Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".
Оценка 4.6

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Оценка 4.6
Научно-исследовательская работа
docx
чтение
7 кл
25.03.2018
Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".
Научно–исследовательская работа представляет собой самостоятельно проведенное исследование обучающегося, раскрывающее его знания и умение их применять для решения конкретных практических задач. Работа должна носить логически завершенный характер и демонстрировать способность обучающегося грамотно пользоваться специальной терминологией, ясно излагать свои мысли, аргументировать предложения.
нпк ЯЗГУЛЬ.docx
Башкортостан Республикасы Туймазы муниципаль районы  Кандра урта гомум белем бирү мүктәбе филиалы­ “Кандракүл төп гомум белем бирү мәктәбе” Фәнни­тикшеренү эше “Исемең матур­кемнәр куйган?” НОМИНАЦИЯ «ЛИНГВИСТИКА. ТУГАН ТЕЛЛӘР» Башкарды : 6 нчы сыйныф укучысы Хәлитова Язгөл Җитәкчесе : Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:  Хәлитова З.Ф. Туймазы, 2017  1 Эчтәлек Кереш.     ___________________________________________________  3 1.Төп өлеш. _________________________________________________ 4  1.1. Исем кушу тарихы.____________________________________________4 1.2. Татар исемнәренең килеп чыгышы. ___________________________ 5 1.3. “Белергә теләмәү – гаеп.” ____________________________________7 1.4 Мәктәбебездәге исемнәр дөньясында.___________________________9 Йомгаклау. _________________________________________________10 Кулланылган әдәбият. ________________________________________11 Кушымталар.________________________________________________12 1нче кушымта. “Исем кушу йоласы”_________________________1 3 2 нче кушымта.  “Кандракүл авылының «Зарифулла» мәчете”____13 3 нче кушымта. “Кандракүл авылының хәзрәте Тәбрик”_________14 4 нче кушымта. “Туу турындагы таныклык”___________________14 5 нче кушымта. “Туу турындагы таныклык”___________________________15 6 нче кушымта. “Мин яз гөле. Исемем дә Язгөл”_______________15 2 Кереш.   Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки                                                чәчәк нәфислеге, ир­ат исемнәрендә кылыч                                 чыңы һәм китап акылы чагылсын!                                                                                                         Рәсүл Гамзатов.                      Минем тикшерү эшемнең темасы “Исемең матур , кемнәр куйган”. Исемнәрнең мәгънәсе, килеп чыгышы турындагы мәгълүматларны эченә алды бу тикшерү эше. Безнең үз исемнәребезнең мәгънәләрен дә, килеп чыгышларын да беләсе килү, бу проблеманы өйрәнергә этәргеч булды.            Шулай итеп минем эшемнең максаты туды: ­мәктәптә   укучы балаларының ,укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең исемнәрен өйрәнү.          