Татарстан Республикасы Арча районы
«Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе
Татарстан Респупликасы Арча районы
«Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе
Проектно-исследовательские работы:
«Окружающая среда и здоровье человека»
Эшләде: Төхфәтуллина Гүзәл Ильсуровна
«Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
7 класс укучысы
Җитәкче: география укытучысы
Григорьева Лена Ильясовна
Биология укытучысы Мостафина Гөлүзә Бариевна.
Географиядән фәнни тикшеренү эше “Туфракның составы”
Кереш.
Актуальлелеге: Туфрак - ул табигый органик җисемнәргә дә, неорганик җисемнәргә дә керми торган үзенә бер төрле ясалма. Туфрак – ул Җир кабыгының уңдырышлы үзлеккә ия булган, үсемлекләр белән капланган өске катламы. Кешелек үзенең яшәве белән туфракка бурычлы, дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Кешелек дөньясы азыкның 88% ын эшкәртелгән җирдән ала.
Без һәр елны мәктәп тәҗрибә участогында төрле яшелчәләр утыртабыз. Җәйге практика вакытында яшелчәләргә сулар сибәбез, чүп үләннәреннән чистартыбыз. Җыеп алынган уңышны кышка сакларга куябыз, ел буена в витаминлы салатлар ашыйбыз.
Максат – туфрак буенча мәгълүмат туплау, төрле участокларда туфракның экологик халәтен тикшерү.
Темадан экспериментның нәтиҗәсен күрсәтү: «Туфрак.Туфрак үсемлекләрне тукландыра алу сәләтенә ия».
Бурычлар :
туфракның механик составын тикшерү;
туфракны саклау һәм аның проблемаларын өйрәнү;
туфракка химик анализ ясау;
туфрак белән тәҗрибәләр үткәрү өчен төрле җиһазлар һәм приборлар әзерләү;
табылган нәтиҗәне анализлау.
Гипотеза: тикшеренү нәтиҗәләреннән мин туфракның төзелешен, әһәмиятен белдем.
Вакыты: май-сентябрь
Эзләнү методы.
- дендрарий - участогы
- җиләк – җимеш участыгы;
- яшелчәләр- участогы
1. Төп өлеш
1.1.Туфракның төрләре һәм составы.
Һәр туфрак горизонты составы, үзлекләре, структурасы, төсе буенча якынча бериш.
Туфрак ясалу шартларына бәйле рәвештә аның төсе үзгәрә.
Туфрак нинди тау токымыннан ясалуга бәйле рәвештә, балчыклы, балчыксыл, комсыл һәм комлы булырга мөмкин.
Туфракның механик составы: комлы һәм балчыклы булуы һәм структурасы бик әһәмиятле.
Туфракның уңдырышлылыгы, үсемлекләрне тиешле микъдарда һәм җыелмада туклыклы матдәләр, су һәм һава белән тәэмин итү сәләте – аның иң төп үзлекләреннән берсе. Уңдырышлылык өчен черемәнең әһәмияте бик зур, анда үсемлекләр туклану өчен кирәкле элементлар: азот , фосфор, калий һ.б. туплана. Туфракта төрле суалчаннар, бөҗәкләр һәм хәтта имезүчеләр дә
( сукыр тычканнар) яши.
Туфрак ясалу – катлаулы процесс. Бу процесста төп шарт булып барлык тере организмнарның узара тәэсир итешүе тора. Тау токымнарына организмнар тәэсир итүе һәм моңа дымлану режимы, һава температурасы, рельеф үзенчәлекләре кебек факторларның да өстәлүе аркасында, туфрак барлыкка килү мәмкинлеге туа. Төрле организмнар органик матдәләр туплануга булышлык итәләр, туфракның химик һәм минераль составына, аларның физик үзлекләренә, җылылык һәм су режимына йогынты ясыйлар.
2. Мәктәп тәҗрибә участогында туфракның экологик
халәтен тикшерү.
Туфракның уңдырышлылыгына туфрак фаунасы – микроорганизмнар, буынтыгаяклылыр (бөтерчек суалчаннар, яңгыр суалчаннары, күпаяклылар), шулай ук имезүчеләр – сукыр тычканнар, кыр тычканнары, байбаклар һәм туфракның өске горизонтында яшәүче башка хайваннар зур йогынты ясый. Кайбер районнарда уңдырышлылыкны яхшырту өчен туфрак фаунасы белән махсус баеталар.
