Китап киңәшчең синең...
Оценка 4.9

Китап киңәшчең синең...

Оценка 4.9
Мероприятия
docx
библиотека +1
Взрослым
31.03.2017
Китап киңәшчең синең...
Это разработка для школьных библиотекарей и для учителей начальных классов татарской школы. Мероприятию можно проводить с учащимися начальных классов в рамках недели книги. Цель мероприятия обучать детей бережно относиться и сохранить книг и учебников. Воспитывать любовь к книгам и к чтению художественной литературы.
Китап турында.docx

Китап - киңәшчең синең,

дустың, ярдәмчең синең…

(1-4 сыйныфлар өчен)

 Максат:1. Китапка карата сакчыл караш тәрбияләү.

               2. Китап-дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

               3. Китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.

 

 Җиһазлау: язучыларның китап турында әйткән сүзләре язылган плакатлар, китап күргәзмәсе.

Кичә барышы:

Китапханәче(табышмак әйтә)  Юк аягы,юк күзе,

                                                      Сөйли,өйрәтә үзе.

                                                      Телгә аннан оста юк

                                                       Ул нәрсә? (китап)

   -Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында.Ул «Китап киңәшчең синең, дустың,ярдәмчең синең…» дип атала.

Кадерле укучылар! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз-мәктәпкә юл тотасыз.Сезнең дә үз хезмәтегез бар.Ул-белем алу.Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга,дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

  «Китап…Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь.

Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,-дип яза язучы            Ибраһим Гази.

    Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә,сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Китап яратканнар яхшы белә: китаптан да яхшырак дус, иптәш, сердәш бер җирдә дә юк.

 

Алга 2нче сыйныф укучылары чыга.

1 укучы:              Кем күп белергә тели

                            Китап була кулында.

                            Менә хәзер сүз башлыйбыз

                            Шул якын дус турында.  

 

2 укучы:             Укый аны өлкәннәр дә,

                           Укый аны балалар.

                           Шулай гыйлем чишмәсеннән

                           Алар белем алалар.

3 укучы:             Мәктәпкә килеп керүгә

                           Алабыз кулга китап.

                           Гомер буена укыйбыз.

                           Һич кенә булмый туктап.

4 укучы:             Мәктәптә иң кирәклесе

                           Иң әйбәт өйрәтүче.

                           Беләбез ич,ул белемнең

                           Учагын көйрәтүче.

5 укучы:             Кешенең дусты китап

                           Төшермә син аңа тап.

                           Ямансулап утырганда

                           Ал да укы син китап.

   

Китапханәче: Китап-иң якын дус, турылыклы юлдаш ул. Мәдәниятле кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә Ватанга һәм халыкка хезмәт итү,кыюлык,дуслык хисләре тәрбияли.Китап турында 4 нче сыйныф укучылары  нәрсәләр әйтергә тели икән.

Сүз укучыларга бирелә.

1 нче укучы:  Китап әдәпле булырга өйрәтә.

2 нче укучы:  Китап барча кешеләрне,өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклеген төшендерә.

3 нче укучы:  Китап Ватанны сакларга өйрәтә.Ил тарихы белән таныштыра.

4 нче укучы:  Китап гадел булырга өйрәтә.Ялганны, хыянәтне фаш итә.

5 нче укучы:  Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.

6 нчы укучы: Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

7 нче укучы:  Китап бакча ул,ә андагы язулар шул бакчаның гөлләре.

 («Китап»җыры башкарыла. Җ.Тәрҗеманов сүзләре. З.Хәбибуллин көе.)

1 сыйныф укучылары чыгышы.

1 нче укучы:      Җир йөзендә төрле-төрле

                           Никадәрле китап бар.

                           Бик калын да, бик олы да,

                           Кечкенә дә китаплар.

2нче укучы:       Әмма барлык китапларның

                           Иң беренче баскычы,

                           Күңелләргә иң тәү башлап

                           Белемгә юл ачучы,

3 нче укучы:     Тирән серләр сараена

                          Тәүге ачкыч бирүче,

                          Беренче кат шул сарайга

                          Безне алып керүче

                          Тик бер китап.

4 нче укучы:     Аңа тиңдәш

                          Нинди китап бар тагы?

                          Беләмсең ул нинди китап?

                          Ул «Әлифба»китабы.(барысы бергә)

5 нче укучы:      И Әлифбам,

                          Син-тәүге фәннәрнең

                          Тәүге баскычы.

                          Син кадерле,

                          Син-туган телемнең алтын ачкычы.

Китапханәче: Укучылар,матур рәсемнәренә сокланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме?Нинди генә китап булса да,  ул сезне изгелеккә,шәфкатьле булырга өйрәтә.Китаплар буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә.Китап-игелекле дус,киңәшче,сердэш .

(«Өйрәтерсең, дустым Әлифба» җыры башкарыла Н.Дәүли сүз. )

3 нче сыйныф укчылары чыгышы.

 1нче укучы:    Китап укырга яратам

                         Вакыт булган чакларда.

                         Рәхмәтләрем чиксез минем

                         Китап язучыларга.

