Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"
Оценка 4.9

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Оценка 4.9
Разработки уроков
doc
классное руководство
6 кл
27.11.2017
Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"
1.Укучыларга сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү,рус теле аша чагыштырып,охшаш һәм аермалы якларын билгеләтү,предмет билгеләрен чагыштырып ,укучыларның фикер йөртә белү, сәләтләрен үстерүне дәвәм итү. 2. Сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрен ныгыту,системалаштыру 3.Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү. 4. Активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен тәрбияләү.1.Укучыларга сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү,рус теле аша чагыштырып,охшаш һәм аермалы якларын билгеләтү,предмет билгеләрен чагыштырып ,укучыларның фикер йөртә белү, сәләтләрен үстерүне дәвәм итү. 2. Сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрен ныгыту,системалаштыру 3.Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү. 4. Активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен тәрбияләү.
готовый.doc
Ачык дәрес. Тема: Сыйфат дәрәҗәләре (степени сравнения прилагательных). Максат:  1.Укучыларга сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү,рус теле аша чагыштырып,охшаш һәм аермалы  якларын билгеләтү,предмет билгеләрен чагыштырып ,укучыларның фикер йөртә белү, сәләтләрен үстерүне дәвәм итү.   2. Сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрен ныгыту,системалаштыру  3.Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү.  4. Активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен тәрбияләү. Җиһазлау:дәреслек 42­43  нче битләр,төсле карандашлар,китаплар,таблица,мультимедиа,нетбуклар I.Оештыру өлеше  1.Сорау­җавап ­Исәнмесез, укучылар! ­Хәерле  көн! ­ Утырыгыз.  ­Укучылар! Бер­беребезгә  елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән  башлап җибәрик. (2 слайд) ­ Бүген сыйныфта кем дежур?  ­ Бүген ничәнче число?  ­ Атнаның кайсы көне?  ­ Елның кайсы вакыты?(көз)  ­ Көз көне көннәр нинди була?(салкын, җилле,яңгырлы)  ­ Бүген көн нинди?(салкын)  ­ Ә кичә көн нинди иде?(җылырак)  ­ Көз көне көннәр тагы нинди була?(бик салкын)  Игътибар белән тыңлап утырсагыз , эштә актив катнашсагыз,дәрестә барыгыз  да “4­ләр”һәм “ 5­ләр”генә алырсыз дип ышанам.Уңышлар сезгә! (житоннар) 2.Өй эше тикшерү Өйдә сез сыйфатларны кулланып,  3 җөмлә язып килергә тиеш идегез.(Укучылар укыйлар) II Актуальләштерү.  Укучылар мин сезгә  хәзер  табышмак әйтәм:  Энәле күлмәк кигән, Урманнан безгә килгән (чыршы) (3­4 слайд)                                       ­Чыршы нинди төстә? ­Яшел,зәңгәр,энәле. ­Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә? ­Әйе бик дөрес, Нинди?соравына җавап бирә. ­Укучылар энәле,зәңгэр,яшел сүзләре нинди сүз төркеме? ­Сыйфат. ­Сыйфат  сүз төркеме русча ничек була?(имя прилагат.)  Русча кагыйдәсен эйтегез. ­Имя прилагательное­часть речи,которая обозначает признак предмета и отвечает на вопросы­ какой? Татарчасын кем әйтә алыр? Предметның билгесен белдереп,нинди?кайсы?  сорауларына җавап биргән сүз төркеме­сыйфат дип атала. (5 слайд)     Укучылар әйдәгез өстәлдә яткан предметларга игътибар итик әле( Өстәлдә китаплар ята, бер­ берсе белән чагыштырабыз) ­Молодцы. Ә хәзер карандаш , китап сүзләрен  нинди?соравына куеп карыйк.Кем иң күп сүзтезмәләр төзи алыр?  ­Карандаш нинди?(очлы,озын,төсле) Яңа материалны  өйрәнү. ­Китап нинди?(калын,нәзек,матур,кызык) III    1­Ике карандашны чагыштырыгыз (сравните). Кайсы озынрак? ­Ике китапны чагыштырабыз. ­Бу китап­калын, монысы аннан да калынрак. ­Икенче китап турында тагын ничек әйтергә була? ­Ул бик калын (очен толстый) Ә хәзер слайдка карагыз. (7 слайд)  Чәчәкләр нинди төстә?(8 слайд) ­Кызыл ­Ләкин кызыл төс барысында да бертөрлеме? ­Юк ­Рус телендә ничек әйтеп була?