Могҗиза безнең янәшәбездә генә...
Проектны эшләде:
Сафина Әдилә Альфред кызы
Әтнә районы Күлле Киме урта
мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Юсупова Гүзәлия Индус кызы
Мин ни өчен бу теманы сайладым?
Салкын тиеп авырап ятканда әни безне бал белән дәвалый. “Балда йөз төрле сихәт бар. Ә бу балны җитештерүче бал кортлары Дамир абыегызның бакчасында яши”,-ди ул.
Бал Дамир абый бакчасында барлыкка киләмени? Безне чага торган бал кортлары авырганда безне дәвалар өчен бал җыялармы?
Бал кортлары кешеләргә тагын нинди файда китерәләр?...
Бу тема миндә кызыксыну уятты...
Тикшеренү эшемнең
максаты һәм бурычлары:
* Бал кортлары турында күбрәк белү
* Күзәтүләр үткәрү һәм нәтиҗәләр ясау
* Бал кортлары янында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү
Г и п о т е з а
Минем уйлавымча, бал кортларының кеше тормышында роле бик зур, ә бал кортлары җитештергән продуклар медицинада киң кулланылыш таба.
Медицинада бал
– вирусларга каршы көрәшүе белән аерылып тора;
– киселү, пешү, җәрәхәт төзәлүне берничә тапкыр тизләтә;
– физик көчне, спорттагы нәтиҗәлелекне, эшчәнлекне арттыра;
– кайнар сөт белән эчкәндә ул борын томавын, ютәлне бетерә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта;
– иммунитетны ныгыта;
– организмда кальций тота, тукымалар ялкынсынуын дәвалый.
Прополис
Прополис – бик көчле антибиотик, ул бал кортлары тарафыннан агачтан җыелган бальзам һәм сумала.
Перга (чәчәк серкәсе)
Кан азлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. Ул кандагы эритроцитларны һәм гемоглобинны арттыра. Ул – биологик стимуля- тор.
Корт агуы
Корт агуы кеше организмында инфекцияләргә карата иммунитет туплый, буыннар сызлаудан файдалы.
Балавыз
Анда кишергә караганда 400 тапкыр артык А витамины бар. Анда рахитка каршы торучан матдә бар, ул үт бүленеп чыгуны яхшырта.
Йомгаклау
Бу тема буенча эшләгәндә мин күп китаплар укыдым, интернеттан күп мәгълүмат тупладым. Нәтиҗәдә бу сихри бөҗәк турында бик күп нәрсәләр белдем. Алган мәгълүматларым миндә бал кортларына карата булган кызыксынуымны, аларга булган хөрмәтемне тагын да арттырды. Мин аларны күзәтүдән туктамаячакмын. Бал кортларының кышкы йокыдан уянуларын гаиләбез белән түземсезлек белән көтеп торабыз. Классташларым һәм дусларым өчен дә файдалы булырлык итеп
“Бал – синең сәламәтлегең “
дигән китапчык эшләдем.
Ясаган нәтиҗәм
* Мин бал кортларын күзәтеп шуны аңладым, бал кортлары – ул бал алу гына түгел, ул сәламәтлек тә, ул иҗади кызыксыну да әле. * Бал кортлары бик тырыш бөҗәкләр: иртә таңнан алып кичкә кадәр тырышып эшлиләр.
* Алар - «синоптиклар» да, ягъни безгә һава торышын алдан әйтеп торучылар.
* Бал кортлары - табигать тудырган могҗиза.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.