1. Аңлатма язуы
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби укудан белем бирүнең төп максатлары:
· Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, татар халкы бәйрәмнәре, традицияләре белән беренчел таныштыру; башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларнытәрбияләрдәй татар балалар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; программада күрсәтелгән әдәби әсәрләрне аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан сөйләмдә мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә, ягъни татар телен балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән сфераларда аралашу чарасы буларак кулланырга өйрәтү; укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү; универсаль уку гамәлләрен формалаштыру, аларны мөстәкыйль уку эшчәнлегенә әзерләү.
3 нче сыйныф өчен эш программасы Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты, МГББУ “8 нче мәктәп“нең башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы,”Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга «Әдәби уку» предметын коммуникатив технология нигезендә укытуның үрнәк программасы”н (1 — 4 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,Г.М. Әхмәтҗанова, (Казан, 2017) (mon.tatarstan.ru) исәпкә алып төзелде.
Программа атнага 1 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында әдәби укуга каралган сәгатьләр саны 3 нче сыйныфта 35 сәгатьне тәшкил итә.
2. Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларда әдәби укуны укытуның нәтиҗәләре билгеләнде.
Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
-беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.
Шәхси нәтиҗәләр:
-татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләре:
-башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Предмет нәтиҗәләре:
-гамәли үзләштергән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү; укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү; татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында өстәмә мәгълүмат алу; әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укуны камилләштерү һәм уку тизлеге нормаларын үтәү; әсәрнең темасы һәм төп геройның характерын, гамәлләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциональ һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәнү; халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь әдәби жанр буларак танырга өйрәнү.
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре
Уку. Татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү; өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку; тексттан кирәкле мәгълүматны табу; укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау;контекст нигезендә таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сөйләү. Программа кысаларында сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны кулланып, әңгәмәдәшең белән контактка керү:сөйли, сорый белү;сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу; орфоэпик нормаларны үтәү;укыганның эчтәлеген сөйләү, эчтәлеккә карата фикереңне әйтә белү;текстны үзгәртеп, аналогик текстлар төзеп сөйләү;көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү);сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау.
Тыңлап аңлау. Аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару; тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.
Язу. Тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;үрнәк буенча дустыңа хат язу; сөйләм бурычын аңлап, кыскача үз фикереңне язмача белдерү, текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү; терәк сүзләр ярдәмендә кечкенә хикәя төзеп язу.
3. Укыту предметының төп эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек |
Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Белем бәйрәме. “Беренче сентябрь» тексты. М. Мәһдиев “Мәктәптә беренче көн” хикәясе. “Без диктант яздык” тексты. Бу сыйныфка ни булган? шигыре М. Галләмованың ”Чын иптәш” хикәясе. Ш.Галиевның ”Онытылган” шигыре. “Китапханәдә” тексты. Г.Зәйнәшеваның «Бер атнада ничә көн?”шигыре. |
Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү. Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Уку әсбаплары. Атна көннәре. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез. |
Көндәлек режим. “Минем көндәлек режимым” темасы буенча сөйләшү. М.Җәлилнең ”Сәгать” шигыре. |
Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
Ашхәнәдә. “Ашханәдә” тексты. Б.Рәхмәтнең ”Аш вакыты”. Х.Гардановның ”Икмәк”хикәясе. Ш.Галиевның ”Кунаклар” шигыре. |
Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. |
Без әти-әниләргә булышабыз. Г.Тукайның биографиясе. Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре. Ә.Бикчәнтәеваның ”Дәү әнием” шигыре, И. Туктарның “Авыраяк” хикәясе. Х. Халиковның “Без ничәү?” шигыре. “Минем әти – әнием кем булып эшли?”, “Без өйдә булышабыз”, “Без табын әзерлибез” темалары буенча сөйләшү |
Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.
