Работа над текстом (на татарском языке)
Оценка 5

Работа над текстом (на татарском языке)

Оценка 5
Руководства для учителя
docx
чтение
2 кл—8 кл
31.03.2017
Работа над текстом (на татарском языке)
Укучыларның теге яки бу фәннең нигезләрен үзләштерә алмау күп очракта, аларның текст белән эшли белмәүләреннән тора. Укучылар текстта булган иң төп мәгънәви берәмлекләрне , әһәмиятле мәгълүматны,терминнарны, исбатлау өчен кирәкле булган фактик материалларны һ.б. аерып бүлеп чыгара алмыйлар.Текст – телләргә өйрәтүнең дә төп укыту-методик берәмлеге булып тора, чөнки текст – укучының киләчәктә теге яки бу телдә үз сөйләменә нигез сала.Укучыларның теге яки бу фәннең нигезләрен үзләштерә алмау күп очракта, аларның текст белән эшли белмәүләреннән тора. Укучылар текстта булган иң төп мәгънәви берәмлекләрне , әһәмиятле мәгълүматны,терминнарны, исбатлау өчен кирәкле булган фактик материалларны һ.б. аерып бүлеп чыгара алмыйлар.Текст – телләргә өйрәтүнең дә төп укыту-методик берәмлеге булып тора, чөнки текст – укучының киләчәктә теге яки бу телдә үз сөйләменә нигез сала.
Текст белән эш.docx
ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”                                                                Чыгыш темасы:                                                   “ Текст белән эш”  “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында билингваль тирәлектә татар теле һәм әдәбиятын укытуның теоретик һәм гамәли аспектлары” темасы буенча белем күтәрү кысаларында                                      Башкарды: Низамеева Раушания Фәргать кызы,                                                              югары квалификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эш урыны: МБГБУ “Яшел Үзән районы  Кызыл Яр төп гомуми белем бирү мәктәбе” Казан – 2017 Укучыларның теге яки бу фәннең нигезләрен үзләштерә алмау күп очракта, аларның текст  белән эшли беләмәүләреннән  тора. Укучылар текстта булган иң төп мәгънәви  берәмлекләрне , әһәмиятле  мәгълүматны,терминнарны, исбатлау өчен кирәкле  булган  фактик материалларны  һ.б. аерып бүлеп чыгара  алмыйлар.Текст –   телләргә өйрәтүнең дә   төп  укыту­методик берәмлеге булып тора, чөнки текст – укучының киләчәктә  теге  яки бу  телдә үз сөйләменә нигез сала.  Уңышлы итеп  сайланып алынган текстукучыларда максималь дәрәҗәдә тел эшчәнлеген  стимуллаштыра,шунлыктан текст : ­ мәгълүматлы ; ­ кызыклы;мавыктыргыч; яшь  үзенчәлекләрен исәпкә  алып; заманча актуаль сюжетлы;  нинди дә булса  проблематик эчтәлекле һәм  ( текстның  тематикасы һәм проблематик эчтәлеге  укучыда  кирәкле тел һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыра) ­  укучы өчен  мөстәкыйль рәвештә  үз сөйләмен үстерерлек үрнәк булырга тиеш. Димәк, текст белән эшләүнең максаты  буларак укучының  уку күнекмәләрен камилләштерү  һәм текстның эчтәлегенә төшенү өчен сүзлек байлыгын киңәйтү, гомумән, аның башка    сөйләм күнекмәләрен үстерү тора. Уку дәрестә  мөстәкыйль уку гына булып калмый, ул  сөйләмнең  мөһим атрибутына әйләнә.  