“Музыка шөгеле аша балаларга экологик тәрбия бирү”
Оценка 4.7

“Музыка шөгеле аша балаларга экологик тәрбия бирү”

Оценка 4.7
Документация
docx
музыка
7 кл
18.09.2021
“Музыка шөгеле аша  балаларга экологик тәрбия бирү”
Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Экологик тәрбия – мәктәпкәчә педагогиканың чагыштырмача яңа юнәлеше. Дөньяга экологик мөнәсәбәт кешенең бөтен гомере дәвамында формалаша һәм үсә. Табигать белән килешеп яши белүне мөмкин кадәр иртәрәк тәрбияли башларга кирәк. Билгеле булганча, чын матурлык табигатьтә чалынган һәм шуннан чыгып балаларга моны күрергә, аның кадерен белергә өйрәтергә кирәк. Нәтиҗәдә, балаларны табигать белән таныштырганда, аларга эстетик тәрбия бирү өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Экологик тәрбия рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруны тәэмин итә.
музыка аша экологик тәрбия.docx

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  бирү учреждениясе

 

 

 

 

 

“Музыка шөгеле аша  балаларга экологик тәрбия бирү”

 

 

 

 

 

                                                                   

Әзерләде музыка җитәкчесе:

Гиззатуллина Р.Р.

 

 

 

 

 

 

                                                   

                                            2019 ел

       Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

     Экологик тәрбия – мәктәпкәчә педагогиканың чагыштырмача яңа юнәлеше. Дөньяга экологик мөнәсәбәт кешенең бөтен гомере дәвамында формалаша һәм үсә. Табигать белән килешеп яши белүне мөмкин кадәр иртәрәк тәрбияли башларга кирәк. Билгеле булганча, чын матурлык табигатьтә чалынган һәм шуннан чыгып балаларга моны күрергә, аның кадерен белергә өйрәтергә кирәк. Нәтиҗәдә, балаларны табигать белән таныштырганда, аларга эстетик тәрбия бирү өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Экологик тәрбия рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруны тәэмин итә. Балаларга табигатьне матур итеп күрергә өйрәтү-катлаулы эш. Әгәр педагог үзе табигатьне чын күңелдән ярата һәм аңа сакчыл мөнәсәбәттә икән, ул бу хисләрне балаларга тапшыра алачак. Табигатькә мәхәббәт билгеле бер рухи халәтне генә түгел, аны аңлау, танып белү дигәнне дә аңлата.

      Шәхес үсешендә экологик-эстетик тәрбия аерым урын алып тора. Табигатькә эстетик мөнәсәбәт чынбарлыкның бер өлкәсе белән чикләнмәгән-ул кешенең нәрсәгә ия булуына кагыла.

       Музыка - әйләнә-тирә дөньяны эстетик кабул итү тәрбиясенең иң мөһим чараларыннан берсе булып тора.  Балада экологик культура формалаштыруга музыка йогынтысы бик зур. Музыка, башка сәнгать кебек үк, баланың һәрьяклы үсешенә йогынты ясый, әхлакый- эстетик кичерешләргә, әйләнә-тирә дөньяны үзгәртеп коруга этәргеч бирә, өстәвенә, аларның сәнгать тәмен һәм иҗат хыялларын гына түгел, үз Ватаныңа мәхәббәтен дә, тормышка мәхәббәтен дә, кешегә, табигатькә карата мәхәббәт, дуслык һәм башка илләр халыкларына карата үзара хөрмәт хисләрен дә тәрбияли.

     Мәктәпкәчә балачак-  ул гүзәллек дөньясы. Шуңа күрә музыка, әйләнә-тирәне өйрәтергә, аңларга һәм яратырга, күрергә, сакларга да ярдәм итә. Музыка үзе дә Бөек табигать ярдәмендә барлыкка килә. Моның бер дәлиле булып бөек немец композиторы Бетховенның сүзләре тора: “Сез үз идеяләрегезне каян алырмын дисезме ?- Мин аларны табигать кочагында, урманда, урамда йөргәндә, төн тынычлыгында, иртә таң нурлары аша көй барлыкка килүен сизми дә калам ” – дигән ул.

       Экологик тәрбия музыка эшчәнлегенең барлык өлешләренә дә кагыла: тыңлау, җырлау, музыкаль – ритмик хәрәкәтләр, музыкаль уеннар, музыка-уен коралларында уйнау. Уку елының беренче кварталыннан башлап, барлык яшь төркемнәренең музыка репертуары көзге табигать, һава торышы турында музыкаль әсәрләрдән тора, тематик бию композицияләре, инсценировкалардан тора. Балаларның экологик тәрбиясен формалаштыруга ярдәм итә торган, көзге яфраклар, кулчатырлар белән биюләр һәм башка күп кенә әсәрләр. Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту - балалар тәрбияләүдә мөһим урынны алып тора.

     Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора. Балаларга экологик тәрбия бирүдә музыка мөһим роль уйный. Музыка - ул һәрвакыт тылсымлылык, могҗиза. Ул баланың һәрьяклап үсешенә йогынты ясый, әйләнә-тирә дөнья белән танышканда эмоциональ- образлы белем бирүнең бер чарасы булып тора. Балаларның музыкаль үсеше музыка эшчәнлегендә һәм күңел ачу чаралар барышында да чагыла.

       Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик белем бирү өлкәсендәге музыка эшчәнлегең төп формалары булып музыка эшчәнлеге, бәйрәмнәр һәм күңел   ачулар тора. Экологиягә багышланган күңел ачулар, бәйрәмнәр - иң эффектлы эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу бәйрәмнәр эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Музыка эшчәнлегендә экологик тәрбия аша түбәндәге бурычларны хәл итәбез: эстетик, әхлакый, патриотик, интернациональ. Музыканы кабул итү-ул музыкаль эшчәнлекнең әйдәп баручы бер төре. Дөрес һәм яхшы оештырылган музыканы тыңлау баланың күзаллауларын һәм карашларын үстерергә ярдәм итә, ишетү һәм хәтер үстерә, җырның эчтәлеген, аның характерын аңлый белергә өйрәтә. Мәсәлән, композитор П. И. Чайковский һәм Антонио Вивальдиның ел фасыллары циклыннан музыкаль әсәрләр фрагментын тыңлаганда балалар табигать аша җыр, көй барлыкка килүен аңлыйлар.  Музыка астында торналар оча һәм яңгыр ява, чәчәкләр үсә. Музыканы тыңлаганда балалар анда композиторның табигать аша нәрсә сүрәтләргә теләвен аңлыйлар. Дөньякүләм классик музыканың югары дәрәҗәле үрнәкләренә таянып, балаларның музыкаль кабул ителешен формалаштыру бик мөһим.

        Музыкаль эшчәнлекнең иң яраткан һәм иң кулай төре-ул җырлау. Җыр-ул әйләнә - тирә чынбарлык турында тирәнәйтелгән күзаллау формасы. Җырлау балаларда уңай мөнәсәбәт тудыра . Эшчәнлек барышында хайваннарга, үсемлек дөньясына мәхәббәт формалаша. Мәсәлән урманда үсә торган гөмбәләрне өйрәнеп балалар ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрне өйрәнәләр, алар турында җырларны яратып җырлыйлар. Балалар җылы якка очып киткән кошлар турында җырларны да бик яратып башкаралар. Композитор Михаил Красевның җырлары аеруча якын һәм аңлаешлы. (“Падают листья”). Көзгә багышланган чаралар аша балалар агачларга, чәчәкләргә карата сакчыл караш булырга тиеш икәнен тагын бер кат исләренә төшерәләр. Төрледән - төрле җырлар, уеннар аша экологик теманы күтәрү балаларда экологик тәрбия бирүгә ирешүнең бер юлы. Экологик күзаллау балаларда җыр табигатькә, хайваннарга, кошларга, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү чарасы булып тора. Мәсәлән, балалар "кечкенә песи"җырын бик теләп башкаралар.

       Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр аша балалар табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнә, һәм хәрәкәтләр аша аның кәефен күрсәтә. Мәсәлән: алмагачлар ничек үсә, аның ботакларында нинди матур алмалар эленеп тора. Төрле музыкаль әсәрләр балаларда эмоциональ хисләр уята, яхшы кәеф тудыра.  Матур, кечкенә гөмбәләр урманга кунакка чакыралар, яңгыр тамчылары сикерешеп зур күлләвеккә әйләнәләр. Музыка астындагы хәрәкәтләрне үтәп, балалар теге яки бу образны күз алдына китерерәләр. Мәсәлән төрле музыкаль уеннар уйнагаеда балалар характерлы хәрәкәтләрне кулланып персонажларның кыяфәтен һәм характерын гына түгел, ә мөнәсәбәтен дә тапшыралар.

