“Өч изгеләр” авылы турында риваять
Бик күп еллар элек,
Чулман яры буенда
Булган бик матур
Өч изгеләр авылы
Бар дөньяны сокландырып,
Күршеләрне таң калдырып
Яшәгән ди анда, тырыш халык
Табигате бу авылның искитмәле:
Саф һавалы, чиста сулы, бик хикмәтле.
Алты чиркәү һәм тегермән
Халыкка хезмәт иткән.
Чулманнан йөк ташучы,
Параходлар кычкыртып үткән.
Көннәрнең бер көнендә,
Җиткәндә урак өсте-
Халык кайгыга төште.
Авылга яман хәбәр ишетелә:
Ераклардан явыз дошман явы килә.
Яу башында була юньсез Акай
Үзе ямьсез, башкисәр һәм күзе акай.
Иптәше бар үзе кебек – Алдар, бер-бай.
Акайның яман аты күптән билгеле халыкка
Ул узган җирләрдә калмый икән казык та.
Аның җәбер-золымыннан
Котылып булмый качып та.
Халык бу хәлне тоеп,
Балта, сәнәген тотып
Җыена зур орышка
Авылны яклар өчен-
Әзерләнә сугышка.
Күпсанлы һәм тәҗрибәле
Солдатлар кансыз булды:
Алар баскан урыннарда
Күмер белән көл калды.
Халык түзмичә золымга,
Бикләнә таш диварга
Акай итә тантана:
“Өч изгеләр “авылы
Буйсынды диеп аңа!
Чарасыз кала халык-
Үләрбез монда калып.
Тезләнеп, күз яше белән
Ходайдан сорый мәрхәмәт:
“Күрсәт ,- диеп бер хикмәт
Соңгы өмет белән күзләр, күккә төбәлде
Бала-чага, карт-коры
Изге Мәрьямгә инәлде...
Кинәт төньяктан салкын җил исә,
Халыкның күзен әче төтен кисә
Янган нигездәге ташларны
Җил күтәрә аяз һавага.
Акай эшләгән золымнар
Әйләнгән гүя давылга.
Таш, тузан һәм комнар
Әверелеп бик зур көчкә
Дошман көтмәгәндә һич тә
Аның өстенә күчә.
Акайга инде нишләргә кала?
Ишетелә бары бер аваз ”Алла!”
Салалмыйча авылга бәла-каза
Ул гаскәрен Казанга бора.
Изге Мәрьямгә инәлү
Халыкны һаләкәттән алып кала.
“Өч изгеләр” авылы иркенләп сулыш ала.
Яздылар: Муниципаль белем бирү учреждениесе 10 нчы урта белем бирү мәктәбе
укытучылары:
Данилова А.Н., Исмәгыйлева Л.К.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.