Словарная работа на уроках татарского языка
Оценка 4.9

Словарная работа на уроках татарского языка

Оценка 4.9
Работа с родителями
doc
родителям
3 кл
11.02.2017
Словарная работа на уроках татарского языка
"Татар теле дәресендә сүзлек эше" выступление по теме на заседании школьного методического объединения, на родительском собрании. В данном докладе рассказывается о словарной работе с детьми на уроках татарского языка и литературы в русскоязычных группах. Приводятся примеры с урокотв татарского языка.
Татар теле дәресендә сүзлек эше.doc
Татар теле дәресендә сүзлек эше Шигапова   Лилия   Масгутовна   –   учитель   татарского   языка   и   литературы   первой квалификационной категории МБОУ “школа №14” Вахитовского района г. Казани [email protected] Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәве өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына  түгел,   башка милләт  вәкилләренә   дә  өйрәтү  зарури.  Рус  теле  күп  дистә  еллар милләтара   аралашу   теле   булып   яшәгәнгә   күрә,   аны   укыту   методикасы   да,   фәнни­ дидактик   нигезләре   дә,   программа   һәм   дәреслек   төзү   мәсьәләләре   дә,   бу   телне өйрәтүнең мотивациясе дә ачыкланган.          Татар теленә өйрәтүнең 200 елдан артык зур тарихы булуга карамастан, йөзләгән китаплар,   дәреслекләр,   сүзлекләр,   үзөйрәткечләр,   сөйләүлекләр   басылып   чыгуга карамастан, татар теленә өйрәтүнең торышын һаман да канәгатьләндерерлек дип әйтеп булмый.           Шулай   да   хәзерге   шартларда   “Татарстан   Республикасы   халыклары   телләре турында”гы   Законны   тормышка   ашыру,   татар   телен   гамәлгә   кертү   өчен   объектив шартлар   җитәрлек:   программалар,   дәреслекләр,   методик   ярдәмлекләр,   сүзлекләр басылып тора.      Безнең карашыбызча, телгә өйрәтү – беренче чиратта, сөйләшергә өйрәтү дигән сүз. Димәк, укучыларны сөйләшергә өйрәтү өчен сүзлекләр белән төгәл эшли белү таләп ителә, чөнки сүзлекне дөрес куллана белгән һәм кулланырга өйрәнгән укучы гына үзенә кирәкле   сүзне   тиз   генә   эзләп   табачак,   берничә   вариантта   бирелгән   сүзнең   үзенә кирәклесен сайлый беләчәк.          Сүзлекләргә  килгәндә, укучыларга белем бирү юнәлешендә куллану өчен соңгы елларда күп төрле сүзлекләр тәкъдим ителде. Алар арасында түбәндәгеләрен билгеләп үтәргә мөмкин: Асадуллин А.Ш., Асадуллин Ф.А. Ключ к языку. Тел ачкычы: Русско­ татарско­английский   словарь.   –   Казань:   Магариф,   1996.   –   200с.;   Саитов   З.   Русско­ татарский разговорник. – Казань, 1983. – 125 с.; Сафиуллина Ф.С. Карманный татарско­ русский и русско­татарский словарь. – Казань: Тат.кн.изд­во, 1996. – 285 с.; Сафиуллина Ф.С.,   Галиуллин   К.Р.   Русско­татарский   разговорник.   –   Казань,   1991.   –   313   с.; Сафиуллина Ф.С., Галиуллин К.Р. Тематический русско­татарский словарь. – Казань: Тат.   кн.   изд­во,   1989.   –   287   с.;   Сафиуллина   Ф.С.,   Ризванова   Л.М.   Татарча­русча антонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 1997. – 96 б.; Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Мой первый   татарский   словарь:   Иллюстрированный   татарско­русский   словарь.   –   Казань: Магариф, 1995. – 160 с.       