Сценарий выпускного начальной школы
Оценка 4.6

Сценарий выпускного начальной школы

Оценка 4.6
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
4 кл
27.09.2019
Сценарий выпускного начальной школы
Вот и пришёл день вашего прощания с начальной школой! Четыре года назад вы пришли в первый класс. Здесь мы с вами поднимались трудными ступеньками по лестнице знаний. Вы учились читать и считать, учились дружить, учились жить по строгим школьным правилам. Сегодня нам и грустно и радостно. Грустно потому, что осенью вы пойдете учиться в пятый класс, у вас будут новые учителя, а ко мне придут новые ученики. Радостно – потому, что вы все повзрослели, стали умнее и многому научились. Сегодня – ваш выпускной праздник! Вот и пришел день прощания с начальной школой. Сегодня мы вспомним: а как же все начиналось?
выпускной 4 б сценария.docx
Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле әти­ әниләр,килгән кунаклар,балалар! Бүген без балаларыбызның  күңелләрендә иң якты,иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш­башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсенә җыелдык.Әйе,алар бүген сабый чакның бер баскычыннан югарыга  күтәреләләр.Кадерле укучыларым!Сезне бу зур җиңүегез белән котлыйм.Әле кайчан гына нәни  шаянчыклар булып мәктәпкә җыендыгыз.Алган яңа киемнәрегезне әллә ничә кат киеп­салып,меңләгән сорауларыгыз белән әти­әниләрегезне йөдәтеп бетердегез.Инде 4 ел артта калды:сихри балачак  мизгелләре,беренче хәрефләр,килеп чыкмаган мәсьәләләр,буталчык кагыйдәләр иленнән ышанычлы  адымнар белән чыгып киләсез.Бүгеннән  сез горурланып”Без инде зур үстек,бишенчегә дә күчтек” дип әйтә аласыз.Киләчәктә дә нәкъ шундый җитез,максатчан,акыллы,үрнәк балалар булып калыгыз!!! Ә бүгенге кичәдә без сезгә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез,җырларбыз,биербез,кыскасы,күңел  ачарбыз.Сүз сезгә укучыларым.   Бәйрәм бүген безнең мәктәптә, Хис ташкыны дулый күкрәктә. Укытучының моңсу карашы Озату сүзен яза йөрәккә Уй­хыялларыбыз канатлы, Кулыбызда чәчәк бәйләме. Еларгамы?Көләргәме бүген? Күңелләрнең иләс бер мәле . Узып китте 4 уку елы, Ямансу да бүген,читен дә. Шатлыгыбыз безнең әллә ничек, Ватылган да төсле,бөтен дә Дулкынланып карап торам  әле, Юксындырырсың шул сыйныфым. Синдә үтте матур көннәрем дә, Синдә туды изге уйларым 3 укучы.Синдә күрергә өйрәндем Матурлыгын дөньяның. Тәүге кат синдә башкардым Балачагым җырларын Укытучым шундый назлап Карадың күзләремә. Сүнмәслек зур дәртләр салдың, Бәләкәй йөрәгемә Син җитәкләп мендең мине Тауларның биегенә. Алып киттең далаларга, Диңгезләр киңлегенә   Без бит үстек,безгә белем биргән укытучы сезнең кочакта. авырттырып сезнең йөрәкне без икелеләр алдык кайчакта Истә әле,каләм тоткан кулым, Бармый иде дәфтәр юлыннан. Өйрәттегез безне язарга сез, Тотып башта нәни кулымнан Өйрәтте безне апабыз, Хәреф танып саннар тезәргә. Кечеләрне берүк яратырга, Ә зурларны хөрмәт итәргә Өйрәтәләр мәктәпләрдә Бүгенгедәй күз алдымда тора Очар коштай йөргән чакларым , Сумка тотып белем алырга дип , Борма сукмак буйлап атлавым  Чәчәкләр тотып кулга , Без чыктык матур юлга Һәркем белә әлбәттә , Без барабыз мәктәпкә  Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың , Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә Син инде уйнарга бармыйсың , Кыңгырау чакыра мәктәпкә Беренчегә килгән чагым истә Бөтерчектәй нәни бер кызны Каршы алды серле белем йорты , Дулкынланып түргә уздырды Кулларыма чәчәк җыйдым Өскә матур күлмәк кидем. Тәүге тапкыр укырга дип Әй ,мәктәбем, сиңа килдем.  