(красный,красноватый) Татарча ничек әйтербез?Кызыл,кызылрак,кып­кызыл ,бик кызыл ,кызгылт. Ребус таратам. Бу сыйфатның төрле дәрәҗәдә килүе . Димәк дәресебезнең темасы “Сыйфат дәрәҗәләре”. (9 слайд) Сүзлек эше (11 слайд) Дәрәҗә­степень Без хәзер сыйфат дәрәҗәләренең( степени сравнения) ясалышы белән танышырбыз,рус теле белән  чагыштырып  охшаш һәм аермалы якларын ачыкларбыз. Таблицага игътибар итәбез  (12 слайд)  1.Гади дәрәҗә( Положительная степень)  2.Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень)  3.Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень)  4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень) Таблица буенча сыйфатларның  ясалышы өйрәнелә,мисаллар китерелә Название степени Показатели степени Положительная  (Гади дәрәҗә)     –  Сравнительная  (Чагыштыру дәрәҗәсе)  ­рак/ ­ рәк  Превосходная  (Артыклык дәрәҗәсе)  а)частичное повторение основы;  б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень. Уменьшительная – от  прилагательных, выражающих  цвет  (Кимлек дәрәҗәсе)  ­кылт/ ­ келт  ­гылт/ ­ гелт  ­сыл/ ­ сел, ­ су  Примеры матур  – красивый сары – желтый  түгәрәк – круглый матур­рак –  красивее  сары­рак –  желтее.  түгәрәг­рәк –  круглее  сап­сары – очень  желтый  түп­түгәрәк –  самый круглый  бик матур – очень  красивый  иң зур – самый  большой  сар­гылт –  желтоватый  ал­су – розоватый  ак­сыл –  беловатый  зәңгәр­су –  голубоватый  Укучылар әйдәгез ак, түгәрәк сүзләрен дәрәҗәләргә куеп карыйбыз. Физкультминутка (14 слайд) Дәреслек белән эшләү. (42 нче бит, 2 нче күнегү) Парларда эшләү (бер берсеннән сорыйлар)(16 слайд) )Хәзер  карточкалар белән эшләп алырбыз. Һәрберегездә бертөрле карточкалар. Анда хәрефләре  төшереп калдырылган сыйфатлар бирелгән. Күпнокталар урынына  хәрефләрне куеп языгыз. Сезгә 1  минут вакыт бирелә. (Карточкалар таратыла). ­Карточкаларыгызны йөзгә­йөз (партнер по лицу) утырган иптәшегез белән алмашыгыз һәм тикшерегез.  1нче өстәлдәге 1нче укучы 1нче баганадагы сүзләрне укый. 2нче өстәлдәге 2нче укучы 2нче баганадагы сүзләрне укый. ­Хәзер аларның дөреслеген тикшерәбез. (Төрле сүзләр әйтелә,әгәр сыйфатлар булса,укучылар басалар) Йөгерә,кыш,зәп­зәңгәр,озын,шуа,чыршы,түгәрәк,бизи, кыска,Яңа  ел,кар,аксыл,кыска,ярыш,күңелле ,биек,укый,кызгылт,уйный,иң матур,биек,болыт,кечкенә.(17  слайд) IV Ныгыту  Тиешле сыйфатларны куеп җөмләләрне  күчереп яз (15слайд) ­­­көз.  .....,.....,яфраклар коела.......... .......кошлар.....якка китә.Козен коннәр .....,ә җәен....... (Кыскарак,озынрак,алтын,сары,яшел,кызыл,кучмә,җылы) ­Сыйфатлар өстәгәч,җөмләләр матурайды ,тулыландымы? ­Сыйфатлар ни өчен кирәк? Сөйләмебезне тулыландыра,матурайта,тагы да төгәл әйтергә мөмкинлек бирә. Тикшерәбез!!!(16слайд)   V   .Йомгаклау. Тест. (Җаваплары слайдта 19слайд)   (недбукларда) 1. Сыйфат нәрсәне белдерә?  а) предметның билгесен;  б) предметны;  в) предметның хәрәкәтен.  2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?  а) нишли? нишләгән?  б) нинди? кайсы? кайдагы? в) кем? нәрсә?  3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?  а) 5;  б) 6;  в) 4; г)3.   4.Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?  5 .Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук  билгедән артыграк       икәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә? а) гади (төп) дәрәҗә б) чагыштыру дәрәҗәсе в) артыклык дәрәҗәсе г) кимлек дәрәҗәсе. а) гади (төп) дәрәҗә б) чагыштыру дәрәҗәсе в) артыклык дәрәҗәсе г) кимлек дәрәҗәсе Җаваплар тестка(17 слайд) VI.Өй эше аңлату. ­43 нче бит,8 нче күнегү(язмача);(ангелина,олег) ­ 43 нче бит,5 нче күнегү(язмача).  Билгеңне куй,житоннарны саныйбыз.

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"

Открытый урок "Сыйфат дәрәҗәләре"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
27.11.2017