Программа сделана на основе в доу 8 марта, для старшей группы на татарском языке. Все четко оформлено и записано.В программу входят стихи детей, песни, танцы детей, игры с мамой и детя. Дети подарили мамам сделанные от всей души своими руками цветок.
Әнием 8март.docx
«Әниемкадерлем »
“Әниемкадерлем!” 8 нче мартка багышланган кичә.
Максат: Балалар белән өйрәнгән җырбиюләр ярдәмендә әниләрне бәйрәм белән котлау. Шигырьләрне
сәнгатьле итеп сөйләү,берберләрен тыңлап җырлау күнекмәләрен ныгыту. Балаларның кәефләрен күтәрү.
Әниләргә, әбиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эшләр:шигырь, җырлар өйрәнү, хикәяләр уку, открыткалар ясау.
Кирәкле җиһазлар:уеннар өченчәчәкләр, төсле яулыклар, сумкалар,кузлек,шәл, А3кәгазь битләре,
Кояш һәм Яз кызына костюм.
Барышы
Балалар музыка астында залга керәләр, “Мама моя” Алла Евдотьева көенә, бию хәрәкәтләре башкаралар,
кулларына үз куллары белән ясалган чәчәкләр тотып бииләр.
Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле әниләр, дәү әниләр,апалар,килгән кунаклар! Сезне
язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатынкыз–ул тулы бер
донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы
жылысы да сыйган. Барлык әниләрне, дәү әниләрне, апаларны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Ә хәзер котлау өчен сузне балалар бакчасы мөдире Альфира Максутовнага бирәбез.
Әниләрне бәйрәм белән котлаганда Р. Миңнуллинның “Әни” шигыре күз алдына килеп баса. Мин
шигырьне укырмын балалар ә сез “Әни кирәк “сүзләрен бергәләп әйтерсез.
Көннәр якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җиляңгырдан саклар өчен
Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Иңиң кадерле кеше җирдә Әни димәк!
Мери конферанс. Вокал ансамбле “Хәерле көн”
Тәрбияче: Хәзер сүзне котлау өчен балаларга бирәбез:
Раяз. Көчле булыргакояштан
Өйрәнгән минем әни.
Җитез буулыргаҗилләрдән
Өйрәнгән минем әни.
Сылу. Әнием гел минем белән Көндез, төнлә, иртә, кич...
Әнисез яшәп буладип,
Уйлый алмыйм шуңа һич.
Г.Зарина. Әниемсин бер генәм
Иң якыным, гөл генәм.
Дөньяларда иң яраткан,
Якын кешем син генә.
Җыр:Мери «Я пока что не звезда»
Фаиль. Өйдән чыгып китүгә үк
Әниемне сагынам.
Тизрәк йөгереп кайтам да
Кочагына сыенам.
Динис.Күзләренә карыймын да
Мәңге яшә син диям.
Саусәләмәт бул әнием
Мин сине мәңге сөям.
Зәлия. Тавышлары булмаса да,
Әллә каян ишетәм:
Аяк очларына басып,
Керә әни ишектән.
Уянмасын ди ул мине,
Таң йокысын бүлмәсен.
Күзләремне йомып ятам,
Уянганны күрмәсен.
Ясминә, Динара Җыр:”Дуслар ”
Регина. Четыре времени года
Кончилось время
Снега и льда.
Берег реки
Затопляет вода.
День удлиняется,
Ночь убывает.
Как это время,
Скажи, называют? (Весенние дни)
Поля опустели,
А ливни рекою.
А это,скажи мне,
Время какое? (Осенние дни)
Тучные нивы,
Солнце печёт.
Пот по усталым Лицам течёт.
В поле жнецы,
В поле косцы.
Прошу, объясни,
Что это за дни? (Летние дни)
Река подо льдом,
Всё бело кругом,
Метелица вьётся….
Как время зовётся?(Зимние дни)
Сюрприз: Яз кызы һәм Кояш керә
Яз кызы.Исәнмесез безнең якын дусларыбыз! Без язның беренче хәбәрчеләре. Үзебез белән бергә җир
йөзенә “8 нче март” язгы беренче бәйрәмне алып килдек.
Кояш кызы.Сезгә матур кояшлы көннәр бүләк итәбез.
Уен: Салон красоты
Мамам предлагается посетить салон красоты, где юные парикмахеры сделают им необыкновенные
прически. 4Мамы садятся на стульчики и держат в руках листок ватмана размером А3, в котором
вырезано отверстие для лица,и нарисован контур шеи.
Дети при помощи маркера рисуют прически. Затем проводиться дефиле модных причесок.