Текстка укырга өйрәтүнең дәрестә төп укыту принциплары: 1. Уку – пассив эш­гамәл түгел. Укучы  текстның эчтәлегенә  якынайтылган булырга  тиеш. Ул сүзләрнең мәгнәләрен белергә тиеш, дөрес  аргумент китерә  белү (нәрсәне дә булса яки сүзне  аңлауны  исбатлый,дәлилли белү),автор белән килешәме, юкмы,үз   позициясен  булдыра белү. Бу принципны күздә тотып эшләмәгән очракта, без текстны укып  чыгабыз да һәм ул тиздән онытылачак. 2.Укучыда текстка карата зур кызыксыну булдыру. Текст укучы мавыктырып эшләгән  очракта гына, укучы актив рәвештә эшли һәм аның эш нәтиҗәсе  дә күпкә югары була. 3.Укытучы укучыны ң тел күнекмәләрен дөрес башкаруы өчен генә түгел,ә бәлки  текстның якынча эчтәлеген дөрес аңлавы өчен дә  мактарга тиеш. (поощрение). Үз   тормышында һәм текстта булган охшашлыкны  яки  аермалыкны күрә  белү. 4.Текст укуда  төп факторларның берсе ­   фаразлау (предположение) ,яки якынча прогноз кую (төзү). Бу принцип укучы текстны үзләштерергә,  кабул итәргә әзер булган очракта  тормышка аша. Моның өчен,тел ягыннан укучы бик әзерлекле булырга тиеш. 5.Биремнәр һәм текст темасының тәңгәл килүе. Укытучы ягыннан бирем­күнекмәләр укучыны кызыксындырып,мавыктырып эшләтерлек,аның табигый фантазиясен уятырлык итеп сайланылмаса,дәрестә  юмор, уҗай комфорт  тудырылмаса, текст өстендә эшнең нәтиҗәсе түбән булыр. 6. Тексттан ахыргача файдалану.Текст эчтәлеге  үз эченә  төрле  грамматик күренешләрне,  лексик берәмлекләр, сөйләм, язу,тасвирлау модельләрен һ.б. ала.Бу тел байлыклары укучыны  да кызыксындырмыйча калмаска тиеш.Укучыны дәрес интригасына тартып,текст өстендә  эшка алып кертү мөһим. Текстлар,  тел өйрәнү буенча Программа нигезендә  һәм үзләштерелгән  лексик берәмлекләр  санын  күздә тотып,әлеге уку периодына туры килерлек итеп сайланыла. Югарыда әйтелгән  максатларга ирешү өчен , укытучы текст өстендә  өч этаптан  торган  эш не оештыра.Алар­   текст алды,текст өсте,тексттан соңгы эш этаплары.  Текст  белән ничек эшләргә  соң? Беренче этап: текст алды эш:бу этапта укучыларда текстка карата  берникадәр дәрәҗәдә кирәкле  мотивация тудырыла,тел һәм сөйләм, социокультура  характерында булган белем фоны  актвлаштырыла, укуларны  текст эчтәлегендә булган  тел һәм сөйләм ягыннан катлаулы  моментларны адекват кабул итүгә әзерләү, укучыларның игътибарын текст эчтәлегенең   мөһим һәм әһәмиятле  булган  якларына  юнәлдерү. Нинди бирем­күнекмәләр үткәреп була? Укытучы аларны сыйныфның гомуми белем  дәрәҗәсенә карап,техник мөмкинчелеклекләрне , өйрәнеләчәк  текст үзенчәлекләрен  һ.б.   күздә  тотып  сайлап ала. Мисал өчен: ­ текстның исемен  укыгыз, һәм әйтегез текст нәрсә яки кем турында икән  (фаразлау) ­сүзләрне укыгыз һәм аларның килеп чыгышын аңлатыгыз (сүзлек эше) ­тексттан өйрәнеләсе тема буенча сүзләрне табып  алыгыз һ.б. “Рәсем буенча бел!”, «Ассоцияләр һәм фаразлар”,”Сорау­җавап” (укытучы таныш  булмаган текст буенча 5­10 сорау бирә.