Укытучы:
Класс 7 Фән: география
ТЕМА. Географик урыны һәм тикшерү тарихы. |
|||||
Тема максаты: Географик урыны һәм тикшерү тарихы буенча белем һәм күнекмәләр бирү. Карта, дәреслек тексты белән эшләү күнекмәсен үстерү; Дөньядагы башка материкларның табигате белән кызыксыну, органик дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. |
|||||
|
|||||
Планлаштырылган нәтиҗә |
Танып-белү |
Регулятив |
Коммуникатив |
||
Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.
|
Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш. |
Уку мәсьәләсен кабул итү |
Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү. |
||
Төп төшенчәләр: |
|||||
Пространство оештыру |
|||||
Предметара: Рус теле Тарих |
Эш формасы: катнаш |
Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор
|
|||
Дәрес барышы |
|||||
I Эшкә кызыксыну тудыру |
|||||
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. 2. Уңай психологик халәт булдыру. Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланып, географик викторина үткәрелә. Җөмлә дөрес булса укучылар торып баса, ялгыш булса урыннарында калала Австралия иң кечкенә материк : коры җирнең 6 % мәйданын били; - материк тулысы белән көньяк ярымшарда һәм көнчыгыш озынлыкта ята; - яр буе сызыгы аз кискәләнгә; - көнчыгыш яры буйлап дөньяда иң озын мәрҗән утраулар тезмәсе: Зур Барьер рифы сузылган. |
|||||
II Белем һәм күнекмәләр булдыру |
|||||
Көньяк Америка Төньяк Америка белән бергә дөньяның бер кисәген тәшкил итә. Ике материк тар һәм озын Панама муены белән тоташкан. Материклар арасындагы бу коры җир бәйләнеше литосфера плиталары чикләрендә Кордильер таулары ясалганда барлыкка килә. Муенның иң тар урынында XX гасыр башында Панама каналы казыла. Материкның яр сызыклары гади һәм матур. Географлар Көньяк Американы аны чолгап алган океан һәм диңгез сулары эчендәге Панама муены ботагында эленеп торган виноград тәлгәше белән чагыштыралар. Материкның мәйданы 18 млн км2 чамасы. Материкның географик урынын билгеләү өчен, практик эш башкарыгыз. Аның нәтиҗәләрен контурлы картада күрсәтегез Көньяк Америка мәйданы буенча дөньяда 4 урынны алып тора. 18 млн.км2 мәйданны били. 1. Ул дөньядагы иң дымлы материк булып тора. 2. Материкта дөньядагы иң озын таулар системасы Анд таулары урнашкан. 3. Иң зур түбәнлек Амазонка түбәнлеге урнашкан 4. Дөньяда иң биектә(3810м) урнашкан иң зур тау күле(8300км2) Титикака күле урнашкан. 5. Иң зур мәңге яшел урманнар массивы. 6. Иң мул сулы елга Амазонка елгасы 7. Дөньядагы иң биек шарлавык Анхель шарлавыгы (1054м) 8. Иң зур шарлавыклар системасы (80 м биеклектә 275 каскад) Игуасу шарлавыклары. Сәяхәтебез вакытында безгә Көньяк Америка материгының географик урынын, аның чик нокталарын билгеләргә кирәк булачак. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Дөрес! Материкның географик урынын билгеләргә кирәк. Материкның иң төньяк ноктасы Гальинас борыны т.к.120,кб.оз.710 Материкның иң көньяк ноктасын табыгыз. Материкның иң көньяк ноктасы Фроуард борыны к.к.540, кб.оз 710 Материкның иң көнчыгыш ноктасын табыгыз. Материкның иң көнчыгыш ноктасы Кабу-Бранку борыны к.к.70, кб.оз.340. Материкның иң көнбатыш ноктасын билгеләгез. Материкның иң көнбатыш ноктасы Париньяс борыны к.к.40, кб.оз. 810 Ә хәзер укучылар материкның төньяктан көньякка кб.оз.700 лы меридиан буенча һәм көнчыгыштан көнбатышка 100лы параллель буенча ничә градуска һәм километрга сузылганлыгын ачыклыйк: Материк төньяктан көньякка 700лы меридиан буенча (120+530= 650) 650ка (10=111,3км.) (650*111,3=7235км) сузылган. Материк көнчыгыштан көнбатышка 100лы параллель буенча (780-360=420) 420ка (10=109,6км) (420*109,6= 4603км) сузылган.