Югарыдан күренгәнчә, дәрестә сүзлек белән эшләү һәм укучыларны кызыксындыру чарасы буларак, сүзлекләрне сайлап алу мөмкинлекләре дә шактый. Әлеге очракта үтелә торган теманы һәм кайсы сыйныф белән эшләүне генә күздә тотарга кирәк.        Хәзер дәресләрдә сүзлек белән эшләүнең кайбер төрләренә тукталыйк. Мәсәлән, 1 нче   сыйныф   программасына   кертелгән   “Бакчада”   темасын   өйрәнгәндә   без   сыйныф бүлмәсендәге   гөлләр   ярдәмендә   уен   элементларын   да   кулланабыз.   Башта   укучылар гөлләрне карап чыгалар, әгәр дә үзләренә таныш гөлләр бар икән, без аларга  аерым тукталабыз.   Билгеле,   кечкенә   сыйныф   балалары   әле   гөлләрнең   исемнәрен   белеп   тә бетермиләр,   шуңа   күрә   уен   өчен   укучыларга   таныш   булган   чәчәкле   рәсемнәрне   дә файдаланабыз.   Әлеге   теманы   өйрәнү   түбәндәгедән   гыйбарәт:   укучылар   белән   алар алдына  куелган гөлләрнең, рәсемнәрдәге чәчәкләрнең русча исемнәрен санап чыгабыз, исләрендә   калсын   өчен   тактага   баганалап   язып   куябыз.   Аннан   соң,   укучылар   белән гөлләрнең, чәчәкләрнең татарча исемнәрен әйтергә өйрәнәбез. Әгәр укучылар кайбер гөлләрнең исемен татарча беләләр икән, аларын тактага сүзлек рәвешендә язып куябыз. Белмәгән   сүзләр   белән   эшләү   өчен,   әлбәттә,   укытучы   тарафыннан   карточкалар рәвешендә ясалган сүзлек кулланыла. Укытучы һәр укучыга карточка таратып чыга һәм укучылар белән ике телдәге сүзләрне башта хор белән кычкырып укыйбыз, аннан соң берничә укучы  үзе генә  укып  чыга.  Шушы  ук теманы  өйрәнүгә  багышланган   икенче дәрестә   чәчәкләрнең   төсләрен   өйрәнгәндә   дә   шундый   ук   сүзлек­карточкалардан файдаланабыз. Мәсәлән, мәк чәчәге кызыл төстә, кыңгырау зәңгәр төстә, ромашка – ак, умырзая   –   сары,   яфраклар   –   яшел   төстә.   Шул   рәвешле,   укучылар   чәчәк   исемнәрен өйрәнү   белән   бергә,   төсләрне   дә   сүзлек   ярдәмендә   өйрәнәләр.   Шул   ук   дәресләрне мөмкинлектән   чыгып,   рәсемле   сүзлекләр   белән   дә   үткәрәбез.   Мондый   очракта,   мәк чәчәге янәшәсенә кызыл мәк дип язып куела. Чәчәкләрне өйрәнгәндә, төсләрне каплап торабыз. Һәм киресенчә, төсләрне өйрәнгәндә чәчәк исеме  каплап бирелә. Соңыннан икесен   бергә   кушып   әйтәләр.   Мәсәлән,   кызыл   мәк,   зәңгәр   кыңгырау.   Болай   эшләү сүзләрне укучыларның исләрендә калдыру өчен ярдәм итә, чөнки кечкенә сыйныфларда сүзләрне   укыганга   караганда,   күбрәк   төсле   рәсемнәр   белән   бирелгән   сүзләр хәтерләрендә саклана.          5 нче сыйныф укучылары белән ирекле темага диалоглар төзегән вакытта, безгә Ф.С.Сафиуллина, К.Р.Галиуллин тарафыннан төзелгән “Тематический русско­татарский словарь” ярдәм итә. Әлеге очракта укучылар үзләренә бирелгән теманы сүзлектән эзләп табалар һәм сүзлек ярдәмендә диалог төзиләр. Мәсәлән, “Шәхси гигиена” темасы буенча сүзлек 20­21 нче битләрдә урын алган. Аннан укучылар түбәндәге сүзләрне  карыйлар: ванная   –   ванна   бүлмәсе,   грязный   –   пычрак,   душ   –   душ,   баня   –   мунча,   умываться, умыться – юынырга, мыть, вымыть и помыть – юарга, мыло – сабын, зубная щетка – теш щеткасы, зубная паста – теш пастасы һ.б. “Сәламәтлек, авыру, дәвалау” темасы буенча сүзлек   22­23   нче   битләрдә   чагылыш   таба.   Мәсәлән:   здоровье   –   саулык,   сәламәтлек, состояние – хәл, чувствовать – хис итәргә, болезнь – авыру, заболевание – авыру, чир, больной   –   авыру   һ.