Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»
Оценка 4.9

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Оценка 4.9
Разработки уроков
doc
воспитательная работа +1
Взрослым
02.04.2017
Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»
Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе» для учителей. Подготовила учитель татарского языка и литературы Шафигуллина Л.А. Цели: формировать толерантное и уважительное отношение к личности; учить находить компромисс в решении конфликтных ситуаций; развивать навыки разрешения конфликтов; стимулировать воображение участников в поисках собственного понимания толерантности.Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе» Цели: формировать толерантное и уважительное отношение к личности; учить находить компромисс в решении конфликтных ситуаций; развивать навыки разрешения конфликтов
мастер-класс на тему Мы разные, но мы вместе. Шафигуллина Л.А..doc
Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе “Без төрле, ләкин без бергә” “Ел класс җитәкчесе” бәйгесенең зона ярышында күрсәткән мастер­ класс 8 нче сыйныф җитәкчесе Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы 2017 нче ел,  23 нче гыйнвар Исәнмесез, кадерле дуслар. Әйдәгез әле, барыбыз  да  матур  итеп  басып, кулга­кул     тотышыйк,   бер­беребезгә   карап   елмайыйк.   Куллардан­кулларга җылылык, күңелдән­күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена җитәрлек  көч  бирә дә  инде. Ә хәзер экранга игътибар  итик.  ( видеоролик күрсәтелә) Күргәнегезчә, осталык дәресе нинди  темага багышлана дип уйлыйсыз? “Без төрле, ләкин без бергә”( слайд) Әйе, бүгенге осталык дәресендә төрле милләт вәкилләре катнаша. ( экранга чыга: татар, рус, таджик, әрмән, үзбәк, уйгыр). Ә хәзер, дуслар, әйдәгез минем белән   һәрберегез   үзегезнең   телдә   исәнләшегез.   Мин   таджик   дусларны сәламлим. Исәнмесез! Мин үзбәк дусларны сәламлим. Исәнмесез! Мин уйгыр дусларны сәламлим. Исәнмесез! Мин әрмән дусларны сәламлим. Исәнмесез! Рәхмәт, дуслар! Кайсы гына телдә яңгырамасын, исәнләшү, исән бул, сәламәт бул дигән мәгънәне белдерә, күңелгә рәхәтлек өсти. Мин дә сезнең барчагызга исәнлек,   саулык,   сәламәтлек   телим.   Әйтегез   әле.   Дуслар,  безне  нәрсә берләштерә? Слайд ­ Без  барыбыз да кешеләр ­ Бер планетада яшибез. ­ Бер республикада яшибез  ­Бер эш белән шөгыльләнәбез  Бер мәктәптә укыйбыз. Безне нәрсә аера: Слайд Кием, Милләт, Белем, Буй, Культура, Характер, Чәч һәм күзләр төсе ­Дуслар, күз алдыгызга китерегез:  Җир  йөзендә  бөтен кеше буе белән дә, йөз­кыяфәте  белән дә, белеме белән дә, милләте белән дә бертөсле булды ди. ­Бу ил нинди булыр иде?  Анда кешеләр ничек яшәр иде? ( Мондый илдә яшәве күңелсез булыр иде, кешеләр бер­берсен  аера алмаслар иде) ­Безнең төрле булуыбыз начармы әллә яхшымы? ­Әйе,   төрле   булуыбыз   яхшырак   икән.   Ә   менә   төрле­төрле   кешеләр,   төрле милләтләр яшәгән илдә ничек яшәргә кирәк?  ­ дус, тату, бер­береңне аңлап, юл куеп, тигез хокуклы булып. ­ Әйе,боларны бер сүз белән ничек әйтербез? ­Толерантлык. ­Нәрсә соң ул толерантлык? Сез аны ничек аңлыйсыз? Слайд Беренчедән,   толерантлык   ул­кешеләргә   карата   түземле   ,   кешелекле, шәфкатьле булу. Икенчедән,   толерантлык   ул   ­   икенче   милләт   вәкилләренә,   чит   дин кешеләренә   яки   тагын   аерылып   торган   башка   шундый   төркемнәргә карата түземлелек. Ләкин безгә кешеләрдәге кайбер сыйфатлар ошамый, ачуыбызны чыгара.  Шуңа күрә ничек түземле булырга, бер­беребезгә ничек итеп хөрмәт белән  карарга өйрәнергә? Ничек итеп толерантлы шәхес тәрбияләргә? Бу максатка  ирешү өчен мин тәрбия эшендә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып  эшлим, укучыларымны фикерләргә өйрәтәм. Тәнкыйди фикерләү  технологиясе үз позициясеңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне  тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.  Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер. Аларның кайберләре белән сезнең  белән уртаклашып китәм. 2 .Уен. “Апельсин” .  Хәзер һәрберегез берәр апельсин алыгыз һәм  үзегезнекен хәтерегездә калдырыгыз. Мин аларны кире алам һәм яңадан сезгә  бирәм. Үзегезнекен сайлап алыгыз. Кайсысы сезнеке? ( тартмадан үзләренең апельсиннарын сайлап алалар) ­Ничек таныдыгыз? ( укытучы апельсиннарны яңадан җыеп ала. Бер апельсинны урталай кисә) ­ Бу кемнең апельсины? Нигә әйтеп булмый? ­Чөнки эчке яклары бертөсле. ­  Әйе,  кешеләр   дә   шулай  ук.  