Китап - киңәшчең синең
Оценка 4.8

Китап - киңәшчең синең

Оценка 4.8
Разработки уроков
doc
библиотека
1 кл—6 кл
21.02.2017
Китап - киңәшчең синең
Лаеш районы Пәрәү гомуми урта мәктәбе. 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. "Китап - киңәшчең синең" Бу кичәдә китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китап-дәреслекләрен кызыксынып аңлап укуына ирешү максаты куела. Китап күргәзмәсе оештырыла, китапка багышланган сүзләр язылган плакатлар куела.2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. "Китап - киңәшчең синең"
Китап киңәшчең синең тулы.doc
Лаеш районы Пәрәү гомуми урта мәктәбе 2 апрель- Халыкара балалар китабы көне Китапханәче: Гайнуллина Р.С. 2015-2016 уку елы Бу кичәдә китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китап- дәреслекләрен кызыксынып аңлап укуына ирешү максаты куела. Китап күргәзмәсе оештырыла, китапка багышланган сүзләр язылган плакатлар куела. Китапханәче:(Табышмак әйтә.) Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк, Аннан якын дус та юк. Нәрсә ул? (Китап) -Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез китап турында. Ул “Китап киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең...” дип атала. Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз. “Китап.. Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы”- дип язды Ибраһим Гази. Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңелдә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без халыкларны үзара таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы Китап турында сөйләшербез. Иң беренче плакатларга күз салыйк әле. “Белем алыйм дисәң ничаклы- Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” (Г.Тукай) “Китап уку-гаҗәеп тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен- үзләре күрәләр һәм танып беләләр” (В.А. Сухомлинский.) һ.б. Бу сүзләр китапның кешенең дусты икәнлеген, аны хөрмәт итәргә кирәклекне аңлата. 1 укучы: Кем күп белергә тели- Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын дус турында. Укый аны өлкәннәр дә, Укый аны балалар - Шулай гыйлем чишмәсеннән Алар белем алалар. Мәктәпкә килеп керүгә Алабыз кулга китап. Гомер буена укыйбыз Һич кенә булмый туктап. Мәктәптә иң кирәклесе- Иң әйбәт өйрәтүче. Беләбез ич, ул белемнең Учагын көйрәтүче. 1 а.б. Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күралмыйча рүхым төшсә... Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам”,-дип язган Габдулла Тукай. Китап яратканнар яхшы белә: китаптан якынрак дус, иптәш, сердәш җирдә дә юк. 2 а.б. Тормыш синең алга берсеннән-берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы , киңәш -табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең. Ике алып баручы бергә: Китап юл күрсәтүче маяк ул. 1 а.б. 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне бәйрәм ителүе тикмәгә генә түгел. Ул- бөек әкиятче, Дания язучысы Һанс Христиан Андерсенның туган көне. Андерсен әкиятләрен укып үсмәгән малайлар, кызлар бар микән? Булса алар инде дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә,иң саф йөрәкле, иң ихлас күңелле геройларның кайда яшәгәнлекләрен дә белмиләр. Китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр алып килүен дә аңламый калалар. 2 а.б.Андерсеннан соң да ничәмә-ничә буын әкиятче алышынган инде. Алар әле дә үзләренең укучыларын изгелеккә, игелеккә өндиләр. Олы тормышка аларны җитәкләп алып керәләр. (Сәхнәгә укучылар чыга алар үзләренең яраткан китапларына мәдхия әйтәләр) 1 укучы: Китап әдәпле булырга өйрәтә. 2 укучы: Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклкене төшендерә. 3 укучы: Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра. 4 укучы: Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә. 5 укучы: Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли. 6 укучы: Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә. 7 укучы: Алтын җирдән табыла, акыл китаптан. 