ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Оценка 4.8

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

Оценка 4.8
Разработки уроков
pptx
классное руководство +1
Взрослым
13.02.2017
ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !
Җыр- кешенең юлдашы.pptx

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Дәреснең   темасы

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Максат. Укучыларның алган белемнәрен камилләштерү; монологик сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү, эзлекле сөйләмне камилләштерү. Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру, җыр сәнгатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Бәйләнешле  сөйләм   үстерү

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Бурычлар:  татар  халык  җырлары  турында  укучыларның  белемнәрен  киңәйтү,  сәнгатьле  уку  һәм  моңлы  җырлау  күнекмәләрен  булдыру,  халык  иҗатына  мәхәббәт  тәрбияләү;  һәр  укучыга  шәхси  якын  килү;    төркемдә  эшләү  күнекмәләрен  үстерү;    әхлаклылык  сыйфатлары  укучыларда  югары  тәрбияләү һәм эстетик тәрбия бирү

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
ҖИҺАЗЛАУ 1. Дәреслек. 2. Сүзлек. 3. Өстәмә әдәбият. 4. Магнитофон. 5. Карточка 6. Компьютер 7. Китап күргәзмәсе

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Сүзлек белән эшләү, презентация  күрсәтү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү, карточкалар белән  эпиграфлар барлау, кроссворд  эшләү,  чишү һ.б.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
ДӘРЕС  БАРЫШЫ I. Оештыру. Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү                                  Психологик уңай халәт  тудыру.Якты чырай, якты кәеф                   Күрәм мин йөзегездә.                   Исәнмесез, хәерле көн,                   Телим мин һәммәгезгә. II. Үткән белемнәрен актуальләштерү Проблемалы ситуация тудыру, проблеманы формалаштыру. 1. Өй эшен тикшерү 2. Сорауларга җавап бирү

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
III. Яңа теманы формалаштыру. 1. Уку мәсьәләсен кую. Укытучы. Балалар, бүгенге дәресебезнең эпиграфы белән  танышыйк әле.(эпиграф укыла). ­ Бу шигырь юлларында  нәрсә турында сүз бара?  Укучы җавабы. ( Җыр турында, аның киләчәктә яшәп  калуы турында.) Укытучы.  Нәрсә ул җыр? Укучы җавабы. Көйгә салынган шигъри әсәрләрне җыр  дип йөртәләр. Укытучы.  Җыр кайчан туа? Укучы  җавабы.  Җыр  туа,  җыр  яши,  җырлаучысы  булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр  –  ул  халыкның  җаны.  Үзенең  теле  булмаган  халык  булмаган кебек, үзенең җыры, музыкасы һәм музыка уен­ кораллары булмаган халык та дөньяда юк.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Укытучы.  Татар балаларының беренче җыр “укытучылары” –  аларның әниләре һәм әбиләре. Бишек җырлары үз халкының  музыкаль теле турында беренче тәэсирләрне бирә. Ул җырлар яшь   балаларны карау вакытында өлкәнрәк балалар тарафыннан да  башкарыла. Бишек җыры репертуарларының бай булуы, аларны  иҗат итүчеләрнең зур иҗади диапазонлы булуын күрсәтә.  “Бишек” җыры яңгырый. Укытучы.Укучылар, күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң  дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кыллырын  тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып көреп  китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләр белән горурлана.  Элек­электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр  генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер­ берсеннән күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату  гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, сез дә бер­берегезгә күңел җылысы  – елмаю бүләк итегез. (Укучылыр бер­берсенә карап елмаялар).

