Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)
Оценка 5

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Оценка 5
Исследовательские работы
docx
экология
Детсад
21.04.2017
Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: балаларның тоз турындагы белемнәрен, уен аркылы, лаборатор тикшерү юлы белән ныгыту Бурычлар: - тикшерү процессында балаларның танып-белү эшчәнлеген үстерү; - балаларга уен мөһите булдыру; - куелган проблеманы күзәтеп, нәтиҗәләр ясау күнекмәсе формалаштыру; - мөстәкыйллек һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләү Бу уен шөгыль формасында бара.Шөгыль әкият белән башланып китә,һәм проблемалы сорау куеп, балаларны алдагы эшчәнлеккә җәлеп итә.Эшчәнлек вакытында балалар төрле тикшеренүләр ясап, нәтиҗәләр чыгаралар.ООД на татарском языке, в виде сюжетно - ролевой игры, где дети делают разные эксперементы .
Сюжетно-ролевая игра в подготовительной группе.docx
Муниципаль автономияле балалар бакчасы Яр Чаллы шәһәре “Баланы үстерү үзәге” 98нче балалар бакчасы”Балачак планетасы” Сюжетлы­ рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”                                    (Мәктәпкә әзерлек төркеме)                                                        1нче категорияле тәрбияче Әзерләде: Галиуллина Айгөл Фәннүр кызы Яр Чаллы, 2017 ел Тема: “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” Максат: балаларның тоз турындагы белемнәрен, уен аркылы, лаборатор тикшерү  юлы белән ныгыту  Бурычлар    :  тикшерү процессында балаларның танып­белү эшчәнлеген үстерү; ­ ­ балаларга уен мөһите булдыру; ­ куелган проблеманы күзәтеп, нәтиҗәләр ясау күнекмәсе формалаштыру; ­ мөстәкыйллек һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләү Җиһазлар: төрле тоз төрләре, тоз өчен савытлар, стаканнар,кашык. Чәнечке, тоз белән тәлинкә,лупалар, халатлар, махсус баш киемнәре, графин белән су,  яшелчәләр( тозлы һәм тозсыз), рәсемнәр, салфетка. Алдан эшләнгән эшләр: тоз, тозның барлыкка килүе турында әңгәмә,  “Лаборатория” турында рәсемнәр карау һәм әңгәмә. Уен барышы: Кереш өлеш (Уңай психологик халәт тудыру)  Бергәләшеп без басыйк  Бик зур түгәрәк ясыйк  Кояшның җылы нурыннан  Йөрәкләргә көч алыйк.  Татулашыйк, дуслашыйк,  Шөгылебезне башлыйк. ­ Балалар, безнең планетада кеше яшәве өчен бик мөһим матдәләр бар. Без  хәзер сезнең белән шул матдәнең берсе турында сөйләшербез. Хәзер  сөйләячәк әкиятем шул турыда булачак.Сез әзерме тыңларга? ­ Яшәгән ди .булган ди , бик борын заманда, саескан сотник, урдәк үрәтник  булган чакларда Муса исемле бер сәүдәгәр. Ул үзенең товарларын ерак  илләрдә. Диңгез .океан артларында сатып йөргән.Ул күп илләр, җирләр  гизгән.Тире йон белән сәүдә иткән..Бер көнне диңгездә көчле давыл чыгып,  корабльны белмәгән.күрмәгән утрауга чыгарып ыргыткан. Муса утрауны  тикшереп йөргән чакта бик биек тауга менгән, карый, анда ком да, таш та  түгел,ә ап­ак ялтырап торган, матур матдә күрә.