Внеклассное мероприятие «Химический калейдоскоп» разработано на татарском языке и направлено на закрепление знаний учащихся 8-9 классов по изученным темам, повышение интереса к предмету химии, на реализацию творческого потенциала учащихся в учебно-игровой, предметно-продуктивной, социально ориентированной деятельности. Это мероприятие одновременно является и пропедевтикой для учащихся начального и среднего звенаВнеклассное мероприятие по демонстрации занимательных опытов
“Химик калейдоскоп ”
Максат : Химик тәҗрибәләр аша химия фәненә кызыксыну , аны өйрәнү теләге уяту.
Җиһазлау: стаканнар, пипетка, тозлы җеп,колба.
Реактивлар: калий перманганаты, натрий гидроксиды эремәсе, су , металлик натрий, фенофталеин
эремәсе , сульфат кислотасы, барий хлориды эремәсе (натрий, калий, барий , кальций хлориды)
этил спирты, ком, тимер порошогы, күкерт порошогы, силикат җилеме, бакыр сульфаты никель
сульфаты собальт хлориды (CaCl2, NiSO4, CuSO4, CoCl2, FeCl3, BaCl2) калий каррбонаты,
аммиак эремәсе , хлорид кислотасы ,шикәр комы, натрий гидрокарбонаты( чәй содасы).
Чара барышы
Кадерле балалар, сез мәктәптә бик күп фәннәр укыйсыз. Шулар арасында химия фәне дә бар
Химия фәне ул шундый , шундый фән дип аны бер сүз белән генә аңлатып та булмый . Бу фән бик
кызыклы ,мавыктыргыч. Ул табигать фәннәре төркеменә керә. Химия фәне кешеләргә дарулар ,
төрле тукымалар табарга , металлик предметларны пласмассага әйләндерергә , табигый
продуктларны ясалмага әверелдерергә һәм дөньяда булмаган әйберләрне табарга ярдәм итә ,
өйрәтә. Химия фәненә башка фәннәрдә булмаган кызыклы тәҗрибәләр дә ясарга була . Менә шул
тәҗрибәләрнең кайберләрен без сезгә дә күрсәтергә булдык. Миңа бу эштә укучылар ярдәм итәчәк
1 тәҗрибә Шырпысыз ут кабызу
Химия фәне казанышларын теләсә кайсы өлкәдә күреп була : заводларда , фабрикаларда ,
медицина өлкәсендә Химия машиналар , пыяла , пластмассалар табуда , авыл хуҗалыгында югары
уңыш алырга ярдәм итә. Ул безнең өйләргә дә килеп керде , матур киемнәргә киендерде .
Кыскасы – ул могҗизалар тудырыга сәләтле
1 укучы Мин могҗиза тудыра алам
Утсыз , шырпысыз учак ягам
(12 г. KMnO4 изәргә, куертылган H2SO4 тамчылап өстәргә , пыяла таякчык белән
болгатырга ,таяк белән спиртовкага кагылырга .)
2 тәҗрибә Фейерверк
Пыяла 100200 мл цилиндрга 50100 мл куертылган сульфат кислотасы салалар. Cосуд стенасы
буйлап акрын гына денатурат , яки этанол агызалар. Сосуд өстендә вак марганцовка кристаллары
сипсәң. Матур очкыннар чыга
3 тәҗрибә Яна торган су.
Су бик файдалы минерал , ул бик өлкәләрдә кулланыла . Шул исәптән янгын сүндерүчеләр
янгынны сүндерү өчен дә кулланалар. Ә менә безнең су – киресенчә – януга ярдәм итз
( Натрий металлары кисәкләрен савытка салырга , аңа су өстәргә , натрий чаткылар чыгарып суда
йөзеп йөри )
3 тәҗрибә Ярасыз кан
3 укучы . Ә бу тәҗрибәне күрсәтер өчен безгә ярдәмче кирәк. Я , кайсыгыз батыр Кем бернәрсәдән
дә курыкмый?Врач :Син хәзер укучы түгел , ә авыру . Ә мин хирург . Хөрмәтле авыру, мин сезгә операция ясыйм
. Операция авыртусыз узачак, ләкин бик күп кан агачак . Каннан курыкмыйсыңмы ? Операция
алдыннан стерилизация кирәк, ассистент йод бирегез.
Ассистент: момент. (FeCl3, 100 мл, 3% әремә салынган колба бирә )
Врач: Йод белән ышкыйбыз. ( мамыкны йодка манчып кулны сөртә)
Пациент, сез тик торыгыз
Ассистент, пычак бирегез !
Пычак алып аны аммоний калий роданидына манчып ала һәм укучының кулын “ кисә”.
Киселкән урында кан агарга тиеш. Пыяла савытта 100 мл 3 % тимер хлориды эремәсе
әзерлиләр . Икенче савытта шул кадәр үк 3 % калий роданиды (тиоцианид калия),( амминий
роданиды) , өченче савытта калий яки натрий фториды эремәсе эзерлиләр.
Тимер хлориды эремәсенә манчылган мамык белән ( йод) кулга сылана ( нык юешләргә кирәк)
Пычак калий роданиды эремәсенә кертелә( нык юешләргә кирәк)Пычак кырые белән кулга
сызсаң . кызыл төстәге эремә “ кан” барлыкка килергә тиеш Азактан натрий фторидына
манчылган мамык белән сөртеп алалар
Врач: авыртамы . Пациент, Борчылмагыз , хәзер сөртәм дә операциянең хәттә урыны да калмаячак.
