Праздник чая
Оценка 4.8

Праздник чая

Оценка 4.8
Разработки уроков
doc
воспитательная работа
3 кл—10 кл
06.11.2017
Праздник чая
Чай традиционный напиток. История возникновения этой традиции интересна всем. Проведение этого праздника , подготовка к празднику заинтересовала учащихся. сорта чая, лечебные свойства, географические данные, были подготовлены заранее. Проведено данное мероприятие с учащимися 1-8классов. В конце праздника было всем розданы в пакетиках чай рахзных сортовПраздник чая.
чай.doc
ЧӘЙ­ШИФАЛЫ ЭЧЕМЛЕК АЧЫК    ТӘРБИЯ  ЧАРАСЫ Тема: Чәй­ шифалы эчемлек. Максат:1) чәйнең файдасы,тарихы,таралуы,төрләре,сәламәтлеккә йогынтысы  турында төшенчә формалаштыру. 2)логик фикер йөртүләрен үстерү,танып белү активлыкларын күтәрү. 3)  экологик тәрбия,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Материаллар:  чәй өстәле сервировкасы белән, кулинар ашамлыклар,төрле  чәйләр җыелмасы, чәйнең географик таралу өлкәләре картасы, чәй турында  мәкальләр җыелмасы. Форма: телдән журнал. Кичә барышы. 1 .Оештыру өлеше. 2.Төп өлеш. 1)чәйнең килеп чыгу тарихы. 2)чәй үсемлеге һәм аның таралуы. 3)һинд чәе нигә тәмле. 4)чәйнең составы. 5) чәйнең төрләре. 6) чәй пешерү тәртибе. 7)чәйгә мәдхия. Шигырьләр,җырлар,сынамышлар,табышмаклар.  3.Йомгаклау. Чәй эчү.Төрле чәйләрнең файдасын ачыклау. ӨСТӘЛ ЯНЫНДА ӘБИ ЧӘЙ ӘЗЕРЛИ.Кунак керә.) ­И,күрми дә торам, кунак бар икән! Түргә үт бәбкәм. ­Рәхмәт, әби. Түргә үтеп торып булмас,тиз генә Маратның хәлен белеп чыгыйм  дигән идем. ­Кит кызым, булмаганны. Кайнаган самавыр яныннан, әзер өстәл янныннан  чыгып китәләр ди мени? Безнең татарның иң зур сые­хуш исле,тәмле, куе  ясалган Чәй була. ­Болай сыйлагач, берәр чынаяк чәй эчми булмас.Маратның хәле ничек соң? Үзе  дә күренми... ­Маратның хәле яхшыра. Менә әле аңа дип мәтрүшкәләп,лимонлап чәй ясаган  идем, кертеп чыгыйм әле тиз генә(керпе китә) ­Чынлап та бигрәк тәмле итеп ясаган әбекәй чәен! (Әби керә) ­Бигрәк тәмле пешергәнсең әбекәй чәйне! ­Тәмле шул! Кемнәр генә, кайлардан гына алып кайткандыр инде бу чәйне! Информация: Моннан өч йөз ел элек чәйне Россиядә дә, Көнбатыш Европада да белмәгәннәр. Патша сараенда хезмәт итүче, гадәттән тыш илче Василий Старков 1638 нче елның  20 нче сентябрендә Упс күле яныннан, Алтын ханлыгыннан Москвага кайта. Ул патша  Михаил •Федоровичка Алтын ханнан бик бай бүләкләр: алтын­көмеш белән чигелгән атлас тукымалар, йөзләгән кондыз һәм кеш тиреләре һәм, иң кыйммәтлесе, һәрберсе  кадакның дүрттән өч өлешен тәшкил иткән бах­ча — «чәй кайнату өчен»—төргәкләре алып  кайта. Чәй патша боярларына бик ошый. «Яхшы эчемлек, ә өйрәнеп киткәч, бигрәк тә тәмле», — диләр алар. XVIII гасырда чәй эчү гадәте шәһәрләргә тарала, ә үткән гасыр башында авылларга  да үтеп керә. Тарихчы: Чәйнең туган илендә — Кытайда — ул моннан 4600 ел элек билгеле булган. Ә VI  гасырда инде ул бик нык таралып китә, Чөнки VI гасырда Будда динен тотучы кытайлар аны;  изге һәм шифалы эчемлек дип саный башлыйлар. Әгәр дә берәр Кытай кешесеннән Кытайда чәйнең килеп чыгуы турында; сорасаң,  ул бер борынгы легенданы сөйләп бирер иде: МОНАХ: «Борын­борын заманнарда ук сары җирдә Даррама яки Та­Мо исемле бер Будда  монахы яшәгән. Бервакыт ул, төшендә Будданы күреп, шулкадәр шатланган, хәтта  күзен дә йоммыйча көн­төн гыйбадәт кылырга сүз биргән. Ул йокы белән бик озак  көрәшкән, ләкин бервакыт, түземе бетеп, бик каты йокыга киткән. Уянгач, Даррама үзенә­үзе бик нык ачуланган һәм, йоклаганда күзләре башка йомылмасын өчен, күз  кабакларын кисеп алып җиргә ташлаган. Шул күз кабакларын ташлаган җирдә чәй  куаклыгы үсеп чыккан. Менә шушы чәйнең, яфраклары йокы качыра торган бик  яхшы эчемлек бирә». СӘЯХӘТЧЕ:  2.