2.1. Туфракның механик составын тикшерү.
Үсемлекләрнең үсеше өчен туфракның механик составы иң яхшы җирлек булып санала. Шулай ук туфракның уңдырышлылыгын билгели. Туфракны өйрәнү максытыннан мин мәктәп яны тәҗрибә участогының экологик халәтен тикшердем. Туфракның төзөлешен төрле чыганаклар буенча тикшердем.
1. проба - дендрарий – участогы
2. проба - җиләк – җимеш участыгы;
3. проба - яшелчәләр- участогы
Туфрак буенча тикшерү үткәрү: дөрес итеп туфракның үрнәген алу. Практика үткәргәндә һәр өч участоктагы туфрак үрнәген алу өчен “конверт” методы кулландым. Пробаны 10 см тирәнлектән алдым. Һәр пробаны катнаштырдым һәм индивидуаль бер ай дәвамында тикшердем.
Җиһазлау: көрәк
Тикшерү методикасы: ( Качинский буенча)
Берникадәр массалы туфракны су белән чылаттым, ул йомшак масса халәтенә килде. Бу массадан шар ясадым. Шардан шнур тәгәрәттем. Шнурдан 3см лы боҗра ясадым.
Нәтиҗәне шкала буенча билгелим:
- Шнур ясалмады - ком (комлы туфрак).
- шнурда ярылулар ясалды - комсыл (комсыл туфрак).
- Шнур тәгәрәткәндә коела һәм
боҗра ясаганда ватыла - балчыксыл
(балчыксыл туфрак)
Туфракның составын юешләү методы, яки шнур
тәгәрәтү методы буенча тикшерү.
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗәсе |
№ 1 |
Балчыксыл, механик кушылмалар җитешми |
№2 |
Комсыл, вак ташлар бар |
№3 |
Комлы, вак һәм бик аз гына эре ташлар бар |
Нәтиҗә: 1 нче пробада аз микъдарда кушылмалар табылды..
2.2. Туфрактагы су составын һәм су үткәрүчәнлеген тикшерү.
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗәсе |
№ 1 |
40 мл |
№2 |
35 мл |
№3 |
30 мл |
Нәтиҗә: 1нче пробада су микъдары күбрәк.
Су үткәрүчәнлеген билгеләү:
Җиһазлау: туфрак пробасы , стакан, воронка, су (50 мл), секундлы сәгать.
Методика исследования:
Воронкага 50 грамм туфрак салдым һәм 50 мл су агыздым. Стаканга су агып бетү вакытын
билгеләдем. Туфрак аша үтеп чыккан суның массасын
үлчәдем. Туфрактан су агып төшү вакыты буенча
туфракның су үткәрүчәнлеген билгеләдем.
Стаканда җыелган су массасы буенча су
үткәрүчәнлеген билгеләдем. Үсемлек
туклануда иң яхшысы булды.
Су үткәрүчәнлеген билгеләү:
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗшсе |
№ 1 |
5 с |
№2 |
10 с |
№3 |
12 с |
Нәтиҗә: 3нче пробада су үткәрүчәнлек түбән.
2.3. Яңгыр суалчаннарынң санын алу.
Җиһазлау: туфрак салынган пыяла банка.
Үткәрү методикасы.
Яңгыр суалчаннары - туфракның даими
яшәүчеләре. Аларның саны бик нык аерылып тора,
уңайлы шартларда 1м га 1000 суалчанга кадәр була. Гадәти
шартларда берничә йөзгә җитәргә
мөмкин.
Җыелган яңгыр суалчаннарын балчыклы пыяла банкага салды. Мин
50см.*50 см лы участок алдым. Һәрбер пробадагы суалчаннарны
санадым һәм шундый нәтиҗә ясадым.
Яңгыр суалчаннарының санын алу .
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗәсе
|
№ 1 |
215 шт. |
№2 |
85 шт. |
№3 |
130 шт. |
Нәтиҗә: 2 нче пробада суалчаннар саны аз.
2.3. Химик анализ мотоды буенча туфракны тикшерү.
Туфрак пробасын химик анализга үрнәкләр буенча әзерләп кую
Инструкция. Химик анализ үткәрү өчен туфракны конверт методы буенча 10см тирәнлектән алып, әзерләп куйдым.
