Мастер класс. Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.
Оценка 4.9

Мастер класс. Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.

Оценка 4.9
Исследовательские работы
docx
окружающий мир
3 кл
14.04.2017
Мастер класс. Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.
Публикация является частью публикации:
Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге.docx

 

           Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Яңа Тинчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема : “Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әзерләде :

1нче квалификацион

 категорияле укытучы

Хәкимова И.Ә.

 

 

2017ел

 

Мастер класс.

“Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге”

   Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!  Мин,Хәкимова Илгизә Әсхат кызы, Яңа Тинчәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Мин сүземне Л.Н.Толстойның сүзләре белән башлыйсым килә:

“Әгәр ул үз эшен генә ярата икән- ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы укучысына әти- әни яратуы аша караса, ул барлык китапны да укыган, ләкин үз эшен һәм балаларны яратмаган укытучыдан яхшырак. Әгәр укытучы үзендә эшенә һәм балаларга булган мәхәббәтне берләштерә икән, ул чын укытучы”.

Башлангыч сыйныф укытучылары алар аерым бер төрле укытучылар. Аларны 2нче төрле балалар дөньясы белән өлкәннәр дөньясы арасындагы илче дип атарга мөмкин. Ул- балалар психологиясен белүче, аларны кеше булырга  өйрәтүче, белем бирүче. Безнең хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә – кеше. Безгә, иң күп белүчегә, иң җаваплы кешегә, иң төп кешегә – гаилә, җәмгыять иң кадерле әйберсен, икенче төрле әйтсәк, үз баласының язмышын, ил гражданинын, баланың киләчәген тапшыра.

   Федераль дәүләт белем стандартлары керү белән мәгарифтә белем алуга булган таләпләр тамырдан үзгәрде дияр идем мин. Бу шартларда укучылар да үзгә, укытучыга булган таләпләр дә бөтенләй башкача.

Балага белем бирергәме, әллә аны белем алырга өйрәтергәме?! Миңа калса, икенчеседер мөгаен. Белем алырга өйрәнгән бала, агымсу кебек, һәркайда юлын табар. Югалмас, яңа үрләр яулар. Ә моңа ничек ирешергә?

     Башлангыч сыйныфларда тупланган тәҗрибәм буенча әйтә алам: яңа стандартлар буенча без куллана башлаган проектлар методы ерактагы якты кояш кебек булды. Үзалдына шул кояшка барырга дип максат куйган бала, аңа һичшиксез бара, чөнки анда җылы һәм якты. Проектлар методының иң өстенлекле өлеше дип мин, нәкъ менә укучының үз алдына куйган максатын әйтер идем. Ә аңа ирешү юллары балада үзеннән үзе кызыксыну уята.

 Ул хәзер максатка ничек ирешергә дип кенә түгел, бәлки ничек тизрәк һәм җайлырак итеп ирешеп була дип тә кызыксына. Кул астында булган китапларга. Белем  чыганакларына үрелә, үзенә ышанычлы, белемле юлдашлар эзли. Бер төркемгә тупланган балалар бергә-бергә эшләү кагыйдәләрен дә үзләштерәләр:

·        Бер-береңне тыңларга өйрән;

·        Белгәнеңне башкаларга да өйрәт;

·        Авыр чакта иптәшләреңә таян;

 

·        Иптәшлреңне хөрмәт ит.

·        Ә инде бергә-бергә башкарган хезмәт җимешен тату. Монысы инде иң зур уңыш. Хәзер бу уңыш турында иптәшләреңә дә матур итеп, кызыклы итеп җиткерә аласың икән, син җиңүче пьедесталының иң югары баскычына күтәреләсең.

·          Ә укучыны шушы баскычка күтәргән укытучы хәзер башына “шапка-невидимка” кигән сихерче кебек. Укучыларга биремне бирә дә юкка чыга.

 

    Проект эше укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.

   Сыйфатлы эшләнгән проект – ул эшчәнлекне этаплап  дөрес итеп планлаштыру һәм нәтиҗәләрне анализлап бару .

 

Проект эшчәнлегенең түбәндәге этапларын аерып күрсәтергә мөмкин.

 

·        Проект эшен сайлау.

·        Оештыру, эш бүленеше.

·        Эшне башкару.

·        Эш нәтиҗәләрен анализлау һәм матур итеп туплап кую  (презентацияләр, чыгышлар)

·        Алынган нәтиҗәләр буенча фикер алышу (рефлексия)

 

Сезнең хөрмәткә 3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дәресендә үтелә торган  “ Кеше организмы ничек төзелгән” дигән проект дәрес үрнәген тәкъдим итәм.

  Дидактик максат : Проект эшчәнлеге кысаларында яңа белем күнекмәләре алу өчен шартлар булдыру.

 Максатлар: Кеше  организмы төзелешен, органнарның эшчәнлеген өйрәнү;

-үз  фикереңне  исбатлап күрсәтә белергә өйрәтү:

-Үзеңнең нәтиҗәләреңне башкаларга да җиткерү;

-үз организмың белән гармониядә яшәргә кирәклеген һәркемгә җиткерү.

 

-Сез көчле,дәртле, энергияле булырга телисезме?

 

-Сез күзләрегезнең балкып торуын, тирегезнең – чиста, тавышыгызның яңгырап торуын, йөрешегезнең ышанычлы булып күренүен телисезме?

 

 

 

 

 

 

 Төркемнәрдә эзләнү эше:

Бирем  №1.

 

Кеше организмында нинди органнар бар?

Бирем  №2.

Ни өчен кеше үз организмының төзелешен һәм эшчәнлеген белергә тиеш?


Бирем №3.

Сезнең организм дөрес үсеш алганмы һәм сезнең авырлыгыгыз буегызга туры киләме.

 

1 нче төркем өчен инструкция :

     1. Кеше төзелеше рәсемен карагыз. Аерым органнарны     
           күрсәтегез, алар кайда урнашуы турында сөйләгез.
2.Куелган сорауга ничек җавап бирерсез .
3.Бер чыгыш ясаучыны әзерләгез.

2 нче төркем өчен инструкция:

1. Өстәләдәге өстәмә материал белән танышыгыз.
2. Куелган сорауга ничек җавап бирергә кирәклеген уйлагыз.
3. Бер чыгыш ясаучы әзерләгез.

3 нче төркем өчен инструкция:

1. Буегызны үлчәгез.
2.Үлчәүгә басыгыз һәм ничә килограмм авырлыкта булуыгызны ачыклагыз.
3. Авырлыгыгызның санын озынлыгыгызның   дециметрына бүлегез.
4. Сорау буенча чыгыш ясарга берегез әзерләнегез.

 

Рефлексия.

Сәламәт булу – ул зур бәхет.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

 

Йомгаклау
Башлангыч сыйныф укучылары өчен проект эшчәнлеге кирәкле һәм мөһим эшчәнлек; иҗади проект методын укытуның башка актив методлары белән беррәттән уңышлы кулланылырга  мөмкин.
шләнгәнпроект–улэшчәнлекнеэтаплапдөреситеппланлаштыруһәм нәтиҗәләрнеанализлапбару


 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Мастер класс. “Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге”

Мастер класс. “Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге”

Иптәшлреңне хөрмәт ит. · Ә инде бергә-бергә башкарган хезмәт җимешен тату

Иптәшлреңне хөрмәт ит. · Ә инде бергә-бергә башкарган хезмәт җимешен тату

Төркемнәрдә эзләнү эше: Бирем №1

Төркемнәрдә эзләнү эше: Бирем №1
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
14.04.2017