Конспект занятия в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»
Оценка 4.6

Конспект занятия в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»

Оценка 4.6
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
Детсад
01.06.2017
Конспект  занятия  в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»
Дәреснең максаты: - А.Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. - әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. - балаларның тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруларына, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү. Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар. Әзерлек эшләре:А. Алиш әкиятләрен уку, мәкальләр өйрәнү.
А. Алиш. «Каз белән Аккош».docx
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ Тема: А.Алиш «Каз белән Аккош» (зурлар төркемендә интеграль шөгыль). Дәреснең максаты: ­ А.Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. ­ әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. ­   балаларның   тәрбияче   биргән   сорауларга   төгәл   җавап   кайтаруларына, әсәрнең   эчтәлегенә,   геройларның   эш­гамәленә   карата   мөнәсәбәтен   белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү. Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар. Әзерлек эшләре:А. Алиш әкиятләрен уку, мәкальләр өйрәнү. Шөгыль барышы: Тәрбияче: Балалар бүгенге шөгыльлебездә без сезнең белән балалар язучысы Абдулла   Алиш   әсәрләре   белән   якыннан   танышырбыз.  Сезнең   алда сәяхәтебезнең   картасы.   Карта   буенча   юлга   кузгалыйк.   Менә   "Әкиятләр иле”нең капкасына килеп җиттек. Тик нишләптер ачылмый ул. Ә капкага керү өчен, сорауларга җавап бирергә кирәк. 1нче бирем. Тәрбияче:А.Алиш кем ул? Балалар: балалар язучысы Тәрбияче:А. Алишның нинди әкиятләрен беләсез? Балалар:  “Аерылганны   аю   ашар,   бүленгәнне   бүре   ашар”,  “Сертотмас үрдәк”,  “Песиләр   һәм   күселәр”,   “Мактанчык   Чыпчык   белән   Тыйнак Сыерчык”,“Бикбатыр белән Биккуркак”,  “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”,“Каз белән Аккош”. Тәрбияче:Әйе, балалар, Абдулла Алиш сезне бик яраткан, сезнең өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, музыкаль яңгырашлы. Аны  балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр – әкиятләр. Юлыбызны дәвам итик. Карагыз әле, нинди матур зәңгәр күл буена җиттек. Күл буенда кемнәрне күрәсез? –  Каз бәбкәсе белән Аккош баласын. Хикәя уку: А.Алиш. «Каз белән Аккош». 2 нче бирем. Тәрбияче:Бу әкият нәрсә турында сөйли? Балалар:  Киек каз баласы ялкау булып үсә, әнисенең сүзен тыңламый, үзе кашык тотып ашый да белми. Саф һавага чыкмый, физзарядка ясамый. Шуңа аның  аяклары   да  кыска   кала,  велосипедта  да  йөри  алмый. Ә менә  Аккош баласы һәр эшне үз вакытында башкара, таза,  сау­сәламәт булып үсә. Сатучы апа велосипедны аңа бирә. Тәрбияче: Көчле, сәламәт булыр өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Балалар:спорт белән шөгыльләнергә. Тәрбияче: Сез барыгыз да тырышлар, Аккош баласы кебек сау­сәламәтләр. Шуңа күрә безнең юлыбыз җиңел, сәяхәтебез күңелле булыр. Алга таба китик. 3 нче бирем.Уен-табышмак «Бу кайсы әкияттән?» 1. Җәй буе бал җыя, Кыш буе хәл җыя. (Бал корты – «Нечкәбил») 2. Соскы борын – бакылдык, Күп сөйләшә – такылдык. (Үрдәк – «Сертотмас үрдәк») Тәрбияче:  Балалар ,әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Урманга килеп җиттек бугай, урманга керик. Урман һавасы нинди яхшы, саф. Әйдәгез тирән итеп урман һавасын сулыйк, урман аланында ял итеп, уен уйнап алыйк. Җырлы­биюлеуен «Чума үрдәк, чума каз». Тәрбияче:  Ә бу нинди тартма ята икән юл өстендә? Ачып карыйкмы, әллә ташлыйкмы? Балалар: Ачып карыйк. (Капчык эченнән әтәч рәсемнәре чыга.) 4 нче бирем. Тәрбияче: Бу нинди әтәчләр икән? Балалар: Алар Тукмар белән Чукмар. Тәрбияче: Ни өчен аларга шундый исем кушканнар? Балалар: Алар дус булмаганнар, гел сугышып кына торганнар. Тәрбияче:  Бу әкият нәрсәгә өйрәтә? Балалар: Дус­тату яшәргә, бер­береңнең кадерен белергә өйрәтә. Тәрбияче: Әтәчләргә нинди киңәш бирер идегез? Нинди мәкальләр беләсез? Гүзәл: Дусны табу җиңел, саклавы авыр. Гөлназ: Холкы начардан дуслары качар. Камила: Иптәшең үзеңнән яхшы булсын. Камилә: Татулыкта – бәрәкәт. Тәрбияче:  Әйе, укучылар, дус, бердәм булсаң, тормыш күңелле була, бөтен авырлыкларны җиңеп була. Менә без дә бергәләшеп "Әкиятләр иле”н гизеп кайттык.   Балалар   язучысы,   А.Алишның   тагы   бер   әкияте   белән   якыннан таныштык, белгән әкиятләребезне искә төшердек.Әйдәгез хәзер сәяхәтебезгә йомгак ясыйк. Файдалы уздымы ул, ниләр белдек? А. Алиш әкиятләре безне нәрсәләргә өйрәтте?  Мульфильм карау: «Чукмар белән Тукмар».

Конспект занятия в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»

Конспект  занятия  в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»

Конспект занятия в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»

Конспект  занятия  в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»

Конспект занятия в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»

Конспект  занятия  в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.06.2017