Әле кичә генә иде кебек Тар сукмактан сиңа ашыктым. Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк Ничек итеп сине онытасың Әле кичә генә кебек хәтерлимен. Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне. Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын Синдә узган рәхәт көннәрне 1 нче сентябрь—ул көнне Мин һаман хәтердә саклыймын. Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк Башка җирне бер дә тапмыйм мин Мин дә ул көнне хәтерлим Дәртләнеп йөргән идем. Син, мәктәбем, балачакның Асылы дияр идем Мәктәп бусагасын атлап керү Бүгенгедәй әле исемдә. Әлифбаны күкрәгемә кысып, Тибрәнгәнем шатлык хисемдә Хәтерлим мин әле бүгенгедәй) 1.Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Сентябрьнең бере җиткәнен. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Көтә­көтә арып беткәнем.(2) 2. Иң беренче булып килим диеп, Өскә матур яңа күлмәк киеп. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Ашыга­ашыга чыгып киткәнем.(2) 3.Ләкин миннән бик күп алда килеп "Хуш киләсең, әйдә­әйдә " , ­ диеп. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Укытучы апам көткәнен 4. Шушы көннән башлап безнең өчен Кызганмады үзенең бөтен көчен. Безне сөйде, безгә белем бирде Рәхмәт аңа изге эше өчен. Рәхмәт аңа изге эше өчен. 1 нче сценка. Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:  – Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!  – Нишләп?  – Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр. Әгәр ничәү дисәгез, Сыйныфта без унберәү Шаярышып,үртәләшеп, Дуслашып,үпкәләшеп, Ярдәмләшеп,киңәшләшеп, Матур итеп яшибез Кәләпүшем­калфагым  2 укучы.Безнең сыйныф яхшы укый, Оешкан,бик шәп класс. Һәрберебезгә аерым туктап, Мактап үтмичә булмас... Татар теле дәресендә укытучы укучыдан сорый. мин чабам; син чабасың; ул чаба. Бу кайсы заман була? Әлбәттә, тәнәфес вакыты, ­ди укучы Тәнәфес шигырь  Бу класска нәрсә булган? Болыт кебек тузан тулган Парта астында Шамил Парта өстендә Нияз Нияз өстендә Ильяс. Парталар арасыннан Ярышка чыккан Хадичә Аның  артыннан калышмыйча Уктай атыла Илүзә. Машинадай оча гына Соңгы тизлектә Илнур  да. Яшел утка туктар иде Светофор юк шул ул турда. Футбол кыры ясаганнар Менә шушы класста Ике Илмир кара ­каршы Вратарьлар капкада. Уртада Сабантуй гөрли Барысы да шундый шат. Барысын да егып салып Абсолют калды Илшат. Мода күрсәтәләр алда  Хадичә, Илүзә, Ландыш, Адилә Илнур, Нияз кызлар күзләп  Утыралар җюрида. Сакка куелган Хадичә Йөри атлап айт­два. Уңда Ильяс белән Шамил Оештырганнар теннис Очырталар гына тупны Шәп уйныйлар, молодец Тәрәзәләргә конец. Бу класска нәрсә булган? Болыт кебек тузан кунган. Якын килергә дә куркам Шундый тавыш, гауга купкан. Әллә давыл купкан микән? Әллә янгын чыккан микән? Янгын түгел, бу класстан. Бер минутка Равия апа чыккан икән.          Баш очыннан ак болытлар ага Ак болытлар­ безнең  хыяллар Хыялларга очар канат кирәк Алар шулай акка буялган Ак  болытлар­ безнең хыяллар.  Баш очыннан ак болытлар ага Ак болытлар­ безнең балачак. Балачакка кире кайтып булмый Алар шулай ап­ак калачак Ак болытлар­ безнең  балачак Җыр. Китмә әлә бәхетле балачагым  Укытучыларыбыз! Туган якның ал таңнары сезгә                                  ­  Бүләк иткән күңел аклыгын.                                       Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән                               Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.                              ­Сезгә карап сокланабыз һәрчак,                               ­    Күңелләрдә туа горурлык.                                    Рәхмәт сезгә,әле ярый сез бар                               Безгә үрнәк булып торырлык.                              . 1 укучы.Сез гади бер укытучы булып Хезмәт итәсез бүген тормышта. Һәр укучыгыз­язылмаган роман, Һәр дәресегез­маяк тормышта Хуш, мәктәбем! – диеп әйтмәсәк тә, Китмәсәк тә төрле тарафка­ Күнелләр буш. Моңсу. Яңа бүлмә. Күчеш. Урнашу.                                                                     Укытучың белән хушлашу, Иң авыры бүген безгә­ Укытучың белән хушлашу Саубуллашу бигрәк моңсу икән, Бүгенгәчә аны белмәдек. Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз, Кырыс йөзеңне күрмәдек Якты сыйныф , укытучы апа, Без китәбез инде, сез каласыз. Нинди яхшы балалар иде диеп, Безне дә бер искә алырсыз “Кайгырганда юатучы, Безнең өчен ут йотучы. Гаделлеккә өйрәтүче. Рәхмәт Сезгә , Укытучым! Өермәдәй уй булгандыр, Күзләреңә яшь тулгандыр. Озатканда дүртенчеңне Рәхмәт сиңа ,Укытучым! Дөнья безне алга дәшә, Ә Сез безгә гел янәшә. Тәүге хәреф танытучы. Рәхмәт Сезгә, Укытучым! Сезнең белән хушлашырга Матур сүзләр эзлибез. Тормышыгыз гүзәл булсын Ак бәхетләр телибез Иң гүзәл кеше икәнсез  4 нче сценка. Математика дәресендә бер укучы кулы белән бер колагын каплап утыра икән.Моны күреп партадашы  аңа: ­Нигә колагыңны томаладың?­дигән. ­Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен өчен,­дип җавап биргән малай. Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре—дүртенче сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең, төн йокыларын  калдырып, баласы еласа елап, көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе  була. Укытучы­­әни. Бу ике сүз Күңелемдә булыр янәшә. Йөрәгемнән чыккан изге хисләр Әни сиңа бүген эндәшә Минем өчен җирдә иң кадерле Кешем бит син минем әнием. Белем иленә дә зур баскычтан Алып мендең бит син әнием Иртән торып мәктәбемә китәм Син әнием озатып каласың. Башкалар да әни синең кебек Озатадыр үзенең баласын. Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен Сабырлыгың белән үрнәк син. Шатлык белән тулы, куанычлы, Озын гомер сиңа телимен. Бергә.Барысы өчен рәхмәт, мәктәп! Рәхмәт сиңа,кара такта! Рәхмәт сезгә.әти­әни! Рәхмәт,укытучы апа! Балачактан аерып безне бүген башка  чыңлый кыңгырау. шул тавышка кушылсын тик бары шат тавышлар,серле яңгырау. Кыңгырауның нигә бүгенгесе китмәс һаман минем күңелдән нигә бүген шулай моңсу чыңлый һәм ул чәчәкләргә төренгән .  Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч, Безнең күңел янә сафланыр. Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып, Эзләребез мәңге сакланыр. Укучы.Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне Онытмыйча искә алырсың. Ә син безнең йөрәк түребездә Гүзәл мизгел булып калырсың

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы

Сценарий выпускного начальной школы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
27.09.2019