Технологическая карта урока по географии Тема: Һава массаларына тасвирлама. Җирдәге төп һәм күчеш климат пояслары.
Оценка 5

Технологическая карта урока по географии Тема: Һава массаларына тасвирлама. Җирдәге төп һәм күчеш климат пояслары.

Оценка 5
docx
15.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема: Һава массаларына тасвирлама. Җирдәге төп һәм күчеш климат пояслары.
география 7 кл һава массалары.docx

Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА:   Һава массаларына тасвирлама. Җирдәге төп һәм күчеш климат пояслары.

Тема максаты: 1. Җирдәге төп һәм күчеш климат пояслары буенча белем һәм  күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмшсен үстерү.

Туган якның табигатенә горурлык хисе тәрбияләү.

 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

  Климат типлары, аларнын барлыкка килү факторларын аңлата белергә тиеш..

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Экология

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.  

Дәреснең темасын максатларын ачыклау.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Һава горизонталь юнәлештә генә түгел, вертикаль юнәлештә дә күченә. Экватор тирәсендә нык җылынган һава киңәя, җиңеләя һәм шуңа күрә югары күтәрелә, ягъни һаваның өскә таба хәрәкәте барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә, экваторга якын Җир өслегендә түбән басым хасил була. Полюслар янында, температура түбән булганлыктан, һава суына, авырая һәм түбән төшә, ягъни һаваның аска таба хәрәкәте барлыкка килә (17 нче рәсем). Шуңа бәйле рәвештә, полюсларга якын Җир өслегендә басым югары.

Югары тропосферада, киресенчә, һаваның өскә таба хәрәкәте өстенлек иткән экваториаль өлкә өстендә басым югары (гәрчә ул Җир өслегендәгедән түбәнрәк булса да), ә полюслар өстендә түбән. Һава һәрвакыт югары басым өлкәләреннән түбән басым өлкәләренә таба хәрәкәт итә. Шуңа күрә экватор өстенә күтәрелгән һава полюсларга таба ага. Ләкин, Җирнең үз күчәрендә әйләнүе нәтиҗәсендә, хәрәкәттәге һава әкренләп көнчыгышка таба тайпыла һәм полюсларга барып җитә алмый. Суынган саен һава авырая бара, т. һәм к. к. ләрнең 30° ы тирәсендә түбән төшә. Шул ук вакытта ул ике ярымшарда да югары басым өлкәләрен барлыкка китерә. Утызынчы киңлекләр өстендә, полюслар өстендәге кебек үк, аска таба хәрәкәт итүче һава агымнары өстенлек итә.

Ә хәзер басым пояслары белән явым-төшем пояслары арасында нинди бәйлелек барлыгын карап китик. Мәсәлән, экватор янында түбән басым поясында даими рәвештә җылынып торган һавада дым күп була. Өскә күтәрелә барып, ул суына һәм дымга туена. Шуңа күрә экватор өлкәсендә болытлар күп барлыкка килә һәм яңгыр да мул ява (17 нче рәсем). Җир өслегенең басым түбән булган башка өлкәләрендә дә явым-төшем аз булмый.

Югары басым поясларында аска таба хәрәкәт итүче һава агымнары өстенлек итә. Салкын һаваның аска төшкән саен дымы азая. Түбән төшкәндә һава кысыла һәм җылына, шуның аркасында суга туенучанлыгы кими, корырак була бара. Шуңа күрә тропиклар өстендә һәм полюслар янындагы югары басым өлкәләрендә явым-төшем аз була (17 нче рәсем). Явым-төшемнең бүленеше шулай ук географик киңлеккә дә бәйләнгән. Кояш җылысының күләме азайган саен, явым-төшем дә азая.

Даими җилләр. Даими җилләр, ягъни һәрвакыт бер юнәлештә исә торган җилләр барлыкка килү югары һәм түбән басым поясларына бәйле. Экваториаль пояста түбән басым, ә утызынчы киңлекләр тирәсендә югары басым өстенлек иткәнлектән, Җир өслегендә җилләр югары басым поясларыннан экваторга таба исә. Андый җилләрне пассатлар дип атыйлар. Җирнең үз күчәрендә әйләнүе тәэсирендә пассатлар Төньяк ярымшарда уңга таба, ягъни көнбатышка авышалар һәм төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба исәләр, ә Көньяк ярымшарда сулга авышалар һәм көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка исәләр (18 нче рәсем).