|
Туган якка кыш килде. Җ. Тәрҗеманның “Яшел чыршы” шигыре. Ә.Бикчәнтәеваның ”Салкын, саф һава” шигыре. “Чыршы бәйрәме”, “Тауда”тексты. “Яңа ел бәйрәме”, “Кышкы уеннар”, “Каникулда”, “Дуслар” текстлары. |
Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.
|
Шәһәрдә һәм авылда. «Татарстан—зур республика » тексты. “Мин шәһәрдә яшим”, “Безнең авыл” текстлары. |
Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрнеәйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Әдәпле булыйк. “Тәмле сүзләр” тексты, «8 нче Март- әниләр бәйрәме!», “Трамвайда”, “Өч ул” текстлары |
Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
Кечкенә дусларыбыз. М. Галләмова “Дуслар” хикәясе. М. Җәлил. “Маэмай”, “Кем нәрсә ярата?” әкияте. «Минем песием» тексты. |
Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. |
Күңелле җәй, ямьле җәй. Г. Тукай. “Бу кайчак була?”. Б. Рәхмәт. “Матур җәй”. Р. Фәйзуллин. “Җиләк кайда күп”, Х.Халиков. “Витаминлы аш”, Р.Миңнуллинның ”К” лар тулган бакчага”, ”Төсләр” әкияте. “Җәй җитте” тексты. |
Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. |
4. Календарь-тематик план
№ |
Дәрес темасы |
Төп эшчәнлек төрләре |
Дәрес саны |
Үткәрү вакыты |
|
План |
Факт |
||||
1 |
БСҮ 1 сентябрь- Белем бәйрәме. М. Мәһдиев “Мәктәптә беренче көн” хикәясе |
Белем көне белән бер-береңне котлау. Открытка язу. Белем көне турында әңгәмә кору. Әсәрне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. |
1 |
|
|
2 |
Безнең сыйныф. Монологик сөйләм. “Без диктант яздык” тексты. Бу сыйныфка ни булган? шигыре |
Үз сыйныфың турында иң гади мәгълүматлар бирү. |
1 |
|
|
3 |
М. Галләмованың ”Чын иптәш” хикәясе |
Текст белән танышу, тәрҗемә күнегүләре эшләү. Текст буенча сораулар төзү. Текстның эчтәлеген кыскача эзлекле итеп сөйләү. |
1 |
|
|
4 |
Ш.Галиев.“Онытылган”шигыре |
Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү. Сорауларга тулы итеп җавап бирү |
1 |
|
|
5 |
Г. Зәйнашева “Бер атнада ничә көн”шигыре |
Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку. Сорауларга тулы итеп җавап бирү. |
1 |
|
|
6 |
“Китапханәдә” тексты. З. Туфайлова “Безнең китапханәдә”. |
Аңлап уку, тәрҗемә итү, кыскача эчтәлек сөйләү, әңгәмәдә катнашу. |
1 |
|
|
7 |
“Минем көндәлек режимым” темасы буенча сөйләшү |
Тема буенча сөйләшүдә катнашу. |
1 |
|
|
8 |
М. Җәлил. “Сәгать”шигыре |
Әңгәмә кору, сорауларга җавап бирү. |
1 |
|
|
9 |
“Ашханәдә” тексты |
Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү, ситуацияләр уйнау. |
1 |
|
|
10 |
Б. Рәхмәт. “Аш вакыты”шигыре белән танышу |
Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү. |
1 |
|
|
11 |
Х. Гардановның “Икмәк” хикәясе |
Сорауларга тулы итеп җавап бирү. |
1 |
|
|
12 |
Ш. Галиев “Кунаклар”шигыре |
Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку. |
1 |
|
|
13 |
Г. Тукай- бөек шагыйрь. “Безнең гаилә”шигыре |
Сорауларга тулы итеп җавап бирү. Г.Тукай турында кыска гына белешмә бирү. |
1 |
|
|
14 |
БСҮ “Без өйдә булышабыз” “Акыллы малай”тексты |