      Баланың экологик музыкаль культурасын формалаштыру чараларының берсе-музыкаль уеннар. Алар сюжет һәм формадагы бурычлар буенча бик төрле. Бу уеннарда балалар әйләнә-тирә чынбарлыкны чагылдыра, яңа хәрәкәтләрне үзләштерә. Әйтик, балаларда яраткан "Кояшкай һәм яңгыр" уены аша кояш һәм яңгыр турында предметлы күзаллау формалаштыра. Мондый уен балалар аңлавы белән генә чикләнми, балада кызыксыну һәм катнашу теләге уяна. Шул ук вакытта музыка эшчәнлегенең кирәкле күнекмәләре үсә. Мәсәлән, "яшелчәчелек" музыкаль уены иҗади активлык, игътибар, мөстәкыйльлек кебек сыйфатларны формалаштыра. Балаларда иҗади активлык тәрбиялэп без балаларның тормыш тәҗрибәсенә, аның әйләнә-тирә табигать турындагы күзаллауларына таянабыз. Ә уен балаларны кызыксындыра, әйләнә-тирә дөньяны дөрес кабул итәргә өйрәтә.

       Балалар бакчасы тормышында мөһим урынны бәйрәм һәм күңел ачу алып тора. Үткәрелгән күңел ачулар «Кошларны озату», «Кошларны каршыалу», «Чыршы бәйрәме», «Сөмбелә», «Каз өмәсе»,  «Яңа ел», «Нәүрүз» һәм башка бәйрәмнәр табигатьнең матурлыгы на сокланырга һәм аны сакларга кирәклеген өйрәтә. Бу бәйрәмнәр балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә дә гаять зур урын тота. Аларның әһәмияте балаларга экологик белем бирү процессында бәяләп бетергесез. Мәсәлән, балаларга бик ошый торган көзге бәйрәмнәр көз турында күзаллауларны ныгытырга ярдәм итә, табигатькә сакчыл карарга өйрәтә.Балалар Көзге яфраклар белән бик теләп уйныйлар һәм бииләр, ә әти-әниләр актив катнашалар. Ата-аналар белән эшләү балалар бакчасында экологик белем бирү системасында мөһим аспект булып тора. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата- аналардан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Бәйрәм һәм күңел ачу балаларны әкият дөньясына алып керә, анда ата-аналар үз балаларына әкият геройларына әверелергә булыша. Әйтелгәннәр арасында шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музыканы эшчәнлегендә һәм бәйрәмнәрдә экологик тәрбияне куллану искиткеч нәтиҗәләргә китерә.

    Музыка балалар алдында якты образлар ача, балалар күңелләренә кагыла, әхлакый һәм эмоциональ хисләргә зур йогынты ясый. Балаларыбызга никадәр күбрәк, «кеше – табигатьнең бер өлеше» дигән фикеребезне җиткерсәк, шул кадәр җирдә тормыш сакланачак! Музыкаль әсәрләр яратырга, кадер белергә, кызганырга өйрәтә. Шуңа күрә балаларга музыка ярдәмендә экологик тәрбия бирү - ул тагын да уңышлы һәм нәтиҗәле тәрбия бирү. Музыка мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә зур урын алып тора. Киләчәктә экологик 7 тәрбия бирү максатларында төрле милләт халык фольклорын киңрәк файдалану, халыкның әйләнә-тирә табигатьне өйрәнү һәм аның белән килешеп гармонияле тормыш алымнарын өйрәнү планлаштырыла. Шуңа күрә дә, табигатьне саклауда, Җир ананың лаеклы булышчыларын үстерүдә, балачактан табигатьне аңларга, аның матурлыгын һәм төрлелеген бәяләргә өйрәтүдә үзебезнең өлешне кертәбез дип ышанабыз.

 

 

 

 

Кулланылган материал:

-         Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы.  Васильева, Гербова, Комарова, 2006 ел.

-         Табигатьнең сафлыгы – күңелнең пакълеге. Л.Әюпова,2003 ел.

-         Туган як табигате белән таныштыру. Борһанова, 1997 ел. Мәгариф №9, 1996 ел.

-         Туган тел – очар канат. Исмәгыйлева. 2010 ел.


 

-        

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында

Моның бер дәлиле булып бөек немец композиторы

Моның бер дәлиле булып бөек немец композиторы

Музыканы кабул итү-ул музыкаль эшчәнлекнең әйдәп баручы бер төре

Музыканы кабул итү-ул музыкаль эшчәнлекнең әйдәп баручы бер төре

Музыка астындагы хәрәкәтләрне үтәп, балалар теге яки бу образны күз алдына китерерәләр

Музыка астындагы хәрәкәтләрне үтәп, балалар теге яки бу образны күз алдына китерерәләр

Музыка балалар алдында якты образлар ача, балалар күңелләренә кагыла, әхлакый һәм эмоциональ хисләргә зур йогынты ясый

Музыка балалар алдында якты образлар ача, балалар күңелләренә кагыла, әхлакый һәм эмоциональ хисләргә зур йогынты ясый
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021