Тышкы  яктан  без   төрле­төрле,  ә  эчке   яктан безнең   йөрәкләребез   бертөрле.   Кыерсытсалар,   авыр   сүз   әйтсәләр   йөрәк яралана. Ә инде җылы мөнәсәбәт таш йөрәкләрне дә эретергә сәләтле.  Шуңа күрә   мин   һәрберегезнең   йөрәген   мәрхәмәтлелек,   ярату,   түземлек тулылындыруын телим. “Толерантлык кояшы” Слайд Укытучы.   Кышын   кояш     ялындырып   кына   күренеп   ала.   Ә   мин   сезнең күңелегездә һәрвакыт кояш балкуын телим. Сезгә толерантлык кояшын бүләк итәсем   килә.   Әйдәгез,   кояш   нурларын   бергәләп   җыйыйк.   Толерантлык кояшына   кайсы   сүзләр   туры   килә?(   аңлау,   ярдәмләшү,   мәрхәмәтлелек, дуслык,   сугыш,   талаш,   хөрмәт,   начарлык,   явызлык)   (   сүзләр   язылган кәгазьләрне җыялар) Кояш нурларына игътибар итегез әле, алар төрле­төрле: озын, кыска, сары, сап­сары.     Кешеләр   дә   төрле­төрле,   ләкин   алар   бергә   дус,   тату,   аңлашып яшиләр. Бер­беребезгә карата түземле, игътибарлы  булырга кирәк. Уен “Җеп” Бу җепне өзмичә,  матур сүзләр әйтеп, бер­беребезгә тапшырыйк.  Син миңа ошыйсың, чөнки син ярдәмчел. Миңа синең җырлавың ошый. Син  ышанычлы дус...... Укытучы: Без хәзер сезнең белән бер­беребезгә  җеп белән бәйләндек.  Бу  җирдә барлык кешеләр бер­берсенә күренмәс  җепләр белән бәйләнгән.   Җепнең ныклыгы үзебездән торуын онытмаска кирәк.  Бер­беребезгә карата  җылы мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, аңлашып яшәү җепне тагын да ныгыта.  Ә инде явызлык, көнчелек, мәкерлек  кебек сыйфатлар бу җепне бик  җиңел өзә ала.( укытучы җепне 2­3 урыннан кисә) Җеп өзелә икән кеше  үзенең шатлыклары белән дә, кайгылары белән дә япа­ялгызы кала. Ә  тормышта  ялгыз яшәү мөмкин түгел.  Шуңа күрә башка кешеләрнең   җитешсез якларына, хаталарына түземлек белән, аңларга тырышып карарга  кирәк. Толерантлык моделе. Слайд  ­ Ә хәзер әйдәгез, толерантлык моделе төзеп карыйк. Сез аны ничек  күзаллыйсыз. Алдыгыздагы рәсемнәрдән толерантлык моделе төзегез. Кешеләрдәге кайбер сыйфатлар безне чыгырдан чыгарса да, тирә­ юньдәгеләргә  карата түземле булырга, үзеңне кулда тотарга өйрәнергә кирәк.  ­ Сез толерантлык моделен музыка астында төзедегез. Кайсыгыз игътибарлы  икән, нинди көйләр яңгырады. Мин сезнең игътибарлылыгызны тикшерү  максатыннан көйләр куйган идем, чөнки игътибарлылык ул толерантлыкның  бер билгесе. Музыка ул күңел халәте, хис. Кешеләрнең күңел халәтенә,  хисләренә карата да игътибарлы булырга кирәк. Әйе, төрле милләт халыкларының көйләре яңгырады. Кайсы милләтнеке  булуына карамастан бу көйләр безнең күңелләребезгә үтеп керә, без аларны  яратып тыңлыйбыз. Музыка ул­ көч. Моңлы, күңелгә үтеп керә торган көй кешене мәрхәмәтлерәк итә. Ил белән ил, милләт белән милләт, халыклар  күңеленә дә күпер салучы – ул музыка дип уйлыйм мин. Музыкада да һәр  милләтнең холкы, яшәү рәвеше сыйфатлары чагылыш тапкан. Без күп милләтле илдә яшибез. Мәктәбебездә дә күп  төрле милләт балалары  белем ала. Безнең максат алар арасына дуслык күпере салу. Мәрхәмәтле,  ярдәмчел итеп тәрбияләү. Ә аның юллары күптөрле. Арабызда һәрвакытта да  гаделлек, дөреслек, бер­береңне аңлау хакимлек итсен. Бер­беребезне аңлап,  юл куеп, җәмгыять кагыйдәләренә буйсынып яшәгәндә генә Җир шарында  тынычлык, бәхет булыр, беркайчан да сугышлар булмас. Без төрле булуыбыз  белән бай, бергә булуыбыз белән көчлебез.  Ә хәзер  бүгенге мастер класс буенча үзегезнең хисләрегезне “Алты эшләпә”  ысулы белән белдерергә тәкъдим итәм. Вакыт исәпле булу сәбәпле бер генә  эшләпә бирәм. Һәрберегез бер генә сүз белән үзегезнең хисләрегезне языгыз. Сары эшләпә­уңай фикерләр әйтелә.( ак­фактлар, кызыл­эмоция, кара,яшел­ идея, зәңгәр­фәлсәфи фикер) Рәхмәт сезгә. Слайд Кабатлыйм  мин  бер  сорауны Өнемдә  һәм  төшемдә “Кеше  булып  яшәргә  Нәрсә  кирәк  кешегә? “ Кешене кеше  иткән Бер  нәрсә ­кеше­лек­ле­лек! Һич  яхшылык  эшли  алмасаң  син Кешеләргә  бик­бик  теләп  тә,­ Яхшы  теләк  телә, Ул  да  кайчак Зур  көч  өстәп  куя  йөрәккә.  Фәнис Яруллин

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»

Мастер – класс на тему «Мы разные, но мы вместе»
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.04.2017