Американы ачу турында сез нәрсә беләсез, исегезгә төшерегез. Иске Дөнья халыкларының Яңа Дөньяны ачу вакыты хәзергә әле төгәл билгеләнмәгән. Галимнәр Америка ярларына Европада, Африкада, Океаниядә яшәүчеләр йөзеп килә алганнар дип фараз итәләр. XV гасыр ахырында — XVI гасыр башында фән һәм диңгез сәяхәтенең үсеше бөек географик ачышларга китерә. Сәүдә мәнфәгатьләре ев-ропалыларны көнчыгышка, Азиягә диңгез юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Кайбер сәяхәтчеләр, Африканы әйләнеп узып, Һиндстанга юл табарга омтылыш ясап карыйлар. (Кемнәр?) Икенчеләре, мәсәлән X. Колумб, Җирнең шар формасында булуыннан чыгып, океан буйлап көнбатышка юл тота. X. Колумб, үзенең бөек фикерен ныгыту өчен, озак вакытлар дәвамында мәгълүматлар туплый: күп укый, карталарны өйрәнә. Ул тәҗрибәле диңгезче, талантлы оештыручы була. 1492 елда кыю диңгез сәяхәтчеләре, көнбатышка юл тотып, Һиндстан ярларына омтылганда, Колумб корабльләре гаять зур континентка юлыга. Атлантик океанны кичкәндә, Колумб Пассат агымын, Саргасс диңгезен ача. Ул Америка ярларына дүрт тапкыр сәяхәт ясый, күп утрауларны ача, материкка аяк баса. Европа-лыларга билгесез булган яңа җирләр ачылуы беленә. Ләкин бу җирләрнең барлыгы турындагы беренче фикерне яңа җирләргә оештырылган ике экспедициядә катнашкан Америго Веспуччи әйтә. Кызыксынучан һәм күзәтү-чән бу кеше яңа җирләрнең беренче тасвирламасын төзи. Соңыннан бу җирләр аның исеме белән атала. Сәяхәтчеләр артыннан Америкага Испания һәм Португалия басып алучылары ябырыла. Аларны бирегә яңа җирләрнең әкияттәгедәй байлыклары турындагы легендалар китерә. Материктагы күп кенә географик ачышлар да шушы колониаль басып алулар чоры белән бәйләнгән. Әмма география фәне өчен материкның табигате өч гасырга якын билгесез булып кала. Испания һәм Португалия колонизаторлары үз биләмәләренә фәнни экспедицияләрне үткәрмәскә тырышалар. Көньяк Американы башлап тикшеренүче галимнәрнең берсе немец географы һәм сәяхәтчесе Александр Гумбольдт була. XVIII—XIX гасырлар арасында ул, француз ботанигы Э. Бонплан белән бергә, Көньяк Американың табигатен өйрәнү буенча экспедиция оештыра. А. Гумбольдт материкның беренче геологик картасын төзи, көнбатыш ярлар буендагы агымны тасвирлый, яр буе районнарының климаты өчен аның әһәмиятен аңлата. Анд таулары табигатен өйрәнгәндә, ул биеклек пояслылыгы идеясенә нигез сала. XIX гасыр башында Бразилиядә Г. И. Лангсдорф һәм Н. Г. Рубцов җитәкчелегендә Бразилия яссы таулыгының эчке районнары табигатен һәм төп халкын өйрәнүче рус комплекслы экспедициясе эшли. Бу экспедиция тарафыннан җыелган коллекцияләр галимнәрне бүгенге көнгә кадәр кызыксындыра. Рус ботанигы Н.И. Вавилов 1923—1933 елларда, материкка ясаган экспедицияләре вакытында, борынгы игенчелек барлыкка килү урыннарының һәм туган җире Көньяк Америка булган кайбер культуралы үсемлекләрнең килеп чыгу үзәкләрен билгели.