Бу максатка ирешү өчен мин түбәндәге бурычларны куйдым: ­анкеталар   аша   әти­   әниләрнең   исем   сайлау   мотивлары,укучыларның   үз исемнәренең   мәгънәләр   белү­   белмәүләрен;   исемнәренең   үзләренә   охшау­ охшамавын өйрәнү; ­мәктәптә укучыларының исемнәрен өйрәнеп,”иң популяр”  исемнәрне ачыклау; ­укучылар   ,укытучылар   һәм   мәктәп   хезмәткәрләренең     исемнәренең   килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү; ­ өйрәнү нәтиҗәләре белән сыйныфташларымны таныштыру. Өйрәнү объекты:   Кандракүл   мәктебенең     укучылар,укытучылар   һәм   мәктәп хезмәткәрләренең  исемнәре. Өйрәнү предметы: исемнәрнең таралышы, килеп чыгышы, мәгънәләре. Өйрәнү методлары: әңгәмә, анкета , чагыштыру. Гипотеза: күп кенә укучылар исемнәренең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын белмиләр дип фаразлау. 3 1.Төп өлеш. Теоретик өлеш. 1.1 Исем кушу тарихы.          Балага исем кушу йола­бәйрәменә күпләп туган­тумача чакырыла. Мулла сабый колагына исем әйтә.( 1нче кушымта)   Исем кушканнан соң “Бәби туе” табын артында уздырыла.          Исем, фамилия, милләт гади генә сүз түгел.Безнең халыкта элек­электән болай   дигәннәр:   ”Чит   исем   алу   —   башка   халыкка   әверелү   үл”.   1788   елда Екатерина II нең махсус карары белен Уфада мөселман диния назәрәте ачыла. Исем куштыру муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга   йөкләнелә.   Шул   вакыттан   алып   татар,   башкорт,   милләтләренә     гарәп исемнәрен куштыру башлана. Аннары әлеге халыклар гарәп исемнәренә өйрәнеп китә. Бу хәл XIX гасыр азагы­XX гасыр башына кадәр дәвам итә.               Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата­ана аларның мәгънәсен һич аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт, муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша. Шуңа күрә ул заманнарда төрле­ төрле   гарәп   исемнәре   кушыла   башлый.   Мәсәлән,   Мәрьям”   —”Ачы”, ”Зәйнәп”—”Таза.   XX   гасыр   башында   Г.Тукай   узенең   ”Исемнәребез   турында” исемле мәкаләсендә балаларга татар милли исемнәрен куштырырга кирәк дип чыгыш   ясый.   Исем   милли   үзенчәлекне,   холыкны   һәм   милли   сыйфатны чагылдырырга тиеш, ди әдип.        Октябрь революциясеннән соң, төрки халыклар урыс һәм Көнбатыш Европа исемнәрен ала башлый. Хәзерге вакытта татарлар 72 % гарәп, 8% фарсы, 4% яңа, урыс һәм Аурупа, һәм 16% кына саф татар (төрки) исемнәрен йөртә. Хәзер чит исемнәр — халык тарафыннан — милли исемнәр кебек кабул ителә. Менә ни өчен Габдулла Тукайның әйткән сүзләре бүген бик тә актуаль. Шуның өчен бар булган көчне үз исемнәребезне кайтаруга юнәлдерергә кирәк.         Гадәттә төркиләр балаларына әйбәт гамәлләре белән данлы нәселдәшләре исемен кушкан. Яманатлы кеше исемен яңа туган балага кушкач, ул тискәре сыйфатлар аңа күчә дип саналган алар. Исемне үзгәртеп һәм кыскартып әйтү 4 беркайчан   булмаган.   Бу–кешенең   рухын   ныгыткан.   Әгәр   кешегә   исем   дөрес бирелмәсә, ул аның тормышында авырлыклар тудырса, аны алыштыра торган булганнар. Кешенең яше күпме булуга карамастан, хәтта дәрәҗәсе, даны булуга карамастан, кирәк дип тапсалар, исемен алыштыра торган булганнар.              Дөньяда нинди генә исемнәр юк! Бер­ике хәрефтән торганнары да бар! Мәшһүр художник Пабло Пикассоның, мәсәлән, тулы исеме болай икән: Пабло Диего Хозе Франсиско де Паула Хуан Непомукено Криспин Криспиано де ла Сантисима Тринидад Руиз и Пикассо.