1.Аңлатма язуы
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максатлары: башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру; укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту;татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
3 нче сыйныф өчен эш программасы Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты, МГББУ “8 нче мәктәп“нең башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “ Гомуми белем бирү оешмаларында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “татар теле” предметыннан үрнәк программа”, (Авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан, 2018)
Программа атнага 2 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында татар теленә каралган сәгатьләр саны 3нче сыйныфта 70 сәгатьне тәшкил итә.
2. Предметны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
– беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
–коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
–предметка карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә,белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.
Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
–шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
-иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
-объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
-тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
-билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
-ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
-әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
-парларда һәм күмәк эшли белү;
-мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
-әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
-эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
3.Укыту предметының эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны |
Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Белем бәйрәме Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез. |
Беренче сентябрь – Белембәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү. |
Көндәлек режим. Минем көндәлек режимым. |
Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
Ашханәдә” Без ашханәдә ашыйбыз. Минем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез. |
Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. |
Без әти-әниләргә булышабыз Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез. |
Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. |
Туган якка кыш килде Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда. |
Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү. |
Шәһәрдә һәм авылда Татарстан – минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл. |
Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Әдәпле булыйк Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез. |
Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
Кечкенә дусларыбыз Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием. |
Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. |
Күңелле җәй Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм. |
Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. |
Лингвистик белемнәр һәм аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре
· Исем – сүз төркеме белән таныштыру.
· Исемнең иялек килеше белән таныштыру.
· Чы/-че - исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
· Сыйфат – сүз төркеме белән таныштыру.
· Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
· Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
· 21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
· Аннан соң рәвешеһәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.
· Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
· Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.
· –гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.
· Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
· Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.
· Казан шәһәре, киемнәр кибете – төзелмәләре белән таныштыру.
· Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.
Орфографик, орфоэпик минимум
1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
2. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).
5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.
6. я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.
7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы
4. Календарь-тематик план
№ |
Дәрес темасы |
Төп эшчәнлек төрләре |
Дәрес саны |
Үткәрүвакыты |
|
план |
Факт |
||||
1 |
БСҮ Беренче сентябрь- белем бәйрәме! |
Рәсем буенча җөмләләр төзү. “Белем бәйрәме!” темасына диалоглар төзү. |
1 |
|
|
2 |
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Кем? Кемне? Кемгә? сораулары |
Сораулага җавап бирә белү, ситуатив күнегүләр эшләү |
1 |
|
|
3 |
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше Кая? Кайдан? Кайда?сораулары |
Кая? Кайдан? Кайда?сорауларын бер-берсенә бирү һәм аларга дөрес итеп җавап бирә белү. |
1 |
|
|
4 |
-мы;-ме сорау кисәкчәсе. 1-10 га кадәр саннар.
|
Сорау кисәкчәләрен ситуатив күнегүләр эшләгәндә дөрес итеп куллану, саннарны кабатлау, күнегүләр белән ныгыту. |
1 |
|
|
5 |
Мин, син, ул зат алмашлыкларының юнәлеш килеш формасы. Сүзлек диктанты. |
Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дөрес кулланып, үрнәк буенча парлап эшләү, күнегүләр белән ныгыту |
1 |
|
|
6 |
Исем сүз төркеме. Исемнең күплек сан кушымчасы. Төсләр |
Дәреслектәге кагыйдә белән танышу, күнегүләр белән ныгыту Исемнең күплек сан кушымчалары белән сораулар төзү, аларга җавап бирү, рәсемнәрне күзәтү, хикәя төзү. |
1 |
|
|
7 |
Исемнәрнең беренче зат берлек санда тартым белән төрләнүе. |
Дәреслектәге кагыйдә белән танышу, төрле күнегүләр эшләү, уен формасындагы күнегүләр белән теманы ныгыту |
1 |
|
|
8 |
Кереш контроль эш
|
Мөстәкыйль эшләү |
1 |
|
|
9 |
Хаталар өстендә эш. Фигыльнең башлангыч формасы. |
Ситуатив күнегүләр эшләү, басымны дөрес уку күнегүләре өстендә эшләү. |
1 |
|
|
10 |
Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. |
Грамматик структураларны кулланып диалоглар төзү, тәрҗемә күнегүләрен дөрес итеп тәрҗемә итү |
1 |
|
|
11 |
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклыкта зат-сан белән төрләнеше. |
Грамматик стуртураларны кулланып сораулар төзү, аларга җавап бирү. Язмача күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
12 |
Теркәгечләр (чөнки, ләкин ) |
Теркәгечләрне кулланып җөмләләр төзү. Ситуатив күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
13 |
Сингармонизм законы. “Үзе” алмашлыгы.