Туфракны киптердем. Вакланган туфракны квадрат итеп җәеп куйдым, дүрт өлешкә бүлдем. Бер-берсенә катнаштырдым. Яңадан вакланган туфракны квадрат итеп җәеп куйдым, дүрт өлешкә бүлдем.
Пробаны яңадан киптердем һәм 1мм диаметрлы иләктә иләдем.
Һава суыру шкафында эшләү инструкциясе.
Туфрактан үзерләнгән катанашманы ике көн алдан әзерләп куйдым.
Вакланган коры туфракка азот кислотасы (10г туфракка 50 мл кислота) һәм бер суткага калдырдым, соңыннан фильтроваладым.
2.3.1. Туфракның әчелеген билгеләү.
Җиһазлау:
Контрольная шкала образцов окраски растворов, раствор универсального индикатора, пипетка- капельница (0, 10 мл), пробирка с меткой «5 мл».
Эшне башкару.
1. Пробиркага 5 мл (метки) туфраклы раствор салдым.
2. Пробиркага пипетка – капельница белән 4-5 тамчы ( 0.10 мл кадәр ) универсаль индикатор растворы өстәдем.
3. Пробиркадагы сыеклыкны чайкатып катнаштырдым.
4. Сыклыкның төсен контроль шкала буенча чагыштырып тикшердем
Нәтиҗә.
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗәсе |
№ 1 |
рН=7 |
№2 |
рН=8 |
№3 |
рН=5 |
Нәтиҗә: 1 – проба; нейтральная;
2 – проба; аз селтеле;
3 – проба; әче.
2.3.2. Сульфатларны билгеләү.
Җиһазлау: ике пробирка, туфрак растворыпробасы, сульфат кислотасы,
(HCL), барий нитраты растворы, пипетка.
Тикшерү методикасы:
1. Фильтрланган су тамчыларын пробиркага салдым.
2. Берникадәр вакытка батарея янына куеп калдырдым.
3. Сыеклык ак төскә кергән. Бу минераль тозлар.
4. Пробирканы кабат чайкатып катнаштырдым.
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗәсе |
№ 1 |
Ак төс күбрәк, 35мг/л |
№2 |
Ак төс азрак, 40мг/л |
№3 |
Бераз гына, 35мг/л |
2.3.3.Нитратларны билгеләү.
Җиһазлау: туфрак салынган проба, концентратланган сульфат кислотасы, ике дифениламид кристалы.
Үткәрү методикасы:
1.Туфраклы растворга ике дифениламид кристалы өстәдем.
2. Ике тамчы серной кислота өстәдем.
Нитратларның барлыкка килүен зәңгәр төс билгели.
№ туфрак үрнәге |
Тикшерү нәтиҗәсе |
№ 1 |
юк |
№2 |
юк |
№3 |
юк |
Нәтиҗә: Үрнәкләрдә нитратлар барлыкка килмәде.
Тикшерү эше буенча йомгаклау һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшеренү эше “Туфракның составы” бик куп төрле сорауларга җавап бирде, минем классташларыма да бик кызыклы булды.
Мин үземнең эшемдә туфракның экологик халәтен, туфрак составын һәм төрләрен өйрәндем. Мәктәп яны тәҗрибә участогын эксперимент үткәреп өйрәнергә тырыштым.
Биология кабинеты лабораториясендә, география дәресендә һәм дәрестән соң буш вакытларда туфрак төзелешен:
1. проба - дендрарий - участогы
2. проба - җиләк – җимеш участыгы;
3. проба - яшелчәләр- участогына бүлеп тикшердем.
Тикшеренү нәтиҗәсе буенча яшелчәләр участыгы иң яхшысы булды.
Тикшерү нәтиҗәсе буенча яшелчәлек лектән кала барысы да кушылмалар булуын күрсәтте. Бу күрсәткечләр туфракның экологик халәте начар булуын аңлатты. Уңышны алу һәм үсемлек үсү өчен туфракны минераль матдәләр белән ашлап торырга кирәк.
Кулланылган әдәбият.
1. Алексеева А.И., Николаева В.В. Население и хозяйство России. - М.: Просвещение, 1999.
2. Практикум по общему землеведению. Казань , 1998.
3. Журнал. География в школе.
4. Энциклопедия для детей. – М.: Аванта, 2000.
.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.