Ул арада Мусаның  ярдәмчеләре корабльны төзәткән булалар.Муса аларга корабльга куп итеп , шушы ак матдәне төяргә кушкан.      Кайту юлын эзләгәндә бер зур, матур утрауга юлыгалар. Андагы  кешеләр бу матдәне белмиләр.шуңа күрә дә сатып алмыйлар.Мусаның  башына кайгы төшә.Нишләргә? Һәм ул төрле илләргә мөрәҗәгать итә. Безгә дә бүген ниндидер посылка килде.Әйдәгез ачып карыйк.Балалар,  монда ниндидер язу да бар: “Кадерле балалар, сез мәктәпкә барырга  җыенасыз икән. Күп белүче ярдәмчел балалар дип ишеттем.Мина да ярдәм  итмәссез микән? Мин, Муса­сәүдәгәр, утрауда тапкан серле матдәне сезгә  дә җибәрәм. Сез белмисезме: бу нәрсә икән,аны ничек кулланалар?” ­ Балалар, Мусага ярдәм итәбезме? ­ Алайса, әйдәгез , карыйбыз. ­ Балалар, моны белү өчен мин сезгә лабораториягә барырга тәкъдим итәм. ­ Лаборатория фәнни оешма.Ул 4 бүлектән тора: 1. “Предметның үзлекләре” 2. “Ризык лабораториясе” 3. “Химик лаборатория” 4. “Сәламәтлек саклау бүлеге” ­ Лабораториядә кемнәр эшли?  (Җитәкче һәм эзләнүчеләрлар)(рольләр  бүлешәбез)  ФИЗМИНУТКА     ­ Эш башлаганчы ял итәргә тәкъдим итәм  Бигрәк шаян инде без,  Тик тормыйбыз бер дә без.  Кулларны күтәрәбез,  Аннары төшерәбез.  Чүгәлибез, торабыз,  Башны уңга борабыз Аннан сулга карыйбыз  Һәм сикерә башлыйбыз.  Шул арада иелеп,  Басарга өлгерәбез.  Тирән итеп сулыйбыз,  Ял иүдән туктыйбыз. Төп өлеш ­ Лабораториягә махсус киемнән керергә кирәк.(киемнәр киелә) ­ Лабораториягә кергәнче, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп  үтик.( предметларны күзгә якын китермәскә., кирәкмәгәндә авызга  капмаска,тавышланмаска, йөгермәскә,сак булырга) ­ Балалар, Муса җибәргән матдәне тикшерергә әзерме? ­ Әйдәгез, “Үзлекләр тикшерү” бүлегенә керәбез.Сезнең алдыгыздагы  тәлинкәләрдә, Муса җибәргән матдәләр.Сез ничек уйлыйсыз,бу нәрсә? ( тоз) ­ Ә нәрсә соң ул­тоз?(Ул ак кристаллик матдә) ­ Эйдәгез эле без аны лупа аша карыйк.Чыннан да ак кристаллар  микән? ­ Ә хәзер, кашык очына гына алып, телегезне тидереп карагыз.Тәме нинди  икән?( тозлы) ­ Ә хәзер иснәп карагыз .Исе бармы? (юк) ­ Ул нинди: катымы.сыекмы,әллә таралучанмы? ­ Кашык белән изеп карагыз, әле.Тараламы?(әйе) ­ Димәк.таралучан. ­ Әйдәгез нәтиҗә ясыйк: тоз ак, таралучан, тозлы, иссез  кристаллик матдә. ­ Балалар, сез ничек уйлыйсыз: Тоз күктән явамы, әллә агачта үсәме?  Аны каян алалар? ( аны диңгез төпләреннән чыгаралар һәм коры  җирдән,җир асты шахталарыннан,) ­ Әйе, балалар,элек тозны кул белән чыгарганнар һәм ул бик авыр булган.Ә  хәзер исә махсус комбайннар кулланалар.Алар – тозсуырткыч дип атала. ­ Балалар, ә ни өчен кирәк соң ул тоз?(балаларның җаваплары) ­ Ә хәзер әйдәгез”Ризык лабораториясе”нә юнәлик.Тоз ризыкка өстәмә тәм  бирү өчен ,безнең рационда бик күптәннән кулланыла.Рәсәйдә кадерле  кунакларны тиккә генә “Ипи һәм тоз” белән каршы алмыйлар бит.Тоз  барлык кешеләргә дә бик кирәк.