|
Кагыйдә белән танышу, бирелгән мисаллар өстендә эшләү. “Үзе” алмашлыгын кулланып, җөмләләр төзү, дәреслектәге күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
14 |
БСҮ“Мин китап укыйм.” Диалог төзү. |
“Мин китап укыйм” темасына диалоглар төзү. Ситуатив күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
15 |
“Белем бәйрәме” темасы буенча контроль күчереп язу |
Бирелгән текст белән танышу. Текст буенча туган сорауларга җавап бирү. |
1 |
|
|
16 |
Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр. (Янында бәйлек сүзе) |
Яңа сүзләр белән сораулар төзү, аларга җавап бирергә өйрәнү. Рәсемнәр буенча эш. |
1 |
|
|
17 |
Турында бәйлеге .10-90 га кадәр саннар. |
Күнегүләр эшләү.саннарны өйрәнү, күнегүләр белән ныгыту. |
1 |
|
|
18 |
“Белем бәйрәме” темасын кабатлау. |
Дәреслектәге Үзеңне тикшер! биремнәрен эшләү.Мөстәкыйль эш. |
1 |
|
|
19 |
Көндәлек режим. Вакытны билгеләү Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?
|
Әзер конструкцияләр белән җөмләләр төзү, дәреслектәге күнегүләрне эшләү. |
1 |
|
|
20 |
БСҮ Минем көндәлек режимым. (Диалог төзү.)
|
Көндәлек режим темасына диалоглар төзү, ситуатив күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
21 |
“Исем һәм фигыль” темасы буенчаконтроль эш |
Контроль эш эшләү |
1 |
|
|
22 |
Хаталар өстендә эш. “Көндәлек режим” темасын кабатлау |
Хаталар өстендә эш эшләү, кагыйдәләрне искә төшерү |
1 |
|
|
23 |
БСҮ “Без ашханәдә ашыйбыз.” Яңа лексика кертү. |
Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, монологик сөйләм өстендә эш. |
1 |
|
|
24 |
Кемне? Нәрсәне? сорауларын активлаштыру. Боерык фигыль |
Дәреслектәге күнегүләр белән эш. Мисаллар китерү. |
1 |
|
|
25 |
Бәйлексүзләр.(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында). |
Телдән сорауларга җвап бирү, күнегүләр эшләү |
1 |
|
|
26 |
Тезмә фигыль. (Уйный башладым төзелмәсе.)
|
Кагыйдә белән танышу. Дәреслектәге күнегүләр эшләү. Диалоглар төзү. |
1 |
|
|
27 |
“Ашханәдә”темасын кабатлау. Мөстәкыйль эш. |
Ашханә темасына җөмләләр төзү. Диалоглар төзү. |
1 |
|
|
28 |
Без әти-әниләргә булышабыз.-чы, -че сүз ясагыч кушымчасы. Хаталар өстендә эш.
|
Сүз ясагыч кушымчалары белән яңа сүзләр ясау. Сатучы булып эшли төзелмәсе белән җөмләләр төзү, сөйләмдә куллану Хаталар өстендә эш. |
1 |
|
|
29 |
Тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану.Сүзлек диктанты. |
Тартым белән төрләнгән исемнәр белән җөмләләр төзү, аларны сөйләмгә кертү. |
1 |
|
|
30 |
Чөнки,Шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану. |
Теркәгечләр белән җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү. |
|
|
|
31 |
БСҮ “ Мин яхшы ярдәмче”. |
“Мин яхшы ярдәмче” темасына хикәя төзү, язу. |
1 |
|
|
32 |
Үз билгеләү алмашлыгы.
|
Үз алмашлыгын кулланып, җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
33 |
“Без әти-әниләргә булышабыз”темасына ныгыту күнегүләре эшләү. |
Без әти-әниләргә булышабыз дигән темага монологик сөйләм төзү. Ситуатив күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
34 |
“Без әти-әниләргә булышабыз” темасы буенчаконтроль эш. |
Контроль эш эшләү. |
1 |
|
|
35 |
Туган якка кыш килде. Яңа лексика кертү. Сыйфат сүз төркеме. Хаталар өстендә эш. |
Хаталар өстендә эш эшләү. Кагыйдзлзрне искә төшерү. |
1 |
|
|
36 |
Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. |
Дәреслектәге күнегүләрне эшләү. Мисаллар китерү. |
1 |
|
|
37 |
Антоним сыйфатларСүзлек диктанты. |
Антоним сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. |
1 |
|
|
38 |
Синоним сыйфатлар |
Синоним сыйфатларны сөйләмдә куллану. |
1 |
|
|
39 |
“Сыйфат” темасын кабатлау.Тест.
|
Сыйфат темасына караган тест эшләү. Кагыйдәләрне искә төшерү. |
1 |
|
|
40 |
Кайчан? Нинди? Кайда?сорауларын активлаштыру.
|
Таблица белән эш. Күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
41 |
БСҮ“Һава торышы”Диалог. |
Һава торышы турында сөйли белү. Күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
42 |
Хикәя фигыльләр (Нишли? Нишләде?) Лексик-грамматик материалны ныгыту. |
Фигыльләрне дөрес итеп сөйләмдә куллану белү, аларга сорау куя белү. |
1 |
|
|
43 |
Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
|
Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә һәм язуда дөрес итеп куллана белү. Күнегүләр эшләү.
