Текстны укы һәм тәрҗемә ит.
Иң беренче музей моннан 2500 ел элек Египетта ачылган. Анда студентлар укыган һәм яшәгән. Музейда сәнгать әйберләре, астрономнар һәм хирурглар өчен инструментлар булган.
Сәнгать, фән, техника, тарих музейлары була. Ә шоколад музее бармы соң? Бар, ул - Франциядә. Ә лимонад һәм кока - кола музее? Бар. Франциядә шундый кызыклы музейлар бик күп. Кыңгыраулар, розалар, атлар, кошлар музее да бар.
Сорауларга җавап бир.
1. Бу тексттан сез нәрсәләр турында белдегез?
2. Сезгә текст ошадымы?
3. Иң беренче музей кайда ачылган?
4. Анда кемнәр йөргән?
5. Безнең шәһәрдә нинди музейлар бар?
6. Музейлар тагын кайда бар?
7. Сез нинди музейлар беләсез?
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.