Әсәрне аңлап уку тәрҗемә итү. Эчтәлекне сөйләү. |
1 |
|
|
15 |
И. Әхтәмнең “Ана рәхмәте”тексты |
Текстның эчтәлеген кыскача эзлекле итеп сөйләү |
1 |
|
|
16 |
Ә. Бикчәнтәева “Дәү әнием ” шигыре. Х. Халиковның “Без ничәү?” шигыре |
Шигырьләрне аңлап, сәнгатьле итеп уку Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү |
1 |
|
|
17 |
И Туктар “Авыраяк”хикәясе |
Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Кыскача эчтәлек сөйләү. Сораулар төзү |
1 |
|
|
18 |
Җ. Тәрҗеман. “Яшел чыршы”шигыре.Чыршы бәйрәме тексты |
Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү |
1 |
|
|
19 |
Ә.Бикчәнтәева ”Салкын, саф һава”шигыре. БСҮ“Кышкы уеннар”. “Тауда” хикәясе. |
Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку. Диалог төзү. Сорауларга тулы итеп җавап бирү. |
1 |
|
|
20 |
“Дуслар” хикәясе |
Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Кыскача эчтәлек сөйләү. |
1 |
|
|
21 |
БСҮ“Яңа ел бәйрәме”, “Каникулда”тексты |
Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү, монологик, диалогик сөйләм оештыру |
1 |
|
|
22 |
«Татарстан—зур республика » тексты. БСҮ Татарстанда яшәүче милләтләр |
Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү, монологик, диалогик сөйләм оештыру. Текст өстендә эш |
1 |
|
|
23 |
“Мин шәһәрдә яшим”тексты |
Текст өстендә эш Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү, монологик, диалогик сөйләм оештыру. |
1 |
|
|
24 |
“Безнең авыл” текстлары |
Текст өстендә эш Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү, монологик, диалогик сөйләм оештыру. |
1 |
|
|
25 |
“Тәмле сүзләр” тексты |
Текст өстендә эш, диалог төзү. |
1 |
|
|
26 |
«8 нче Март- әниләр бәйрәме!» тексты |
Бәйрәм турында әңгәмә кору, үз фикереңне җиткерә алу |
1 |
|
|
27 |
“Трамвайда” хикәясе |
Текст өстендә эш, яңа лексиканы сөйләмгә кертү |
1 |
|
|
28 |
Дәрдемәнд “Өч ул “ хикәясе |
Хикәяне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү. Текст буенча сораулар төзү |
|
|
|
29 |
М. Җәлил “Маэмай”. Акмуен -яраткан песием. БСҮ“Минем песием” |
Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку. Текст буенча сораулар төзү |
1 |
|
|
30 |
“Кем нәрсә ярата?” әкияте. |
Әкиятне аңлап, сәнгатьле итеп уку. |
1 |
|
|
31 |
БСҮ Без җәйне яратабыз. “Җәй җитте” тексты. Г. Тукай. “Бу кайчак була?”. Б. Рәхмәт. “Матур җәй” шигырьләре |
Җәй темасына әңгәмә кору, әңгәмәдә катнашу. Диалог төзү. Яңа сүзләрне сөйләмдә һәм язуда куллану Шигырьләрне аңлап, сәнгатьле итеп уку |
1 |
|
|
32 |
“Төсләр” әкияте. |
Әкиятне аңлап, сәнгатьле итеп уку, яңа сүзләр белән җөмләләр төзү |
1 |
|
|
33 |
“Җиләк җыям, как коям” уены. Р. Фәйзуллин. “Җиләк кайда күп”шигыре |
Диалогик сөйләм үстерү, уен, әсәрләрне аңлап уку, тәрҗемә итү
|
1 |
|
|
34 |
Х. Халиков “Витаминлы аш” хикәясе, Р. Миңнуллин “ К” лар тулган бакчага” шигыре |
Текстларны аңлап, сәнгатьле итеп уку. |
1 |
|
|
35 |
БСҮ Без Сабантуйга барабыз. Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау |
Әңгәмәдә катнашу |
1 |
|
|
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.