8 укучы: Китап- бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре. Барысы бергә: Халыкара балалар китабы көне- уртак бәйрәмебез котлы булсын! 1 укучы: Китап- киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең Ул хөрмәткә бик хаклы- Кадерлә син китапны . Почмакларын бөкләмә Битләрен дә ертма син. Керле кул белән аны Беркайчан да тотма син. Ул яратмый пычракны- Керне, тузанны, тапны, Саф, керсез күңелең белән Бик чиста тот китапны. 2 укучы: Җир йөзендә төрле-төрле Никадәрле китап бар. 3укучы: Әмма барлык китапларның Бик калын да, бик олы да, Кечкенә дә китаплар. Иң беренче баскычы, Күңелләргә иң тәү башлап Белемгә юл ачучы, Тирән серләр сараена Тәүге ачкыч бирүче, Беренче кат шул сарайга Безне алып керүче 4 укучы:Тик бер китап. Аңа тиңдәш Нинди китап бар тагы? Беләмсең, ул нинди китап? Ул –“Әлифба” китабы. 5 укучы: И Әлифбам, Син-тәүге фәннәрнең Тәүге баскычы. Син кадерле, Син-туган телемнең Алтын ачкычы. Укучылар башкаруында җыр: “Өйрәтерсең дустым Әлифба” (Н.Дәүли сүз.) Китапханәче: Укучылар, матур рәсемнәренә сокланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Нинди генә китап булса да, ул сезне игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар- буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. 1 укучы: Китап укырга яратам Вакыт булган чакларда Рәхмәтләрем чиксез минем Китап язучыларга. 2 укучы: Сердәшчем дә, киңәшчем дә, Якын дустым да китап, Дөньядагы бар нәрсәне Сыйдырган нурлы китап. 3 укучы: Китап дусты кешеләрнең Һәм иң якын сердәше, Һәрвакытта кирәк була Безгә китап киңәше. 4 укучы: Кешеләрнең күзен ача Безнең яраткан Барысы бергә: китап! 2 а.б. Китап ул- рух күтәргеч илһам чишмәсе. Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме –аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың. 4 укучы: Кешенең дусты китап. Төшермә син аңа тап. Ямансулап утырганда, Ал да укы син китап. 5 укучы: Рәхмәт сиңа! Китап! Ертып минем күздән Барлык уйдырмалар пәрдәсен, Син күрсәттең, бөтен биеклектә Гадилеген һәрбер нәрсәнең. 1 а.б. “Китабы бар халык үлмәс”. Чөнки ул аның хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Бу турыда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай болай дигән: “Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәтүче йолдызым”. Укучылар башкаруында: “Туган тел” җыры. 6 укучы: Дөнья белән танышулар Башлана китаплардан. Әти-әниләр тормышка Китап тотып атлаган. Авыр сугыш елларында Солдат катомкасында Китап атакага барган, Кергән бомба астына. Әлифбадан хәреф танып, Белем алып үзенә, Гагариннар чиксезлектән Караган җир йөзенә Үтәр еллар... Алда юллар... Синең тормыш юлларың. Телим кулыңда һәр көнне Яхшы китап булганын. Китап белән дус икәнсең Бер шатлык, бер ямь бит ул. Айлык-көнлек кенә мени, Гомерлек бәйрәм бит ул. 7 укучы: И китап, кайсы гасырның Серләре эчләреңдә? Өлешең зурдан тарихның Бар изге эшләрендә Кемнәрдер, надан халык, дип, Татарны хурлаганда, Кадими чорлар артыннан Китаплар сөрән сала. Китсә дә татар баласы, Сөрелеп илдән-йорттан, Иң элек газиз китабын Коткарып калган уттан. Киләчәк көннәр катында Татар да булсын, дисәк Китаптан алыйк сабакны, Китапка тотыйк исәп. 2 а.б. Бездә балалар китабының бишеге- Татарстан китап нәшрияты. Безнең кулыбызга шатлык булып килеп керүче китапларның күбесе шунда туа. Китапсыз өй –тәрәзәсез бүлмә ул. Балалар китабы тәрәзәләрнең иң кояшлысы, көнгә караганы. Алар аша күңелләребезгә җылы, якты нурлар тулсын! 8 укучы: Бар минем дускаем Иң якын сердәшем. Һәр җирдә, һәр эштә Киңәшчем, иптәшем. Өйрәтә ул миңа Бар фәнне, телләрне. Юк аның белмәгән Сәнгате, һөнәре. 9 укучы: Күргәне, белгәнен, Барын да аңлата. Көлдерә, җырлата, Уйлата, юата. Син аны беләмсең? Кем соң ул, уйлап тап. Иң якын дускаем, Киңәшчем ул китап. 1 а.