Татарча да озын исемнәр бар. Мәсәлән, бер әбигә Бибибикә би Шәрифә бану сылу хәнифә дип исем кушканнар. Һәр   кешегә   үз   исеме   якын   һәм   кадерле.Исем   кешегә   гомерлеккә бирелә.Шулай   булгач,   исем   мәгънәле,   матур   яңгырашлы   булырга   тиеш.  1 1 Мәгълүмат түбәндәге сайттан алынды.  belem.ru/files/. 1.3 Татар исемнәренең  килеп чыгышы.               Телне   өйрәнүнең   бер   тармагы   буларак   исемнәрне,төрле атамаларны,фамилияләрне   өйрәнә   торган   фән ономастика дип   атала.   Ул термин   грекчадан күчкән, исем, атама дигән мәгънәдә кулланыла.            Һәрбер халыкта   кеше    исемнәренең   шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре  бар. Татар  исемнәре , татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше .      Татар ир­ат һәм хатын­кыз  исемнәренең  тулаем саны 25 меңнән артып китә, шуңа   күрә   татар   теле­бөтендөнья   күләмендә   кеше    исемнәренә   иң   бай телләрнең берсе.     Татар исемнәре барлыкка килүне өч чорга бүлеп карарга мөмкин. 1.Мәжүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чор (I – X йөзләр). Борынгы кеше табигать кочагында яшәгән.Һәр күренешкә игътибар иткән, өйрәнгән.   .Күп   кенә   йолалар,гадәтләр   булган.   Исемнәр   әнә   шул   борынгыдан килгән йолалар белән бәйләнештә куелган. Бала нык, таза, чибәр булсын дип, кыргый хайваннар, сайраучы кошлар, асыл ташлар, һәм башка әйберләрнең атамасын исем итеп кушканнар:Арыслан, Карлыгач, Ташбулат, Такташ,  Рубин,Алмаз,Энҗе, Тимерҗан. 5 Болгар­татарларда сылу (“гүзәл, матур, зифа”) сүзе элек­электән хатын­кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир­ат һәм хатын­кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: , Айсылу,   Миңсылу, Таңсылу. Бүгенге көндә Кандракүл авыланда 2 сабыйга  Арслан исеме кушылган, 3 Алмаз исемле абый бар, 2 Энҗе,5 Айсылу , 4 Гүзәл яши .               Димәк, борынгы заманнарда гына түгел ,бүгенге көдә дә   ата­аналар үз балаларында “нурлы”, “якты” сыйфатларның булуын ихлас күңелдән телиләр, балаларына исем сайлаганда һәм кушканда шуны күздә тотканнар. 2.   Ислам   дине   һәм   шәригать   кануннары   йогынтысында   булган   чор   (X­XX йөзләр).              Болгар ханы Алмуш Балтавар тарафыннан 922 елда Ислам дине рәсми рәвештә   кабул   ителгәннән   соң   Идел­   Кама   болгарларына   гарәп   сүзләре   һәм исемнәре   үтеп керә башлый. Ислам дине йогынтысында пәйгамбәрләр исеме: Мөхәммәд, Идрис, Салих, Ибраһим,  Йосыф, Муса,  Юныс, Ильяс, Гайсә кебек исемнәр бирелергә мөмкин.               Минем   дә   әтием   ягыннан     бабамның   бертуган     абыйсы   Мөхәммәт бабыкайның исеме    ислам дине  йогынтысында  кушылган.Нәнәйнең  әнисе  бик дини кеше,кендек әбисе булган. Ә Корбан Гаете көнне туган балаларга бабайларыбыз Гает,   Корбангали, кебек исемнәр бирергә тырышканнар. Мәүлед бәйрәме көнне туган балага: Мәүлидә,   Мәүледдин, Мәүледҗан кебек исемнәр кушканнар. Ай исемнәрен дә кушарга яраган.Алардан: Мөхәррәм, Сәфәр,   Рамазан, Зөлхиҗҗә кебек исемнәр күркәм яңгырый. Күршебездә генә Рамазан,аның апасы Зөлхиҗә һәм Мөхәррәм абый шул айларда туган кешеләр. Димәк ,бу гайләдә дини исемнәр кую зур игътибарга ия.  