Сәламәтлек - иң зур байлык
Оценка 4.7

Сәламәтлек - иң зур байлык

Оценка 4.7
Мероприятия
doc
воспитательная работа
1 кл
29.03.2017
Сәламәтлек - иң зур байлык
Әти-әниләр һәм балалар катнашында класстан тыш чара. Үткәрелгән чара сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен аңлата, җитезлекне, игътибарлыкны үстерә, үз сәламәтлегеңә уңай караш, дуслык тәрбияләргә ярдәм итә. Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Сәламәт булмаган кеше үзенең хыялларын тормышка ашыра алмый. Сәламәтлек – организмның дөрес нормаль эшчәнлеге,саулык, тазалык.Әти-әниләр һәм балалар катнашында класстан тыш чара.
Сәламәтлек – иң зур байлык..doc
Әти­әниләр һәм балалар катнашында класстан тыш чара Тема: Сәламәтлек – иң зур байлык. Максат: сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен аңлату, җитезлекне,                игътибарлыкны үстерү, үз сәламәтлегеңә уңай караш, дуслык                  тәрбияләү. Алып баручы. Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Аны бернинди акчага да                         сатып алып булмый. Сәламәт булмаган кеше үзенең                         хыялларын тормышка ашыра алмый.Сәламәтлек –                         организмның дөрес нормаль эшчәнлеге,саулык, тазалык. Һәр   команда   үзе   белән   таныштыра.   Ярыш   кагыйдәләре,   ярыш   барышы аңлатыла. 1 нче конкурс. “Яхшы гадәт”       1 укучы Резеда Валиеваның  “Яшь спортчылар җыры”  шигырен сөйли.     Иренмим беркайчан да.     Иртән торып басам да,     Физзарядка ясый башлыйм,       Тәрәзәмне ачам да.       Бер­ике­өч! Бер­ике­өч!       Сулый да иркен итеп,       Күкрәк киереп атлап китәм,        Кулны канаттай җилпеп.       Курыкмыйм мин бернидән дә,       Томаудан да, чирдән дә,       Туңып чыкмыйм, кызып чыгам,        Салкын суга кергәндә.       Бер­ике­өч! Бер­ике­өч!       Нык басып атлап киләм.        Кемнәр тели чыныгырга,       Әйдәгез минем белән! Һәр   команда   үзенең   каршында   яткан   чәчәк   таҗларына   сәламәтлекне   ныгыта торган, организмга файдалы булган яхшы гадәтләрне яза. (Физкультура белән шөгыльләнү, су коену, көндәлек режимны үтәү, чыныгу, саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар, кызыну, юыну, дөрес туклану,начар гадәтләрдән баш тарту, хәрәкәт һ. б.)   ­ Бу яхшы гадәтләр кешегә иң кирәк булган гадәтне – үз сәламәтлегеңне       саклауга булышыр.   ­ Ә нәрсә кешегә сәламәт булырга комачаулый?   ­ Начар гадәтләр.   ­ Әйләнә­ тирәбездә әйткәннең киресен эшләүче балалар бар. Син аларга:          “Юын”­ дисең, алар юынмыйлар. Әгәр сез үзегезнең сәламәтлегегезгә      игътибарлы булсагыз, начар гадәтләрдән тиз котылырсыз. Дамир Гарифуллинның “Алсу” шигырен сөйләү Алсу чыккан урамга, Тик чәчен тарамаган. Битен, кулын юмаган, Көзгегә карамаган. Туфлиен чистартмаган. Сөртеп ялтыратмаган. Оекларын юуны Кирәк дип тә тапмаган. Күгәрченнәр гөр­гөр килә: ­ Гөлдер­ гү дә гөлдергү. Бигрәк шапшак кыз икән Безнең Алсу түгел бу... Чәчләрен дә тарады,  Көзгедән дә карады Һәм, яңадан киенеп, Тышка чыкты сөенеп. Күгәрченнәр гөр килә: ­ Гөлдер­ гү дә гөлдергү. Бигрәк матур бу Алсу, Чәчәктер бу, гөлдер бу. 2 нче конкурс.”Сәламәтлек” Сәламәтлек темасына кагылышлы мәкальләр языгыз. Командалар   эшләгәндә   В.   Монасыйповның   “Шифалы   врачлар”   хикәясен сәхнәләштерү. ­ Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың? ­ Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам! ­ Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең? ­   Йөгерми   хәлем   юк!   Сәрби   әбинең   ашказаны   бозылган.   Шуны   төзәтергә йөгерәм! ­ Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш? ­ Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервлары какшаган, шуны тергезергә ашыгам! ­ Бака яфрагы, бака яфрагы! ­ Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш бабайның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк! ­ Кычыткан, кычыткан!