1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;
2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру;
3.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.
1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;
2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру;
3.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.митьараволджэч
Муса
Җәлилне
ң «Имән»
шигыре
Имән
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирәягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилферҗилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.
Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.
Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?
Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомре белән
Бүләкләгән бу эш ирен.
Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы –
Имән җырын тыңлап уза.
Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил~яңгырдан.
Җылы биреп җилсу үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.
Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны,
Кавыштыра айлы кичтә
Яшерен утта янганнарны.
Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда.
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.
Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
1943, 10 декабрь
Шигырьнең ике вакыйгасы:
1) Бер кеше имән утырта, су сибеп үстерә.
2) Имән үсә, кешеләрне җиляңгырдан ышыклый,
эсседә күләгә бирә.
Имән образына салынган мәгънә:
Имән – кеше хезмәтенә һәйкәл (бәя) халыкның аның
хезмәтенә рәхмәте.
Имән җыры вакыйгаларны бәйли:
Имән яныннан узган һәр юлчыга җырлый. Үзен
утырткан кешегә дан җырлый.
Кешенең игелекле эшен мактый.