгән стильләрдә бер кеше киемендә билгеле бер күләмдә чагылырга мөмкин.
Фикерләр һәм вариантлар уйлап табу.
Безнең технология укытучыбыз почта аша бик куп газета, журналлар яздырып ала. Һәм ул мәктәпкә Бурда журналын алып килә. Без ул журналның яңа саннар көтеп алабыз. Чөнки анда бик матур киемнәргә тегәргә өйрәтәләр. Шушы журналнын май аенда чыккан санында бер бик матур күлмәк күрдем. Анда анын сызымыда бар. Мин бу күлмәк турында хайран гына хыялланып йөрдем. Ә бер көнне әнием бик матур материя алып кайтты. Һәм мин әниемә шул күлмәне тегеп карыйсым килүен әйттем. Әлбәттә әнием минем теләгемне хуплады. Мин ул материяне алдымда узебезнең технология укытучыбыз янына киледем һәм ул мина кулмәкне тегәргә ярдәм итәчәген эйтте. Мин хыялымдагы кулмәкне тегәргә алындым.
Тукымалар, инструментлар, эш өчен җайланмалар сайлау.
А. Тукыма сайлау.
Мин үземнең күлмәгемә химик ысул белән барлыкка килгән тукыма сайладым, чөнки ул бөгәрләнми һәм үз формасын югалтмый.
Б. Эш өчен җайланмалар һәм эш кораллары сайлау.
1. Тегү машинасы.
2. Утюклау тактасы, утюг, сиптергеч.
3. №3 нче кул энәсе, булавка, кайчылар
4. Машина һәм кул эшләре өчен полиэстер җепләр.
5. Үлчәү лентасы, линейка, акбур.
6. Дәреслек, эш дәфтәре, альбом битләре.
Үзкыйммәтен исәпләү
№ п/п | Кулланылган материалның исемлеге | Бәясе | Эшләнмә өчен тотылган материал | Материалга киткән чыгымнар (руб.) |
1 | Тукыма | 250 | 2 м тукыманың киңлеге 1 м 40см | 500 |
2 | Тегү энәсе | 1 (1 кәтүк) | 1 кәтүк | 9 |
Барлыгы | 509 |
Сыйфат контроле
Укытучыбыз безгә дәресләрдә проектны тикшерүнең төп критерийларын һәм сыйфат билгесе турында сөйләгән иде. Хәзер мин шул белемнәремә таянып үз-үземә бәя бирергә тырышып карыйм.
Эшләнмәне әзерләү
Күлмәкне югарыда күрсәтелгән тәртип буенча эшлим.
Коррекция
Эшнең башына кайтам.Үземнең проектымны алдан уйланылган һәм ясалган проект белән чагыштырам.
Контроль, сынап карау
Соңгы эш эшләнелде. Мин горурланып уземнең эшемне әниемә тапшырам. Аның бик тә күңеле булды һәм эшем өчен мине мактады.
Реклама
Мин рекламамны киңәш формасында бирәсем килә:
Сезнең үз киемнәрегезнең башкаларныкыннан аерылып торуын теләсәгез. Уз кулыгыз белән сыйфатлы матур киемнәр тегеп кия аласыз. Нәкъ менә минем кебек.
Һәм сез һич чиксез бал патшабикәсе булачаксыз.
Проектны рәсмиләштерү
Проектны рәсмиләштерүнең таләпләре белән танышып чыгам. Нәрсә кушылган булса шуны эшлим.
Үз-үзеңә бәя бирү
Үзем теккән хыялдагы кулмәгем миңа бик тә ошады. Киләчәктә мин уз кулым белән башка киемнәрнедә тегеп кияргә уйлым. Мин үз эшемнән бик канәгать. Үзем теккәч, әлеге күлмәгем миңа бик тә кадерле.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.