б. Китап бер буынның икенче буынга рухи васыяте, безнең кебек сабыйларга, хәтта өлкәннәргә дә аксакалларның киңәше ул. Китапханәче: Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Ә сез аларны саклап тота беләсезме соң? (Китап булып киенгән өлкән сыйныф укучысы чыга. Китапны саклап тоту киңәшләре белән таныштыра, киңәшләр плакатка язылган.) Нәни дустым! -Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен. - Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла. - Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй. - Мине кояшка куйма : югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер. -Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр. - Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы? - Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит! Барлык балалар бергә: Киңәшләреңне истә тотарбыз китап дус. Шундый матур рәсемле. Рәссамнар бик тырышып Ясаган ул рәсемне. Ә кәгазен ясарга Күпләрнең көче кергән. Кәгазне яшел дустыбыз Агач куаклар биргән. Беркайчан да китапның Үткән юлын онытма. Рәнҗетмә син китапны, Аның битләрен ертма! 2 а.б. Бездә ел саен бик күп китаплар басыла. Ахырынача һәм аңлап укылган китаплар гына тәрбия көченә ия. Халыкта”Китап – белем чишмәсе”, “Китап укысаң белемең артыр, укымасаң – белгәнең дә онытылыр ”, “Китап-тормыш көзгесе” дигән мәкаль- әйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны 10 укучы: Кулыма китап алдым, Йоннарыңны кабарткансың, Калтырыйсың күр инде. Җылыда җырлавы рәхәт- Әйдә, безгә ...............(кер инде!) 2. Бабайларга авылга Кайтсам җәен кунакка, Дәү әти һәм дәү әни Тукый минем.................(колакка) Бозаудан сак бул! –диләр Усал, сөзгәк ул!-диләр. Күргән инде мин аны: Бозаулары- мөгезсез. Мөгезсез ул беркемне Сөзә алмый ..................(күрерсез!) 2. Утлар матур булса да, Кояшка җитми инде, Нурларын кояш кебек Берсе дә ...................(сипми) инде. Безнең өчен балкый ул, Безнең өчен гел яна. Кояштан да җылы ут Юктыр бөтен ..............(дөньяда) 4.Таныштым мин бер фил белән, Диңгез буена баргач. Шундый дуслаштык, ул мине Утыртып йөртте................(аргач) Өч кило кәнфит һәм шикәр Ашаттым мин фил дуска. Гел филгә атланып йөргәч, Охшап беттем ..................(индуска). танып белергә булыша. Әйдәгез барыбыз да китап белән дус булыйк! Китапханәче: Укучылар ә хәзер сезнең белән “ Без шагыйрьләр” уены уйныйбыз. Мин сезгә шигырь укыйм, ә анда бер сүзе төшеп калган, сез шуны рифмага туры китереп табасыз. 1. И песнәгем, белеп торам, Күреп торам туңгансың. Соң син безнең балконга Җылы эзләп..................(кунгансың) Китапханәче: Ә хәзер “Бу геройларны беләсезме?”-дигән уен. 1).Тубым суга төште кем елый? (Әминә, Таня) 2).Чанасын өстерәп чыгып китте өеннән. Кызның исеме? (Ләйлә) 3).Хуҗа Насретдинның якын дусты? (Ишәк) 4).Буратино әкиятендәге зәңгәр чәчле кыз? (Малвина) 5).Кәҗәнең дусты? ( Сарык) 6).Утлы күмердән яралган малай? (Ут малай) 7). Шәүкәт Галиев шигырьләрендәге малай? (Шәвәли) 8).Бал ярата һәм иртән кунакка йөрергә ярата? (Винни Пух) 9).Даниянең бөек әкиятчесе? (Г.К. Андерсен) 10).Саламторханга патша кызын яучылаучы җәнлек? (Төлке) 11).Төлке Алисаның дусты? (Мәче “Базилио”) 12).Камырдан ясалган малай? (Камыр батыр) 13).Утыннан ясалган малай? (Буратино?) 14).Гөлчәчәкне куучы явыз җәнлек? (Бүре) 15). Кырлай урманнарында йөрүче бер мөгезле җәнлек? (Шүрәле) Китапханәче: Кичәбез шуның белән тәмам, кичәдә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Нәни дустым! -Карангы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен. -Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла. -Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй. -Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер. -Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр. -Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы? -Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең

Китап - киңәшчең синең
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.02.2017