Пальчиковые игры

  • Игры
  • docx
  • 22.02.2018
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

пальчиковые игры на татарском языке помогают детям дошкольного возраста развивать речь.У детей развивается память.мелкая моторика рук,интеллект,разум.Эти игры дети играют во время занятий и также в свободное время.Пальчиковые игры дети используют во время сюжетно - ролевых игр.Например,Кукла Маша в детском саде.
Иконка файла материала Бармак уеннары.docx
Максат: балаларның бармак хәрәкәтләрен үстерү; кул чуклары мускулларын ныгыту; мөстәкыйль рәвештә  бармак уеннары теләге тәрбияләү. Бармак уеннары Уен барышы:  “Куян белән барабан” Куян алган барабан  (бармаклар йодрыкка бөгәрләнгән, имән бармак белән урта бармак өскә  күтәреләләр, бу­куян) Һәм каккан ул: трам­трам­трам! (балалар имән бармаклар белән барабанга сугу хәрәкәтләре ясыйлар) Бәргәләгән: бух­бух­бух! Аннан суккан: шап­шап­шап! (3 тапкыр кул чабалар), Бер­бер артлы кулларын (башта бер, аннары икенче кулларын күтәрәләр) Күтәргән ул шалт та шалт.                                                                           “Сөзгәк кәҗә” Уен барышы: Кулның уч төбе аска карап тора. Имән бармак белән чәнти бармак алга караган. Атсыз бармак урта  бармакларны баш бармак тотып тора. Озын, очлы, кәкре Кәҗәбезнең мөгезе. Ялтырый ике күзе,  Сөзәргә килә үзе. Тәрбияче, имән бармакларын  баш өстенә куеп, уйный торган балаларны “сөзәм” дип куркыта. Балалар  урындыкларга йөгерәләр.                                                                         “Минем шарым” Уен барышы:Ике кул бер­берсе каршына киләләр: баш бармак баш бармакка, имән бармак имән бармакка  һ.б., уч төпләре бер­берсенә тияләр. Кулларны иреннәргә тидереп өрәләр­ куллар шар формасын ала.  “Шартлагач”, яңадан уч төпләре бер­берсенә тияләр. Һава кертәбез без шарга, Ул зур булып кабара. Кинәт шарым шартлады: Инде каян табарга?                                                                              “Безнең кошыбыз” Уен барышы: Уч төпләре бер­берсенә карап торалар. Баш бармаклар бер­берсен тотканнар –“кошның” башы, калган  бармаклар озын рәвештә –“канатлар”. Аларны селкетергә кирәк. Баш бармак булсын башы,  Канат булсын учыбыз. Ике канатын кагып, Очып китә кошыбыз.“Казларым” Уен барышы: Казларым­казкайларым,    Уң кул бармаклары белән сул кул бармакларын сыпыралар  Казларым­казкайларым, Озын муенкайларым.   Сул кулның уч төбен уң кул бармаклары белән чеметәләр Алар су да эчәләр, Алар чирәм чүплиләр,  Сул кул сыртын  уң кул бармаклары белән чеметәләр Аякларын тыпырдатып, Сул кулның сыртына уң кул бармаклары белән суккалыйлар Канатларын кагалар. Сул кулның уч төбенә  уң кул бармаклары белән суккалыйлар Суларыннан  арынып, Сул кул бармакларын уң кул  белән тотып селкетәләр Канатларын язалар. Сул кул бармакларын яңадан сыпырып чыгалар.                                                                          “Кар әвәләү” Бер, ике, өч, дүрт, биш, Бармакларны саныйбыз Без кар әвәлибез ич.  Учлар белән әвәләү алымнары ясыйбыз Түгәрәк ул, шома ул, Бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз Ашарга ярамый шул. Имән бармак белән янау хәрәкәте ясыйбыз “Бер” дигәндә атабыз, Куллар белән өскә ату хәрәкәтләре ясыйбыз “Ике” дигәч тотабыз, Учларны тоташтырып  “тотабыз” “Өч” дигәч төшеп китә, Учларны ачып “төшереп җибәрәбез” Ватыла, эреп бетә. Аяклар белән “карны таптыйбыз”                                                                                   “Йозак” Тора йозак ишектә, Ике кул бармакларын тоташтырып, йозак ясала Ачып булмый ничек тә.  Каккалыйбыз, Бармакларны аермыйча, уч төпләре бер­берсенә сугабыз Боргалыйбыз, Бармакларны аермыйча, кулларны боргалыйбыз Тарткалыйбыз, Бармакларны ычкындырмыйча, тартабыз Ачабыз! Бармакларны ычкындырабыз. “Песи балалары” Безнең песи балалары  Ике кулның да бармакларын күрсәтәбез,  Унау булган –карагыз! Ике таза,       Кул бармакларын парлап суккалыйбыз. Ике өлгер, Ике шаян, Ике шук, Ә икесе бәләкәй, Тик үзләре бик тәтәй. “Ялкау бармак”Бер, ике,  өч,  дүрт, биш, Бармакларны саныйлар, Бармаклар йөгерә ич. Бармаклар тез өстендә йөриләр, Монысы барган урманга, Чәнтигә күрсәтәләр, Монысы тапкан гөмбәләр, Атсыз бармакка күрсәтәләр, Ә монысы чистарткан,  Урта бармакка күрсәтәләр, Монысы исә кыздырган, Имән  бармакка күрсәтәләр, Монысы ялкауланган, Баш бармакка күрсәтәләр. Тазарган да тазарган.                                                                                  “Солдат бармаклар” Бармаклар бит Солдат булган –  Ике кулның бармаклары тез өстендә                                                        йөргәндә исемнәрен туры китерергә кирәк. Ничек тигез атлыйлар! Чәнти атлый,  Баш бармак та, Имән һәм урта бармак. Атсыз бармак та калышмый, Шалт та шолт бара атлап. “Кошларны сыйлау” Кошлар, кошлар, килегез! Бармаклар белән чакыру хәрәкәте, Без сезгә май бирербез, куллар белән кисү хәрәкәте, Сезгә җим әзерләрбез, бармаклар белән җим сибү Кар өстенә сибәрбез. хәрәкәте, Бу өлеш – күгәрченгә, уң кул белән күрсәтү, Бу өлеш – чыпчыкларга, сул кул белән күрсәтү, Каргаларга – токмачлар, куллар белән әвәләү хәрәкәте, Тук булыгыз, кошкайлар! кулларны як­якка җәю хәрәкәте.                                                                          “Җиләкләр” Җиләкләр күп үскәннәр, сул кулны бераз күтәреп, кул чуклары бераз салындырабыз, Тәмле булып пешкәннәр.  Мин аларны җыямын, Уң кул бармаклары белән салынган бармакларны сыпырабыз, Кәрзинемә саламын. учларны янәшә куеп, кәрзин ясыйбыз Кәрзинемне тутыргач, учларның берсен икенчесенә каплыйбыз Ашап карармын бераз, бер кул кәрзинне күрсәтә, икенчесе белән ашау хәрәкәте ясыйбыз, Җиңел булыр кайтырга, ике кулның да имән һәм урта бармаклары белән йөгереп китү хәрәкәте ясала. Ашасам тагын бераз.