Аллаһы   Тәгаләнең  99   күркәм   исемнәреннән   габде  (кол)   сүзе   кушылган Габдрахман,   Габделкәрим,   Габдерәхим,   Габделгалим,   Габдерәшит   һәм   башка шундый күркәм исемнәр бирергә мөмкин. Әбекәемнең әтисе булган  Габделгали бабай моңа ачык мисал. 3. Октябрь революциясеннән соңгы чор. 6 Бу чорда борынгы традицион исемнәребез белән бер рәттән өр­яңа исемнәр дә барлыкка килә. Шушы чорда рус теленнән һәм рус теле аша көнбатыш Европа телләреннән байтак кына кеше исемнәре алына (Радик, Марат, Эльвира, Регина, Лилия, Альберт, Артур).Бу исемнәр безнең авылыбызда киң таралган.         Шулай ук абревиатур исемнәр барлыкка килә (Ленар – Ленинская армия, Дамир – Да здравствует мир!).  Авылыбыздагы Ленар исемен йөртүче абыйлар үзләренең   үзләренең   “Ленинская   армия”     исемен   йөрткәнне   белмиләр   булып чыкты. (2 Ленар). Ә менә Дамир абый үзенең   исеменең эчтәлеген белә. 3 нче класс укучысы Дамир гына белми икән. Күп кенә исемнәр төрле татар исем компонентларын   кушу   нәтиҗәсендә   барлыкка   килә(Илшат,   Илсөя,   Илнур, Айнур, Айгөл). Кайбер мөстәкыйль сүзләр дә кеше исеме булып китә(Ләйсән, Ирек, Азат, Миләүшә, Йолдыз). Кандракүлебездә бу исемнә еш кушылган.            Октябрьдән соң татарлар арасында кайбер кеше исемнәренең аерата киң тарала. Илсөяр, Кадрия, Галия, Газинур һәм Резеда исемнәренең киң таралуына Гариф   Гобәйнең   “Маякчы   кызы”(1938),   Гадел   Кутуйның   “Тапшырылмаган хатлар”   (1935),   Габдрахман   Әпсәләмовның   “Газинур”   (1951)   дигән   әдәби әсәрләренең геройлары, бу әсәрләрне укучының яратуы, сәбәп була.Бу исемнәр безнең авылабызны да читләтеп үтмәгән.           Халкыбыз   элек­электән   миңе   булган   балаларга   Миңсылу,   Миңниса,   Миңлегөл,  Миңлехан,  Миңнулла исемнәрен кушкан. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуны  күрсәтә. Исемнәр  тарихны чагылдыра.2 2Мәгълүмат түбәндәге сайттан алынды.  kk.convdocs.org/docs/  Практик өлеш. “Белергә теләмәү – гаеп” 1 нче тикшерү Әти­әниләр өчен анкета сораулары: 1.Улыгызга(кызыгызга) сайлаган исемнең мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар иттегезме? 2.Исем сайлаганда: ­аның матур яңгырашына; 7 ­әсәр яки фильм герое хөрмәтенә, ­туганнарның берсендә андый исем булганга; ­башка сәбәп  булды. Сораштырылган   93%   әти­әни   баласына   исемне   аның   мәгънәсен   һәм   килеп чыгышын белеп аңлы рәвештә сайлаган. Сайлау мотивлары түбәндәгечә: ­ исем ошаган ­ 70%; ­китап яки фильм герое хөрмәтенә­ 5% ­ кайдадыр ишеткән­ 25% 2 нче тикшерү Укучылар өчен анкета сораулары: 1.Син үз исемеңең мәгънәсен беләсеңме? ( Әйе/ юк) 2. Исемең кайдан килеп чыккан? (Беләм/ Юк) 3. Үз исемең ошыймы? ( Әйе/ юк)      Анкета нәтиҗәләре сыйныфы кечерәк булган саен исемнең мәгънәсен, килеп чыгышын белүчеләр күбрәк икәнен күрсәтте.Башлангыч сыйныф укучыларының үз исемнәре барысына да ошый.     “Балаңа нишләп андый исем куштың“ – дип сорау биргәч, ата­ананың җавабы шундыйрак:   “Яңа   исем   куясы   килгән   өчен”,диде.   –20%.   “Матур,   аңлаешлы булгага”,­ ди 50 %. Урысча да, татарча да бер төрле яңгыраган өчен,диде­20 % .Милли исемнәргә өстенлек иткәнгә,ди.­10 %   Ә әби­бабайларыбыз мәгънәсез исемнәр   кушмаган.   Мәсәлән,       бабамнар   5   туган   :   Әмирҗан,Мөхәммәт, Фәридә,Рәзифә,Фаткыя.   Дөрес,   боларның   барысы   да   гарәп   исемнәре.   Әмма һәммәсе дә гаҗәеп мәгънәгә ия.             Авылыбызда бик матур “Зарифулла” мәчете бар.( 2нче кушымта) Исем кушу   йоласын   Тәбрик   хәзрәт   башкара. (3 нче кушымта).  Мәчетебездә   исем кушу күркәм гадәткә әйләнеп бара.(4 нче кушымта) Мәчетенең хәзрәте Тәбрик Зиннуров белән бу хакта сөйләшкәч, ул да борчылуын белдерде.  Кайбер  ата­ аналарга   мәгънәсез   исемнәрне   куярга   ярамаганлыгын     аңлатырга   туры   килә. 8 Аллаһы Тәгалә каршында баласының исеме өчен  ата­анасы җавап бирәчәк.”, – ди Тәбрик хәзрәт.        Мин шуны истә тотып, үз таныклыгымны биргән Туймазы ЗАГС бүлекчәсенә мөрәҗәгать   иттем.   (5  нче   кушымта)  Ир   балалар   арасында   Ислам   исеме популярлашкан. Шунысы куанычлы, яңа кушылган исемнәр арасында мәгънәле, матур борынгыдан килгәннәре еш күзәтелә. Мәсәлән, Камил,     Сәлим, Әнисә, Гаяз, Рамазан.   1.4 Мәктәбебездәге исемнәр дөньясында. Үзебезнең исемнәрнең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын өйрәнү өчен Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?” китабына мөрәҗәгать иттем.     “Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул – синең нәселнең йөзе, байрагы”, ­ дип яза күренекле галим  Гомәр ага Саттаров.     Күргәнегезчә, татар исемнәре искиткеч кызыклы һәм үзенчәлекле.  Ә безнең Кандракүл   мәктәбендә нинди исемнәр бар икән? Шул максаттан, мин кечкенә генә тикшерү үткәрергә булдым. Шуларга 43  төрдәге исем кушылган. .Кызлар 23 , малайлар 25 төрдәге исемгә ия булган.         26 укучы төрки татар  исемен йөртә. Шулар арасында үз исемем Язгөл дә керә.Сафия­саф   күңелле,Алсу­алсу   йөзле.   Ләйсән­   юмарт,язгы   яңгыр,Азамат­ көчле,Булат­ нык,Рамазан­ураза ае, Илһам­рухи көч бирүче ,илһамландыручы кебек  матур мәгънәгә ия алар.           18   укучы   латин   теле   аша   ,   Көнчыгыш   Европа     аша   кергән   исемнәр йөртә.Мәсәлән:Юлия­   бөдрә   чәчле,Альбина­ак   йөзле,Регина­   ханбикә   кебек кызыклы  мәгънәләр бар.           2   укучының   исеме   француз   теленнән   кергән­Лиана(үрмәләп   үсә   торган тропик үсемлек)       Зарина персид теленнән.Алтын бизәкле дигән мәгънәгә ия.Аделина­ борынгы герман исеме­тәртипле, гадел дигәнне аңлата . Ике укучы рус исемен     алган. Алексей һәм Анжелика.             Укытучыларыбызның,   мәктәп   хезмәткәрләребезнең   исемнәренә   дә игътибарны   юнәлтәсе   килә.   Аларның   исемнәрен   өйрәгәннән   соң   шундый нәтиҗәгә   килдем.   Безнең   мәктәптәге   укытучыларның   һәм   мәктәп 9 Фәния­белемле,Фәридә­асыл хезмәткәрләренең   исемнәре   дә   матур   мәгънәгә   ия.Элвира(   рус   теле   аша көнбатыш   Европа   телләреннән   кергән),   ­яклаучы,   Рәйсә­җитәкче,Зөһрә­таң таш,Азат­ирекле,Зарима­нур йолдызы, чәчүче,яктылык   өләшүче,Фәзинә­   Гарәп теленнән,төрки татар теленнән кергән матур исемнәр.