“Музыка шөгелендә сәламәтлекне саклау технологияләре куллану”
Оценка 4.7

“Музыка шөгелендә сәламәтлекне саклау технологияләре куллану”

Оценка 4.7
Документация
docx
музыка
18.09.2021
“Музыка шөгелендә сәламәтлекне саклау технологияләре куллану”
Балалар бакчасында музыка эшчәнлегендә сәламәтле саклау технологияләрен куллану. Заманча белем бирү технологияләренең берсе – сәламәтлек саклау технологиясе. Сәламәтлекне саклауда юнәлешләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе- дәресләрдә дөрес технологик мохит тудыру. Рухи тәрбиянең аерылгысыз өлеше саналган музыкаль тәрбия формалаштыру массакүләм музыкаль белем һәм тәрбия бирүнең максаты булып тора. Музыка сәнгате, тәрбияви-эстетик функция башкару белән беррәттән, гаять көчле сәламәтләндерү – үстерү потенциалына ия. Нигезле рәвештә оештырганда, музыка дәресләре балалареның нерв-психик киеренкелеген бетерергә, уңай эмоциональ – энергитик тонусларын торгызырга ярдәм итә. Шунлыктан, дәресләремдә сорау, тыңлау, башкару, видеосюжетлар карау кебек укыту эшчәнлегенең төрле төрләрен кулланам һәм чиратлаштырам. Шулай да, төп музыкаль эш формалары белән беррәттән, мин түбәндәге эш төрләрен дә еш файдаланам:
сэламэтлекне саклау музыка.docx

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  бирү учреждениясе

 

 

 

 

 

“Музыка шөгелендә сәламәтлекне саклау технологияләре куллану”

 

 

 

 

 

                                                                   

Әзерләде музыка җитәкчесе:

Гиззатуллина Р.Р.

 

 

 

 

 

 

 

2020 ел.

Балалар бакчасында музыка эшчәнлегендә сәламәтле  саклау технологияләрен куллану.

Заманча белем бирү технологияләренең берсе – сәламәтлек саклау технологиясе.

        Сәламәтлекне саклауда юнәлешләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе- дәресләрдә дөрес технологик мохит тудыру.                                                                

Рухи тәрбиянең аерылгысыз өлеше саналган музыкаль тәрбия формалаштыру массакүләм музыкаль белем һәм тәрбия бирүнең максаты булып тора. Музыка сәнгате, тәрбияви-эстетик функция башкару белән беррәттән, гаять көчле сәламәтләндерү – үстерү потенциалына ия. Нигезле рәвештә оештырганда, музыка дәресләре балалареның нерв-психик киеренкелеген бетерергә, уңай эмоциональ – энергитик тонусларын торгызырга ярдәм итә. Шунлыктан, дәресләремдә сорау, тыңлау, башкару, видеосюжетлар карау кебек укыту эшчәнлегенең төрле төрләрен кулланам һәм чиратлаштырам. Шулай да, төп музыкаль эш формалары белән беррәттән, мин түбәндәге эш төрләрен дә еш файдаланам:

1.  Сулыш күнегүләре, өйрәнү өчен җырлау тавышның нормаль үсешенә тәэсир итеп кенә калмыйлар, ә тавышны төрле авырулардан да саклыйлар, дикцияне яхшырталар. Шуңа мисал итеп, һава шары, әрлән, озын көйләүләр кебек күнегүләрне китерергә мөмкин.

2.  Сөйләм күнегүләре, тизәйткечләр. Алар сөйләмне, хәтерне, игътибарны яхшырта, җырлау күнекмәләрен формалаштыра.

3.  Хәрәкәтләнү күнегүләре. Музыка яңгыраганда кул чабу, аяк тибү, урманда яңгыраган авазларны, хайван тавышларын кабатлау, сурәтләү һ.б.

4.  Җырлау. Сулыш юллары савыга, артикуляцион аппарат ныгый, гәүдәне дөрес тоту формалаша.

5.  Физкультминутлар. “Көя”, “Петрушка”.

6.  Музыканы тоемлау. Кайбер әсәрләр киеренкелекне юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, тынычландыра (Мәсәлән, “Иртә”, “Бишек җырлары”), ә икенчеләре, киресенчә, тәвәккәллекне артырырга, кәефне күтәрергә ярдәм итә (“Тореадор”, “Төрек стилендәге рондо”, төрле маршлар, гимннар).

Әлеге  сәламәтләндерү музыкасы ярдәмендә укучыларның музыкаль һәм иҗади сәләтләре, сөйләме үсә; эмоциональ иминлекнең тотрыклылыгы, төрле авыруларның кимүе күзәтелә.


 

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Балалар бакчасында музыка эшчәнлегендә сәламәтле саклау технологияләрен куллану

Балалар бакчасында музыка эшчәнлегендә сәламәтле саклау технологияләрен куллану
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.09.2021