"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"
Оценка 4.9

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"

Оценка 4.9
Документация
docx
музыка
Детсад
20.01.2020
"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"
.Слайд. Минем проектым “ Музыкаль-уен эшчәнлеге ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ритны тою сәләтен үстерү.” Балалар өчен музыка- ул яңа, якты кичерешләр дөньясы. Музыка ярдәмендә балаларның иҗади сәләтләре һәм күзаллаулары үсә. Карл Орф методикасында, ритмны тоярга өйрәтү- зур урын алып тора. Ул ритмны үзләштерү өчен бик күп кызыклы ысуллар, җырлы- биюләр, шигырьләр, тизәйткечләр иҗат иткән. Композиторның балаларга музыканы җиткерү ысулы да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Минемчә ул, Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары таләпләренә 100% туры килә.
Доклад.Проект Гиззатуллина Р.Р. - копия.docx

1.Слайд.

Минем проектым Музыкаль-уен эшчәнлеге ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ритны тою сәләтен  үстерү.”

 

Балалар өчен музыка- ул яңа, якты кичерешләр дөньясы. Музыка ярдәмендә балаларның иҗади сәләтләре һәм күзаллаулары үсә.

Карл Орф методикасында, ритмны тоярга өйрәтү-  зур урын алып тора. Ул ритмны үзләштерү өчен бик күп кызыклы ысуллар, җырлы- биюләр, шигырьләр, тизәйткечләр иҗат иткән. Композиторның балаларга музыканы җиткерү  ысулы да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Минемчә ул, Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары  таләпләренә 100%  туры килә.

2 слайд Карл Орф, беренче табигый музыка коралы итеп -  “кешене” куя. Музыканың ритмын тасвирлау өчен, без кул чәбәкли алабыз, аяклар белән тыпырдыйбыз, тезләргә чәбәклибез, бармаклар белән тавыш чыгара алабыз. Шулай ук җырның, биюнең  ритмын өйрәнгәндә : таякчыклар, кашыклар, туплар, шарлар, пластик стаканнар, кәгазъ, пакетлар куллану  балалар өчен бик кызыклы.

 Аның методикасында, кырыс чикләүләр юк. Балаларга һәм музыка җитәкчесенә ничек уңайлы, музыка шөгеле шулкадәр, кызыклы һәм җиңел үтә. Музыканың барлык үзләштерү  төрләрен дә кызыклы итеп җиткерү -   уен белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш.  

Алда әйтелгәннәрнең барысы да проектның актуальлеген билгели. Проектның йомгаклау иҗади чарасы булып-  "Музыка уен кораллары патшалыгына сәяхәт" дигән,  күңел ачу  тора. Чаралар планы , федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында,  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыкаль тәрбия бирү программасын үзләштерү максатларына һәм бурычларына туры килә.

3.слайд  

3. Проектның максаты һәм бурычлары.

Максат—Традицион булмаган ысуллар кулланып, музыкаль уеннар аша, балаларда иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:

Белем бирү:

-         Мәктәпкәчә яштәге балаларда традицион булмаган ысулларга кызыксыну уяту;

-         сүзлек запасын музыкаль терминнар белән баету;

Үстерү:

     -  Балаларның музыкаль сәләтләрен: ритмны, тембрны, динамиканы ишетү мөмкинлекләрен үстерүне дәвам итү;

      - Балаларда музыка характерына тәңгәл рәвештә ритмик хәрәкәтләнү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү;

       - Музыкаль тәэсирләрне баету, музыка культурасы нигезләрен алга таба  үстерүгә булышлык итү. 

Тәрбияви:

-         Балалар иҗатын үстерү, аларны актив мөстәкыйль гамәлләргә дәртләндерү;

-         Балаларның музыка культурасын үстерү, сәнгати зәвык тәрбияләүне дәвам итү;

-         татар музыка мирасына хөрмәт тәрбияләү.

       

 

4 слайд.           

          Проект 5-6 яшьлек балалар өчен тәкъдим ителә.

Проект 1 айга исәпләнгән.

Проектны үткәрү вакыты: - 04.11.19- 29.11.19

Проект 3 этаптан тора.