Яз кызы: Балалар без килүгә, әниләрне котлап җырлар, шигырьләр өйрәндегезме?
Балалар: әйе.
Н.Динара. Мин әнигә булышам
Табак савыт юышам.
Чистарган савытсабаны
Шүрлекләргә куешам.
Айсылу. Мин әнигә булышам,
Урынҗирләр җыешам.
Иртән гөлләргә су сибәм,
Керләрне дә юышам.
Исламия. Әни пәрәмәч пешерә
Вакитеп итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Әмир. Әниемнең эше күп
Бәйли миңа оек.
Бүген бөтен уенчыкны
Үзем куйдым җыеп.
Яз кызы: Без сезгә дә буш кул белән килмәдек.
Яз кызы:Балалар мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле? Кыштан соң нинди ел вакыты килә?
Яз килгәч нинди үзгәрешләр була?(балалрның җаваплары)
Әйе балар, бик дөрес әйттегез.
Яз турында матур җыр беләсезме?(әйе) Ягез әле җырлап күрсәтегез.
Бию «Балалайка» кызлар хэм малайлар башкаруында
Кояш кызы:Бик матур җырладыгыз. Мин дә буш килмәдем сезгә уеннар алып килдем. Ул “Чәчәкләрне
җый” дип атала. Менә шушы кисәкләрдән матур чәчәкләр җыярга кирәк.
Уен: “Чәчәкләрне җый”
Кояш кызы. Балалар сезгә уеннар ошадымы? Безгә китәргә вакыт. Безне башка бакчада да балалар
көтә. Сау булыгыз! Кичәгез күңелле үтсен!
Эльвина Адель конферанс. «Шәл бәйләдем» (татар халык жыры). Кызлар башкаруында «Шәл бәйләдем
җыры»
Алып баручы: Балар әниләргә үзебезнең матур шигырьләрне сөйләп үтик.
Гүзәл. Минем матур әнием бар
Аның исемеЭльмира
Әниемнең күп эше,
Әниемэшле кеше.
Ф.Зәринә. Әниемиң якын кешем
Иртән чәчемне үрә,
Ашлары да тәмле була
Яратам шуңа күрә.
Альмир. Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Р.Алинә. Минем әни бик уңган
Бар эшкә дә өлгерә.
Без бакчадан кайтуга,
Тәмле ашлар пешерә.
Уен: “Әниләрне матур итеп киендер.”
«Наряди маму» Мамы стоят в кругу и под музыку передают «волшебный»мешок, неглядя вытаскивают
одну вещь и надевают под музыку.
Балалар әниләргә үзебезнең шигырьләрне дәвам итик
Л.Алинә. Яратам әниемне
Моны бар донья белә.
Саулык телим,бәхет телим,
Яраткан әниемә
Винир. Бүген әниләр бәйрәме, Котлыйм әле үзеңне.
Бүләк итәм әнием сиңа
Иң матур шигыремне.
Ислам. Мин дә котлыйм әни сине,
Теләгем бар минем дә,
Мәңге шулай, кояш булып,
Яшә күңел түремдә!
Аделина конферанс чыгышы
Эльвина «Нолик трудоголик» ялгыз бию
Ринал. Иңиң иртә кем тора,
Иң иртә әни тора.
Без торганчы өстәлдә,
Коймак белән чәй тора.
Асылъяр. Йөзең синең һәрчак
Балкып торсын Әнием!
Ашсуыңнан тәмле исләр,
Аңкып торсын Әнием!
Сюмбель.Язның беренче бәйрәме
8 нче март бүген
Кояш көлә, әни көлә
Шуңа күңлем шат минем.
Румия җыр “Аңламыйм”
Алып баручы: Кадерле әниләребез балаларыгыз үз куллары белән тырышып ясаган открыткаларны кабул
итеп алыгыз.
Җыр: «Бәйрәм буген» ( А.Минһаҗев музыкасы һәм сүзләре)
Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның
менә шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына
сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын. Тагын бер кат бәйрәмнәрегез белән
тәбрик итәбез.
Безнең күңел ачу кичәбез тәмам.Сау булыгыз!
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү
муниципаль учреждениесе “Актаныш гомуми үсеш бирүче
7 нче санлы балалар бакчасы” Әнием –кадерлем
Зурлар төркеме
Тәрбияче: Адгамова
К.В.
Гаянова Э.М.
Музыка белгече: Басыйрова
Ч.И.
Март 2019
Программа 8 марта
Программа 8 марта
Программа 8 марта
Программа 8 марта
Программа 8 марта
Программа 8 марта
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.