б.   Мисаллардан   күренгәнчә,   әлеге   сүзлек   белән   эшләү   алымы башкача, монда сүзләр алфавит тәртибендә түгел, тематик тәртиптә бирелгән. Гадәттә, нинди төр сүзлек белән эшләүгә карамастан, иң беренче чиратта, эш укучыларны сүзлек белән   эшләү   алымын   аңлатудан   башлана.   Тематик   сүзлек   белән   эш  башлаганчы,   без сүзлекнең алдагы битендә бирелгән гомуми план белән танышабыз, сүзлектә бирелгән темаларны ачыклыйбыз, соңыннан төркем номерын, бит санын карап, һәр укучы үзенә кирәкле битне ача. Бирем шул рәвешле үтәлә.           Билгеле булганча, укучылар белән без күбесенчә гадәти татарча­русча һәм русча­ татарча сүзлекләрдән файдаланабыз. Башта дәреслектә бирелгән текстны укып чыгабыз. Дәреслек авторлары кайбер тексттан соң да сүзлек  тәкъдим итәләр, ләкин күп очракта әлеге сүзлек кенә ярдәм итмәскә дә мөмкин, шуңа күрә, без татарча текстлар белән эшләгәндә,   “Татарча­русча   сүзлек”тән   файдаланабыз.   Билгеле,   әлеге   төр   сүзлекләр белән   эшләү   алдыннан   да   укучыларга   сүзлектән   файдалана   белү   тәртибе   өйрәтелә. Моның   өчен   укучыларның   алфавитны   яхшы   белүләре   таләп   ителә.   Шулай   ук аңлашылмаучылык   барлыкка   килмәсен   өчен   шарлы   кыскартылмалар,   күпмәгънәдә бирелгән сүзләр дә игътибарсыз калдырылмый. Мәсәлән, авыз сүзен караган вакытта укучы аның җидедән артык мәгънәсе белән очрашырга мөмкин: 1. рот, уста, 2. жерло, дуло (напр., печи, пушки), 3. горло, горлышко, горловина (бутылки, цистерны), 4. вход, лаз, проход, пролаз (напр., в палатку, берлогу, тоннель). Димәк, укучылар рус телендә төрле сүз белән бирелгән мәгънәнең татар телендә бер генә  авыз  сүзе белән аталып йөртелүе   белән   сүзлек   аша   да   очрашалар.   Әгәр   дә   сүзлек   белән   эш   дөрес   итеп оештырылса, укучыларның игътибары сүзлек белән эшләүгә җәлеп ителсә, тәрҗемә эше белән  бер  үк вакытта  сүзлек  аша  күпмәгънәлелеккә   дә,  татар  һәм  рус  телләрендәге аермалы очракларга да игътибар итәргә мөмкин. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: башка милләт телен аның сүзлек хәзинәсендәге сүзләрне ятлап, истә калдырырга тырышып өйрәнү бик озакка сузылыр иде һәм болай эшләү мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, сүзлекләрдән файдалану тел өйрәнүдә әһәмиятле алым   булып   тора.   Дәреслекләрдәге   текстлар   күбесенчә   татарча   бирелгәнлектә,   без “Татарча­русча сүзлек”тән еш файдаланабыз. Русча бирелгән текстларны укыганда һәм диалоглар төзегәндә, әлбәттә, “Русча­татарча сүзлек”ләр ярдәмгә килә. Күп очракта, укучылар сүзләрне үзләренең шәхси сүзлек дәфтәрләренә дә язып баралар. Иң мөһиме, укучының сүзлек белән эшләргә өйрәнүе. Әгәр дә ул сүзлекне файдалана белә икән, теләсә кайсы сүзлектән үзенә кирәкле сүзне эзләп табачак. Бу, үз чиратында, укучының телне өйрәнүгә кызыксынуына да бәйләнгән. Димәк, укытучы дәрестә сүзлек белән ни кадәр җитдирәк эш башкарса, бу –  укучының белемендә дә шул кадәр чагылыш табачак.

Словарная работа на уроках татарского языка

Словарная работа на уроках татарского языка

Словарная работа на уроках татарского языка

Словарная работа на уроках татарского языка

Словарная работа на уроках татарского языка

Словарная работа на уроках татарского языка
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.02.2017