2 нче укучы:    Сердәшчем дә,киңәшчем дә,

                         Якын дустым да китап.

                         Дөньядагы бар нәрсәне

                         Сыйдырган нурлы китап.

 

3 нче укучы:    Китап дусты кешеләрнең

                         Һәм иң якын сердәше.

                         Һәрвакытта кирәк була

                         Безгә китап киңәше.

Китапханәче: Бездә ел саен бик күп китаплар басыла.Ахырынача һәм аңлап укылган китаплар гына тәрбия көченә ия. Балалар китабының бишеге-Татарстан китап нәшрияте.Безнең кулыбызга шатлык булып кергән китапларның күбесе шунда туа.

4 нче укучы:    Кулыма китап алдым,

                         Шундый матур рәсемле.

                         Рәссамнар бик тырышып

                         Ясаган ул рәсемне.

5 нче укучы:    Ә кәгазен ясарга

                         Күпләрнең көче кергән.

                         Кәгазьне яшел дустыбыз

                         Агач, куаклар биргән.

6 нчы укучы:   Беркайчан да китапның

                         Үткән юлын онытма.

                         Рәнҗетмә син китапны,

                         Аның битләрен ертма.

7 нче укучы:    Китап-киңәшчең синең,

                         Дустың, ярдәмчең синең.

                         Ул хөрмәткә бик хаклы

                         Кадерлә син китапны.

8 нче укучы:     Почмакларын бөкләмә,

                          Битләрен дә ертма син.

                          Керле кул белән аны

                          Беркайчан да тотма син.

9 нчы укучы:    Ул яратмый пычракны,

                          Керне,тузанны,тапны.     

                          Саф, керсез күңелең белән

                          Бик чиста тот китапны.

 

Китапханәче: Укучылар сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Сез аларны саклап тота беләсезме? Хәзер 4 нче сыйныф укучылары китапны дөрес уку,саклап тоту киңәшләре белән таныштырырлар.

- Караңгы урында укыма,күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

- Китап битләрен ачканда бармагыңныюешләмә, битләрне өстән, почмактан ача башла.

- Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, эченә кыстыргыч куй.

- Китапны кояшка куйма:югыйсә тяшы кибеп кубар,битләре саргаер.

- Рәсемнәрен буяма ертылган битләре булса ябыштыр.

- Китапны өстәлгә куйганчы өстәл өстен кара: юеш түгелме,икмәк валчыклары юкмы?

- Әгәр китаптагы әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит.

 

Китапханәче: «Китап уку гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үз-үзләрен күрәләр,танып беләләр» дип язган В.А.Сухомлинский.

 

 

 

  1 нче укучы:   Дөнья белән танышулар

                         Башлана китаплардан.

                         Әти-әниләр тормышка

                         Китап тотып атлаган.

                         Авыр сугыш елларында

                         Солдат катомкасында

                         Китап атакага барган,

                         Кергән бомба астына.

 2 нче  укучы:  Әлифбадан хәреф танып,

                         Белем алып үзенә,

                         Гагариннар чиксезлектән

                         Караган җир йөзенә.

 

 3нче укучы:     Үтә еллар…

                          Алда юллар…

                          Синең тормыш юлларың.

                          Телим һәр көнне кулыңда

                          Яхшы китап булганын.

                          Китап белән дус икәнсең,

                          Бер шатлык,бер ямь бит ул.

                          Айлык-көнлек кенә мени

                          Гомерлек бәйрәм бит ул.

 

 4 нче укучы:    И китап, кайсы гасырның

                          Серләре эчләреңәдә?

                          Өлешең зурдан тарихның

                          Бар изге эшләрендә.

                          Кемнәрдер надан халык дип

                          Татарны хурлаганда.

                          Кадими чорлар артыннан

                          Китаплар сөрән сала.

 

 5 нче укучы:    Китсә дә татар баласы

                          Сөрелеп илдән-йорттан,

                          Иң элек газиз китабын

                          Коткарып калган уттан.

                          Киләчәк көннәр катында

                          Татар да булсын дисәк,

                          Китаптан алыйк сабакны,

                          Китапка тотыйк исәп.

Китапханәче:  Китабы бар халык үлмәс.Чөнки ул аның хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Бу турыда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай болай дигән:

«Укып барган һәрбер юлым,

Һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым»

 (Хор белән «Туган тел»җыры башкарыла.)

Китапханәче:  Халыкта «Китап-белем чишмәсе», «Китап кешенең дусты» дигән мәкаль-әйтемнәр бар.Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып-белергә булыша.Әйдәгез барыбыз да китап белән дус булыйк!

Кичә тәмам.

 

 


 

К итап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең… (1-4 сыйныфлар өчен)

К итап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең… (1-4 сыйныфлар өчен)

Китапханәче : Китап-иң якын дус, турылыклы юлдаш ул

Китапханәче : Китап-иң якын дус, турылыклы юлдаш ул

Безгә китап киңәше. Китапханәче:

Безгә китап киңәше. Китапханәче:

Китап тотып атлаган.

Китап тотып атлаган.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
31.03.2017