Әлифба бәйрәме
Оценка 5

Әлифба бәйрәме

Оценка 5
Мероприятия
docx
классное руководство
1 кл
10.01.2019
Әлифба бәйрәме
Әлифба бәйрәме 1 класс укучылары белән үткәрелә. Бәйрәмгә әти-әниләр чакырыла. Укучылар шигырьләр, җырлар өйрәнәләр.Бәйрәмдә Кызыл калфак, Туган тел, Әлифба,Бабай катнаша. Балалар төрле биремнәр үтиләр. Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме? Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме! Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле, Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Әлифба бәйрәме.docx
Укытучы:  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым!                                   Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?                                   Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!                                   Бу матур бәйрәмгә  кушыл, дус, әйдәле,                                   Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме! Әйе, бүген бездә зур бәйрәм ­ Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану,   алардан   иҗекләр,   сүзләр   төзү   җиңел   булмады.   Әмма   сез   югалып   калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә. Хөрмәтле әти­әниләр, бу сезнең дә зур тырышлыгыгыз. Рәхмәт Сезгә! Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!   Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән  үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә  белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы  озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Хәзер балалар үзләре бн таныштырылар Мин­Алсу  Җырлыйм, биим, шаярам. Матур итеп шигырь сөйлим Бераз уйнап та алам. Рәдинә  исемле кыз мин, Сөйләшергә яратам. Кызыклы фикерләрем белән Апайны шаккатырам Габдулла минем исемем Гаиләдә икенчесе . Карлар көрим, утын ярам  Укуда да булдырам Мин  Фирүзә ­тырыш кыз  Барысына да өлгерәм. Җырлыйм, ясыйм , дәресемне дә  Бик оста сөйләп бирәм Алинә мин тырыш кыз,  Булышам бөтен эштә.  Бик тырышам мәктәптә дә  Калышмыйм һичбер эштә Укытучы:Кадерле,укучыларым!                    Бүген без сезнең белән                    Сәяхәткә барырбыз.                    Үзегезнең осталыкны                    Бераз сынап алырсыз.                    Зур ярдәм итәр сезгә                    Дәрестә алган белем.                    Таяныч булыр юлда Әлифба биргән гыйлем. Бүген  бездә  зур  бәйрәм.   Шуңа  күрә   бәйрәм   итәргә  табигать  кочагына  барырбыз.  Әйдә җырлап барабыз. Укытучы:  Менә без урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез әле,урман эченә кереп киткәнче исебезгә төшерик. Без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш?  ( Укучыларның җаваплары). Булдырдыгыз, балалар,хәзер юлыбызны дәвам итик. Каршыга бүре очрый. Бүре:  Тукта,тукта,ашыкма!              Җиңел генә үтмә син!             Тапкырлыкта,зирәклектә              Сынашырга онытма! Минем сорауларга җавап бирсәгез,урманга керерсез. Сез әзерме? Укучылар: Без әзер! Бүре: 1. Әлифба китабыннан икенче итеп кайсы хәрефне өйрәндегез?   ( Ә хәрефе ). 2. Иң соңыннан нинди хәреф өйрәндегез? (ъ билгесе )  3. Татар алфавитында ничә хәреф?  ( 39 хәреф ) 4. Әлифба китабыннан 2 шәр җөмлә укып күрсәтегез? ( Укып күрсәтү ) Укытучы: Балалар,алга таба киттек.Юлда мин сезгә бер шигырь сөйлим.                    Татарча да яхшы бел,                     Урысча да яхшы бел.                     