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Җыр — кешенең юлдашы, Җырлый алу бик яхшы.                                                                                                                                                                                               җырлый эшендә.                                                                                                                                                                                Берәү җырлый төшендә.                                                                                                                                                                       тулганда,                                                                                                                                                                  Берәү күңеле  Берәү  Укытучы.Укучылар, җыр турында шагыйрь        Ф.  Яруллин менә болай дигән: Берәү эше уңганда.                                                                                                                                                                                                                        Берәү  җырлый куанып, Берәү җырлый оялып.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Укытучы. Укучылар, бу шигъри юллар аша шагыйрь безгә нәрсә  әйтергә теләгән? Укучы җавабы. Бүгенге көндә җырчылар бик күп. Ләкин моңлы  җыр сузучылар гына аз. Шуңа күрә дә Ф. Яруллин “...берәү  җырлый көч белән” дигән. Укучы җавабы. Бөтен кешедә дә сәхнәгә чыгып җырлый алмый.  Кемдер ояла, кемнеңдер вакыты җитми. Ә кайберләре  үзләре  өчен генә җырлый, моңлана. Укытучы. Авылыбыздан чыккан җырчы ­ артистлардан кемнәрне  атар идегез? Укучы җавабы. Р. Таҗетдинова, Р. Латыйпов, театр артисты С.  Мифтахов, Р. Садриев, Ф. Садриев, Р. Шәрәпов.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Укучы җавабы. Бүгенге көндә авылыбыз мәдәният йорты  каршында эшләп килүче “Җырчы сандугачлар” хор түгәрәге  һәм “Сердәш” фольклор ансамблендә җырлап йөрүче  җырчыларыбыз – сәхнә ветераннары – Ф. Кутдусов, С.  Хәйруллина, А. Измайлов, Ф. Сәләхиева, И. Гатауллин һ. б.  атап үтәргә була. Укучы җавабы. Җырчы Ф. Кутдусов инде берничә мәртәбә  Казан шәһәрендә үткәрелүче “Җырлыйк әле” тапшыруында  да җырлады.     Җырчы башкаруында “Яшь гомер” җырын тыңлау.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Татар халык җырлары, гадәттә, дүрт  төркемгә бүлеп күзәтелә:  1. Йола һәм уен­бию җырлары.  2. Тарихи җырлар.  3. Лирик озын җырлар.  4. Кыска җырлар.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
IV.  Белем һәм күнекмәләрен ныгыту. Укытучы. Әйтегез әле, без үткән кайсы әсәрләрдә җыр  турында искә алынды? Укучы җавабы. Ф. Кәримнең “Үлем уены”, “Гармунчы аю  белән җырчы маймыл”, Н. Исәнбәтнең “Син сазыңны  уйнадың” һ. б. Укытучы. Җыр турында нинди мәкальләр беләсез? Укучы җавабы.  • Ил яшәве – җыр белән. • Сүз – басу, җыр – чәчәк. • Җыр белгәнгә җыр – һөнәр, җыр белү дә – зур һөнәр. • Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата. • Ай белән көн уртак, җыр белән көй уртак. • Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
V. Физкультминутка Укытучы. Әйдәгеә әле, укучылар дәфтәрләрдә эшләп  алабыз. Мин биргән карточкалардан  үзегезгә ошаган 3­4  мәкальне язып алабыз. Магнитофон тасмасыннан Ф. Борһанов иҗат иткән“Толымбай”  җыры яңгырый. Укытучы. Мин сезгә карточкалар эләшеп чыктым. Сез  андагы кроссвордка күз йөртеп чыгыгыз, һәм аны чишегез. Русча бирелгән музыка коралларын татарчага тәрҗемә итеп  язарга. Аерып бирелгән баганада яңа сүзләр килеп чыгарга  тиеш. Укучылар кроссворд чишәләр. Бу вакытта магнитофоннан сәхнә  ветераны, элеккеге укытучыбыз  С. Хәйруллина җыры яңгырый.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
1. Гармонь – гармун; 2. Сорнай (трехструнный щипковый инструмент) – сорнай; 3. Ботало – кыңгырау; 4. Комуз (губной музыкальный инструмент) – кубыз; 5. Гусли – гөслә; 6. Дудка (из полого стебля растений) – курай.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Курай ­ курай, дудка  (из полого стебля растений) Гөслә ­ гусли Кыңгырау –  ботало Кубыз ­ комуз (губной  музыкальный инструмент) Сорнай ­ сорнай  (трехструнный щипковый  инструмент) . Гармонь – гармун

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Укытучы. Кроссвордның дөреслеген  тикшерәбез.  Халкыбыз көйләренең сихри тәэсир  көче­аның моңында. Ә нәрсә соң ул моң? Сүзлек эше. Моң, көй, төшенчәсенә аңлатма  бирү. Укытучы. Татар халык җырларын иң оста  башкаручы артистлар дип кемнәрне саныйсыз?

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Укучы җавабы И. Шакиров З. Сәхәбиева  Х. Тимергалиева Р. Ильясов Ә. Афзалова С. Фәтхетдинов Р. Закиров  З. Шәрифуллина

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Халык  җырларына  нигезләнеп  Укытучы.  күп  композиторларыбыз  профессиональ  көйләр  язганнар  Сәйдәшев,  Ә.  Бакиров,  Ключарев, һ.б. кенә  :  С.    Н.  Җиһанов,  М.  Мозаффаров,  А.  Җыр тыңлау. Укытучы. Күңелләрне айкый,уйландыра,хисләндерә  торган мәгънәле көй бу. Яшьләребез  шушындый  көйләрне тыңлап үссәләр,  ата­ анага, дуска­туганга,  туган җиргә, туган телгә   мәхәббәтләре беркайчан да  саекмас иде.

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
VI. Өй эше     “Җыр – кешенең юлдашы”  темасына  сочинение  язу  өчен    материал  туплап  килергә

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
VII. йомгаклау.                Җыр  –  кешенең  балачагыннан  алып  соңгы  гомеренә  кадәр  аерылмас  юлдашы.  Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул  нечкә  күңелле,  мәрхәмәтле  була.  Ә  нечкә  күңелле,  матурлыкны  кеше  беркайчан  да  начарлык  эшләми.  Ул  кешеләрне  ярата,  чит  җирләрдә  яшәгәндә  дә  туган  ягын  сагынып  яши,  йомшак  бәгырьле  кешеләргә  ярдәмчел,  мәрхәмәтле  була. яраткан

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН

ОСОБЕННОСТИ ТАТАРСКИХ ПЕСЕН
Татар халкы моңнан яралган,  Керсез хисен көйгә салалган.  Мәхәббәттән илһам алалган,  Җырлап туймас дастаннары  калган.  Татар халкы моңнан яралган!    Татар халкы моңнан яралган,  Дөнья буйлап татар таралган.  Тайгасында кала салган,  Илсез калган – телсез калмаган,  Татар халкы моңнан яралган.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.02.2017