Уртача киңлекләрдә көнбатыш җилләре өстенлек итә. Аларның ничек барлыкка килүен тикшерик. Югары басымлы тропик пояслардан җилләр экваторга таба гына түгел, полюслар ягына таба да исәләр, чөнки т. һәм к. к. ләр-нең 65°ында түбән басым өстенлек итә. Ләкин, Җирнең әйләнүе сәбәпле, алар әкренләп көнчыгышка таба авышалар (Төньяк ярымшарда — уңга, ә Көньяк ярымшарда — сулга) һәм көнбатыштан көнчыгышка таба юнәлгән һава агымы барлыкка китерәләр (18 нче рәсем). Атмосфера басымы поясларының, ел вакытларына карап, әле төньякка, әле көньякка таба күченүе даими җилләр өлкәләренең күченүен китереп чыгара.

Һава массалары. Еш кына шундый хәлне күзәтергә туры килә: җәй көне кояшлы эссе һава кинәт кенә салкынча һәм яңгырлы һава белән алышына, ә кышын җепшек көннәрдән соң каты суыклар башлана. Һава торышының болай тиз алышынуы нәрсә белән аңлатыла соң? Мондый үзгәрешләрнең төп сәбәбе — һава массаларының күченүе. Әгәр һава озак вакытлар буена бер үк территория өстендә торса, ул билгеле бер үзлекләрне (температура, дымлылык,

 

узанлану) үзләштерә. Тропосфераның бертөрле үзлекләргә ия булган зур күләмле һавасы һава массасы дип атала. Һава массаларын, формалашкан урыннарына бәйле рәвештә, дүрт типка бүлеп йөртәләр: экваториаль һава массасы, яисә экваториаль һава (ЭҺ), тропик (ТҺ), уртача (УҺ), арктик һәм антарктик (АҺ). Һава массаларының үзлекләре аларның нинди территорияләр өстендә формалашуына бәйле (16 нчы рәсем).

17 нче рәсемдә төшке кояш экватор өстендә зенитта булганда, ягъни көн белән төн тигезлеге вакытында, һава массалары формалашу өлкәләре күрсәтелгән. Кояшның зениттагы торышы үзгәрүгә бәйле рәвештә, атмосфера басымы пояслары да, һава массалары да төньякка яки көньякка таба күченә.

Күченгәндә һава массалары үзлекләрен озак вакытлар буена саклыйлар һәм үзләре күчкән урыннарның һава торышын билгелиләр.

Климат формалашуда һава агымнарының роле. Һәрвакыт хәрәкәттә булган һава массалары җылыны (суыкны) һәм дымны (корылыкны) бер киңлекләрдән икенчеләренә, океаннардан материкларга һәм материклардан океаннарга күчерәләр. Һава массаларының хәрәкәте аркасында, Җир өслегендә җылылык һәм дымның бүленеше алмашынып тора. Һава агымнары булмаса, экваторда тагын да эссерәк, ә полюслар янында чынбарлыктагыга караганда бик күпкә салкынрак булыр иде. Шул рәвешчә, климат Кояшның горизонт өстеннән биеклегенә генә түгел, һава массаларының, һава агымнарының хәрәкәтенә дә бәйле.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Атлас картасы белән эшләү

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

 

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  

 

 

 

 

 

 


 

Укытучы : Григор ьева Лена Ильясовна

Укытучы : Григор ьева Лена Ильясовна

Ләкин, Җирнең әйләнүе сәбәпле, алар әкренләп көнчыгышка таба авышалар (Төньяк ярымшарда — уңга, ә

Ләкин, Җирнең әйләнүе сәбәпле, алар әкренләп көнчыгышка таба авышалар (Төньяк ярымшарда — уңга, ә
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.11.2021