Ә син кая? ­ Искәндәр дигән малай янына. Бүген тагын икеле эләктергән. Юньсез! Алып баручы. Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыруны дәва­            лар өчен кулланыла. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерергә һәм врач              киңәше белән генә эчәргә киңәш ителә. 3 нче конкурс.” Көлегез, файдасы күп белегез” Алып баручы. Америка галимнәре ачыклаганнар: кеше көлгән вакытта аның                          үпкәсенә 3 тапкыр күбрәк һава керә. Көлү тавышны яхшырта.                          Шулай булгач, рәхәтләнеп көлегез! (Командалар көлүе) 4 нче конкурс. ”Физкультура әлифбасы.” (Һәр команда бирелгән                            хәрефкә башланган, физкультурага кагылышлы сүз                           әйтә.Мисал өчен”А” хәрефенә: адым, акробатика,                             аркан, ат, атлет. “М” хәрефенә: мата, мишень,                            мускуллар, мәтәлчек ату һ. б.)                     5 нче конкурс.”Әкиятләр иленә сәяхәт” Конкурс   балалар   яратып   укый   торган   әкият   геройлары   катнашында үткәрелә.Башта әкиятнең эчтәлеге искә төшерелә. “Итекле мәче”                       Старт   сызыгына   зур   үлчәмле  итекләр   куела.  Сигнал   бирелгәч,   һәр команданың беренче уенчылары читекне кия һәм финишка омтыла. Аяк  киеме зур һәм авыр булганлыктан, йөгерү ансат түгел. Кабат үз урынына әйләнеп кайткач, уенчы итекне чираттагы “мәче”гә салып бирә.  “Золушка”                        Эстафета уздыру өчен һәр командага чиләк, себерке, соскыч һәм 5әр шакмак кирәк. Командалар, икегә бүленеп, бер­берсеннән билгеләнгән ерак­лыкта ара калдырып, кара­каршы баса. Бер яктагылар үги ана була.”Золуш­ка” чиләк, себерке һәм соскыч тота. Старттан финишка кадәр шакмаклар (“чүп”) таратыла. Сигнал   булгач,   уенчы   алга   омтыла,   шакмак   янына   килеп   җиткәч,   аны   себерке ярдәмендә соскычка, соскычтан чиләккә сала. Шул рәвешле “чүп”не җыеп бетерә һәм эш коралларын “үги ана”га тапшыра. “Үги ана” исә “чүп”не яңадан тарата һәм эш коралларын чираттагы уенчыга бирә. 6 нчы конкурс.”Гөмбә җыярга барабыз”          Көчле,   җитез,   түземле,   эшкә   сәләтле   булу   өчен   даими   рәвештә   физик эш,физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.2500 ел элек Элла­ладагы биек   кыяга:  “Көчле   булырга   теләсәң  –  йөгер,  матур   булырга   теләсәң  –  йөгер, акыллы булырга теләсәң – йөгер” дигән сүзләр чокып язылган булган.  Әлбәттә, без йөгерү сукмагына чыгарга җыенмыйбыз, ләкин урманга гөмбә җыярга барачакбыз.   Хәзер   уртага   һәр   командадан   әтиләрне   чакырабыз.   Алар,   күзләре бәйләнгән килеш, мөмкин кадәр күбрәк гөмбә җыярга тиеш.(Боерык булуга, алар мәйданчыкка   куелган   гөмбәләрне   кармалап   табалар   һәм   кәрзингә   салалар. Күбрәк гөмбә җыючы билгеләнә.) Алып баручы. “Әти, әни һәм мин сәламәт гаилә” бәйгесенә нәтиҗә ясар чак                              җитте. Йомгаклау өчен сүзне жюрига бирәбез.                            (Жюри  җитәкчесе бәйгегә йомгак ясый. Бәйгенең файдалы,                              күңелле булуын билгеләп үтә, җиңүчеләрне игълан итә.) Алып баручы.  Бүгенге бәйгедә катнашучыларга бик зур рәхмәт.                           Иң матур көн – бүгенге көн!                           Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!                           Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял!                           Иң зур байлык – сәламәтлек!                           Сәламәт булыгыз!

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык

Сәламәтлек - иң зур байлык
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
29.03.2017