Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе
Оценка 4.9

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Оценка 4.9
Разработки уроков
docx
классное руководство
5 кл
23.10.2017
Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе
Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына 5 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең максатлары: 1) сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү; 2) синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру; 3) аралашу күнекмәләрен үстерү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.
СЫЙФАТЛАР.docx
Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе Сыйныф: 5 Үткәрелү вакыты: 11.10.2017 Тема: Антоним һәм синоним сыйфатлар. Дәреснең максатлары: 1) сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү; 2) синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру; 3)  аралашу күнекмәләрен үстерү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Дәреснең принциплары: а) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку­укытуның тормыш белән бәйләнеше; б) методик: коммуникатив; в) лингвистик: функциональ. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы. Укыту   алымнары:   дәреслек   белән   эшләү,   карточкалар   белән   эшләү, парларда эшләү. Дәреснең төре: яңа теманы аңлату дәресе. Җиһазлау:   дәреслек,   компьютер,   мультимедиа   проекторы,   презентация, карточкалар, такта, акбур, смайликлар. Әдәбият исемлеге: 1. Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов; [рәссамы О.В.Морозова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 207 б.: рәс. б­н.  Дәрес планы I. II. Мотивлаштыру­ориентлаштыру: 1. Башлам өлеше:                                                                                3 м. Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау,  психологик уңай халәт тудыру. Актуальләштерү:                                                                                 5 м. 1) әңгәмә: сыйфат һәм аның дәрәҗәләрен искә төшереп үтү, моделен төзү. III. Уку мәсьәләсе кую:                                                                             4 м. ­ антоним сыйфатлар турында төшенчә бирү; ­ синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү. 1) дәрес темасын чишү; 2) дәреслектән 88 нче биттәге кагыйдәне уку; 3) нәтиҗәләр. IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:                                                      29 м. 1) дәреслек белән эш: а) 175 нче күнегү (язма); V. I. 2) “Антонимнарны тап!” уены; ФИЗМИНУТ 3) карточкалар белән эш; 4) парларда эш; Рефлексив бәяләү:                                                                               4 м. 1. Дәрескә йомгак ясау: сорауларга җавап бирү. 2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве. 3. Өй эше: 1) Синоним һәм антонимнарны кулланып, “Алтын көз” дигән  темага кечкенә генә хикәя язарга. 2) Антоним сыйфатлар кергән 5 мәкаль язарга. Дәрес барышы Мотивлаштыру­ориентлаштыру: 1. Башлам өлеше: Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Укучы: Әйбәт. Укытучы:   Кәефләребезне   тагын   да   күтәреп   җибәрү   өчен, теләкләребезне җиткерик әле. СЛАЙД №1 Хәерле көн телик барчабызга,                                       Аяз күкләр телик җиребезгә, Кояшлы көн телик һәр кешегә, Һәм елмайыйк барчабызга! II. Актуальләштерү: 2) Укытучы: Ә хәзер искә төшереп үтик әле. Без сезнең белән алдагы дәрестә нинди тема үттек? Укучы: Сыйфат сүз төркемен өйрәндек. Укытучы: Хәзер сыйфат сүз төркеменең моделен төзибез. Димәк, сыйфат ул нинди сүз төркеме? Укучы: Сыйфат – мөстәкыйль сүз төркеме.  Укытучы: Ул нәрсәне белдерә? Укучы:  Сыйфат  предметларның төрле  билгеләрен белдерә:  төсен, тәмен, формасын, характерын. Укытучы:  Дөрес, укучылар.  Ә  сыйфат  ачыклаган  исем  нәрсә  дип атала? Укучы: Ул сыйфатланмыш дип атала. Укытучы: Әйе, бик дөрес. Ә сыйфат нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала? Укучы: Сыйфат җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килә ала. Укытучы: Ә кайсы очракта сыйфат аергыч булып килә? Укучы: Предметның билгесен, исемне ачыклап килгәндә. Укытучы:Ә кайсы очракта сыйфат җөмләдә хәбәр булып килә? Укучы: Предметның билгесе турында хәбәр иткәндә. СЛАЙД №2 Предметның билгесен Нинди? Кайсы? мәгънәсе сораулары Сыйфат мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат ачыклаган исем Сыйфат­ ланмыш җөмләдәге функциясе дәрәҗәләре Аергыч, хәбәр гади, чагыштыру, артыклык, кимлек Укытучы: Бик дөрес, укучылар. III. Уку мәсьәләсе кую: 1)   Укытучы:   Укучылар,   слайдка   игътибар   итегез   әле.   