Шушы сорауларга җаваплардан торган хикәя төзергә  тәкдим ителә. Һәр укучы  үз хикәясен кычкырып укый, сәңыннан укытучы текстның   оргиналын укый. Шуннан соң укучылар әлеге текстның эчтәлеген сөйлиләр. ) “Кластер,хәтер картасы “Керпе” укытучы  тактада ачкыч­сүзне яза. Укучылар бу сүзгә  карата  тудырылган төрле ассоцияләрне тактага исемлек формасында язып баралар. Аннан  соң   ачкыч­сүзнең эчтәлеген ачучы текст укыла, укучыларга таратыла. Аны укыйлар һәм  эчтәлеген сөйләп карыйлар. Икенче этап: текст буенча  эш: әлеге этапта  укытучыга  укучыларда төрле тел һәм сөйләм күнекмәләренең  ни дәрәҗәдә  формалашуын күрү,бәяләү мөһим. Уку контроле буларак, укучылар эшчәнлегенең сыйфаты,  нәтиҗәсе буларак текстның эчтәлеген аңлау тора.Бу этапта уку төрен дөрес сайлап алу мөһим.Текстның эчтәлеген аңлау турыдан­туры укучылар алдында куелган коммуникатив  мәсьәләне чишү дә тора.Беренче кат уку – текстның төп  мәгънәсен, төп информацияне табу   һәм ачыклау.(төп идея, проблема һ.б. Текстны кабаттан уку ­  укучыларны текст эчтәлегенең   өстәмә  детальләрен аңларга ориентлаштырыла. Бер үк текстны  берничә уку тәкдим ителми,  текстның эчтәлеге инде аңлашылган очракта,  текстның.коммуникатив әһәмияте югалырга  мөмкин. Нинди бирем­күнекмәләр үткәреп була? “Тыңлыйбыз һәм кабатлыйбыз” күнекмәсе. Бу күнекмә текстны  тыңлап аңлау  сәләтен  арттыра. Укытучы  текстны кычкырып  паузаларсыз укый, укучылар кабатлый. Берничә  тапкыр үткәреп була. Соңыннан укучылар текстны сөйлиләр. “Кайтаваз”.лингофокабанетта аерым мләләр бүлуеп текст укыла. Укучылар кабатлыйлар,  Кабатлау язылып барыла.  Язма тыңланыла. Оригинал текстны укыйлар. Ахырда укучылар  текстны сөйлиләр.лар. “Диктант­фантазия”. Укытучы  текстны башын  әйтеп яздыра, ә укучылар ахырын үзләре  уйлап язалар. “Текст һәм сүзлек” (сыйныфның бер төркеме текстны сүзлексез, ә икенче төркем сүзлек  белән тәрҗемә итәләр. Ахырдан тәрҗемәләр  чагыштырыла.). “Синхрон тәрҗемә” (текст укыла һәм паралель тәрҗемә ителә). “Бинго” (укытучы укучыларга әзер сүзләр белән  тутырылган таблица өләшә. Текстны укыган вакытында таблиөада  һәм текстны тыңлаганда ишетелгән сүзләрне  билгели баралар,соңгы  сүзгә тамга куелгач , эше тәмамланган укучы БИНГО дип кычкыра. “Пазл” ( текст төрле өлешләргә киселә, һәм бутала,аннан таратыла, төркемнәрдә эш бара,  киселгән өлешләрдән  (пазлардан) тулы текст җыела). Өченче этап: бу этапта текстның эчтәлеге укучыларның тел күнекмәләрен үстерү өчен  кулланыла, укучылар үз фикерләрен телдән яки язма  белдерергә өйрәнәләр. Бер төркем күнегүләр текстның эчтәлеген  ачкыч­сүзләргә таянып сөйләргә өйрәтү; ­ Текстны мәгнәви өлешләргә бүлү, план төзү,, текстның эчтәлеген кыскартылган  ,җиңеләйтелгән вариантта сөйләү;  Икенче  төркем күнегүләр – текстның тулы эчтәлеген сөйләү, интерплетацияләр  ясау,текст эчтәлегендә булган мәглүматка бәя бирү һ.б. Өченче  төркем күнегүләр­ текстның эчтәлеген үз исемеңнән сөйләү, охшаш текст язу,  текстның дәвамын үзгәртеп язу һ.б. Нинди бирем­күнекмәләр үткәреп була? Мисал өчен: “Сюжетны үзгәрт”, “Кыскартып яз”,”Исем бир”,”Реклама”, “Белдерү”  ,Көндәлек”, “Хат”, “Интервью» “Телеграмма”“Текстның  вакытын үзгүрт” һ.б.

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)

Работа над текстом (на татарском языке)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
31.03.2017