|
1 |
|
|
44 |
Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне, бүлеккә караган материалны кабатлау. |
Дәреслектә бирелгән күнегүләрне эшләү. Телдән ситуатив күнегүләр эшләгәндә фигыльләрне дөрес итеп куллана белү. |
1 |
|
|
45 |
Өйрәтү характерындагы изложение.“Яңа ел бәйрәме”. |
Изложение язу |
1 |
|
|
46 |
Изложениегә анализ. Исем, сыйфат сүз төркемнәре. (Нәрсә?+ Нинди? ) |
Хаталар өстендә эшләү, кагыйдәләрне искә төшерү. |
1 |
|
|
47 |
Шәһәрдә һәм авылда. Яңа лексик материал кертү. |
Яңа сүзләр белән танышу, аларны сөйләмгә кертү. |
1 |
|
|
48 |
Изафә бәйләнеше. |
Сорауларны дөрес итеп куя белү, аларга җавап бирү. |
1 |
|
|
49 |
Күчереп язу.”Туган көн”. |
Текстны дөрес итеп күчереп язу, эшне вакытында тапшыру. |
1 |
|
|
50 |
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен, бәйлек сүзләрне ныгыту күнегүләре эшләү Сүзлек диктанты. |
Татар исемнәренең язылышын истә калдыру.
|
1 |
|
|
51 |
“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенчаконтроль эш. |
Контроль эш эшләү. Эшне вакытында эшләп тапшыру. Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү. |
1 |
|
|
52 |
Хаталар өстендә эш. Һәр, барлык билгеләү алмашлыклары. Кабатлау. |
Сорауларга җавап бирә белү, күнегүләр эшләү Һәр, барлык билгеләү алмашлыклары белән дөрес итеп җөмләләр төзү. |
|
|
|
53 |
Әдәпле булыйк. Яңа лексика кертү. Ситуатив күнегүләр эшләү. |
Күнегүләр эшләү, боерык фигыльләрне сөйләмдә һәм язу куллана белү |
1 |
|
|
54 |
БСҮ“Тәмле сүзләр”. Диалог.
|
Тәмле сүзләр турында ситуатив күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
55 |
“Туган көн”. Ситуатив күнегүләр эшләү. |
Туган көнгә чакыру язу, туган көн белән котлый белү. |
1 |
|
|
56 |
Исемнең юнәлеш, төшем килеше формасы. Ныгыту күнегүләре эшләү. |
Ныгыту күнегүләре эшләү. |
1 |
|
|
57 |
“Әдәпле булыйк” темасын кабатлау. Диктант“Дуслар” |
Диктант язу |
1 |
|
|
58 |
Хаталар өстендә эш. Русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре. |
Тәрҗемә күнегүләре эшләү |
1 |
|
|
59 |
Кечкенә дусларыбыз. Яңа лексика кертү. Төрле килешләрдәге исем һәм алмашлыкларны сөйләмдә куллану. |
Яңа лексика белән эш |
1 |
|
|
60 |
Көн саен , Һәр көн төзелмәләре. |
Көн саен төзелмәсе белән җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
61 |
БСҮ“Яраткан дустым”.Хикәя төзү. |
“Яраткан дустым” темасына этләр, песиләр турында монологик һәм диалогик сөйләм булдыру. Җөмләләре төзек хикәя төзү. |
1 |
|
|
62 |
Раслау һәм инкяр җөмләләр. |
Күнегүләр эшләү. Раслау һәм инкяр җөмләләр төзи белү. |
1 |
|
|
63 |
“Кечкенә дусларыбыз “ темасын кабатлау. |
“Минем дустым” тексты белән танышу. Текст белән эшләү. |
1 |
|
|
64 |
Сүзләр һәм сүзтезмәләр. Сүзлек диктанты. |
Актив үзләштерелгән сүзләрне тыңлап яза белү, сүзтезмәләрне мәгънәләре буенча дөрес итеп куллану. |
1 |
|
|
65 |
Күңелле җәй, ямьле җәй!Яңа лексика кертү. |
Яңа лексика белән эш. |
1 |
|
|
66 |
Үтенү, сорауны белдерү формалары. |
Диалог төзү, тәрҗемә эше. |
1 |
|
|
67 |
Сыйфатларның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрен ныгыту Күнегүләре эшләү. |
Сыйфатларның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрен ныгыту өчен күнегүләр эшләү. |
1 |
|
|
68 |
Хәзерге заман хикәя фигылънең зат-сан белән төрләнешен ныгыту күнегүләре эшләү. |
Фигыльләрне заманнары буенча аера белү. Төрле күнегүләр эшли алу. |
1 |
|
|
69 |
Йомгаклау контроль эше. |
Мөстәкыйль эшләү. |
1 |
|
|
70 |
Хаталар өстендә эш. БСҮ “Күңелле җәй, ямьле җәй ”Гомумиләштереп кабатлау. |
Фикерләрне белдерү, монологик сөйләм. |
1 |
|
|
“Каралды” МБ җитәкчесе _________/ / Беркетмә № ____ “___”___________20___ел |
“Килешенде” Директор урынбасары ______ / / “___”_______________20__ел |
“Расланды” 8 нче мәктәп директоры __________/ / Боерык № ______ “___”___________20___ел |
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.