Икесе дә безнең өчен                    Иң кирәкле яхшы тел. Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә. Кызыл калфак: Здравствуйте, дети.  Укучылар: Здравствуйте,Красная шапочка. Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете? Укучылар: Мы про тебя сказку читали. Кызыл калфак: А знаете,куда я иду? Укучылар: Красная шапочка                       Песенку поет.                      Красная шапочка                      К бабушке идет. Кызыл калфак:Да,ребята,я иду к бабушке. Вот для неё хотела собрать ягоды,грибы. Они не простые,  с заданиями. Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята,помогите мне,пожалуйста. ( Балалар г  өмбә,җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган).   1 Назовите  названия дней недели на русском языке. 2 Расскажите одну физкультминутку. 3 Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке. 4 Спойте одну вашу любимую песню.(“Азбука”җыры башкарыла) Кызыл калфак: Спасибо,ребята! До свидания! Я побежала к бабушке. Укучылар: До свидания! Укытучы: Әйдәгез, балалар,алга таба киттек. ( Күл. Бабай балык тотып утыра.) Балалар,нинди   матур   күренеш.   Бу   күренеш   нинди   әкиятне   хәтерләтә?    (   Җаваплары тыңлана). Балалар,бабайга якынрак килик,аңа да берәр ярдәм кирәк түгелме икән? Укучылар: Исәнме бабай. Бабай:  Исәнмесез,балалар.   Мин   күлгә   балык   тотарга   килгән   идем.   Мондагы   балыклар тылсымлы икән. Аларның артларына мисаллар язылган. Мин картайдым,күзләрем начар күрә. Шуңа күрә,анда язылганнарны укый алмыйм. Сез миңа булышмассызмы икән? Укучылар: Бик рәхәтләнеп булышырбыз, бабай. ( Укучылар балыкларны алып,мисалларны  “  Зинһар,мине чишеп,бабайның   чиләгенә   салалар.   Алтын   балыкны   укытучы   ала.   Анда     җибәрегез,мине җибәрсәгез мин сезгә класска кайтуыгызга “ Туган тел” китаплары бүләк итәр идем”   Бабай: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа никадәр балык тотып бирдегез. Укучылар: Сау бул, бабакай. Укучылар: Сау бул, бабакай. Укытучы: Укучылар карагыз әле безнең алда бер агач үсеп утыра.  Агачның исемен  белмисезме?    диеп язылган.) Балалар: беләбез! Укытучы: Ничек? Мин белмим, ә сез беләсез. Яле мине дә таныштырыгыз. “Әни” дип телем ачылган, Әни сөйгән, назлаган. Кайсыбыз соң дәфтәренә Ә хәрефен язмаган. Күзләремнән яшьләр чыкты, Капкан идем лимонны. Сары булгач бик тәмле дип Белгән идем мин аны. Иген үскән, биек үскән! Башаклары тулып пешкән. Комбайннар туктап тормый, Ашлык суга җырлый – җырлый. Фил бүрәнә ташып йөри Кара урман эчендә. Һаман тора күз алдымда, Күрсәм дә мин,.. төшемдә. Бөрлегәнем, җиләгем дип, Иркәли мине әни. Мин бит әле бик кечкенә, Мин бит әле бик нәни. А хәрефе алмада. А хәрефе агачта. “ Ә”хәрефе “Л”хәрефе “И”хәрефе “Ф”хәрефе “Б”хәрефе “А”хәрефе А хәрефен яратабыз. Өйрәнәбез иң баштан. Бергә: Әлифба Әлифба ( керә).  Исәнмесез,минем дусларым һәм хөрмәтле кунаклар! Укучылар: Исәнме,әлифба. Әлифба: Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм. А.б.  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы.  Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик. 1 б. Сине укып бетерсәк тә,        Күңелләрдә калырсың.        Синсез белем дөньясына         Юлны ничек табарсың? 2 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,        Олы бәйрәмең өчен.        Тагын да күп белер өчен        Беркем кызганмас көчен. 