(Натрий фторидына манчылган мамык белән сөртеп ала)
4 тәҗрибә .Төсле сулар
Врач Нишләптер тамагым кипте. Ассистент, берәр сокмы , сөтме дигәндәй , бирегез әле . тамагым
кипте.
Ассистент: айн момент , менә сезгә сок. Менә сезгә сөт ( Калий гидроксидына фенолфталеин
эремәсе салгач . кура җиләге төсендәге эремә , сульфат кислотасына барий хлориды салгач, сөт
төсендәге эремәләр ясала)
1 укучы Туктагыз , куркынычсызлык ккагыйдәләрен белмисез мени? Бер генә химик матдәне татып
иснән кабып карарга ярамый дип өйрәтәләр бит безгә.
5 тәҗрибә Вулкан ату
Хәзер без беразга тарихка күз салырбыз Иртән иртүк , бар кешеләр йокыда Кисәк кенә вулкан
кратерыннан ялкын бөркелеп чыга . Шартлау. Лава ага Аның астында Помпей дигән гүзәл шәһәр
мәңгелеккә күмелеп кала Вулканнар төрле була. Кайберләре төтен бөркеп утыра , кайберләре газ ,
кайнар су ата. Ә кайберләреннән исә дәхшәтле ут бөркелә. Хәзер без сезгә шундый вулканнарның
берсен күрсәтербез
Феррат вулканы 1 г тимер порошогына 2г коры калий нитраты( бик нык изеп) салалар ,
катнашманы 4_5 кашык елга комыннан торган таулы форма эченэ салалар. Аны спирт белән
юешлиләр һәм кабызып җибәрәләр . Көчле реакция башлана
Вулкан Лемери –
2 г тимер опилкасына 2 г порошок хәлендәге күкерт салалар . Катнашманы тау рәвешендә
куялар. Бу катнашамага кызган таяк белән орынсаң , реакция башлана , вулкан ата башлый.
6 тәҗрибә Төсле утлар Алдан әзерләр куярга .Чиста фарфор чашкаларга 30 мл этил спирты
салына. Спиртка 5г изелгән натрий, калий, барий, кальций хлоридлары сибәргә катнашманы
кабызырга7 тәҗрибә « Медузалар »
Стаканга силикат клее салырга (натрий силикаты) эремәсе. Стакан төбенә кальций, кобальт,
хром, бакыр хлориды кристаллары салырга , берничә секундтан соң стаканнарда кристаллар үсә
башлый.
В химический стакан налейте жидкое стекло и воду в объемном соотношении 1:1. Компоненты
тщательно перемешайте. В полученную смесь добавьте по капле растворов солей кальция,
никеля(II), меди(II), кобальта(II), железа(III) и бария, например, CaCl2, NiSO4, CuSO4, CoCl2,
FeCl3, BaCl2. капли капайте на некотором расстоянии друг от друга. Сразу появятся студенистые
«медузы», представляющие собой осадки силикатов или кремниевой кислоты в смеси с
гидроксидом или основной солью. При этом кобальтовые «медузы» окрашены в синий цвет, медные
– в голубой, железные – в желтокоричневый, никелевые – в зеленый, бариевые – в белый, а
кальциевые будут полупрозрачными.
8 тәҗрибә Янмый торган җеп
Җепне берничә катлап алып. Тозлы суда тотып киптерәләр . Аңа йөзек кигерәләр . Җепне
тартыралар һәм бер башын шырпы белән яндыралар
9 тәҗрибә Утсыз төтен
Зур колбаның төбенә коры калий карбонаты салалар 25% аммиак эремәсе белән юешлиләр
Аннары акрын гына куертылган хлорид кислотасы салалар төтен чыга
10 тәҗрибә Кара елан
Тарелкага 34 кашык коры елга комы салалар , уртасында чокыр ясыйлар Катнашма ясыйлар: 1 чәй
калагы шикәр комы һәм ¼ чәй калагы натрий гидрокарбонатыннан тора NaHCO3( чәй содасы)
Комны этил спирты белән юешлиләр. Аңа катнашма салалар һәм кабызып җибәрәләр берничә
минуттан елан чыга.
11 тәҗрибә Хамелеон
Калий перманганаты , гади тел белән әйткәндә,марганцовка суда эрегәндә кызгыл миләүшә төсе
бирә. ( бер укучыны эшләтеп карау) Ә менә химия өйрәнүче укучылар марганцовка суда эретеп
бөтенләй икенче төс , әйтик яшел төскә кертә алалар. (марганцовканы селте эремәсендә эретү)
Химия фәнендә әле тагы бик күп тәҗрибәләр күрсәтеп булыр иде Ләкин безнең вакытыбыз
чыкты . Әгәр дә сез химия фәнен кызыксынып өйрәнсәгез, монды тәҗрибәләрне үзегез дә ясый
алаласыз
).Азнакай муниципаль районы
Зур Сукаеш авылы мәктәбе
“Химик калейдоскоп”
59 сыйныф укучылары өчен тәрбияви чара
Әзерләде: химия , биология
укытучысы Галимова Р.Р.20162017 уку елы