Сирина исеме безгә грек теленнән кергән башы кеше , гәүдәсе кош, диңгез утравында яшәүче мифологик исемне аңлата икән.     кешелекле,Илгизә­сәяхәтче. Йомгаклау.       Моңарчы исемнәргә мин артык игътибар бирмәгәнмен. Эзләнә торгач, исем кушу тарихының, исем мәгънәләренең нинди бай хәзинә икәнен аңладым һәм мәгълүмат белән эшли белергә өйрәндем һәм тикшерү эшен йомгаклап шундый нәтиҗәләргә килдем:    1.Укучыларның күбесе исемнәренең мәгънәләрен белә;    2. Әти­әниләр балаларына исемне аның мәгънәсен белеп сайлаганнар;       3.Гомуми   күзәтелә   торган   Европа   исемнәре   килеп   керү   безнең   сыйныф исемнәрендә дә ачык күренә;     4.Мәктәп   буенча   иң   популяр   исемнәр   –   Эльвина,Юлия,Азамат,Лиана   . Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә кирәк:  1 генә тапкыр очрый торган исемнәр сизелерлек арткан.              Безгә  бирелгән исемнәр матур , аның мәгънәсе тирән булуы сөендерә. Ата­ана   баласының   исеме   белән   горурланырлык   булганы   күбрәк.Димәк, мәктәбемдә   исемнең   милли   йөзе   дә,милли   рухы   да   бар.Шуңа     күрә,матур эчтәлекле, тыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Исеме матур кеше   үзе   дә   матур   була.Үсеп   җиткәч,   иләмсез,   ят   исемнәре   аркасында   без уңайсыз хәлгә калырлык түгел..Исемебез дә, җисемебез дә матур булсын, бу­ безнең үз кулыбызда.        Шулай итеп,безнең мәктәптә  җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булган исемнәр күп булуы куандыра. 10 Әлеге вакытта балаларга әти­әниләребез чын милли исемнәрне ешрак куша башладылар.   Галим   Гомәр   Саттаров   сүзләре   белән   әйткәндә   “татарча   милли исемнәр  татарлыкны, татар  халкының  милли  йөзен, төсен,  сыйфатын, тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тиешенчә яклый һәм саклый”.           Ләкин исем кешене түгел, ә кеше исемне бизи дигәнне дә онытмаска кирәк. Эш­гамәлләре белән тарихка кергән кешеләрнең исеме мәңгегә онытылмый бит!  Гамәлең булса, күркәм зат, Тарихка керә исем­ат. (Гомәр Саттар.) Кулланылган әдәбият:   1. Ф.С. Сафиуллина “Тел дигән дәрья бар...” Казан, 2009 ел.    2. Гомәр Саттаров “ Исемең матур, кемнәр куйган”. Казан, 1989 ел.   3. Ш.Ш. Җәләлиев “Татар халык педагогикасы” Казан, 1997 ел.   4. Гомәр Саттар­Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?” Казан, 1998 ел.   5.”Ислам дине йолалары вә гореф­гадәтләре.”Казан, 2001 ел.   6. Я.Х. Абдрахимова “Исемең матур, кемнәр куйган?” Казан, 2002 ел. Кулланылган сайтлар  исемлеге:     1.  1  belem.ru/files/.    2. 2 kk.convdocs.org/docs/  11 Кушымталар 1нче кушымта. “Исем кушу йоласы”. 2 нче кушымта. Кандракүл авылының «Зарифулла» мәчете. 12 3 нче кушымта. Кандракүл авылының хәзрәте Тәбрик. 3 нче кушымта.”Кандракүл авылының хәзрәте Тәбрик Зиннуров”  4 нче кушымта “Мәчетебездә исем  куштырабыз” 13 5 нче кушымта. “Туу турындагы таныклык” 6 нче кушымта. “Мин яз гөле. Исемем дә Язгөл.” 14 15

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".

Научно практическая работа по теме: "Узнай, что значит твое имя".
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
25.03.2018