Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »
Оценка 4.6

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Оценка 4.6
Мероприятия
docx
воспитательная работа
1 кл—4 кл
28.11.2017
Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »
Класс сэгате: « Шәфкатьлелек бизи кешене». Максат: укучыларны шәфкатьлелек(милосердие)сүзенең мәгънәсенә төшендерү; күпкырлы эш төрләре өстендә шәфкатьлелекнең нигезен аңлату, ныгыту;табигатькэ кешелэргэ карата миhербанлык хисе тэрбиялэу. укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү; төрле ситуацияләрне кузаллау, анализлау укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү.
шэфкатьлелек.docx
МБББУ «Сарман  урта гомумбелем бирү мәктәбе» филиалы «Каташ­Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе» Класс сәгате Тема:  « Шәфкатьлелек бизи кешене » Төзеде:М.М.Сөләйманова беренче категорияле  башлангыч сыйнфлар укытучысы Тема:  « Шәфкатьлелек бизи кешене” . Максат: укучыларны шәфкатьлелек сүзенең мәгънәсенә төшендерү; күпкырлы эш төрләре өстендә шәфкатьлелекнең  нигезен аңлату, ныгыту; укучыларда  кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү; укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм  ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү. План: I. Оештыру моменты. Хәерле иртә,укучылар!!!Исәнмесез! Яңа көн тууга, җиребездә бик бәхетле һәм сәламәт  булуыбызга, әти­ әниләребезнең,туганнарыбызның исән­сау булуына, мәктәбебездә белем  алуыбызга,дусларыбыз белән аралаша алуыбызга  тагын бер кат сөенеп бүгенге   класс  сәгатебезне башлап җибәрик.  Егылганда иптәшемә, сузсам кулым, Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын, Күршекарткачишмәбездән су китерсәм, Әнкәемне “бишле” алыпсөендерсәм Я берәрсе, мине сөепрәхмәтдисә, Улыкебекякынитеп, кулынбирсә, И сөенәм, и сөенәм.... II.Актуальләштерү.Яңа тема. Ә класс сәгатен мин сезгә тормышта булган бер вакыйга турында  хат уку белән башлап җибәрәсем килә. Шәфкатьлелек турында Узган ел минем белән көтелмәгән хәл булды: бозлавыкта таеп егылдым.Ялгышрак  төшеп, кулымны с ындырдым һәм аягымны имгәттем. Бу хәл кичке 7 ләр тирәсендә  булды. Шәһәр үзәгендә үзем яшәгән җирдән ерак түгел. Авырлык белән генә тордым да якындагы подъездга керергә уйладым. Аяк – кулның  авыртуы шулкадәр көчле, җитмәсә сөйләшә дә алмыйм, авызым да җимерелгән,  борнымнан кан ага. Урамдакешекүпиде, барысы да миңасәерсенепкарыйлар, аннанкарашларынчиткәалалар. Ник беркешеярдәмитсен? Ник берсе «Ярдәмкирәкмимесезгә?»,  дипсорасын.  Авыртутагын да көчәйде, аңымныюгалтырдәрәҗәгәҗиттем. Әгәрхәзерегылсам,  бернигәкарамыйөстемнәнатлапчыгачаклар. Көчхәлбеләнөйгәкайтыпегылдым. Бухәлдәнсоң мин биккүпуйландым: каянкиләбезгәшуныңкадәрлебитарафлык? Минеисерекдипуйлаганочракта да алар бит минем нинди хәлдә икәнемнекүрделәр. Ник берсе дә хәлемне булса да сорамады? Әллә «Бу миңа кагылмый» дигән сүз безнең  гадәткә әйләнеп барамы? Кемне гаепләргә? Безнең күңелләрдә шәфкатьлелек кебек  асыл сыйфат булсын өчен безгә нәрсә эшләргә? Теманы билгеләү (слайд 1) Укучылар, хат авторының сорауларына сез ничек җавап бирер идегез?                      Язучы бу хәл белән нәрсә әйтергә тели?  Якындагы ( аның янындагы) кешеләр күңеленә нинди сыйфат җитеп бетми?  (Шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, миһербанлылык). Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән? Әйе, без бүген кешелеклелек, шәфкатьлелек , игелеклелек , мәрхәмәтлелек,  миһербанлылык сыйфатлары турында сөйләшербез. Алга таба шушы яхшы  сыйфатларны үзебезгә юлдаш итеп алырбыз. III. Тема буенча эш. «Шәфкать» сүзен сез ничек аңлыйсыз? Ә хәзер без бу сүзне татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән укып карыйбыз. (Сүзлек белән эш) Кыскача әйткәндә  шәфкать – кызгану хисе, мәрхәмәт, шәфкатеннән ташламау. Киң  күңеллелек, рәхимлелек, ярдәмчел булу. (слайд 2) Ә хәзер шәфкатьлелек сүзенә синонимнар әйтеп китегез әле Синонимнар табу.        кызгану,мәрхәмәт, киң күңелле, изгелек, игелек,ярдәмчел, шәфкать, олы  йөрәкле,йомшак күңелле, кызганучан, миһербанлы, яхшылык кылу, рәхимле,  кешелекле, олы җанлы. Антонимнар табу.        рәхимсез, игелексез, аяусыз, йөрәксез, каты күңелле, явыз, миһербансыз, каты  бәгырьле, ваемсыз, кешелексез ­ Әйе, укучылар, шәфкатьлелек сүзе бик күп матур төшенчәләрне үз эченә алучы, бик  киң мәгънәле сүз ул. ­ Укучылар, шәфкатьлелек сыйфатлары тормышта нәрсәләрдә чагыла? Рәсемнәр буенча әңгәмә. (слайд 3,4) Кайларда күреп була? (Кешеләрнең бер­берсенә, табигатькә,  хайваннарга карата мөнәсәбәләрендә) ­ Олыны олы ит, кечене кече ит дигәннәр борынгылар. ­ Сез моны ничек аңлыйсыз? ­ Әйе, олыларга, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы,  мәрхәмәтле булырга кирәк. ­ Димәк, элек­электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. IV. Практик эш . (группаларда) ­ Ә хәзер без сезнең белән төрле проблемаларны чишеп алырбыз. 4 группага буленегез. ПРОБЛЕМАЛАР. Сумка тоткан, башындагы бүреген кыңгыр салган малай сагыз чәйни­чәйни юлдан бара.  Янәшәдән генә ике кулына да сумка тоткан әби атлый. Ә малай әбигә игътибар итми.  Малайның ялгышы нәрсәдә? Сез нәрсә эшләр идегез. Укучы өстәл янында рәсем ясый. Шулчак әбисе: “Бәбкәм күзлегемне табарга булыш  әле”,­ди. “Аптыратма әле, шундагынадыр”,­дип җавап кайтара бала. Ә әби күзлеген  эзли дә эзли. Бала дөрес эшләдеме? Автобуска бала күтәргән ана керә. Ә укучы, аны күрүгә тәрәзәгә борылып утыра. Урын  бирергә уйламый да. Бу очракта сез нәрсә эшләр идегез. Малай уйнарга чыгарга әзерләнә. Кулына чаңгыларын ала башлагач, әбисе: “Улым,  инәгә җеп кенә саплап бир әле”,­ди. Малай: “Вакытым юк”,­ди дә чыгып китә. Нәтиҗә : Димәк кешенең эчке матурлыгы нәрсәдә? (Аның эшендә, олыны олы, кечене кече итеп  яшәү белүдә) ­ Әйе, халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире  әйләнеп кайта. ФИЗКУЛЬМИНУТКА  V.Мәкальләр. Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләгән.  Бу изге гамшлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар безне еллар  дәвамында рухи баета һәм әдәлелеккә өйрәтә. Хәзер мин сезгә мәкаль бирермен, мәкаль   таралган. Ә сез шушы таралган кисәкләдән  дөрес итеп мәкальләр төзегез. 1)Шәфкатегезбулса,  ­тыңламаган­әрәмбулган.  2)Яхшыгадәтадәмитәр, ­бәхетегезартыр.   3)Кеше холкынкүзәт­  ­олыларларүзеңне. 4)Атаңаничекбулсаң,  ­ямангадәтәрәмитәр.  5)Ялганлагантотылыр ­хурлык . 6)Караклык­  ­үзеңнекентөзәт.   Йомгаклау. Ә хәзер үзебезгә нәтиҗә ясыйк әле. Бүгенге класс сәгатеннән соң безнең тагын да нинди сыйфатларыбыз артырга тиеш? Әйдәгез шәфкатьле булу кагыйдәләрен ныгытып куйыйк әле.  1.Кешеләргә игътибарлы булу.  2.Гел яхшылык турында уйлау.  3. Ярдәмчел булу.  4.Олыларга, гомумән кешеләргә, табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булу. Класс сәгатен Ф.Яруллин  “Яхшылык “ дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым  килә. Һич яхшылык эшли алмасаң син  Кешеләргә бик­бик теләп тә,  Изге теләк телә,                                                 Ул да кайчак  Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »

Классный час на тему: « Шәфкатьлелек бизи кешене »
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
28.11.2017