НОД "Балтаси - моя Малая Родина"
Оценка 4.8

НОД "Балтаси - моя Малая Родина"

Оценка 4.8
Разработки уроков
docx
окружающий мир +1
6 кл—7 кл
10.10.2021
НОД "Балтаси - моя Малая Родина"
НОД на татарском языке для детей дошкольного возраста старшего возраста. В ходе которого дети закрепляют названия членов семьи, вспоминают памятные места своего края , общаются на родном языке.
Туган ягым- Балтачым.docx

Тема: « Туган ягым – Балтачым»

( мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат:  Балаларга туган телдә үзара һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу  өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: 

1.Гаилә әгъзаларының атамаларын, милләт исемнәрен  искә төшерү, гомумиләштерүче сүзләрне  куллана белү күнекмәләрен  ныгыту. Балтач бистәсенең истәлекле урыннары, тормышы турында күзаллау формалаштыру.

2.Вак кул моторикасын ныгыту. Хәтерене,уйлау сәләтләрен, игътибарлыкны үстерү.

3.Туган яклары белән горурлану хисен уяту. Якыннарга, олыларга карата ихтирамлы , хөрмәтле караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Милли киемнәрдә курчаклар ( 6 данә – татар, удмурт, рус);

“ Тылсымлы шакмак “ уены, предметлы рәсемнәр ( Район башлыгы сүрәте, чишмә сүрәте, сыр һәм май сүрәте,оекбаш һәм бияләй сүрәте, йорт сүрәте,көрәшчеләр сәрәте, милли киемдә кешеләр сүрәте ( татар, удмурт, рус)  һ.б)

ИКТ: TeachTouch- интерактивный комплекс

Интегральләштерү: танып белү үсеше, сөйләм  үсеше, сәнгати- эстетик үсеш, физик үсеш

Сүзлек эше:  гаилә әгъзалары, мәдәният  йорты, батырлар аллеясы, милләт.

 

Оештыру моменты.

Түгәрәк  ясап басыйк,

Бер-беребезгщ елмаик!

Кэефләр күтәрелде-

Уен башланып китте!

Хәерле иртә , балалар!

( Балалар исәнләшә)

Кунаклар белән дә исәнләшик ! Исәнмесез, кунаклар!

-  Утырыгыз!

2. “Рәсемне җый” уены

- Борын-борыннан килгән күркәм гадәт кунакка күчтәнәч алып килү .

Ишеткәнегез бармы?  Мин дә сезгә кечкенә сюрпризлар әзерләдем. Матур рәсемнәр алып килдем . ( Өстәл янына килеп)

-         Нәрсә булган ? Таралып  беткән  бит. Сезнең ярдәм кирәк. Булышасызмы? Урындыклар артында билгеләр бар: аю һәм балта. Балта рәсеме булган балалар бу өстәл янына килә. Аю рәсеме төшерелгән – икенче өстәл янына..

( Балалар өстәлләр янына килеп  таралган рәсемнәрне җыялар. Кирәкле ярдәм күрсәтелә)

-         Нинди сүрәтләр килеп чыкты?

(Балтач районының символикасы – герб һәм флаг. Алтын төсле аю , көмеш балта тоткан. )

-         Бир дөрес . Рәхмәт. Сез кайда торасыз. Ә сәз Балтачны беләсезме? (Балалар җавап бирә)

3.Презентация белән эш.

(Балалар Балтачның истәлекле урыннарын танып атыйлар: Мәдәният йорты, Батырлар аллеясы, Бассейн, Мәчет, 5нче балалар бакчасы.

4.” Курчакның киеменнән танып әйт!”

 – Безнең бакчада балалар үзара бик тату. Балтачның төрле милләт кешеләре дә дус, тату яшиләр.

Ә Балтачта  нинди милләт кешеләре яши? Безнең алдыбызда курчаклар. Аларның нинди милләттә булуын әйтегез! Ә ни өчен, алай уйлыйсыз?

( Балалар удмурт, татар, рус милләтенең киемнәрен кигән күрчакларны күзәтәләр, сорауларга җавап бирәләр)

-Ә Сез үзегезнең милләтегезне беләсезме?

( Балалар җаваплары)

Мин дә татар. Һәр милләтнең үз теле бар . Безнең туган телебез- татар теле.

Бездә кунакта татар курчагыбыз – Гөлбикә. Ул безгә кушылып бармак уеын уйныйсы килә.

