Максат: Укучыларның иҗади сәләтен үстерү;
әдәби әсәр геойларының сыйфат һәм гамәлләрен анализлау
күнекмәләрен камилләштерү;
тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль
фикергә килү күнекмәләре булдыру.
Максат: Укучыларның иҗади сәләтен үстерү;
әдәби әсәр геойларының сыйфат һәм гамәлләрен анализлау
күнекмәләрен камилләштерү;
тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль
фикергә килү күнекмәләре булдыру.
Туган тел.
И туган тел, и матур тел, әткәмәнкәмнең теле! Дөньяда күп
нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары
төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Габдулла Тукай.
Габдулла Тукай
(1886 – 1913)
Шагыйрьнең туган ягы — матур табигатьле Казан арты. Ул
1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районының
Кушлавыч авылында туа.
1895 елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск
шәһәренә алдыра. Монда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта
өчьеллык рус мәктәбендә укый.
1905—1907 елларда аны Казанда, Оренбургта, Петербургта
яхшы белә башлыйлар.
Габдулла Тукай 1907 елның көзенә чаклы Уралъскида яши,
аннан Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр
Казанда була.
Сигез ел буена иҗат итү чорында ул ун мең юлдан артык
шигырь, кырык-илле басма табак ча масы проза әсәрләре
язарга өлгерә.
Кызыклы шәкерт
Әйдәле, Акбай! өйрән
син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың болай
син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап
булыр, йә өч кенә.
Юк,
мин
өйрәнмим, минем уйныйсым
килә;
Шул болыннарда ятасым,
шунда ауныйсым килә.
—Ах,
маэмай!
Тырыш яшьләй, зурайгач
җайсызул;
Картаеп каткач буыннар,
эш белү уңайсыз ул!
кирәкми,
юләр
Бишек җыры
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом
күзең,
Йом, йом күзең,
йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул диярем.
Гыйззәтем син, кадрем
син,
син,
Минем йөрәк бәгърем
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең,
Cу анасы
Җәй көне .Эссе һавада
мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
башым белән суны сөзәм.
Шул рәвешчә бер сәгать ярым
кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез
тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан,
тизтиз киендем өсбашым;
Куркам үзем әллә нидән,—
юк янымда юлдашым.
Бервакыт китәм дигәндә,
төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч
хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый
кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра
тузгыган сачен тарап.
Тын да алмыйча торам,
куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы
куе агачларга посып.