Слайдта җөмләләр   бирелгән.   Күрәсезме,   анда   калын   хәрефләр   белән   бирелгән сүзләр бар. Шуларга игътибар итегез әле. СЛАЙД №3 1.   Бераз   үсә   төшкәч,   әнием   миңа   Теләче   базарыннан   матур   бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә мин чишмәгә йөгердем. 2. Бик бәхетле бала икәнсең. Төне буе үзенең үткәнен, минем бәхетсез бала булып тууымны сөйләп чыкты. Укытучы: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик әле. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге сүзләрне икенче төрле нәрсә дип атыйбыз? Укучы: Синоним һәм антоним. Укытучы: Алар нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Укучы: Алар сыйфат белән белдерелгән. Укытучы: Димәк, без сезнең белән бүген нинди тема үтәчәкбез? Укучы: Синоним һәм антоним сыйфатлар. Укытучы:   Бик   дөрес,   укучылар.   Әйдәгез,   дәфтәрләрне   ачабыз, число, теманы язабыз. 2) Укытучы: Адилә, дәреслекнең 88 нче битендәге кагыйдәне укып кит әле. (Кагыйдә укыла) 3) Укытучы: Димәк, укучылар, нәрсә ул антоним сыйфатлар? Укучы:   Антоним   сыйфатлар   капма­каршы   мәгънәне   белдерә:   зур­ кечкенә. Укытучы: Ә нәрсә ул синоним сыйфатлар? Укучы: Синоним сыйфатлар охшаш мәгънәне белдерә: зур, дәү, олы. Укытучы: Бик дөрес. IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: 1. а) Укытучы: Дәреслекнең 88 нче битен ачыгыз. Андагы 175 нче күнегүне язмача эшлибез. Әйдә, Камил, күнегүнең биремен укып кит әле?  Укытучы:   Димәк,   әлеге   күнегүдә   бирелгән   сыйфатларны   антоним парлары   белән   ике   баганага   бүлеп   язабыз.   Дәфтәрләргә   күнегүне   язып куйдык һәм эшли башлыйбыз. Тактага Мәрьям чыга. 2. Укытучы: Хәзер слайдка игътибар итегез әле. Биредә бирелгән җөмләләргә антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне тулыландырыгыз. Кышын көн кыска, ә төн ... . Җәен көн аяз, ә көзен ... .  Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .  Китап калын, ә дәфтәр ... . Алма баллы, ә лимон ... .  Кар йомшак, ә боз ...  Шикәр ак, ә күмер ...  Теле озынның акылы ... . Яңа дустым булды дип, ... дусны ташлама. Батыр бер үләр, ... мең үләр. ФИЗМИНУТ 3.  Укытучы: Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Карточкаларда ике баганага бүлеп синонимнар бирелгән, аларны тоташтырырга кирәк. 1 төркем Акыллы Татлы Күренекле Салкын Ак Матур Кечкенә Сабыр Түзем Гүзәл Бәләкәй Баллы Зирәк Суык Пакъ Атаклы                                                              4.   Укытучы:   Әйдәгез,   уен   уйнап   алабаз.   Бирелгән   мәкальләрнең ахырын табабыз һәм бер мәкальнең мәгънәсен аңлатабыз. (Парларда эш) Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми. Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар. Өең кысан булса да, күңелең  иркен булсын. Яхшы  тел  яз кебек, яман тел көз кебек. V. Рефлексив бәяләү: 1. Укытучы: Укучылар, без бүген нинди тема үттек? Укучы: Без бүген синоним һәм антоним сыйфатларны өйрәндек. Укытучы: Нәрсә ул антоним сыйфатлар? Укучы:   Антоним   сыйфатлар   капма­каршы   мәгънәне   белдерә:   зур­ кечкенә. Укытучы: Нәрсә ул синоним сыйфатлар? Укучы: Синоним сыйфатлар охшаш мәгънәне белдерә: зур, дәү, олы. Укытучы:   Димәк,   без   дәрес   башында   төзегән   моделебезне   ничек тулыландырырбыз? Укучы: Синоним һәм антоним сыйфатлар. (Схема буенча сөйләү) Предметның билгесен Нинди? Кайсы? мәгънәсе сораулары Сыйфат мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат ачыклаган исем Сыйфат­ ланмыш җөмләдәге функциясе дәрәҗәләре синоним, антоним Аергыч, хәбәр гади, чагыштыру, артыклык, кимлек 2.   Укытучы:   Укучылар,   сез   бүгенге   дәрестә   эшләвегездән канәгатьме? Дәрес файдалы булдымы? Кем “5” легә эшләдем ди, кул күтәрә. Кем “4” легә эшләдем ди, кул күтәрә. Укытучы:   Мин   сездән   бик   канәгать.   Дәрестә   яхшы   эшләдегез. (Билгеләр куела) 3. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше:  1) Синоним һәм антонимнарны кулланып, “Алтын көз” дигән темага кечкенә генә хикәя язарга. 2) Антоним сыйфатлар кергән 5 мәкаль язарга. Укытучы: Барысы да аңлашылдымы? Сорауларыгыз юкмы? Укучы: Аңлашылды. Укытучы:  Әйдәгез, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куегыз. Укытучы: Укучылар, кайсы смайлик сезнең кәефегезгә туры килә? Укытучы: Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин.

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән “Антоним һәм синоним сыйфатлар” темасына  дәрес эшкәртмәсе
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.10.2017