5. Бармак уены “ Гаилә”

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби.

Бабай белән әби

Күзлек киеп гәҗит укый.

Бу бармак әти-

Ул эштә эшли.

Бу бармак әни-

У чәчән тарый,матурлый.

Бабай, әби, әти, әни

Йорт төзи.Ул йортта бәби яши.

6. Гаилә рәсеме белән эш

- Балалар, ә безгә туган телебезне кайда өйрәтәләр.Дөрес, өйдә .

( Слайд күрсәтелә)

-         Ә кем өйдә туган телдә сөйләшә? Карагыз рәсемгә. Кемнәр бу?

( Әби, бабай, әти, әни, кыз, малай)

-         Кыз малайдан зуррак булса , кем була? Ә кечерәк булса? Малай кыздан олырак булса? Ә яшьрәк булса? Бер сүз белән бу кешеләрне ничек атыйбыз? Кем була алар?

-          Ә сез якыннарыгызга ничек итеп ягымлы эндәшәсез?

( Әнием, матурым, әбекәй һ.б)

7. Хәрәкәтле уен “ Тылсымлы шакмак” ( “ Самавыр”, “ Миңлебай”,

“ Түбәтәй”, “ Аю бабай урманында”, “ Йөзек салыш”, “ Ак калач” )

-         Безнең әби-бабайлар туган телләрендә хәрәкәтле уеннар уйнаган. Безне дә өйрәткәннәр. Әйдәгез без “ Тылсымлы шакмак “ белән уйнап алыйк. Шакмакта төрле уеннар билгеләнгән. Шакмакны тәгәрәтәбез- нинди билге була, шул уенны уйныйбыз. Сөйләштекме?

-         Килегез бирегә. Шакмакны атучына санамыш белән сайлыйк.

( Уен сайлана һәм тиешле атрибутлар файдаланып, уен дәвам ителә)

       - Булдырдыгыз . Рәхмәт!

( Балалар урындыкларга утыралар)

8. “ Әкият төзебез”  уен- күнегү

- Ә сезгә әниләрегез, әбиләрегез өйдә әкиятләр сөйлиме? Нинди әкиятләр беләсез?

( Балалар җаваплар)

-         Ә сез үзегез әкият төзеп  карыйсыгыз килмиме? Сезнең урындыкларыгызның сул ягындагы  кесәләрдә рзсемнәр бар. Аларны алыгыз. Мин әкиятне башлап җибәрәм- ә сез дәвам итәрсез. Рәсемнәр сезгә булышыр. Башлыйкмы?

-         Татарстанның бик гүзәл  җирендә Балтач бистәсе урнашкан.

( Рәсемнәргә карап балалар дәвам итә: Аның халкы Чиста сулы чишмәләре ннән су эчкән.  Бу гүзәл җирнең башлыгы – Рамил абый булган. Аңа Айдар абый булышкан. Балтачта татарлар, руслар, удмуртлар, чувашлар һ.б яшәгән. Алар үзара бик тату булганнар. Балтачлылар бик күп һәнәрләр белгәннәр. Алар сыерлар, сарыклар караганнар. Сыр, май ясый белгәннәр. Йортлар төзегәннәр. Әбиләре , әниләре оекбаш, бияләйләр бәйләгәннәр. Егетләре бик батыр булган. Кызлары матур җырлаганнар)

( Әкият сөйләнә, рәсемнәр магнит тактага беркетелеп бара)

-         Бик матур әкият килеп чыкты. Әкият тә түгел- чынбарлык бу. Балтачта  төрле милләт кешеләре тату –дус яши,үз телләрендә сөйли, аралаша, китаплар укый.

9.Рефлексия.

- Сез дә бик тату-дус икән. Барлык биремнәрне тиз үдәдегез. Миңа бик ошады. Ә сезгә нәрсә ошады, нәрсә истә калды? Кемгә сөйлисез?

( Балалар җаваплары)

-         Ә хезер кунаклар белән саубуллашыйк, төркем бүлмәсенә кайтыйк.

 

 

 

 


 

Тема: « Туган ягым – Балтачым» ( мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Тема: « Туган ягым – Балтачым» ( мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Балтач районының символикасы – герб һәм флаг

Балтач районының символикасы – герб һәм флаг

Шакмакта төрле уеннар билгеләнгән

Шакмакта төрле уеннар билгеләнгән
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
10.10.2021