Конспект урока по татарскому языку
Оценка 5

Конспект урока по татарскому языку

Оценка 5
Работа в классе
doc
администрации
6 кл
02.01.2018
Конспект урока по татарскому языку
Конспект урока по татарскому языку Тема: Исем сүз төркемен кабатлау Белем бирү максаты: 1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу. 1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. 2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.Конспект урока по татарскому языку
АЧЫК ДӘРЕС.doc
Тема: Исем сүз төркемен кабатлау  Исем   сүз   төркеме   буенча   белемнәрне   гомумиләштерү,   ныгыту, Белем бирү максаты: 1. системага салу. 1. Үз   фикерләрен   әйтә,   дәлилли,   шулардан   чыгып   нәтиҗә   ясый белүләренә ирешү. 2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Фикер   сәләтен   үстерү   максаты   –  яңа   укыту   алымнарын   кулланып, укучыларның   аралашу   күнекмәләрен,  логик   фикерләү   сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;  Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.  КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда  хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү,  иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү. ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру. ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы  күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль,  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,  биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал. Дәрес тибы: кабатлау Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”                                    Дәрес барышы.                 Мотивлаштыру­ ориентлашу этабы I. Оештыру өлеше. ­ Исәнмесез, укучылар!Хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн! Йөзгә­ йөз партнерларыбызга “биш” бирәбез. Җилкәдәш иптәшләребезгә карап елмаябыз. ­ Дәрестә сезнең эшчәнлекне активлаштыру өчен кечкенә психологик тренинг  уздырып китәсем килә. Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла. Укытучы: Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз.  Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрен алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге  бизәкләр бер­берсенә охшаганмы? ­Юк  Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар. Дәрестә  шуны истә тотып эшләрсез дип уйлыйм. Үз фикерегезне әйтергә  курыкмагыз, актив булыгыз.  ­ Шушы күтәренке кәеф белән  дәресебезне башлап җибәрик.  Уку мәсьәләсен кую. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Хәреф диктанты. Салих сүзендә нечкә сузык Сабыр сүзендә саңгырау тартык Килеш сүзендә нечкә, иренләшмәгән, кыска сузык Заман сүзендә яңгырау, ирен­ирен сузыгы. ­ Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем) ­   Димәк,   бүгенге   дәресебезнең   темасы   нинди?   (Без   бүген   исем   темасын кабатлыйбыз) ­ Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән исем сүз төркемен кабатларбыз, алган  белемнәрне искә төшереп китәрбез..  ­ Сез исем турында нәрсәләр беләсез? Моның өчен ТОКИН МЭТ  кулланабыз. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. ТОКИН МЭТ кулланып эшләү. “Исем” темасы бирелә укучылар А3  битендә сүзсез генә исем белән бәйле сүзләр, рәсемнәр, символлар һ.б.  ясыйлар. Вакыт чыккач бер өстәл икенче өстәлгә бара. Сүзләр , фразалар  арасында бәйләнеш булдыра яки сораулар калдыра. Командалар үз  урыннарына кайткач , эшләрне карыйлар, тикшерәләр. Командалар бер­ берсенә презентация ясыйлар. 3. СОРТ КАРДС структурасын кулланып эшлибез. Ике төркемгә дә исемнәр язылган   карточкалар   бирәм.   Сез   аларны   төркемнәргә   аерыгыз.   (1   төркем ялгызлык   һәм   уртаклык   исемнәр,   2   төркем   исемнең   ясалышы   ягыннан төрләре.)  Ни өчен шулай аердыгыз? Һәр төркем аңлата. 1 төркем Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр, Уртаклык – бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем. Ялгызлык – бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. 2 төркем. Ясалышы ягыннан исемнәр тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы,  кыскартылма булалар.   3. Физминутка. ­Хәзер ял минуты.  Без әле бераз ардык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга, Ә аннары – артка, Уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иңбашларны сикертәбез, Кулларны биетәбез, Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез. ­Рәхмәт, утырыгыз. 4. СИ­ФИНК­УАНДЭ структурасы буенча эш.  ­ Нәрсә күрәсез? ­ Нәрсә уйлыйсыз ­Нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? ­2017 ел Татарстанда нинди ел ? 2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан  ителде.  Сүзлек эше. иҗтимагый киңлекләр­ общественные  пространства (Аңлатмалы сүзлектән табу, сүзлек дәфтәренә язу)  "...общественные пространства ­ свободные от транспорта  территории общего пользования, в том числе пешеходные зоны,  площади, улицы, скверы, бульвары, а также наземные, подземные,  надземные части зданий и сооружений (галереи, пассажи, атриумы и  другие)... ­ Чыннан да, туган ягыбыз табигате бик гүзәл һәм бай. Аны  саклау ­ безнең изге бурыч. Ә хәзер мин сезне үзебезнең туган як  табигате турында уйланырга чакырам. Мин сезгә табигать  турында текст тәкъдим итәм. Ләкин ул тулы түгел. Сез  төркемнәрдә бергәләшеп әлеге текстны 5­7 җөмләгә кадәр  тулыландырырга тиеш. Текст белән эшләү дәвамында биремнәр  дә үтәргә кирәк булапчак. 1 төркем – тартымлы исемнәр кертеп язарга, 2 төркем­ барлык килеш кушымчалы сүзләрне кертеп  иҗат итәргә тиешсез.   (Текст экранда чыга)       Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик  күңелле үтәчәк.          Туган ягыбызның теләсә кайсы ягына карасаң күреп туймаслык,йөрсәң йөреп аерылмастай урыннар аз түгел. Аның табигате бик төрле. ( Төркемнәрдә эшләү, тикшерү). V. Рефлексия Укучылар, әйдәгез барлык өйрәнгәннәргә нигезләнеп, исемнең моделен төзеп карыйк әле.  Укучыларга   әзер   буш   модель   бирелә.   Алар   модельны   тутыралар.   1   укучы тактада эшли. ­Сезгә дәрес ошадымы? Кайсы ягы белән?  ­ Дәрес башында нинди максат куйган идегез? ­ Нәрсә кабатладык? Нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен бу кагыйдәләрне  белү кирәк?  ­ Ничек уйлыйсыз, әгәр исем сүз төркеме булмаса нәрсә булыр иде? (­ Кешеләр , предметлар исемсез булыр иде, буталып бетәр идек, бер­ беребезне аңламас идек...) ­   Безнең сөйләмебез лексик­грамматик яктан дөрес, төгәл булырга тиеш.  Шуңа күрә исем билгеләрен дөрес кулланыйк. Өй эше. 1. Исем турында әкият төзергә 2. Исем темасына кроссворд яки сканворд төзергә. 3. ялгызлык исемнәр кулланып, диалог төзергә

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.01.2018