3 б. Әти­әнием дә әле        Әлифбаны сагынган.        Кызыгып торалар иде        Мин укыган чагында. 4 б. Беренче китап син булдың,        Әлифба дус, хуш инде...        Юк ла, хуш димик, исән бул –         Син аерылмас дус инде! 5 б. Мин үсә­үсә буйга җитәрмен,        Бәлки юлларым китәр еракка.        Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,         Сине онытмам, дустым Әлифба! Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә Әлифбаны нык үзләштергәнгә. Нәни дусларым шуны белегез: Фәкать әлифба – белемгә нигез. Зур доктормы ул, укытучымы, Яки төзелештә бер инженермы, Космонавтмы ул,әллә галимме, Агроном, яисә гади эшчеме­ Үтәргә эшнең кечесен,зурын Әлифбадан ул башлаган юлын. (Әлифба таныклыклар тарата).    Укучы: Әлифба,әлифба,                Китәсең бит инде. Җыр итеп җырлыйбыз               Иң соңгы битеңне. Җыр:  “ Әлифба “  Укытучы. Укучылар,әйдәгез матур итеп әлифбаны озатыйк. Әлифба: Кадерле,балалар,                  Мин китәм, хушыгыз!                  Акыллы булыгыз,                  Гел бишкә укыгыз. Укучылар:  Рәхмәт сиңа,Хуш, сау бул, Әлифба. Укытучы:  Укучылар, арыдыгыз. Сәфәребез озын һәм кызыклы булды. Ә хәзер мәктәпкә әйләнеп кайтыйк.  Туган тел: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – Туган тел. Укучылар: Исәнме,Туган тел! Туган тел:  Көттем мин бергәләп укыр көн җиткәнен.                      Мин әле өр­ яңа бер тапсыз битләрем.                      Килдем мин никадәр җыр,шигырь,                      Хикәя,мәкальләр күтәреп.                      Май  ае беткәнче укырга җитәрлек.                      Тап кына җавабын табышмак ничаклы.                      Тик менә үтенеч таплама китапны. Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. Ә сез тырышмы? Инде килгәч тә сезне бер сынап та карыйм әле,берничә сорау әзерләп килгән идем. ( Уенның  шарты мондый: җавап уңай икән – кулларны күтәреп басасыз, тискәре җавап  икән – чүмәшеп утырасыз.) ­ Кайсыгыз ялкауланырга ярата? ­ Кем киемнәрен тәртиптә тота? ­ Кем китапларны ерта? ­ Кайсыгыз бик оста ялганлый? ­ Кем ул исемен белми? ­ Кемдер елмаеп кына йөри? ­ Ул һәрвакыт “рәхмәт” әйтә? ­ кем коридорда чаба? ­ Кем библиотекадан китаплар ала? Кем физкультураны яратмый? Сезгә зәңгәр күлдәге алтын балык вәгъдә иткән бүләкләр миңа килеп җитте. Ә мин аны сезгә тапшырам. ( Укучыларга “ уку” китапларын тапшыра). Укытучы:   Укучылар,   кунакларыбыз   алдында   соңгы   сүзебезне   әйтик.   Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Барысы бергә. Сезнең алда без Сүз  бирәбез: Ялкауланмаска,  «2» ле алмаска, Тырыш булырга, «5» кә укырга. Укытучы . Аваз салды җиз кыңгырау, Бу бит иде тәүге чыңлау                                  синең өчен. Танып уку “әни” сүзен – Бәхет тә ул, тәүге сынау                                 синең өчен. Борчу­шатлык йөрәгемдә Уртаклашып сөенәсе синең белән. Белем юлы буйлап әле Күпме юл бар без үтәсе синең белән. Йөрәк нурын сиңа бирәм Булсын өчен һәрчак якты                              синең күңел. Укучым дип горурлансам Синең белән, һәрчак якты                            минем күңел. Сезнең алда әле бергәләп үтәсе бик күп кыенлыклар бар. Сез тырыш, тапкыр, зирәк, уңган  балалар. Шулай булгач, ул кыенлыкларны да без бергәләп җиңәрбез дип ышанам. Сез инде  чын укучылар!!!  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
10.01.2019