|
|||||
III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
|||||
Музыка башлана ,укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар, музыка туктый укытучы сорау бирә,укучылар парлашалар .(кеше җитмәсә предмет тотарга) 1.Ничә океан бар шуның кадәр парлашырга. 2. Ничә зур плита бар шуның кадәр парлашырга. Атлас һәм контурлы карта белән эш. Карта яки глобус буенча материк ярлары буйлап хыялда сәяхәт ясагыз, Тест эшләү. Тест 1. Көньяк Американың иң көньяк ноктасы: А) Гальинас борыны Б) Кабу-Бранку борыны В) Фроуард борыны Г) Париньяс борыны 2. Магеллан бугазы материктан нинди утрауларны аера? А) Галапагос Б) “Огненная Земля” В) Фолкленд Г) Тринидад 3) Ла-Плата култыгы материкның ..... өлешендә урнашкан А) Көньяк Б) Көнбатыш В) Көнчыгыш Г) Төньяк 4. Көньяк Америкада нинди климат поясы юк? А) Экваториаль Б) Тропик В) Уртача Г) Арктик 5. Материкны кайсы ил вәкиле ачкан? А) Испания Б) Португалия В) Англия Г) Россия |
|||||
IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү |
|||||
Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз.. А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт. Контурлы карталар белән эш. Укучыларга материкның яр буе сызыгы буенча урнашкан объектлар язылган номенклатура списогы өләшенә: Көньяк Америка мәйданы буенча дөньяда 4 урынны алып тора. 18 млн.км2 мәйданны били. 1. Ул дөньядагы иң дымлы материк булып тора. 2. Материкта дөньядагы иң озын таулар системасы Анд таулары урнашкан. 3. Иң зур түбәнлек Амазонка түбәнлеге урнашкан 4. Дөньяда иң биектә(3810м) урнашкан иң зур тау күле(8300км2) Титикака күле урнашкан. 5. Иң зур мәңге яшел урманнар массивы. 6. Иң мул сулы елга Амазонка елгасы 7. Дөньядагы иң биек шарлавык Анхель шарлавыгы (1054м) 8. Иң зур шарлавыклар системасы (80 м биеклектә 275 каскад) Игуасу шарлавыклары. Сәяхәтебез вакытында безгә Көньяк Америка материгының географик урынын, аның чик нокталарын билгеләргә кирәк булачак. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Дөрес! Материкның географик урынын билгеләргә кирәк. |
|||||
V Йомгаклау |
|||||
1. Дәрескә анализ. -Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк? 2. Өй эше:
|
|||||
Тест
1. Көньяк Американың иң көньяк ноктасы:
А) Гальинас борыны
Б) Кабу-Бранку борыны
В) Фроуард борыны
Г) Париньяс борыны
2. Магеллан бугазы материктан нинди утрауларны аера?
А) Галапагос
Б) “Огненная Земля”
В) Фолкленд
Г) Тринидад
3) Ла-Плата култыгы материкның ..... өлешендә урнашкан
А) Көньяк
Б) Көнбатыш
В) Көнчыгыш
Г) Төньяк
4. Көньяк Америкада нинди климат поясы юк?
А) Экваториаль
Б) Тропик
В) Уртача
Г) Арктик
5. Материкны кайсы ил вәкиле ачкан?
А) Испания
Б) Португалия
В) Англия
Г) Россия
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.