1нче -  Әзерлек этапы

-         Темага кагылышлы әдәбият белән танышу;

-         Шөгелгә кирәкле музыкаль репертуар әзерләү;

-         Ата- аналар белән консультация үткәрү;

-         Презентация ясау өчен кирәкле видеоматериал әзерләү ;

-         Үз кулларыбыз белән музыка уен кораллары җитештерү өчен кирәк- ярак  әзерләү.

-         Тәрбиячеләр өчен Карл Орф методикасы буенча мастер класс үткәрү.

 

5 слайд

 

-2 нче - Төп этап:

Балалар белән эш төре

1.     Карл Орф иҗаты белән таныштыру. Презентация карау. “Теремкәй” әкиятен музыль уен кораллары белән башкару.(музыкаль әкият)

2.     Балаларга , кулланылыштан төшкән җиһазлардан, музыка уен кораллары җитештерү буенча “мастер класс” үткәрү, “Әпипә” татар халык көен башкару.

6 слайд.

3.     “Әнисә” татар халык көе белән таныштыру. Таякчыклар куллану, ритмны сугу. (К.О.ысулы буенча)

7 слайд

4.     Рөстәм Яхин репертуарыннан Вальс- экспромт әсәре белән таныштыру, тыңлау. Массаж туплары белән уйнау, кулларга гимнастика үткәрү.

5.     “Әпипә” татар халык көенә кагазъ ярдәмендә ритмны сугарга өйрәтү.

8 слайд

6.     Композитор Салих Сайдашев репертуарыннан вальс әсәре белән таныштыру. Шарлар очырту аша, вальсның җиңеллеген  аңлату.

7.     “Эх, зилем- зиләле” татар халык көе. Туплар куллану.

9 слайд

8.     “Шома бас” татар халык көенә төсле стаканнарда уйнау. Ритм тою сәләтен һәм хәтерне ныгыту.

10 слайд

9.     “Каз канаты” татар халык көйенә музыканы музыка уен кораллары белән тасвирлау.

10.  

Кулланыштан бушаган җиһазлар белән көйнең динамикасын, ритмын искә алып оркестр оештыру.

11 слайд

Ата-аналар белән эш планы

1.     К. Орф методикасы буенча музыкаль-уен эшчәнлеге ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү һәм татар музыкаль мирасы белән таныштыру . Проект эшчәнлеге турында әңгәмә үткәрү.

 

2.     “Күңелле оркестр” музыка уен кораллары конкурсын үткәрү. (Кулланыштан төшкән савытлардан музыка уен кораллары җитештерү)

 

 

3.     Ата- ана өчен консультацияләр үткәрү: “Бишек җырларының әһәмияте”, “ Музыка- кечкенәдән алып- мәктәпкәчә”, “Гаиләдә музыка тәрбиясе”, “Табигый музыка сәләтен ничек танырга?”

12 Слайд.

3 нче- Йомгаклау этапы:

-         Өйрәнгән җыр- биюләрне кулланып ата-аналарга, тәрбиячеләргә ачык шөгел күрсәтү. “Музыка уен кораллары патшалыгына сәяхәт”;

-         Кулланыштан төшкән җиһазлардан  музыка уен кораллары “Күңелле оркестр” конкурсына нәтиҗәләр ясап, дипломнар тапшыру. Күргәзмә әзерләү;

-         Оештырылган проект нәтиҗәсен фотолар белән бизәп стенд җитештерү.          

13 слайд..

 

Проектның фаразланган нәтиҗәләре:

1. Балаларда музыкага, композиторларга кызыксыну уяту,

2. Ата-аналарны уртак эшкә җәлеп итү.

3. Проектны булдыру алгоритмы үзләштерү: максатны кую, максатка ирешүнең төрле чараларын эзләү, алынган нәтиҗәләргә анализ ясау;

 4.Оркестрда көйне башкарылырга өйрәнү һәм аларда мөстәкыйль музыкальләштерүгә аңлы теләк барлыкка китерү;

5.  Карл Орф белем бирү ысулларын кулланып, эшчәнлекне кызыклы итеп үткәрү.

 

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"

"Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста путем обучения их игре на музыкальных инструментах"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
20.01.2020