Чәй үсемлеге һәм аның таралуы. Кытайда чәйнең таралуына Кытай императоры Киенг­Лон ярдәм итә. Ул чәйнең  сыйфатларын мактап поэма яза һәм поэманы үзенең заводларында ясала торган  бөтен чынаякларга күчереп басарга куша. Чынаяклар бик күпләп сатыла  башлыйлар һәм шуның белән аларга язылган эчемлекнең даны да үсә. Чәй агачының биеклеге 8—9 метрга җитә, ә очын кисеп торганга күрә, ул бер метр  озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр:  апрельдә һәм августта өзәләр.  Чәй җылы яратучан һәм дым яратучан үсемлек.Аны тропик ,субтропик  районнарда:Кытайда,һиндстанда,Шри­ Ланкада,Индонезиядә,Япониядә,К.Америкада игәләр. Илебезнең Краснодар өлкәсе ­ иң төньяк чәй плантациясе булып санала. Сатучы: ­исәнмесез сезгә нәрсә кирәк? ­ Исәнмесез, миңа бер пачка чәй бирегез әле? ­Кайсын бирим? ­Барыбердер инде ул? Чәй­чәй була торгандыр. ­Юк,чәйнең карасы, яшеле, кызылы , сарысы була. Тагы ул бөртекле, яфраклы,  порошоклы, пакетлы була. Такта формасында да очраган элек. ­Шулаймени? ­Әйе.  ­ Чәй сатып алганда шуңа игътибар итегез: аның кабында штрих­ код булырга,  еллык срогы күрсәтелергә тиеш. Кабына шулай ук продукциянең кайсы илдә  чыгарылуы, нинди фирманыкы, авырлыгы турында рус телендә мәгълүмат язылырга тиеш ­(Врач керә) ­Исәнмесез? Сездә авыру бар дигәннәр иде? ­Әйе шул, оныгым Марат авыртып китте. Әйдәгез янына алып керәм.(чыгып  китәләр,җыр яңгырый) ­(чыгалар) ­И рәхмәтләр яусын, балакаем, кул аягың сызлаусыз булсын,Амин! ­И әбекәм, мин түгел,сезнең үзегезгә рәхмәт. Бик дөрес дәва биргәнсез. Бигрәк тә  үз вакытында күп итеп чәй эчкән,Марат, шуңа күрә температурасы да төшкән. ­Бик ярдәм итә шул чәй авырткан чакта. Дару да түгел үзе, ә файдасы бик күп. ­Дару әби, дару ул чәй. ВРАЧ:  Чәй эчемлегендә  витаминнар, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр  бар.Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары, ә орлыгыннан алынган  май косметикада кулланыла.Һиндстан чәе бигрәк тә файдалы, чөнки һиндстанның  чәй плантацияләрендә машина куллану, җиргә ашлама кертү тыела,башыннан  ахырынача бөтен эш табигый юл белән башкарыла.Сыйфатлы чәйне үстерүдә  табигать ана гына катнаша.Чәй куагының гомере 135 ел.Бер кеше гомерендә 1 чәй  куагы нибары 7,5 кг. Чәй бирә.Чәй бирә башлаганчы куак 10 ел үсә.  ­Менә син әбекәй нинди чәй яратасың? ­Нинди дип, кара чәй яратам! Заваркасын учлап салып пешергәч, бик куе, бик  тәмле, төсе матур чыга.  ­Яшел чәй файдалырак. Яшел чәй ракка каршы эчемлек булып санала.  президент  Владимир Владимирович  Путин  яшел чәй генә эчә.  Тире ялкынсынганда, ашказаны язвасында да яшел чәй булыша.  ­Менә бит ә! Без бигрәк надан икән, берни белмәгәнбез. ­Чәйне җиләк­җимешләрдән, үләннәрдән дә хәзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле  чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр.Мондый чәйләр авыруларга каршы тору  сәләтен арттыралар.Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр.Нарат җиләгеннән  ясалган чәйне ­ ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен ­эч киткәндә, ә каен  җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч  бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый. ­Ярый әбекәй мин китим инде, авыруларым көтә торгандыр. ­Рәхмәт балам, үткән­сүткәндә кергәләп йөр!? ­­Яра әбекәй! Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куе¬гыз.  • Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә,  зарарлы микроблардан да саклар.  • Хәтта күз авыртканда да аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.  • Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә икән.  • Салкын тигәндә, төрле үлән¬нәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы. (Врач китә)РӘхмәт сезгә. Менә никадәр белем алдым бит ә!  И ни арада вакыт үткән, мин яратып карый торган тапшыру да башлана икән бит! ­(Укытучы ) Нинди тапшыру карыйсың әби? ­ Ашарга тәмле итеп пешерә торган тапшыруны яратып карыйм мин кызым. (Алып баручы+ артист) А.Б.­ Бүген бездә кунакта җырчы Алинә ­Исәнмесез?  А.б. Бүген без кадерле тапшыруны караучыларыбыз, Чәй пешерү серләрен  белербез. • Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә әзер дигән сүз түгел әле.  • Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.  • Чәйне пешерер алдыннан чәйнек¬не кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.  • Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5­6 минут каплап  торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.  • Көн дәвамында кат – кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк.  • Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут  төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир  майлары организмны тынычлындыра: 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш  исле чәй санала. ­Мин гомер буе чәй ясадым, дөрес ясарга өйрәнәсе генә калган икән миңа кызым.  Татарлар гомер бу самаварда чәй кайнаткан, бер пешергән чәйне ,заваркасы  беткәнче, самаварны сыкканчы эчкән инде ул. ­(Укытучы) Һәр халык чәйне үзенчә әзерли инде ул. Мәсәлән: • Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр.  • Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала.  Бу­ кагыйдә.  • Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш  эчәләр.  • Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы  белән эчәләр.  • Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.  • Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар. ­Халкыбыз чәйне бик ярата шул. Халык авыз иҗатында да, шагыйрьләр иҗатында  да,җырчылар репертуарында да Чәйгә мәдхия укылган. ­ б.Чәй пешерү тәртибен аңлату технологик карта ярдәмендә. 7 .Чәйгә мәдхия. Г.Тукай "Тәүлек"шигырен сөйләп үтү. "Салкын чәй","Мәтрүшкәләр"җырларын укучылар башкаруында тыңлау. Чәй турында мәкальләр әйтү. ­Чәй эчсәң күңелдә җәй. ­Чәй чынаягы 3 булыр, 3 булмаса хуҗаларга көч булыр. ­Китәр вакыт җиткәч самовар куймыйлар. Табышмаклар. ­Кечкенә генә 1 бала Эче тулы ут яна.(самовар) ­Бәләкәй генә ак тана, борыным бар дип мактана.(чәйнек) Ш.Йомгаклау .Чәй өстәле артында төрле чәйләр тәкъдим итү....

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая

Праздник чая
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.11.2017