Ә хәзер без сезнең белән тикшереп  карыйбыз(яшелчәләр киселеп куелган: тозлы һәм тозсыз; балалар ашап  карыйлар). ­ Аш­суда тоз тәмләткеч өчен генә кулланмый ( мәсәлән: пешкән  йомырканың кабыгы җайлы чистартылсын өчен, пешергән суга тоз салырга  кирәк. Чистарту бик җиңел булачак. ­ Димәк, тоз ризык әзерләр өчен кирәк. Ләкин тоз ризык өчен генә  кулланылмый бит.Моны белү өчен, чираттагы “Химик бүлек”кә узабыз. ­ Чыннан, тоз көнкүрештә дә бик киң кулланыла.  Балалар,сез ничек  уйлыйсыз? ( юлларга сибәләр) ­ Ә хәзер без , тоз һәм боз белән тәҗрибә эшләп алабыз: тоз бозны эретергә  сәләтле һәм хәзер без шуны тикшерәбез( һәр бала боз кисәкләре ала һәм  өстенә тоз сибәләр). ­ Нәрсә күрәсез? Үзгәреш бармы, балалар?( боз эри) ­  Балалар, барыгыз да беләсез, түбән температурада су ката һәм бозга  әйләнә.Сез минем белән килешәсезме? ­ Ә сез ничек уйлыйсыз: тозлы су салкында катамы? Әйдәгез тикшереп  карыйк.(тозлы һәм точе суны морозилкага куябыз һәм күпмедер вакыттан  карыйбыз.) ­ Сез беләсезме диңгезнең суы тозлы икәнен?Мин сезгә бер сер ачам: тозлы  суда предметлар батмый. Тикшереп карыйбызмы?( чи йомырка белән  тәҗрибә) ­ Ә ни өчен батмый икән?(чөнки тозлы суның тыгызлыгы зур) ­ Тоз кешегә  бик тә кирәк.Тагын да күбрәк белер өчен, чираттагы  “Сәламәтлек саклау” бүлегенә юнәләбез. ­ Бу бүлектә дә тозның файдасын тикшерүне дәвам итәбез.Балалар, тоз  тагын бик күп авыруларны дәвалый икән.балалар сезнең тоз белән  дәваланганыгыз бармы?(җаваплар) ­ Сулыш органнарын дәвалау өчен, махсус тоз шахталары , тоз бүлмәләре дә  бар; ­ Шулай ук тоз махсус дарулар әзерләгәндә кушыла , мәсәслән “Аква  Марис” томаудан сиптерелә, тозлы раствор белән тамак төбен чайкыйбыз; ­ Косметикада кулланыла, ванналарга өстиләр, мунчаларга алып  балалар.Монысы диңгез тозы.Ләкин тозны чамадан тыш куллану  зыянлы.Шуңа күрә дә.”Тоз дус та, тоз дошман да”ди халык. ­ Балалар, безнең туңдырырга куелган сулар әзердер инде.Әйдәгез  карыйк.Карагыз әле, тозлы су катмаган, ә төче су боз булып каткан.Димәк  нинди нәтиҗә ясыйбыз?(тозлы су катмый)  Йомгаклау ­ Булдырдыгыз ,балалар, Мусанын сорауларына җаваплар таптык. ­ Димәк, тоз­ табигать могҗизасы! Аны кулланып та, сатып та була дип,  бүгенге тикшерү нәтиҗәләрен, Мусага җибәрә алабыз. ­ Мин лаборатория җитәкчесе буларак, бүген сезнең эшегездән бик  кәнагать.Сезгә рәхмәтемне белдереп, “Яшь эзләнүче” медальләре  тапшырам.(медаль тапшыру) ­ Балалар, без Мусанын биремен үтәдек, лабораториянең эш сәгате  тәмам.Лабораторияне ябабыз.Махсус киемнәрне салабыз. ­ Балалар, сезгә лабораториядә ошадымы? ­ Биремнәр авыр булмадымы? ­ Лабораторияга тагын килергә ризамы? ­ Рәхмәт сезгә!Кунаклар белән саубуллашыйк.

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Сюжетлы- рольле уен  “Тоз лабораториясендә тикшеренүләр”  (Мәктәпкә әзерлек төркеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.04.2017